Татарский язык.

Найден 61 материал по теме

Конспект урока по татарскому языку для 3 класса

    DOCX

Предпросмотр материала:

Тема:Сүз төркемнәрен кабатлау, гомумиләштерү,               грамматик анализ ясау.

    Максат:1)сүз төркемнәре турында үткәннәрне ныгыту,

            системалаштыру;

           2) анализ ясый белергә өйрәтү;

           3) игътибарлылык, җитезлек, активлык сыйфат-            лары тәрбияләү.

    Материал: дәреслек, “Мәгариф” журналлары,

    Җиһазлау: рәсемнәр, таблицалар.

                 Дәрес барышы.

I.      Актуальләштерү.

1)   Өй эшенең дөреслеген тикшерү.

2)   Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

II.   Белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

         - Балалар, без бүген сезнең белән сүз төркемнә-ре буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәттә шәһәр буйлап йөрер-без. Димәк, безгә шәһәргә бару өчен автобуска утырырга туры килер. Автобуска утырганчы, һәрберегездән шофер абыегыз нинди сүз төркемнәрен белүегезне сорар. Без нинди сүз төркемнәрен беләбез? Һәрберегез черновикларга язып, күрсәтегез әле.

         -Исем, сыйфат, фигыль, рәвеш.

         -Ярый. Без барыбыз да автобуска утыра алдык. Шәһәргә килеп җиттек һәм менә шушы тукталышта без автобус-тан төшәбез. Ләкин тукталышның исемен белмибез. Әйдәгез, бергәләп нинди тукталыш икәнен ачыклыйк. Менә бу таблица-да бирелгән хәрефләрдән сүзләр  төзик.

    1. а) кырас, узабо, ыңудзг, нескәп, литгән, нобал, лымайм, тыкав.

         б) кычпыч, ракаг, серыкыч,насудчаг, кәкүр.

    -Нинди сүзләр килеп чыкты? Укып күрсәтегез әле! Сорау куеп карыйк! Без нинди сүзләр төзегәнбез икән? (Исемнәр)

-Димәк, без “Исем” тукталышында төшкәнбез икән. Исем турында нәрсәләр беләсез? Шуларны кабатлап китик әле.

    -Исемнәр сан һәм килешләр белән төрләнәләр. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәре була. Һ.б.

    2. Хәзер әйдәгез, Й гә беткән сүзләр-исемнәр уйлап, шушы шакмакларга языйк әле. Кем ничә сүз яза ала?  

                          (Калай, сарай, малай, бабай,

                          курай,Акбай, Гәрәй, Рамай,һ.б.)

 

 

 

 

й

              

 

 

 

Й

 

 

 

 

Й

 

 

 

 

Й

 

 

 

 

Й

 

 

 

 

Й

 

 

 

 

Й

 

 

 

 

Й

 

 

 

 

Й

 

 

 

 

й

-   Монда нинди исемнәр бар? (Уртаклык һәм ялгызлык)

-   Аларның язылышлары турында нәрсә әйтә аласыз?

    3. Исемнәрне табуга күнегүләр. Исемнәрне генә сайлап әйтегез.

         Яңгыр исе, бал исе-

         Аны миңа җил бирде.

         Ипи, бәрәңге, алма-

         Аны миңа җир бирде.

                 Кояш, ай, зәңгәр йолдыз-

                 Аны миңа күк бирде.

                 Авыл, болын, шәһәрләр-

                 Илем миңа күп бирде...

    -Нинди исемнәрне язып алдыгыз? Укып күрсәтегез.

    4. Ярый. “Исем” тукталышында бик озак булдык. Икенче тукталышка күчик. Бусы нинди тукталыш икән? Менә монда язылган сүзләрне укыгыз:

         -ак, кызыл, яшел, түгәрәк, усал, куркак, агулы, тәмле, тырыш.

         -Бу нинди сүзләр?

         -Димәк без “Сыйфат” тукталышында.

         -Алар нинди сорауга җавап булалар? Сыйфат нәрсә-не белдерә? Сыйфат дәрәҗәләре турында искә төшерик.

         -Ә хәзер шушы сыйфатларга исемнәр өстәп , сүз-тезмәләр төзеп языгыз.

    5. Тексттан сыйфатларны гына табып әйтегез:

                 Кар ява.

         Таң алдыннан башланган йомшак кар туктамады. Җир йөзен ап-ак кар каплады. Киң яланнар, биек таулар, куе урманнар, киң болыннар агарды. Агач ботаклары йомшак ак мамыкка төренде. Калын болытлар түбәнгә таба салына баш-лады. Зур елгалар боз астына качты. Таныш юллар да югал-ды.

    6. –Ярый, дөрес.Хәзер әйдәгез, өченче тукталышка күчик. Аның исемен билгеләр өчен, менә шушы мәкальләрне укырга, төшеп калган сүзләрне куярга кирәк:

·        Ялгыз агачны җил .....(сындыра).

·        Калган эшкә кар ....(ява)

·        Эшләмәгән.....(ашамый).

·        Бүгенге эшне иртәгәгә ....(калдырма).

·        Тырышкан...,ташка кадак ....(табар, кагар).

    -Болар нинди сүзләр булды?

    -Фигыльләр.

         -Димәк без “Фигыль” тукталышында икәнбез. Фигыль турында нәрсәләр беләсез? Ул нәрсәне белдерә? Нинди фи-гыльләр була? Фигыль нәрсәләр белән төрләнә?

         7. Мин хәзер сезгә шигырь укыйм. Шул шигырьдән фигыльләрне генә сайлап әйтегез:

             Ипи басуда үсә,

             Аннан амбарга күчә.

             Аннары мичтә пешә,

             Кызарып мичтән төшә.

                 Шуннан килә өстәлгә,

                 Безгә куәт өстәргә.

                 Ипи булса табында,

                 Булдырам мин барын да.

             Шуңа да игенчене

             Хөрмәт итәргә кирәк!

             Ипекәйнең кайсысы да-

             Ризыкның хөрмәтлесе!

             Җирдә иң кыйммәтлесе.

         8, Соңгы тукталышка күчәбез. Бу тукталышның исеме нинди булыр инде?

         -Рәвеш.

         -Дөрес. “Рәвеш” тукталышы. Рәвеш турында искә төшерик. Ул нинди сорауларга җавап бирә? Рәвеш нәрсәне белдерә?

         -...

         -Мин сезгә бер өзек укыйм. Төшеп калган рәвешне әйтегез:

         Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта,

         ...тормас, килер, ак тунлы кыш та. (озак)

         9. Ә хәзер мин  өзекләр укырмын. Сез рәвешләрне генә сайлап әйтерсез:

             а)Ни кушсалар, шуны үтим,

             Карышмыйм. Әйтәм “Ярар”.

             Җәен печәнен чабамын,

             Кыш көне көримен кар.

                 б) Иртә-кичен су коенам,

                 Буаны йөзеп чыгам.

                 Салкынга да, эссегә дә

                 Үсәмен булып чыдам.

             в)Ә бүген аңа ни булган,

             Иртән сикереп торган.

             Күз ачып йомган арада

             Җыелган мендәр, юрган.

                 г)Язын яшел, көзен сары, кышын ак,

                 Ул нәрсә?        (агач)

             Д)Язын күңел күтәрә.

             Җәен ышыклый.

             Көзен ашата.

             Кышын җылыта.

             Ул нәрсә?        (агач)

                 е)Былтыр кысканга, быел кычкырма.

         10. Хәзер үзегез рәвешләр кертеп, җөмләләр төзеп әйтегез.

         11. Дәреслектән күнегү эшләү.Телдән рәвешләр куеп укып чыгу, аннары язып эшләү.

         12. Рәсемнәргә карап, рәвешләр, исемнәр, сыйфат, фигыльләр әйтү.

 

    III. Дәрескә йомгак ясау.

    IV. Өйгә эш бирү.

 

Краткое описание материала

"Описание материала:

Кабатлау, гомумиләштерү, өйрәнгән материалларны анализлау дәресе.

"Дәрестә сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, рәвеш турында үткәннәр ныгытыла, системалаштырыла.

Укучыларда игътибарлылык, активлык, үз-үзеңә ышыныч, мөстәкыйльлек, җитезлек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү, сөйләм телләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү максатлары куела.

Үзара ярдәмләшеп, киңәшеп, бер-береңнең фикерен тыңлап, нәтиҗә ясый белергә, үз эшләрен бәяли белергә өйрәнергә тиешләр.

Мәкаль, табышмаклар, шигырьләр белүләре тикшерелә.

Конспект урока по татарскому языку для 3 класса

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Рахманова Резеда Рафаэловна

учитель начальных классов

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 10876
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 7
  • 10876
    просмотров
  • 7
    материалов
  • 0
    подписчиков

Об авторе

Я работаю учителем начальных классов уже более 30 лет. Я люблю свою работу. Провожу учебные занятия, опираясь на достижения в области педагогической и психологической наук, возрастной психологии и школьной гигиены, а также современных информационных технологий и методик обучения. Планирую и осуществляю учебный процесс в соответствии с образовательной программой образовательного учреждения, разрабатываю рабочую программу по предмету, курсу на основе примерных основных общеобразовательных программ и обеспечиваю ее выполнение, организуя и поддерживая разнообразные виды деятельности обучающихся, ориентируясь на личность обучающегося, развитие его мотивации, познавательных интересов, способностей, организовываю самостоятельную деятельность обучающихся, в том числе исследовательскую, реализовываю проблемное обучение, осуществляю связь обучения по предмету (курсу, программе) с практикой, обсуждаю с обучающимися актуальные события современности

Подробнее об авторе
Подробнее об авторе

Настоящий материал опубликован пользователем Рахманова Резеда Рафаэловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: