Уңыш бакчасы

Предпросмотр материала:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

«Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе»

 

 

 

 

 

 

«Уңыш бакчасы» нда  кунакта.

(Башлангыч сыйныфлар өчен уенлы тамаша)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                  Төзеде: 2 категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

      Сиразиева Гөләндәм Фәрит кызы.

 

 

 

«Уңыш бакчасы» нда  кунакта.

 

 

 

 

Максаты:

 

 

 

-  укучыларда хезмәткә,туган төбәккә мәхәббәт хисе тәрбияләү;

 

-  үз хезмәт көчең белән табылган уңышка һәм кеше хезмәтенә хөрмәт булдыру;

 

-   укучыларның сөйләм телләрен үстерү;

 

-  уеннар аша дуслык хисләре,игътибарлылык тәрбияләү.

 

 

Материал:  Балалар өчен шигырьләрне үзем яздым.

 

 

 Уеннар,табышмаклар:   “Татар балалар фольклоры”ннан алынды.

 

 

    

 

 

 

 

 

 

 

 

( Бакча күренеше. Агачларда, куакларда җимешләр пешеп утыра,түтәлләрдә – яшелчәләр. Укучылары белән укытучы чыга.)

Укытучы:  Менә ,балалар,без бакчага килеп тә җиттек. Ямьле җәйләр бик тиз үтеп китте, инде  туган җиребезгә мул көз аяк басты. Бакчабызга керик әле,җиләк-җимеш,яшелчәләрне күзлик әле!

Энҗе:       Җәйләр буе тик ятмадык-

                  Сулар сиптек түтәлгә.

                  Чүп үләннәрен йолыктык

                   Һич бирмәдек үсәргә!

Булат:       Бик тырышып эшләдек без

                   Һәркемгә дә эш җитте.

                   Бакчабызда һәр яшелчә

                   Мул булып үсеп җитте.

Камилә:    Яр башында - бакчабыз.

                   Яр астында – киң елга.

                   Безнең эшне күзәтте

                   Бакчадагы зур колга .

Ислам:      Бакчадагы ояларда

                   Яши тату кошчыклар.

                   Баш күтәрә алмады

                   Агачтагы корткычлар.

Владик:    Уенга да,эшкә дә

                   Һәрвакыт вакыт таптык.

                   Тирләп-пешеп эшләгәч,

                   Зур елгага без чаптык.(Уен: “Очты,очты....”)

Укытучы: Булдыргансыз,балалар! Ягез инде җимешләргә,яшелчәләргә күз салыйк!

Энҗе:         Карагыз нинди агач

                    Исеме аның – алмагач!     

                    Никадәрле алма бирде

                    Күп сулар сибеп торгач.

Укытучы:   “Алма” дисәң дә алалар ,нәрсә соң ул,балалар?

Балалар бергә: Алма. Описание: http://im5-tub-ru.yandex.net/i?id=575267501-12-72&n=21

Укытучы: Ә хәзер әйдәгез бергәләп  уен уйнап алабыз. Уенның исеме “Түгәрәктәге алма” дип атала.Уенның шарты мондый: түгәрәккә басабыз,берегезнең кулында алма була һәм көй куелачак. Көй башлану белән алманы күршегезгә бирәсез,ә ул икенче күршесенә бирә,көй туктаганга кадәр  шулай дәвам итәсез.Көй туктаган вакытта, алма кем кулында кала – шул укучыга җәза бирәбез.Башладык. (Уен уйнап алалар.)

Укытучы:  Яшел күлмәкле йорт, эче тулы корт.   Бу нәрсә,балалар?

 

Балалар бергә: Кыяр.

Булат:       Беркөн керсәм бакчага

                   Кыярлар миңа дәшә:

                   “ Күп кенә су сип эле-

                   Сизмәссең,ди,үскәнне”

Камилә:     Кыярыбыз бик уңды-

                    Кил!Бер авыз ит әле!

                    Бакчабыз  кыярларын

                    Күреп, мактап кит әле.

Ислам:       Ягез инде хәзер сез

                    Помидорны күрегез!

                    Вакыт җиткән белегез-

                    Кызарып пешкән күрегез!

Владик:      Помидордан,кыярдан

                    Тәмле салат ясыйбыз.

                     Хезмәт җимешебез белән

                     Һәркемне дә сыйлыйбыз.

Укытучы:   Утыра бер чүлмәк-өстенә кигән мең күлмәк. Бу нәрсә,балалар?

Балалар бергә: Кәбестә.

 Энҗе:          Кәбестәне ашка турыйк-

                     Менә чыкты сәбәбе.

                     Мең кат икэн күлмәге

                     Ник булсын бер сәдәфе.

Укытучы:   Балалар,ә  без хәзер бер уен уйнап алырбыз,ни хикмәт,менә шул уендагы кәбестәләрнең күлмәкләре чыннан да күп кат,ләкин бар күлмәк тә сәдәфле. Уен белән танышып китик. Уенда 6 укучы катнаша- һәр командада 3әр укучы. 2 укучы әзерләп куелган киемнәр белән  иптәшләрен(2 укучыны) киендерәләр,ә калган 2 укучы ,киресенчә,бу кидертелгән киемнәрне иптәшләреннән салдыралар.Кайсы командадагы укучылар тизрәк булыр икән?!  “Кәбестә” уены уйнала.

   Булат:       Монысы кишер түтәле,

                     Ә каршыда – редиска.

                     Менә күреп кит әле -

                     Бер чүбе юк! Чип-чиста!

Описание: http://im7-tub-ru.yandex.net/i?id=32516135-53-72&n=21

Камилә:       Бакча түрендә үсә

                     Баклажан белән суган.

                     Бер тавышлары чыкмады,

                     Әйтерсең, алар туган!

Ислам:        Агачларда,куакларда үскән

                     Күпме җимешләрнең төрләре.

                     Монысында үскән менә чия

                     Тирә-юньгә аңкый  исләре.

Укытучы:    Йодрык кадәрле,йомры гәүдәле,

                      Ах,тәмле,бигрәк тәмле .....!(Бәрәңге)

Владик:       Бәрәңгебез бик уңды-

                     Җитми торды капчыклар.

                      Кызылы да,сарысы да

                     Әллә нинди сортлылар.

Укытучы: Ә хәзер чираттагы уенны уйнап китәрбез.Ул “Бәрәңге” уены дип атала. 2 команда катнаша. 2 чиләк бар,аларга  бәрәңге салынган. Әзер “чокырлар”га 1 нче укучы бәрәңгене “салып” чыга,ә аннан соң 2 нче укучы “җыеп” алырга тиеш булачак.Кайсы команда җитезрәк икән? (Уен уйнала)

Укытучы:  Яшелчәләрнең исемнәре белән аталган бик күп уеннар уйнадык,ә хәзер менә бу матур алмагач янында тагын бер уен уйнап алыйк әле .Бу уен “Утыр,утыр,Мәликә....” дип атала. (Уен уйнала.)

Укытучы: Менә ,балалар, «Уңыш бакчасын» да кунакта булдык,ләкин кунак булуның вакыты чикле-безне алда эш көтә - шушы үстергән уңышларыбызны бер дә югалтмыйча,әрәм-шәрәм итмичә җыеп алыйк.

Балалар бергә: Әйдәгез!Киттек!

 

 

 

 

 

        

               

  

        

Краткое описание материала

Уңыш бакчасы

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Сиразиева Гуландам Фаритовна

учитель

  • На сайте: 11 лет и 1 месяц
  • Всего просмотров: 23703
  • Подписчики: 1
  • Всего материалов: 9
  • 23703
    просмотров
  • 9
    материалов
  • 1
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Сиразиева Гуландам Фаритовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~240

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: