Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Разработка внеклассного мероприятия в честь 30-летия школы «Олы юлга алып чыкты безне мәктәп сукмагы»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Разработка внеклассного мероприятия в честь 30-летия школы «Олы юлга алып чыкты безне мәктәп сукмагы»

библиотека
материалов


Түбән Кама уку йортлары укучылары өчен

15 нче мәктәптә үткәреләчәк чараның планы



Чараның темасы:


Олы юлга алып чыкты

безне мәктәп сукмагы”

Кичәнең максаты:

15нче мәктәпнең һәм “Ләззәт” халык эстрада ансамбленең 30 еллыгы турында мәгълумат бирү, аларның оешу тарихы белән таныштыру, күренекле сәхнә осталары- “Сандугачлар оясы” гаилә ансамбле турында сөйләшү, эстетик зәвык тәрбияләү.


Кичәнең бурычлары:

1)Мәктәп һәм “Ләззәт” эстрада халык ансамбле, якташларыбыз иҗаты белән таныштыру.

2)Туган якны, туган мәктәпне, туган шәһәрне ярату, җырга-моңга гашыйк якташларыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү.

3)Сәләтле укучылар белән эшләрне оештыру, укучыларны әхлаклы, мәгънәле яшәү рәвешенә чакыру.


Үткәру формасы:

әдәби-музыкаль кичә

Үткәрү урыны:

актлар залы


Җиһазлау:

Гаилә фото альбомнарыннан истәлекле бүләкләрдән төзелгән күргәзмә, сәхнә бизәлеше , слайд-шоу, музыкаль бизәлеш.


Көтелгән нәтиҗә:

Сәхнә тормышы белән таныштыру, халык җырларына кызыксыну уяту, туган мәктәбе белән һәм сәләтле якташлары белән горурлана белүче шәхес тәрбияләү.


Чакырылган кунаклар:

Мәгълүмати-методик үзәк методисты, массакүләм мәгълүмат вәкилләре, китапханә хезмәткәрләре, “Ләззәт” халык эстрада ансамблен оештыручы Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар.




1 нче слайд ( Мәктәп күренеше, мәктәпнең тулы исеме)

Беренче алып баручы:Хәерле көн,хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар!

Икенче алып баручы: Исәнмесез, кадерле дуслар! Бәйрәм кичәбезне башлыйбыз.

2 нче слайд ( Кичәнең исеме, бурычлары, максаты)

1 а.б:

Бәйрәмсез бик күңелсез бит-

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

2 а.б:

Бәйрәм дә бәйрәм, дибез. Әле бит кунакларга бүген бездә нинди бәйрәм икәнен дә әйтмәдек.

3 нче слайд ( Котлыйбыз)

1 а.б:

Әйе шул. Бүген бездә зур бәйрәм.Мәктәбебезгә быел 30 ел!

4 нче слайд ( Котлыйбыз)

2 а.б: Туган мәктәбенең күркәм юбилее уңаеннан 11 нче сыйныф укучысы

Гыйзетдинова Эльвира “Мәктәбемә 30 яшь” дип аталган шигырь язды. Эльвираны сәхнәгә чакырабыз.

5 нчеслайд ( Мәктәп тормышыннан фотосүрәтләр)

Шигырь.Гыйзетдинова Эльвира.

Мәктәбемә 30 яшь.

Шаулап тора, җыр агыла.

Нинди тавыш, нәрсә сәбәп?

Бәйрәм бүген мәктәбемдә

Укытучым йөри әйдәп.


Һәр укучың шундый газиз

Кайгыртасың, гүя, ана.

Төпле белем, тәртип алып

Юлын таба синдә бала.


Рәхмәт сиңа, әй, мәктәбем,

Киләчәккә юл сызасың.

Баш ияргә сиңа килә

Ветераннар, остазларың.


30 яшең-егет чагың,

Җиңү алда, ышанабыз.

Ирекләрең, Рөстәмнәрең

Данлый сине, куанабыз.


Еллар үткәч һәр балаңны

Кайтарырсың үзеңә дәшеп.

Гөрләп яшә, белем йорты,

Мәгърифәт нуры өләшеп

1 а.б:

Мәктәпне укытучылардан башка күз алдына китереп булмый. Укытучыларыбызның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләре юкка чыга. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белә, гаделлеге һәм сабыр булуы белән үрнәк була ала.

6 нчы слайд ( Мәктәп тормышыннан фотосүрәтләр)

2 а.б:

Ул безнең өчен янып яши, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, һәрберебезгә белем алуга аңлы караш, үз көчебезгә ышаныч уята.


1 а.б:

Бүгенге көндә, мәктәбебездә дистә еллар буена эшләгән укытучылар, директор урынбасарлары, техник хезмәткәрләрнең барысын да санап бетереп тә булмый. Ләкин без чын күңелебездән ышанып әйтә алабыз, аларның исемнәре мәктәп тарихында якты эз салып калдырды.

2 а.б:

Дистәләрчә елларын балалар укытуга багышлап, мәктәптә озак еллар эшләгән, хәзерге көндә лаеклы ялда булган хезмәттәшләребез арасында укытуларын дәвам итүче укытучыларыбыз да бар.Менә алар:

7 нче слайд (Укытучылар исемлеге күрсәтелә)

1 а.б:

Криницина Татьяна Илья кызы-мәктәпнең беренче директоры.

Васильева Лидия Василий кызы-мәктәптә гөлләр үстерүче.

2 а.б:

Вяткин Михаил Сергей улы- тарих укытучысы.

Гаврилова Татьяна Григорий кызы- татар теле укытучысы.

1 а.б:

Герасимова Валентина Александр кызы-математика укытучысы.

Захарова Лидия Николай кызы- башлангыч сыйныф укытучысы.

2 а.б:

Киргизова Нина Иван кызы- биология укытучысы.

Легостенкова Людмила Николай кызы- башлангыч сыйныф укытучысы.

1 а.б:

Малышева Валентина Иван кызы- директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Рубцова Мария Михаил кызы-башлангыч сыйныф укытучысы.

Трухина Алевтина Петр кызы-технология укытучысы.

8 нче слайд ( Укытучының фотосүрәте)

2 а.б:

Укытучыларыбыз арасында дан казанганнары да бар.Менә алар:

Сорос премиясе лауреаты- Савин Анатолий Иван улы.

9 нчы слайд ( Укытучыларның фотосүрәте)

1 а.б: “Халык мәгариф отличнигы” билгесе белән бүләкләнүчеләр-

Малышева Валентина Иван кызы.

Вяткин Михаил Сергей улы.

10 нчы слайд ( Укытучыларның фотосүрәтләре)

2 а.б:

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнүчеләр.:

Щербакова Надежда Алексей кызы.

Герасимова Валентина Александр кызы.

11 нче слайд ( Укытучыларның фотосүрәтләре)

1 а.б:

Ел укытучысы” шәһәр күләм конкурсы җиңүчеләре:

Плаксина Ирина Владимир кызы

Әхмәтова Гөлсирин Дәүләтбай кызы

12 нче слайд ( Директорның фотосүрәте)

2 а.б:

Татарстан республикасының атказанган укытучысы, озак еллар мәктәп директоры булып эшләүче -Орлов Виктор Федор улы.

13 нче слайд ( Укытучым! Рәхмәт Сезгә!)

1 а.б:

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүземне?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

2 а.б:

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Сәхнәдә 11 нче сыйныф укучысы Хәертдинова Диләрә. “Укытучыма” җыры, М.Яриева көе, Ә.Афзалова сүзләре.

Сәхнәдә номер. Җыр. Хәертдинова Диләрә.

Укытучыма.

Бала чагым дөньясына,

Ап-ак канатлар җилпеп

Килеп керче, укытучым,

Алга юл салыйк, диеп.

Хатлар да ерак барсын

Җил белән дус булсын.

Без керәсе фән дөньясы

Үзенә тартып торсын.

Укытучым күңелендә

Җылы язлар булсын hәрчак.

Игътибарга, назлылыкка

Мохтаҗ бит ул бала чак.

Канатларда очкан чакта

Серле фән дөньясына,

Укытучы гел яратып

Карасын баласына.

14 нче слайд ( Мәктәпнең ирешкән уңышлары)

1 а.б:

1978 нче елның 15 нче июнендә Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты халык депутатлары советының 231 нче номерлы карары нигезендә 15 нче урта мәктәп ачыла.

2 а.б:

Тагын да күбрәк беләсегез киләме? Ярый, дәвам итик.

1982 нче елда мәктәп инновацион юнәлештәге тәҗрибәсе-озынайтылган көн мәктәбе ачкан өчен Мәскәү шәhәренең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә бронза медаль белән бүләкләнә.

1 а.б:

1992 нче елда 15нче урта мәктәп күп профильле 15нче мәктәп-гимназиягә әйләнә.

2 а.б:

1995 нче елда шәһәр күләмендә үткәрелгән смотр- конкурста “Ел мәктәбе-95” исеменә лаек була.

1 а.б:

1997 нче елдан башлап 2000 нче елга кадәр мәктәп Россия күләмендәге “Ел мәктәбе” конкурсында Лауреат дәрәҗәсенә ирешә.

2 а.б:

2001 нче елда “Көмеш дәрәҗәдәге сәламәтлек саклау мәктәбе” исеменә лаек була.

Сәхнәдә кыска акробатик күренеш. Катнаша 1 укучы.

1 а.б:

2006 нче елда шәһәр күләм уздырылган “Сәламәтлек мәктәбе” конкурсында беренче урынны ала.

Сәхнәдә кыска акробатик күренеш. Катнаша 2 укучы.

2 а.б:

2007 нче елда “Мәгариф” милли проекты кысаларында, инновацион укыту программаларын тормышка ашыручы гомуми белем бирү учрежденияләре арасында уздырылган Россия күләм конкурста җиңүче була. 1 миллион сум акча белән бүләкләнә.

1 а.б:

2008 нче елда “Алтын дәрәҗәдәге сәламәтлек саклау мәктәбе” исеменә лаек була.

Сәхнәдә кыска акробатик күренеш. Катнаша 6 укучы.


Иглансыз чыгыш. “Төзүчеләр” биюе.


2 а.б:

Алена Алексеевна Каранаева җитәкчелегендәге “Акварель” төркеме.

30 ел элек мәктәп төзелеше вакытында булган кичерешләрне үзенең биюе аша күрсәтте.

15 нче слайд ( Мәктәп тормышыннан фотосүрәтләр)

1 а.б:

Менә шулай, яки якынча шулай, 15 нче мәктәпкә нигез салынды . Һәм инде 30ел буе, алтын көзнең беренче көннәрендә кечкенә балалар мәктәп бусагасын атлап керә, ә ямьле яз айларында чыгарылыш сыйныф егетләре һәм кызлары зур тормыш юлына чыгып китәләр.

16 нчы слайд ( Алынган медальләр таблицада күрсәтелә)

2 а.б:

Чыгып китүчеләр арасында укуда сынатмаган, зур дәрәҗәләргә ирешкән- 101 медалист.30 ел буена яуланган 101медальнең 31-алтын, 70-көмеш.

1 а.б:

Мәктәп үзенең, бүгенгесе көндә илебезнең төрле өлкәләренә таралган чыгарылыш укучылары белән горурлана.

Латыйпов Рамил. Мәскәү Дәүләт университетының магистратурасын кызыл диплом белән тәмамлаган, бүгенгесе көндә физика- математика фәннәре кандидаты, АКШның Калифорния штаты Лос-Анжелес шәһәрендә яши.

2 а.б:

Калинкин Денис- Казан шәһәре мэриясе аппараты җитәкчесе.

1 а.б:

Чернобровкина Светлана- икътисад фәннәре кандидаты, КДУның икътисад бүлегендә декан урынбасары.

2 а.б:

Орлова Елена- педагогия фәннәре кандидаты, Екатеринбург шәһәрендә педагогия университетында эшли.

1 а.б:

Полжский Александр-Казан медицина институты тәмамлаган, туган шәһәре Түбән Камада стоматолог булып эшли.

2 а.б:

Машко Денис- Бөек Новгород Дәүләт университеты тәмамлый.Новгород шәһәрендә зур компаниядә директор урынбасары булып эшли.

17 нче слайд ( И. Гайнемөхәммәтов фотосүрәте)

1 а.б:

Ирек Гайнемөхәммәтов- Казан культура институтын тәмамлый.Туган шәһәре Түбән Камада Халык иҗаты йортында 30ел буе эшләп килүче”Ләззәт” халык эстрада ансамбленең җитәкчесе.


2 а.б: Алар барысы да – безнең мәктәп сукмагыннан мең мәртәбә ураган, шул мәктәп сукмагыннан башланган олы тормыш юлына чыгып киткән, үзләренең яшәү рәвешләре, эш-гамәлләре белән безгә үрнәк булып торган укучыларыбыз.

Барлык мәктәпне тәмамлаучылар хөрмәтенә - җыр. Сәхнәдә Максимова Анастасия, Сычева Розалина hәм Гафурова Элерина. “Яратыгыз” җыры, Роберт Миңнуллин сүзләре, Резеда Әхиярова музыкасы.

Сәхнәдә номер. Җыр.

Яратыгыз.

Яратырга килдек без бу җиргә,

Яратмаган йөрәк яналмый.

Яналмаган йөрәк – йөрәк түгел,

Яналмаган йөрәк кирәк түгел,

Яратмыйча безгә ярамый!

Яратыгыз туган илебезне,

Яратыгыз туган телебезне

Бернигә дә карамый!

Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Яратулар булмый җиңел генә -

Күңелләрне мең кат яралый.

Тик барыбер яратырга кирәк,

Сагышларны таратырга кирәк,

Яратмыйча безгә ярамый!

Яратмаган кеше яратмасын,

Андыйларга яну ярамый,

Яратырга кирәк Таhир кебек,

Яратырга кирәк Зөhрә кебек,

Яратмыйча безгә ярамый!

18 нче слайд ( Мәктәп тормышыннан фотосүрәтләр)

1 а.б:

Мәктәп еллары- кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкь менә мәктәп елларында салына ул.Бүгенге көн сезгә шул бәхетле балачак мизгелләрен мәңге исегезгә төшереп торсын иде.

19 нчы слайд ( И. Гайнемөхәммәтовның гаилә фотосүрәтләре)

2 а.б:

Бүген безгә 18 ел элек мәктәпне тәмамлаучы Ирек Гайнемөхәммәтов та үзенең әти- әнисе Флүр абый һәм Рәзинә апа Гайнемөхәммәтовлар, кызлары Энҗе һәм Айзилә белән бергә, балачагы үткән сукмакларны сагынып, кунакка килде.

20 нче слайд ( И. Гайнемөхәммәтовның гаилә фотосүрәтләре)


1 а.б:

Әйе, 18 ел элек ул безнең укучыбыз булган. Ә бүген ул ныклы гаилә башлыгы, үрнәк әти. Ул тормышта үз юлын тапкан, эшен яхшы белүче җитәкче. Аңа сокланмаган кеше юк.

21 нче слайд ( Котлыйбыз)

2 а.б:

Ансамбельнең 30 еллык юбилее да безнең мәктәп юбилее белән тәңгәл килгән. Димәк, шулай насыйп булган, бәйрәмне дә бергә уздырабыз.

22 нче слайд ( Котлыйбыз)

1 а.б:

Ләззәт” халык эстрада ансамбле Түбән Кама халкына, янәшә- тирә районнарда, хәтта чит төбәкләрдә дә гаилә ансамбле буларак таныш. Менә быел да алар үзләренең 30 еллык юбилейларын шаулатып билгеләп үттеләр.


23 нчы слайд ( Флүр абый һәм Рәзинә апаның фотосүрәте)

2 а.б:

Гайнемөхәммәтовлар барысы да җырга, биюгә гашыйк кешеләр. Флүр абый белән Рәзинә апаны таныштырган да, кавыштырган да-җыр.

24 нче слайд ( Флүр абый фотосүрәте)


1 а.б:

Җырлы як-Сарман егете Флүр абый, оста гармунчы буларак, шәһәребезнең сәнгать сөючеләре арасында бик тиз танылып өлгерә.

25 нче слайд (Рәзинә апаның фотосүрәте)

2 а.б

Җырга, биюгә дисәң Рәзинә апа да төшеп калганнардан түгел, ул да ут чәчрәтеп бии, бигрәк тә халык көйләрен моңлы итеп башкара. Аларның уртак мәхәббәтләре дә әнә шулай сәнгатькә булган мәхәббәт җирлегендә бөреләнә.Һәм алар яшьлек шәһәрендә гаилә корып җибәрәләр. Менә инде 38 ел бергә җырлы гомер дәвам итә.

26 нчы слайд (Гаилә альбомыннан фотосүрәтләр)

1 а.б:

Оешкан вакытта төркемдә 6-7 генә кеше булса да, тиздән группага җырга сәләтле яшьләр бик теләп килә башлый, коллектив 25 кешегә кадәр үсә, шуннан ул”Ләззәт” халык эстрада ансамбле буларак чыгыш ясый башлый. Ансамбль белән Флүр абый Гайнемөхәммәтов үзе җитәкчелек итә.

27 нче слайд (Ансамбльнең чыгыш вакытында төшкән фотосүрәтләре)

2 а.б:

Бүгенге көндә ансамбльнең җитәкчесе- Флүр абыйның улы Ирек Гайнемөхәммәтов. Алар актив рәвештә халык иҗаты йортында ансамбльгә килгән яшьләрне рухи тәрбияләп, сәләтләрен үстереп үз эшчәнлекләрен дәвам итәләр.

28 нче слайд (“Ләззәт” ансамбленең чыгыш вакытында төшкән фотосүрәтләре)

1 а.б:

Безнең шәһәребездә менә шундый сокланып туя алмаслык җырга- моңга гашыйк”Сандугачлар оясы” яши.”Сандугачлар оясын”илебезнең төрле төбәкләрендә сагынып, алкышлар белән каршы алалар, һәм алар төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары, дипломнары белән кайталар. Хөрмәтле кунаклар, сәхнәгә рәхим итегез (сәхнәгә менәләр).

29 нчы слайд (Ансамбльнең жюри әгъзалары белән төшкән фотосүрәтләре, яуланган диплом, грамоталар)


2 а.б

Шәһәребезнең бу гүзәл гаиләсе белән барыбыз да горурланабыз. Сезнең хөрмәткә шагыйрьләр, язучылар үзләренең иҗат җимешләрен багышлый. Шулардан берсе Рифкать Имаевның “Гайнемөхәммәтовлар гаиләсенә” шигырен Алинә Мөхәммәтгалимова башкара.

30 нчы слайд (Ансамбльнең чыгыш вакытында төшкән фотосүрәтләре)

(Сәхнәдә номер)


Гайнемөхәммәтовлар гаиләсенә.

Талантлар еш тумый”, диләр.

Шифалы җире микән –

Бер ояга шушы кадәр

Бирсә дә бирер икән!

Кабатланмас hәрберегез,

Ничек тыңлап туясы?

Бу якларда бердәнбердер,

Бу “Сандугач оясы”.

Сандугачлар туа тора,

Зурая бара оя.

Бүген алар тагын менә

Гаҗәеп концерт куя.

Тыңлап туймас сандугач сез,

Сез гел кирәк халыкка.

Кеше бит ул бик таләпчән,

Йөрмәс иде ялыкса.

Кем килешми минем белән,

Йә әйтегез, кем каршы?

Сез – татарның сагдугачы,

Шәhәрнең йөзек кашы.

31 нче слайд (Гаилә фотоальбомыннан фотосүрәтләр)

1а.б:

Гүзәл, син ничек уйлыйсың.....

(шаку тавышы)

2а.б:

Мәктәпне бетереп.......

(шаку тавышы, бер берсенә карыйлар)

1а.б:

18 ел үткәч.....(тавыш кабатлана)

2а.б:

Динар, бу нәрсә?

1а.б:

Кемдер безгә кичәне алып барырга комачаулый. Кем булырга мөмкин?

2а.б:

Әй-й, кем син? Нигә шулай үзеңне тотасың? Безнең кичәне ямьсезлисең?

Ерактан тавыш:

Мин мәктәп иясе......

Алып баручылар:

Мәктәп иясе?

Тавыш:

Минем сезгә үпкәм бар. 30 ел буена шушы таш диварлар арасында яшәп, исәп-хисап алып барам, укучыларның укуларын күзәтәм, ә сез мине бәйрәмгә дә чакырмадыгыз. Миннән башка дәвам итмисез кичәгезне.

1а.б:

Кадерле мәктәп иясе, рәхим ит бәйрәмебезгә!

2а.б:

Түрдән уз, көтеп алынган кунак булырсың!


М.И:

Менә бит күпме җыелгансыз, ә мине оныткансыз.... Исәнмесез, килгән кунаклар, балалар , укытучылар.

(кулларын каш өстенә куеп)

Күбегезне таныйм сезнең.....

(Ирек Гайнемөхәммәтовка күзе төшә)

Ә-ә-ә, бу теге җырчы малай түгелме?! Ничек әле исеме?

(Дәфтәрен карый)

Бу-1991нче елгы чыгарылыш. Денис Калинкин?! Юк, ул 11а сыйныфын тәмамлады. Ә-ә-ә, Рөстәм Лотфуллин.

(уйлап тора)

32 нче слайд (И.Гайнемөхәммәтов hәм Р.Лотфуллинның мәктәп елларында төшкән фотосүрәтләре)

Юк, ул да түгел, ләкин сез һәрвакыт бергә булдыгыз.

(уйлый)

Менә таптым! Бу бит- Ирек! Җырчы – Ирек Гайнемөхәммәтов!

- Я, Ирек, әйт инде, мәктәпне тәмамлагач укуны дәвам иттеңме? Нинди уку йортлары тәмамладың?

33 нче слайд (И.Гайнемөхәммәтовның мәктәп елларында төшкән фотосүрәтләре)

Җавап:

Баштан техникум, аннан соң Казан мәдәният институтын тәмамладым. 2003нче елда кулыма диплом алдым.

-Мәктәп еллары турында хатирәләрең сакланамы? Үзеңнең сыйныфташларың белән күрешәсеңме? Мәктәптәге дуслык дәвам итәме?

34 нче слайд (И.Гайнемөхәммәтовның мәктәп елларында төшкән

фотосүрәтләре)

Җавап:

Мәктәптәге дуслык һаман да дәвам итә. Рөстәм Лотфуллин –иң якын дустым иде. Һәрвакыт аралашып торабыз, гаиләләребез белән дус яшибез. Уртак эшләребез дә бар.

-Ирек, өйгә эштән арып кайтып кергәндә ишектән елмаеп каршы алучы кеше, гаиләгез хакында да берничә сүз ишетикче?! Балаларыгыз сезнең юлны дәвам итәме?


35 нче слайд (И.Гайнемөхәммәтовның мәктәп елларында төшкән фотосүрәтләре)

Җавап:

Гаиләмдә 5 кеше. Тормыш иптәшем Эльмира да җырга-моңга сәләтле, ансамбльдә бергә эшлибез. Хәзерге көндә ул эшләми. Кечкенә улыбыз Азаматны тәрбияли. Улыбыздан башка тагын ике кызыбыз бар. Энҗе 7 нче сыйныфта укый, ә Айзиләгә 6 яшь.

М.И:

Җырлаучы, биюче балаларыбыз бүгенге көндә дә бик күп, ләкин синең җырлавыңны бик сагындым. Синең моңлы тавышыңны ишетсәм, берничә елга ләззәтләнеп калыр идем.

36 нчы слайд (И.Гайнемөхәммәтовның чыгыш вакытында төшкән фотосүрәте)

(Ирек Гайнемөхәммәтов чыгыш ясый)

Ирек Гайнемөхәммәтов шигырь сөйли:

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

Исәнме”-дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алып бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?

37 нче слайд (Мәктәп елларында төшкән фотосүрәтләр)

Номер. Җыр. Авторлары билгесез.

Безнең гомер зур бәхет ул.

Кадерләрен белегез.

Чын күңелдән теләкләрне

Бездән кабул итегез.

Бәхеттә, шатлыкта,

исәнлектә, саулыкта

Үтсен гомер юлларыгыз

тазалыкта, байлыкта

Салкыннарда тик сулмасын

Үстергән гөлләрегез.

Таң нурыдай, аяз булсын

Киләсе көннәрегез.

М.И:

Рәхмәт сиңа. Хәзер инде минем бөтен ачуларым бетте.

(Сәгатенә карап ала)

38 нче слайд (Мәктәп тормышыннан фотосүрәтләр)

Сыйныф бүлмәләрендә дежур укучылар идән юа торган вакыт җиткән, аларны күзәтеп торырга кирәк. Мин сезнең барыгызга да уңышлар телим һәм саубуллашам. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз! (кереп китә)

1 а.б:

Мәктәбебездән чыккан якты йолдыз белән дә таныштык.

2 а.б:

Юк әле, Гүзәл, танышып бетмәдек. Мин күбрәк белергә телим.

-Флүр абый, соравым сезгә:

Гаилә башлыгы буларак җавап бирегез әле; танылган музыкантлар гаиләсенә нинди булырга кирәк?

Җавап:

Гаиләнең гадәтләре буыннан-буынга күчеп килә. Ояңда нәрсә күрсәң, очканда шуны күрерсең. Безнең белән бергә балаларыбыз да ансамбльгә йөриләр, безнең эшебезне дәвам итәләр.


-Тормышта Сез ниндирәк кеше?

Җавап:

Тормышта мин сабыр кеше, куркаклыгым да бераз бар. Һәм, әлбәттә, мин үз сүземне гел үтим.

.б:

Ә минем соравым Рәзинә апага булыр.

-Нәсел тамырыгыз кайсы төбәктән башлана һәм мондый талант сезгә кемнән килгән?

Җавап:

Мин Ширәмәт районы Түбән Уратма авылында туып үстем. 44 ел инде менә Түбән Камада яшибез. Яшь вакыттан ук җыр-биюне, театрны бик яратам. Күп кенә театрларда катнаштым.

-Хатын-кыз күңелендә хатирәләргә иң бай вакыт-балалар үстерү чоры. Шул хатирәләр белән уртаклашсагыз иде?

Җавап:

Балаларыбыз кечкенә вакытында да без гастрольләр белән йөредек. Иң зур гастроль белән Пермьга, Иреккә 5 яшь булганда, киттек.


2 а.б:

2009 нчы ел республикабызда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы. Бу уңайдан, Ирек абый, сорау сезгә булыр. Сезнең гаилә спорт белән дусмы?

39 нчы слайд (Гаилә белән фотосүрәт, ярышта катнашып алынган мактау грамоталары)

Җавап:

Гаиләбез күбрәк җыр белән шөгыльләнгәнгә, спорт белән шөгыльләнергә вакыт аз кала. Ләкин без ярышларда катнашабыз, “Нефтехим” комбинаты уздырган гаилә ярышында 2 урын алдык. Үзем кыш көне чаңгыда шуам, җәй көне йөгерәм.


.б:

Киләчәккә карата нинди уй - хыялларда янасыз? Безнең мәктәп укучыларына нинда теләктә каласыз?

Җавап:

Бер гаилә кебек дус-тату яшәгез, шатлыкларны да, авырлыкларны да бергә кичерегез.

2 а.б:

Шәһәребезнең “йөзек кашы”-Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе барлык укучылар, укытучылар, килгән кунаклар хөрмәтенә күчтәнәч тә алып килгәннәр. Тыңлагыз, бүләккә-җыр!

Номер. Гайнемөхәмматовлар гаиләсе чыгышы.

Сандугачлар” исемле музыкаль композиция. Җырлы-биюле күренеш.

Балалар:

Күкләребез аяз булсын,

Тыныч булсын илебез.

Һәркемгә, кадерле дуслар,

Гаилә бәхете телибез.


Җыр (татар халык җыры):

Сандугачлар ояда

Оялары пыяла.

Сандугачлар күк сайрашып

Яшик, дуслар, дөньяда.

Уйнап, көлеп, җырлап, биеп,

Яшик әле дөньяда.

40 нчы слайд (Котлыйбыз!)

1 а.б: Кадерле дуслар!

Шушының белән безнең кичәбез азагына якынлаша.Мәктәп администрациясе, укытучылары, укучылары исеменнән “Ләззәт” халык эстрада ансамблен 30 яшьлек һәм Гайнемөхәммәтовларның “Сандугачлар оясы” исемле үз гаилә ансамбльләре оешуның 25 еллык юбилейлары белән котлыйбыз һәм зур рәхмәтебезне белдереп, киләчәккә уңышлар телибез.

41 нче слайд (Уңышлар телибез!)

2 а.б: Елларыбыз тыныч торсын,

Күкләребез аяз булсын,

Ә хәзергә хушыгыз,

Сау-сәламәт булыгыз!

hello_html_m78fb071e.jpg



Истәлеккә фото.

Кунаклар белән төшкән фотосурәт.











Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

""Описание материала:

"Кичәнең максаты: 15нче мәктәпнең һәм “Ләззәт” халык эстрада ансамбленең 30 еллыгы турында мәгълүмат бирү, аларның оешу тарихы белән таныштыру, күренекле сәхнә осталары- “Сандугачлар оясы” гаилә ансамбле турында сөйләшү, эстетик зәвык тәрбияләү.

""Кичәнең бурычлары:

  1. "
  2. Мәктәп һәм “Ләззәт” эстрада халык ансамбле, якташларыбыз иҗаты белән таныштыру.
  3. Туган якны, туган мәктәпне, туган шәһәрне ярату, җырга-моңга гашыйк якташларыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү
  4. Сәләтле укучылар белән эшләрне оештыру, укучыларны әхлаклы, мәгънәле яшәү рәвешенә чакыру.

""Үткәру формасы: әдәби-музыкаль кичә

Автор
Дата добавления 04.02.2014
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров389
Номер материала 29343020448
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх