Инфоурок / Физическая культура / Другие методич. материалы / Рус балаларына татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр

Рус балаларына татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Салахова Рамилә Әмин кызы,


татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре,

4нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Рус балаларына татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр

Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Шулай да, тормыш бер урында гына тормый, заманалар үзгәрә бара. Димәк, яңалыкларны исәпкә алмыйча эш итәргә ярамый.Бүген без техника зур тизлек белән алга киткән заманда яшибез. Мәгълүмати технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә калмады – заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпләр барлыкка килде, укытуда яңа методик алымнар, технологияләр кулланыла.

Шул рәвешле бүгенге көндә укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала.

Татар телен чит тел буларак укытуда яңа технологияләрне куллану гамәли эштә төп урынны алып торырга тиеш. Телне өйрәтүнең төп чараларын билгеләү , укыту –тәрбия эшчәнлеген оештыру һәм үткәрүгә булышучы барлык уку материалы белем бирү чарасы булып санала.

   Бүгенге көндә   “Үзенең дәресләрен ничек кызыклы,  мавыктыргыч итеп , ничек укучыларны үз дәресең белән кзыксындырырга, ничек итеп һәр укучыга уңыш ситуациясе булдыру  ”  турында уйланмаган бер генә укытучы да юктыр. Һәм бу очраклы гына уйланулар түгел. Чөнки бүгенге укытуның төп максаты булып – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

  Бу максатларга коммуникатив технологияләр аша гына ирешеп була. Коммуникатив технология нигезендә оештырылган укыту принциплары:

  1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы – башта укучыларның яшь үзенчәлекләренә карап, аларның аралашу сферасы,аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң шул сферада аралаша алырлык материал сайлана. Бу материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген бирә.

  2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы – хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше – укыту процессын укучыларның теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.

  3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү  принцибы – белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләнеп оештыру – педагогика фәнненең алдынгы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе. Уку материалын кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына туры килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль сөйләшүе,тел өйрәтү өчен нәтиҗәле алым булып тора.Аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр булырга тиеш.

  4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы – материал аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнә; материалның күләме,катлаулыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнә; [4, 300 ]

Рус телле балаларның татар телен үзләштергәндә, беренче планга сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә бер-бер артлы формалаштыру һәм үстерү чыга. Димәк, рус телле балаларны, беренчедән, татар телен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үзләренең фикерләрен татар теле чаралары белән әйтеп бирә белергә, өченчедән, башкаларның фикерләрен аңлап, язма һәм сөйләм формасында күрсәтә белергә тиешләр. Әйтеп киткән бурычларны укытуда коммуникатив принциплар кулланып кына максатка ирешеп була. Коммуникатив принцип телдән (тыңлап аңлау,сөйләү), язма (уку,язу), сөйләү формаларын бер-берсе белән тыгыз бәйли.

Икетеллелек шартларында шулай ук информацион компьютер технологияләрен куллану татар телен, аның культурасын, татар халкының тарихын өйрәнүдә зур мөмкинлекләр ача,читтән торып экскурсияләрдә булу шартлары тудыра. Бу технологияне куллану укучыларда фән белән чынлап торып кызыксыну уята.

Телебезне өйрәнә башлауның мөһим баскычы - фонетика (авазлар системасын) үзләштерү. Һәр дәреснең оештыру өлешеннән соң фонетик күнегү үткәрелә. Дәүләт стандартының укучыларга татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләре буенча гамәли белем бирү нәкъ менә шул эш үтабында ачык күренә.

Татар телен чит тел буларак өйрәтү проөессында уеннардан файдалану укучыны белем алырга , укуга дәртләндерә, аларда фән белән кызыксынуны уята. Бу очракта коммуникатив уеннар алыштыргысыз күнегүәр булып тора, чөнки алар лексик – грамматик материальның үзләштерүенә китерә. Уен барышында ни кадәр сөйләм күнекмәләре күбрәк булса , нәтиҗә шулкадәр яхшырак була. Телне белү өчен тенең үзен түгел , ә тел ярдәмендә әйләнә- тирәне өйрәнергә кирәк. Уенның башка төр укыту методларыннан өстенлеге шунда ки, аны бер укучы белән генә түгел , ә парлап та , төркемләп тә уйнарга була. [3, 78]

Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга , эзләнергә өйрәтә, телләр белүнең тормышта кирәк булуын төшендерә. Өйрәнелгн темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле була. Ул укучыларның сүз байлыгын арттыра.Дәрестә уйнала торган уеннарны берничә төркемгә бүлеп өйрәтәләр: 1)әле өйрәнелмәгән татар лекисикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар. 2)өйрәнелгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар.

3) грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар.

4)грамматик формаларны , җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм җөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.

Дәресләрдә еш кулланыла торган уеннарның берничәсенә тукталып китәсем килә:

    1. Сүз уйла” Бу уен татар теленә генә хас авазларны өйрәнгәндә уйналына.мәсәлән ә авазына башланган яки шушы аваз булган сүзләрне кем күбрәк әйтә.

    2. Әйтеп бетер” Бу уен аерым теманы өйрәнгәч уйнала.Укытучы сүзнең беренче иҗеген әйтә , ә укучы сүзне әйтеп бетерергә тиеш.Мәсәлән. “Безнең мәктәп” темасы буенча кит ...., дәф ..., ак... һ.б.

    3. Дәвам ит” Теманы яки авазны өйрәнгәч уйнала. Балалр түгәрәккә басалар. Мәсәлән, беренче бала ,”укучы ”дип , тупны күршесенә бирә , ә ул , караган башка сүз әйтә, тупны чираттагы иптәшенә бирергә тиеш.Сүз әйтә алмаган бала түгәрәк уртасына чыгарга тиеш була.Уен шулай дәвам итә Туп кемдә кала шул җиңүче була.

    4. Капчыкта ниләр бар” Өстәлдә төрле әйберләр салынган кечкенә капчык ята . Укучылар чиратлап киләләр дә, капчыктан берәр әйбер алып, аның исемен , билгеләрен , кемнеке икәнлеген әйтәләр. Барысын да дөрес әйткән бала җиңүче була. Мәсәслән: Бу китап, яңа китап, матур китап,китап өстәлдә, китап укытучыныкы.

    5. Бу кем?” Укучылар дәрескә фоторәсемнәр алып киләләр. Һәр укучы үзенең иптәше белән “Гаилә” темасынаөйрәнгән сөйләшүне кабатларга тиеш. Мәсәлән: Бу кем? Бу әти. Ул кем? Ул укытучы. Аның исеме ничек? Аның исеме Виктор Петрович. Һ.б.

    6. Танышу” Укучылар дәрескә төрле хайван , кош битлекләре алып киләләр һәм үзара түбәндәгечә сөйләшәләр.

-Исәнме. Син кем?

-Исәнме. Мин куян. Ә син кем?

-Мин сыер.

    1. Күз, колак , борын” Уен кешенең тән төзелешенә караган сүзләрне кабатлау, ныгыту максатын күз алдында тота. Мәсәлән: укытучы “күз ”диюгә, укучылар ,басып , күзләрен күрсәтәләр.

    2. Шәвәли” Шәвәли ролен укытучы үзе башкара. Өйрәнелгән тема буенча укучылар аңа сораулар бирәләр. Шәвәли аларга ялгыш җавп бирә. Укучылар аны төзәтергә тиеш булалар. Мәсәлән: син кем?- Шәвәли. Мин кыз .( дөрес җавап мин малай) һәм башка төрле уеннар.[ 1, 27]

Уеннар укыту процессына , укытучыга уңай мөнәсәбәт тудыра, аралашып тел өйрәнүгә ярдәм итә.

Шулай ук рольле уеннар , татар теле өйрәнүгә уңай тәэсир итә. . Тәкъдим ителгән ситуацияне күзаллап, укучылар рольле уеннарда да теләп катнашалар. Аларны парларда һәм төркемнәрдә үткәрергә мөмкин. Рольле уен катнашучылар һәм тыңлаучылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә файдалы. Балаларда сөйләшүдә катнашу, нидер сорау яки әңгәмәдәшенә җавап бирү ихтыяҗы туа. Уенны оештырганда берничә шарт истә тотып эшләнә: укучыларның сөйләм эшчәнлеге төрле дәрәҗәдә булуын истә тотып, рольләрне дөрес бүлеп бирү; укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне генә файдалану; телдән актив аралашу мохите булдыру бик зарур.

Белем бирү эшчәнлегемдә проблемалы укыту технологиясен кулланырга була. Укучылар белән берлектә проблемалы ситуациянең хәл итү юлларын эзләү процессы, укучыларның иҗади эшчәнлеген арттыра.

Проблема тудыруның түбәндәге алымнарын бар:

текст яки диалог төзегәндә, ситуацияне конкретлаштыру;

дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып, сораулар кую;

проблемалы максат, бурычлар кую, тел күренешләрен чагыштыру, проблемалы биремнәр билгеләү.[4, 207]

Педагогика фәнендә укыту- тәрбиянең сыйфатын үстерүгә булышлык итүче технологияләр шактый. Без яңалыклар агымында югалып калмыйча , дөрес юнәлеш ала белергә , укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын таба белергә тиешбез.

                                               Әдәбият:

1. Әхмәтҗанова С. Яңа программа , яңа дәреслек // Мәгариф . – 2004 . № 9. - 96 б.

2. Вагыйзов С.Г. Вәлитова Р.Г. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. Казан «Мәгариф»нәшрияте, 2001. – 344 б.

3. Заһидуллина Д.Ф.  Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.  Казан: Мәгариф, 2004. – 483 б.

4. Харисов Ф.Ф. Основы методики обучения татарскому языку как неродному. Санкт-Петербург Филиал издательства «Просвещение» 2001.– 430 б.

5. Харисова Ч.М. Теория и Практика обучения татарс кому произношению в русскоязычных школах. Санкт-Петурбург Филиал издателҗства “Просвеәение” 2001 .- 166 б.




 


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

"Описание материала:

Я, Салахова Рамиля Аминовна, работаю в общеобразовательной школе № 4 города Лениногорск Республики Татарстан.

Преподаю русскоязычным детям татарский язык и литературу. Очень люблю свою работу, стараюсь чтобы мои уроки были интересными и продуктивными.

Стараюсь воспитать у учащихся любовь и уважение к татарскому языку.

Так же провожу внеклассные мероприятия посвящённые татарским писателям и поэтам как Г. Тукай, М. Джалил, Р.Миннуллин и другие.

Ученикам очень нравяться мои уроки и мероприятия, они с удовольствием в них участвуют.

Общая информация

Номер материала: 29403020531
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>