Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Дәрес эшкәртмәсе, 6 сыйныф, «Саннарга морфологик анализ»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Дәрес эшкәртмәсе, 6 сыйныф, «Саннарга морфологик анализ»

библиотека
материалов

Татар гимназиясе

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәбибулина Г.Җ.



Дәреснең темасы: Саннарга морфологик анализ ясау.

Максат: а) мөстәкыйль сүзтөркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;

б) санның грамматик мәгънәсе, морфологик билгеләрен кабатлау;

в) уңай психологик халәт тудыру ;

г) якташ язучылар белән таныштыру;



Җиһазлау: дәреслек, ”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”,

авторлары Ф.Ә Ганиев, К.С. Миннебаев, интерактив такта,

Мәктәп китапханәсе” сериясеннән китаплар.

I.Оештыру.

- Исәнмесез, хәерле көн,укучылар. Мин Татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Исемем Гөлзирә Җәмилевна була. Хәзер бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә дәресебезне башлыйк.

II. Актуальләштерү.

1.Игътибарны туплауга уен .” Яшеренгән санны тап” .

Алтын,тун,фикер –I рәт

йөзек,бертуган,көч –II рәт

бишек,кунак , көчек-III рәт

2.Димәк,без бүген “Сан” темасы турында сөйләшәбез.

- Нәрсә ул сан?

- Сан - ул мөстәкыйль сүз төркеме.

- Ни өчен мөстәкыйль сүз төркеме?

- Чөнки санга сорау куеп була һәм ул предметның санын, исәбен белдерә.

- Сан күбрәк нинди сүз төркемен ачыклап килә?

- Исемне.

- Сан ачыклап килгән исемне ничек атыйбыз?

- Саналмыш.

- Сан үзе генә килсә, исемләшә.

- Сан төркемчәләре.(интерактив тактада эшләү)

- Предметның төгәл исәбен, микъдарын белдерә.Ничә? күпме? сорауларына җавап булып килә. Өлеш саннары да шул төркемчәгә карый.

- Микъдар санына –нчы , -нче ,-ынчы,- енче кушымчалары кушылып ясала.

- Предметның тигез өлешләргә бүленүен белдерә, -ар,-әр кушымчалары ярдәмендә ясала.

- Предметның санын якынча белдерә.

- Бу төр предметларның бергә туплау исәбен белдерә.

- Ясалышы ягыннан саннарны барлыйбыз.(Интерактив тактада эш)

Бер,ике,илле,йөз,тугыз, мең.

Унбер,унике,унөч, ундүрт, унбиш.

Ике- өч, унар- унбиәшр,биш- алты.

Егерме бер, алтмыш биш,бер мең тугыз йөз илле.

  • Беренче юлны укыйк әле. Бу саннар ничә кисәктән тора? Тамырдан тора.

  • Әйе,бер сүздән,тамырдан гына.

  • Икенче юлны укыйбыз.Алар ничә тамырдан тора һәм ничек языла?

  • Ике тамырдан тора, кушылып языла.

  • Өченче юлда парлы саннар , алар сызык аша языла.

  • Дүртенче юлда ясалышы ягыннан нинди саннар?





  • Тезмә саннар.

Сан төшенчәсенең эчтәлеген график модельләштерү

(Интерактив тактада эш)

III.Яңа материал.Санга морфологик анализ ясау.( Дәреслек белән эш)



IV. Физкултьминутка.

Бер,ике- без бастык

Чат- чат итеп кул чаптык

Аякларны бер урында

Тып -тып- тып итеп бастык

Бер утырдык, бер бастык

Утырдык, кабат бастык

Инде бераз ял иттек

Тыныч кына утырдык

V.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1.Тактадагы саннарны уку. Вакыйгаларның мәгънәләрен ачыклау.

1941-1945нче еллар

1886-1913 нче еллар

  1. ел 26нчы апрель 125 яшь

  • Бу саннар нинди вакыйгаларны күздә тотып бирелгән икән?

  • Бөек Ватан сугышы, Габдулла Тукай яшәгән еллар, 2011 нче елның

  • 26 нчы апрелендә Г. Тукайга 125 яшь тула.Шул уңайдан

2011 нче ел - Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елы дип игълан ителде.



2. Интерактив тактада эш.

- Мин бүген сезгә якташ язучыларыбызның берничәсе белән танышып китәргә тәкъдим итәм.

Шагыйрь,Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүлеге лауреаты Мөдәррис Әгъләмов 1946 нчы елның 13нче октябрендә Зәй районы Биш Субашы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләрендә эшләде

Татарстанның халык язучысы, романчы, хикәяче, драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 нче елның 17нче гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары күршедәге Зәй районының Югары Баграж исемле керәшен татарлары авылында уза. Ул үзен бигрәк тә озын хикәя – повесть остасы итеп таныта.

  • Дүртәү “(1961),

  • Өч аршин җир” (1962), “ Зәй энҗеләре” (1963) повестьлары- шуның матур мисаллары.

Моннан 200 ел элек яшәгән һәм иҗат иткән,

Кыйссаи Йосыф” авторы Кол Гали дә Зәй буйлары белән бәйле.

Аны иң борынгы якташ язучыбыз дип атасак та хата булмас.

Бирем: саннарны табарга, тәркемчәсен, ясалышын билгеләргә



VI.Сүзлек өстендә эш.

Аршин- метр системасы кертелгәнгә кадәрге озынлык үлчәү берәмлеге, якынча 71 см га тигез.

Дистә – ун берәмлек, ун данә.

Кадак- 409 гр-га тигез булган авырлык үлчәү берәмлеге.

Пот- 16,3 кг тигез булган авырлык үлчәү берәмлеге ( мера массы)



VII.Йомгаклау.

  • Без бүген сезнең белән нәрсә эшләргә өйрәндек?

  • Сезгә дәрестә нинди бирем авыр тоелды?

  • Дәреснең кайсы өлеше аеруча ошады?



VIII.1.Билге кую.

2.Өйгә эш.

1.Биш- алты бала калса кулыңда,

Менә инде чокыр тормыш юлында.

Габдулла Тукай.

2. Әткәй,әнкәй,мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи- җиденчесе.

Габдулла Тукай.

3.Рабит Батулла 1938 елның 26 мартында Зәй районы Түбән Лоҗы авылында ирле-хатынлы укытучылар гаиләсендә туган.

Р. Батуллла-1968 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.



Шагыйрь,Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүлеге лауреаты Мөдәррис Әгъләмов 1946 нчы елның 13нче октябрендә Зәй районы Биш Субашы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләрендә эшләде.





Краткое описание документа:

"Описание материала:

"Бу дәрес планын төзегәндә якташ язучылар турында материал тупланды.

"Бу укучыларда уңай психологик халәт тудыруда, якташ язучылар белән таныштыруга булышты. Игътибарны туплауга уен, сан төркемчәләрен кабатлау белән үрелеп бара.Яңа сүзләр бирелә. Аршин- метр системасы кертелгәнгә кадәрге озынлык үлчәү берәмлеге кебек башка берәмлекләр белән танышу дәресне тагы да тулыландырды. Якташ язучылардан Аяз Гыйләҗев, Р. Батулла кебек танылган шәхесләр тормышы һәм иҗаты белән таныштыру башка дәресләрдә дәвам итәчәк.

Автор
Дата добавления 04.02.2014
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров1286
Номер материала 29309020434
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх