«Светофор- безнең дустыбыз»

Предпросмотр материала:

Азнакай шәһәренең 13 нче “Миләшкәй” балалар бакчасының II категорияле тәрбиячесе Миләүшә Гараева.

Адрес: Азнакай шәһәре Нефтяниклар урамы 12 йорт 5 фатир

Телефон:89178980790

                                   “ Светофор- безнең дустыбыз”

уртанчылар  төркеме

Белем бирү өлкәсе. ” Танып белү”, “Аралашу”, “Нәфис иҗат”, “Сәламәтлек”, “Куркынычсызлык”.

Максат : балаларның светофорның эше турындагы белемнәрен ныгыту.

Бурычлар : - светофорның вазифасы һәм сигналлары белән таныштыруны дәвам итү.

-         күреп кабул итүне үстерү.

-         балаларның юлларда үзләрен тоту культурасын тәрбияләү.

Җиһазлар: светофор макеты, альбом битенең яртысы, төсле кәгазъдән светофор детальләре.

Дәрес барышы:

Дәрес “Төсле машиналар “ дигән уен белән башланып китә.

Тәрбияче :Тынлагыз әле табышмак әйтәм.

Юлда хәтәр булмас өчен,

Көне-төне мин янам:

Яшел, сары,һәм кызыл-

Сезгә шулай булышам.

Тәрбияче:Бу нәрсә?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче яна торган светофор алып керә.

Тәрбияче:  Светофор өч(яшел,сары,кызыл)сигналы хәрәкәтне ңайга сала.

- (Кызыл төс яна)

Тәрбияче:Балалар,сез ничек уйлыйсыз,хәзер юлны аркылы чыгарга мөмкин?

Баларның җаваплары.

Тәрбияче:Дөрес, әлбәттә ярамый.

Иң кырысы кызыл төс,

Тукта,бераз сабыр ит.

Кызыл янып торганда

Юллар безгә ябык бит.

Тәрбияче:Ә хәзер светофорнын нинди төсе яна?

Балаларнын җаваплары.

Тәрбияче:Дөрес,сары төс.

Әнэ күрәсезме,янган кисәтүче сары төс.Димәк,тиздән-хәрәкәт,ләкин бераз гына түз!

Ул транспорт йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне тиздән сигналның алмашуы һәм бик тә игътибарлы булырга кирәклеге турында кисәтә.

-Балалар,свтофорның нинди төсе янганда юлны аркылы чыгарга мөмкин?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче:Дөрес,яшел төс янганда.

Яшел төс хәбәр бирә:

“Үтегез,рөхсәт итәм”.

Балалар светофор шигырен сөйлиләр.

Без бакчага барабыз.

Иртән,ашыга-ашыга

Машиналар ашыга.

Килеп чыга каршыга.

Ярый эле,шул чакта

Светофор тора чатта.

Җемелдәп өч күзен.

Әйтеп сала өч сүзен.

Кызыл әйтә “Туктап кал!”

Сары әйтә “Игътибар”

Яшел әйтә “Юл ачык”

Карап кына атлап чык.

Уен “светофор”

Балалар светофор сигналы буенча хәрәкәт итәләр.

Аппликация.Балалар өстәл артына утыралар;һәрберсенең кулларында – ярты альбом бите, кызыл, сары һэм яшел төстәге түгәрәкләр.Баларның игътибарларын  төсләрнең урнашу тәртибенә юнәлдерергә: кызыл төс өстә,яшел төс аста,ә сары төс – уртада.Биремне алдан башкарып чыккан балага тәрбияче светофорга багана ябыштырырга тәкъдим итәргә мөмкин.        

Дәрес ахырында башкарган эшне карау һәм анализ ясау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

«Светофор- безнең дустыбыз»

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Гараева Миляуша Фирдависовна

Воспитатель

  • На сайте: 6 лет и 9 месяцев
  • Всего просмотров: 5655
  • Подписчики: 6
  • Всего материалов: 5
  • 5655
    просмотров
  • 5
    материалов
  • 6
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Гараева Миляуша Фирдависовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~150

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: