Кошлар — безнең дусларыбыз!

Найдено 67 материалов по теме

Презентация «Кошлар-безнең дусларыбыз!»

    PPTX

Предпросмотр материала:

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Урманга керүгә төрле яктан кошлар тавышы ишетелә башлый.
 Яфраклар арасыннан...

    1 слайд

    Урманга керүгә төрле яктан кошлар тавышы ишетелә башлый.
    Яфраклар арасыннан аларны күрергә читен, чөнки алар агач-
    ларның өске ботакларында, яки куаклар һәм үләннәр арасын-
    да качып азык эзлиләр. Безнең урманда куптөрле кошлар яши.
    Кайбер кошлар агачларның ботаклары һәм яфракларыннан бө-
    җәкләрне җыеп тукланалар. Ерткыч кошлар, ботаклар ара-
    сында качып утырып тычканнарны тоталар. Алар барысыда
    урманны саклауда катнашалар. Әйдәгез бездә яшәүче кош-
    ларның кайберләре белән танышыйк
    Кошлар-безнең дусларыбыз

  • Ястреб-тетеревятник - карчыга
Карчыга - безнең урманнарда иң җитез 
һәм...

    2 слайд

    Ястреб-тетеревятник - карчыга

    Карчыга - безнең урманнарда иң җитез
    һәм җәнлекләр өчен куркыныч ерткыч
    кош. Үткен күзләре, киң канатлары,
    көчле томшыгы, эләктереп алырга
    гына торган (үткен) тырнаклары ярдә-
    мендә ул җәнлекләр һәм кошларны бик
    оста тота. Карчыга көндез ауга чыга
    җәнлекләрне ерактан ук күрә дә, агачлар
    арасыннан бик оста очып, табышын
    тотып ала. Карчыганың тавышы ерак-
    тан ук ишетелеп тора. Урман эчен-
    дә иң биек, иң зур агач очында оя ясый.
    Карчыга балаларына кечкенәдән ук ит
    ашата. Суыклар төшкәч бераз җылы-
    рак якларга очып китә, ә кайберләре
    туган якта кышка да кала.

  • Ала каргаларның башы, бугазы, канат очлары һәм  койрыгы кара, ә гәүдәсе аксыл...

    3 слайд

    Ала каргаларның башы, бугазы, канат очлары һәм койрыгы кара, ә гәүдәсе аксыл-көрән
    төстә. Ул да үзенең оясын агач башларында ясый, апрельдә балалары чыга. Ала карга балалары
    кулга бик тиз ияләшә. Туклануы ягыннан ала карга — бик әрсез кош. Тычканнар, суалчаннар
    һәм коңгызлар, балык, яшелчә һәм орлыклар, әкәм-төкәмнәр — һәммәсе ала карга өчен азык
    булып тора. Нәни чебиләргә, каз-үрдәк бәбкәләренә һөҗүм итә ул. Авыру күгәрченнәрне аулап,
    үләксәләр ашап, ала карга табигатьтә санитар ролен дә уйный.
    АЛА КАРГАЛАР
    Ворона-

  • Йортларга якынрак саескан очрый. Җитез, акыллы, сак кош. Якында
 кеше  күрү...

    4 слайд



    Йортларга якынрак саескан очрый. Җитез, акыллы, сак кош. Якында
    кеше күрү белән тавыш-гауга күтәрә. Ап-ак күкрәкле, чем-кара канатлы,
    гәүдәсеннән озын яшькелт-кара койрыклы саесканны башка бер кош белән дә
    бутап булмый.
    САЕСКАН-
    Сорока

  • Күгәрчен-Бик борынгы заманнарда күгәрченнәр тауларда яшәгәннәр. Шәһәрдәге бие...

    5 слайд

    Күгәрчен-
    Бик борынгы заманнарда күгәрченнәр тауларда яшәгәннәр. Шәһәрдәге биек таш йортларның түбә кыеклары, оя корганда, ал арга кыя ташларын хәтерләтәләрдер, бәлки. Күгәрченнәр ел буе кешеләр янында яшиләр. Яныбызда гел күргәнгә, без аларга игътибар да итмибез. Ләкин бу кошка якыннанрак кара әле. Канатлары күксел, аларны күк күгәрчен диюләре шуңадыр, күрәсең. Муены һәм күкрәгендә төрле төсләргә кереп алмашынучы ниндидер металл ялтыравы бар: әле ап­ачык булып яшел төс, әле саф ал төс чагылып китә. Күз читләрендә — кызгылт-сары боҗралар, ә тәпиләре — кып-кызыл. Күгәрченнәр февраль аенда ук, яз килүгә куангандай, гөрләргә, үз парларын эзләргә керешәләр.
    Голубь

  • Йорт  чыпчыгы												   Шәһәр һәм а...

    6 слайд





















    Йорт чыпчыгы
    Шәһәр һәм авылдагы төрле шартларга җайлашып, бик күптәннән кешеләр янында чыпчыклар яши. Галимнәр бу кошларның бер төренә хәтта йорт чыпчыгы (домовый воробей) дип исем биргәннәр. Беренче карашка соры гына булып күренгән чыпчык- ны якыннан күзәтсәң, аның бик матур кошчык икәнен күрерсең. Чыпчык — мөстәыйль кош: үзен кыерсытыр- га да бирмәс, ач та калмас. Кайда да булса ашарлык нәрсә тапса, башкаларны да чакыра. Төннәрен чыпчыклар, җыелышып, тыгыз төркемнәр булып, бер-берсен җылыталар, уртада утырып җылынганнары тышка чыгалар, ә кырыйда бөрешеп утыручылар, кысылышып, эчкә үтәләр. Чыпчыкны суыктан мамык туны да саклый. Салкын булса, ул йон-каурыйларын кабарта һәм йөнтәс шарчыкка охшап кала. Йомшак тун аша суык тиз генә эчкә үтә алмый. Кушаяклап сикереп йөрүче чыпчыкларның кардагы кармак сыман эзләрен күзәт һәм истә калдыр.

  • Чәүкә каргалардан кечкенәрәк, төтен сыман кара-көрән төстә, көлсу-көрән...

    7 слайд







    Чәүкә каргалардан кечкенәрәк, төтен сыман кара-көрән төстә, көлсу-көрән
    башлыгына карап, аны тануы бик җиңел. Ул, ала карга кебек үк апрель
    башларында 4 — 5 бала чыгара, аларны бөҗәкләр һәм гусеницалар белән
    туйдыра, үзе дә бөҗәкләр белән туклана. Көзгә кадәр чәүкәләр болыннарда,
    басуларда, көтүлекләрдә гаять күп сандагы бөҗәкләрне юк итәләр. Бары
    тик көз көне, бөҗәкләр беткәч кенә, бушаган иген басуларына төшеп, чәү-
    кәләр орлык чүпли башлыйлар. Аларның ояларын еш кына өй чормаларында,
    мич морҗаларында күрергә мөмкин.
    Чәүкә
    Галка

  • Безнең урманнарда, паркларда җиде төрле песнәк очратырга була....

    8 слайд





    Безнең урманнарда, паркларда җиде төрле песнәк очратырга була.
    Көзен һәм кышын алар җимлекләргә еш киләләр. Алар арасында иң эресе
    һәм аерылып торганы — зур песнәк. Башка барлык песнәкләрдән яшь-
    келт-сары аркасы һәм ачык сары төстәге түше белән аерылып тора. Тү-
    шенең нәкъ уртасында — кара юл, башында — кара түбәтәй. Зур песнәк
    бер сыйдан да баш тартмый: орлыклар, бөҗәкләр, ит, туңмай — бар да ярый.
    Зәңгәр песнәк (лазоревка) яки зәңгәр чыпчык — зур песнәкләрдән бераз кечерәк. Аркасы,
    койрыгы, канатлары, бүреге — бар да күк төсле зәңгәр. Чыннан да, күк төсле песнәк, бары тик түше
    генә сары.
    Озын койрыклы песнәкләр үзләре аерым җыелуны яраталар. Тыныч, шыпырт кош.
    Усак һәм каен агачында азык таба. Зур түгел, үзе ап-ак, аркасы гына кара. Томшыклары кыска. Кой-
    рыгы чуар, озын саплы кашыкка охшаган.
    Тагын бер төрле матур песнәк очрый әле: бүреге, аркасы, койрыгы һәм канатлары күк төстә,
    калган җире ак. Анысын ак песнәк дип тә әйтәләр.
    Нечкә ботакларда акробатик күнегүләр ясаучы, баштү­бән эленеп азык эзләүче кош — кара
    песнәк (московка). Өске ягы һәм тамак асты — кап-кара, яңаклары һәм түше ак. Муен өстендәге
    ак табына карап, бу песнәкне тану бик җайлы.
    Ә менә көрән башлы песнәк (гаичка) — кара песнәккә бик охшаган, муен өстендәге шул
    ак табы гына юк. Усак һәм каен орлыкларын бик ярата. Туры килгән бөҗәкне дә ычкындырмый.
    Песнәкләр арасында ылыслы агачлар буенча да «белгечләр» бар. Ул — башында кикрик сыман
    өскә күтәрелеп торган каурый булганы — бүрекле песнәк (гренадерка). Зарарлы бөҗәкләрне дә юк
    итә, нарат, чыршы күркәләрендәге орлыкларга да җитешә.
    Барлык песнәкләр дә язын һәм җәен бөҗәкләр белән тукланалар. Көзен һәм кышын гына
    алар орлык ашауга күчә.
    ПЕСНӘКЛӘР

  • .Күчмә кошлар

    9 слайд

    .
    Күчмә кошлар

  • Тургай — безнең якларга яз көне иң алдан 
			килә торган күчмә кошларның б...

    10 слайд

    Тургай — безнең якларга яз көне иң алдан
    килә торган күчмә кошларның берсе. Ул
    басу-кырларда, көтүлекләрдә, болыннарда
    яши. Карасу таплы сары төстә булуы аңа
    чит-ят күзләрдән яшеренергә ярдәм итә.
    Оясын үлән биек булып үскәч кенә ясый. Болай эшләгәндә, оя
    үлән арасыннан дошманына күренмәячәк. Җәй буена ике мәр-
    тәбә бала чыгара.Әлеге кошлар басу-кырлардан зарарлы бөҗәк-
    ләрне дә чүплиләр, чүп үлән орлыкларын ашап та файда ките-
    рәләр. Тургайларның кабатланмас сайравы, гаҗәеп матур җыр-
    лары турында шигырьләр язылган, көйләр чыгарылган.
    Тургай
    Жаворонок

  • Кара карганың бар жире дә кап-кара, ялтырап тора, бары тик зур томшыгы өстенд...

    11 слайд

    Кара карганың бар жире дә кап-кара, ялтырап тора, бары тик зур томшыгы өстендә
    ак сызыгы бар. Элек барлык кара каргалар да көньякка очып китәләр иде. Аларның
    очып кайтуына карап, яз башын билгелиләр. Хәзер шәһәрләрдә һәм зур авылларда
    алар өчен азык табу һәм салкыннан качу урыннары торган саен арта бара. Шуңа күрә
    безнең якларда кышлаучы кара каргаларны елдан-ел күбрәк күрергә мөмкин.
    Кара каргалар зур колонияләр булып яшиләр. Биек агач башларында язын оя ясыйлар,
    бала чыгаралар. Яшь карганы картларыннан кара томшыгы буенча аерып була. Карт-
    ларының томшык төбе ак була, чөнки, җир казыганда, аларның томшык төбендәге йон-
    нары коелып бетә. (Карт каргаларга карата «ак борынлы карга» дип тә әйтү бар.) Кара
    каргалар май коңгызларын, аларның личинкаларын, саранчаларны кырып, кыр тычкан-
    нарын бетереп, кешеләргә зур файда китерәләр.
    КАРА КАРГА
    Грач

  • Сыерчык    		Сыерчык — күчмә кош. Алар җылы яклардан гөрләвек-
		ләр ага башл...

    12 слайд

    Сыерчык
    Сыерчык — күчмә кош. Алар җылы яклардан гөрләвек-
    ләр ага башлау белән кайталар. Ул бик матур итеп сайрый.
    Башта ата сыерчык килә. Шуңа күрә аның җыры моңсурак
    була. Ә инде ана сыерчык кайткач, алар бергәләшеп ил-
    һамланып җырлыйлар. Сыерчык хәтта башка кош булып
    та җырлый ала. Сыерчык башкаруында карга тавышын да,
    карлыгач черелдәвен, колын кешнәвен һ.б. тавышларны
    да ишетергә мөмкин. Алар агач куышларында, түбә астын-
    дагы уентыларда, яр карлыгачы ояларында яшиләр.
    Ә инде кешеләр ясап элгән оялар булса, шатланып туя
    алмыйлар. Ана сыерчык зәңгәрсу күкәй сала. Сыерчык
    балаларының авызлары зур, томшык читләре сары төстә була. Караңгы
    ояда аларны әти-әниләре шул сары томшыкларыннан таба. Бу чорда
    сыерчык концертлары туктап тора, чөнки аларның балаларын ашатасы-
    лары бар. Галимнәр фикеренчә, сыерчыклар балаларына һәр ике минут
    саен җим — күбесенчә бөҗәкләр китереп торалар икән.

    Скворец

  • Сандугач җылы яклардан май аенда
				    кайта. Аның сайравын да май аен...

    13 слайд

    Сандугач җылы яклардан май аенда
    кайта. Аның сайравын да май аенда гына
    ишетергә мөмкин. Әмма сандугач — күрен-
    ми торган һәм бик сак кош. Ул бары ки­
    чен, төнлә яисә таң атканда — илһамланып
    сайраганда гына онытылып китә. Ләкин,
    караңгы булганлыктан, аны бу вакытта кү-
    реп булмый. Ул торак йортларга якын ур-
    нашкан парк, бакчаларда яши. Июнь урта-
    ларында дүрт-биш бала чыгара. Бу вакытта
    сандугач концертлары тынып кала, алар,
    җырлауларын онытып, бала тәрбияләргә
    керешәләр: балалары-чебен, коңгыз, личин-
    калар ташып ашаталар. Сандугач җиргә —
    оясына — бик саклык белән генә шә. Өенең
    кайдалыгын белдермәс өчен, әле бер җиргә,
    әле икенче җиргә куна. Сандугач кышларга Африкага оча.

    Сандугач
    Соловей

  • Кызылтүш — бик матур итеп сайрый торган 				кош. Аның чут-чут итеп яң...

    14 слайд

    Кызылтүш — бик матур итеп сайрый торган кош. Аның чут-чут итеп яңгыратып сайравын урман аланында да, шәһәр паркында да, бакчада да ишетергә мөмкин.
    Язын кызылтүшләр ояларын парлашып ясыйлар. Бу чорда алар сугыш чукмарына әйләнәләр; үз тирәләреннән башка кызыл-түшләрне куып җибәрәләр. Алар ояларын, кәрзингә охшатып, мүктән, нәзек чыбыклар-
    дан, үләннәрдән бик пөхтә итеп ясыйлар. Кызылтүшләрнең агачка яки куакка тырышып яшерелгән ояларын тәҗрибәле
    күз генә аера ала. Кызылтүшнең балалары бик күп ашыйлар һәм бертуктаусыз ашарга сорап торалар. Шуңа күрә, бик күп азык табарга кирәк булганлыктан, аларга җәй көне мәшәкать арта. Тырыш кызылтүшләр җәй буе урманнарны, бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистарталар. Җәй ахырларында, балалары
    үсеп җиткәч, кызылтүшләр көтү-көтү булып көньякка очып китәләр.
    Кызылтүш

  • Горлица-урман 
күгәрчене 				Урман күгәрчене - урманда яшәүче 				кечкенә  кү...

    15 слайд

    Горлица-урман
    күгәрчене
    Урман күгәрчене - урманда яшәүче кечкенә күгәрчен, аның муенында матур таплар бар. Бездә киң таралган гади күгәрченгә охшаган, ләкин ул кечерәк, зифарак. Урманда «тур-тур-тур» тавышлар ишетсәгез, белегез - бу урман күгәрченең тавышы. Ул агачның аскы ботакларына кунып гөрли. Аның оялары да биектә булмый. Ел саен ике чебие чыга. Беренче вакытта ана күгәрчен балаларына "кош сөте" ашата. Ул эремчеккә охшаган һәм шулай ук бик туклыклы. Үзе үлән һәм нарат орлыклары, бөҗәкләр белән туклана. Көз көне җылы якка оча, ә яз көне тагын безгә кайта.

  • Карлыгачларны авыл һәм шәһәрләрдә дә, елга, 				яр буйларында да очратырг...

    16 слайд

    Карлыгачларны авыл һәм шәһәрләрдә дә, елга, яр буйларында да очратырга мөмкин. Авылда яисә шәһәрдә яшәүче карлыгачлар ояларын, балчык кисәкләрен җилемле селәгәйләре белән ябыштырып, өй кыекларында, тәрәзә өсләрендә коралар; яр карлыгачлары исә томшыклары һәм тәпиләре белән биек текә ярларны тишеп ясыйлар.
    Карлыгач аксыл түшле, очлаеп килгән тар озын кара канатлы, сәнәк сыман аерылып торган койрыклы була. Әлеге кошның очышына карап, аны шаяра, уйный, кояш нурларында коена дип уйларга мөмкин. Чынлыкта исә ул бертуктаусыз «эшли» — бөҗәк тота.
    Карлыгач иртәнге таңнан караңгыга кадәр һавада була, кайчагында гына тимерчыбыкка яки нечкә агач ботагына кунып ял итә.

    Карлыгач-ласточка

  • КЫЗЫК!*Очып баручы сыерчык көтүе үзенең оешканлыгы белән күпләрне гаҗәпләндер...

    17 слайд

    КЫЗЫК!
    *Очып баручы сыерчык көтүе үзенең оешканлыгы белән күпләрне гаҗәпләндерә.
    Көтү эчендәге меңләгән сыерчык барысы берьюлы хәрәкәтләнә, мәтәлчек атынып
    очыш хәрәкәтләрен үзгәртә. Әлеге кошларның мондый бердәм хәрәкәтне тудыра алу
    мөмкинлекләрен бер галимнең дә аңлата алганы юк.

    Карлыгач җиргә бик сирәк төшә. Ул хәтта суны да очкан килеш кенә томшыгы белән
    чумырып ала.
    Күке баласы, йомыркадан чыгуга, үзе белән бергә дөньяга килгән кош балаларын оя-
    дан кысрыклап чыгара башлый. Ни өчен дисезме? Чөнки күке бик күп ашый. Ояда бер
    үзе калса, ризык күкегә генә эләгә.
    Тургай очканда сайрый. Көчле җил яисә салкын булганда гына җиргә төшеп сайрарга
    мөмкин.
    Торна, башка кошлардан аермалы буларак, агачка кунмый.
    Тукраннар бер-берләрен томшыклары белән агачка тук-тук бәргән тавышларыннан
    таныйлар. Шуңа күрә тукран үзенең күршесен беркайчан да бутамый, ә чакырылмаган
    кунакның тукылдаган тавышына шунда ук колагын торгыза.
    АКШның Солт-Лейк-Сити шәһәрендә гадәти булмаган һәйкәл тора: биек грантит ко-
    лоннаның башына глобус куелган, аның өстенә ике кош ясалган. Бу- анда килеп чыккан хисапсыз күп саранчаларны бетереп, кешеләрне ачлыктан коткарып калган акчарлаклар хөрмәтенә салынган һәйкәл.
    Ләкләк-тавышсыз кош. Алар бер-берсе белән томшыкларын шыкырдатып “сөйләшәләр”.

  • Игътибар!Песнәк , тозлы терлек маен ашаса, үләргә мөмкин.
Кызылтүш, оясына ке...

    18 слайд

    Игътибар!
    Песнәк , тозлы терлек маен ашаса, үләргә мөмкин.
    Кызылтүш, оясына кемнең дә булса кагылганын белсә, аны шунда
    ук ташлап китә.

    Миләш чыпчыкларының, балаларын саклау өчен, батырлыклар күрсәтүе билгеле.
    Бер натуралист мондый хәлне күзәтә. Үлән арасындагы кош баласын бер эт тотмак-
    чы була. Кошчык аның борын төбеннән очып китәргә өлгерә. Эт аның артыннан ыр-
    гыла. Моны күргән ана кош, каты итеп кычкырып, эт артыннан ташлана. Эт, кечкенә
    кошчыкны калдырып, зурысына ыргыла. Кыю ана кош качып өлгерә. Шулай итеп
    баласын саклап кала.
    Кызык!

  • Дөньяда иң зур кош нинди?/тәвә/
 Бездән җылы якка иң соңыннан нинди ко...

    19 слайд






    Дөньяда иң зур кош нинди?/тәвә/
    Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә?\казлар\
    Иң күп ашаучы кошның исемен әйтегез.\песнәк\
    Кайсы кош каты тешли?\кошларның теше юк.
    Нинди кош тавышсыз оча?\ябалак\
    Ярканатның йомыркасы нинди төстә?\ярканат йомырка салмый\
    Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга?\саескан\
    Нинди кош су төбендә йөри ала?\су чыпчыгы, оляпка\
    Иң матур койрыклы кош нинди?\тәвис\
    Кайсы кошлар суны очып барышлый гына эчә?\карлыгач,керәшә\
    Нәрсә корабльдә дә, самолетта да, кошта да була?\киль\
    Кайсы кошлар җәен-соры, кышын-ак?\поляр ябалак,боҗыр\ 1
    Нинди кошлар җиргә бик сирәк утыралар?\карлыгач,чомга\
    Кайсы кошлар кар астында кыш куна?\көртлек\
    Дөньядагы иң күп таралган кошлар нинди?чыпчыклар\
    Кайсы кош баласын бер тапкыр да ашатмый?\күке\

    Кошлар турында кызыклы сораулар

  • Кош исемнәрен яз1.Ләкләк
2.Сандугач
3.Чәүкә
4.Тургай1.Саескан
2.Тукрае
3.Песн...

    20 слайд

    Кош исемнәрен яз
    1.Ләкләк
    2.Сандугач
    3.Чәүкә
    4.Тургай
    1.Саескан
    2.Тукрае
    3.Песнәк
    4.Үрдәк
    5.Ябалак
    6.Сыерчык

  •  Укучыларыбыз  иҗаты

    21 слайд

    Укучыларыбыз иҗаты

  • «Көмеш кыңгырау»битләрендә

    22 слайд

    «Көмеш кыңгырау»битләрендә

  • 23 слайд

  • Без кошларны ясыйбыз

    24 слайд

    Без кошларны ясыйбыз

  • Кошлар турында китаплар

    25 слайд

    Кошлар турында китаплар

  • Кошларны саклыйк

    26 слайд

    Кошларны саклыйк

Краткое описание материала

"Описание материала:

Эта презентация предназначена для школьников младшего возраста .

Цель:

  • способствовать формированию умения работать с научно-познавательными материалами, текстами, способствовать формированию правильного представления об окружающем мире, о птицах;
  • научить правильно наблюдать за природой;
  • воспитание интереса к жизни птиц и бережного отношения и любовь к природе, готовности помогать птицам;
  • узнавать их по рисункам и голосам; подробнее ознакомить разными типами птиц;
  • развитие связной речи учащихся.
  • Научить самим писать, сочинять стихи, рассказы или научный текст о птицах.

Презентация «Кошлар-безнең дусларыбыз!»

5

(1 оценка)

Файл будет скачан в формате:

    PPTX

Автор материала

Рахманова Резеда Рафаэловна

учитель начальных классов

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 10878
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 7
  • 10878
    просмотров
  • 7
    материалов
  • 0
    подписчиков

Об авторе

Я работаю учителем начальных классов уже более 30 лет. Я люблю свою работу. Провожу учебные занятия, опираясь на достижения в области педагогической и психологической наук, возрастной психологии и школьной гигиены, а также современных информационных технологий и методик обучения. Планирую и осуществляю учебный процесс в соответствии с образовательной программой образовательного учреждения, разрабатываю рабочую программу по предмету, курсу на основе примерных основных общеобразовательных программ и обеспечиваю ее выполнение, организуя и поддерживая разнообразные виды деятельности обучающихся, ориентируясь на личность обучающегося, развитие его мотивации, познавательных интересов, способностей, организовываю самостоятельную деятельность обучающихся, в том числе исследовательскую, реализовываю проблемное обучение, осуществляю связь обучения по предмету (курсу, программе) с практикой, обсуждаю с обучающимися актуальные события современности

Подробнее об авторе
Подробнее об авторе

Настоящий материал опубликован пользователем Рахманова Резеда Рафаэловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: