Внеклассное мероприятие для начальных классов.

Предпросмотр материала:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

«Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе»

 

 

 

«Башак» әкиятен сәхнәләштерү.

(Украин халык әкияте)

 

 

 

 

        Төзеде һәм үткәрде: 2 категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Сиразиева Гөләндәм Фәрит кызы.

«Башак»

 

Максат:

-         хезмәткә тәрбиясе бирү;

 

-         көндәлек режимны үтәүнең әһәмияте турында аңлату;

 

-         сөйләм телләрен үстерү.

 

 

 

 

 

 

 

 

Катнашалар:

1.                     Әтәч

2.                     Әйләнчек

3.                     Бөтерчек

4.                     Автор

 

 

1нче пәрдә.

 (Ишек алды күренеше.Әтәч кулына себерке алып ишек алдын себереп йөри. Ике тычкан чирәмдә уйныйлар.)

Автор сөйли башлый. Яшәгәннәр ,ди ике тычкан- Әйләнчек белән Бөтерчек һәм бик тә гайрәтле тавышлы  бер Әтәч. Бу тычканнарның бар белгәннәре  - җырлау да бию,әйләнү дә бөтерелү икән,ди. Ә Әтәч таң беленер-беленмәс үк йокысыннан тора,барысын да үзенең җыры белән уята,аннан соң инде эшкә тотына икән,ди.

Әтәч: (койма башына басып үзенең җырын суза)

Өр-яңа таң туа җиребезгә-

Йортыбызга,кырга,болынга!

Сәламлик,дусларым,кояшны-

Бар җиһан күмелсен ал нурга!

Уянсын бар гөлләр-чәчәкләр,

Хуш исләр таралсын һавага!

Башлансын яңа көн җиһанда-

Яңа җыр таралсын кырларга!

Сәламлик,дусларым,кояшны-

Яктылык,җылылык учагын!

Сүнмәсен һичкайчан нурлары!

Дәрт бирсен шатлыклы җырларым.

(Әтәч койма башыннан төшеп,ишек алдын себерә башлый.Бераз себергәннән соң,ишек алды уртасында зур бер бодай башагын таба.)

 

 

 

 

Әтәч: (кычкырып,шатланып китә).Әйләнчек! Бөтерчек! Килегез тиз генә яныма.Карагыз,күрегез ни таптым мин!Бодай башагы! Ничек авыр,ничек җитешкән! Тизрәк! Монда килегез!(җыр суза)

Бигрәк авыр сабагы-

Тулган һәрбер башагы!

Булыр сыйлык һәм муллык

Бер атнага җитәрлек.

(Тычканнар йөгереп килеп җитәләр)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әйләнчек: Бу башакны сугарга кирәк!

Бөтерчек:Әйе,сугарга кирәк!

 

        Әтәч: Ә кем аны сугачак?

 

        Әйләнчек:  Мин түгел!

Бөтерчек:   Мин дә түгел!

 

Әтәч: Ярар,мин аны үзем сугармын!(Тычканнар уйнарга керешәләр- әйләнәләр,бөтереләләр)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әтәч: (җырлый-җырлый эшкә тотына).

Тәндә сихәт,көч бар чакта-

Нигә башак сукмаска?!

Байлык үзе килгән безгә-

Нигә каршы алмаска?!

 

- Әйләнчек! Бөтерчек! Килегез тиз генә яныма.Карагыз,күрегез! Күпме бодай сугып алдым мин!

 

Тычканнар:(йөгереп киләләр,бертавыштан)Хәзер инде бу бөртекләрне тегермәнгә илтеп он тарттырырга кирәк.

 

Әтәч: Ә кем бөртекләрне тегермәнгә илтә? Я,кайсыгыз?

 

Әйләнчек:  Мин түгел!

Бөтерчек:   Мин дә түгел!

 

Әтәч: Ярар,мин аларны үзем тегермәнгә илтермен!

(Әтәч бөртекләрне капчыкка тутыра да,китә тегермәнгә).

 

 Тычканнар:(бертавыштан җыр сузалар)

  Без - бик шаян тычканнар,

Без - бик наян тычканнар!

Без җырга да бик оста,

Биюгә дә бик оста!

Менә шулай бөтерелеп,

Менә шулай әйләнеп,

Үтә безнең көнебез!

Шулаймы,Бөтерчек?

Шулай шул,Әйләнчек!

 

(Җилкәсенә онлы капчык асып,Әтәч кайтып керә)

 

Әтәч: Әйләнчек! Бөтерчек! Килегез тиз генә яныма.Карагыз,күрегез! Күпме он алып кайттым  мин!

 

Тычканнар: (йөгереп киләләр, бертавыштан)  Һай,булдыргансың,Әтәч! Афәрин! Хәзер инде бу оннан камыр ясап, пирог пешерергә кирәк.

 

Әтәч:  Я,кайсыгыз камыр баса?

 

Әйләнчек:  Мин түгел!

Бөтерчек:   Мин дә түгел!

 

Әтәч: Ярар,мин үзем камыр басармын!

(Әтәч, камыр басарга өйгә керергә җыена,җырлый).

 

Ипләп кенә,йомшак кына

Камыр басармын

Шул камырдан ,бер иренми

Пирог ясармын.

 

Тычканнар:(бертавыштан җыр сузалар)

 Без - бик шаян тычканнар,

Без - бик наян тычканнар!

Без җырга да бик оста,

Биюгә дә бик оста!

Менә шулай бөтерелеп,

Менә шулай әйләнеп,

Үтә безнең көнебез!

Шулаймы,Бөтерчек?

Шулай шул,Әйләнчек!

 

Автор: Әтәч камыр баса,утын алып кереп мичкә ягып җибәрә,мич әзер булганнан соң – анда пирогны пешерергә куя. Тычканнар да тик утырмыйлар – һаман да җырлыйлар,бииләр. Бервакыт ишек алдына хуш ис тарала. Тычканнар ишек алды буйлап тәмле исне исни-исни ишек төбенә килеп җитәләр.

 

Әйләнчек:  Нинди тәмле ис! Минем ашыйсым килә!

Бөтерчек:   Пирог исе! Минем дә ашыйсым килә!(Өйгә кереп китәләр.Пәрдә)

 

2 нче күренеш

 

(Өй эче күренеше.Уртада өстәл.Әтәч табын әзерләп йөри.Тычканнар йөгереп кереп табын артына утыралар)

 

Әйләнчек:  Минем ашыйсым килә!

Бөтерчек:   Минем дә ашыйсым килә!

 

Әтәч: Ашыкмагыз! Туктагыз! Ягез,әйтегез әле миңа,хөрмәтле тычканнар – бодай башагын кем тапты?

 

Тычканнар: (бертавыштан кычкыралар)  Син таптың!

 

Әтәч: Ә кем аны сукты?

 

Тычканнар:( тынычрак тавыш белән бергә)  Син суктың!

 

Әтәч: Ә кем бөртекләрне тегермәнгә илтте?

 

Тычканнар: ( тынычрак тавыш белән бергә)  Анысын да син илттең!

 

Әтәч: Ә кем камыр басты,мичкә якты,пирогны пешерде?

 

Тычканнар: ( бик әкрен  тавыш белән бергә) Барысын да син эшләдең!

 

Әтәч: Ә сез нәрсә эшләдегез?

 

Автор: (чыга).Ә тычканнарның бу сорауга җаваплары юк,дусларым. Алар әкрен генә өстәл яныннан китеп бардылар,ә әтәч аларны туктатмады- мондый ялкауларны пирог белән сыйлыйсы килмәгән аның.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

Внеклассное мероприятие для начальных классов.

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Сиразиева Гуландам Фаритовна

учитель

  • На сайте: 10 лет и 8 месяцев
  • Всего просмотров: 23259
  • Подписчики: 1
  • Всего материалов: 9
  • 23259
    просмотров
  • 9
    материалов
  • 1
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Сиразиева Гуландам Фаритовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: