Татар телен һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологияләр куллану
Предпросмотр материала:
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,
чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.
Р.Фәхреддин
Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара.
Мәгарифне инновацион үстерү-республикабыз һәм илебез киләчәгенең нигезе. Шуңа күрә белем бирүдә инновацион юнәлешне үстерү-төп бурычларның берсе.
Яңа нәтиҗәләргә ирешү, конкурентлыкка сәләтле, социаль яктан җаваплы, инициативалы һәм компетентлы гражданнар тәрбияләү-инновацион белем бирүнең төп бурычлары шулар.
Соңгы унъеллыкта җәмгыятебездә барган үзгәрешләр белем бирү системасын да читләтеп үтмәде. Педагогик тәрбия һәм тәҗрибә заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш.Укучыга булган мөнәсәбәт белән бергә,укытуның эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш. Мәктәпләрдә, белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән, укытуның сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрүче яңа (инновацион) технологияләр дә уңышлы файдаланыла.
Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара. Моңа мәгълүмати технологияләр дә нык тәэсир итә. Бүгенге мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән мәгарифнең нәтиҗәлелеге файдаланыла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки педагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тулаем тәэсир итә. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә укытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Татар телен инновацион технологияләр белән укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.
Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим.
Татар теле — халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе. Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Туган телебезне камилләштерү, үстерү—дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы —рус мәктәпләрендә укучыларга татар теле һәм әдәбиятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту.
Соңгы елларда безнең илебездә
компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә
уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә.
Информацион технологияләрнең зур тизлек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади
фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә.
Компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә.
Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чараларын еш кулланабыз. Бу мультимедиа технологияләрен куллану яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Беренчедән, укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре формалаша.
Мультимедия технологиясе слайд- иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Укучыларның татар телендәге информация белән кызыксынулары татар әдәбияты дәресләрендә компьютер куллануның бик күп мөмкинлекләрен ача.
1. Интеренет – татар әдипләренең әсәрләрен һәм танылган язучыларның сирәк басмалары белән таныша алу.
2. Компьютер ярдәмендә укыту тиз һәм нәтиҗәле итеп үткән материалны актуальләштерә ала.
3. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләүдә ярдәм итә.
4. Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материал мультимедия аша бирелә.
Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә.
Яңа технологияләр буенча эшләү укытучының дәресләрдә төрле позициядән чыгып эшләвен күз алдында тота. Ул режиссёр да, укытучы да, укучы да, билгеле бер эшнең оештыручысы да була.
Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала.
Ялкыткыч эш төрләрен һәр дәрестә кат-кат башкаруга караганда кызыклы ачышлар булганы укучының күңеленә тәэсир итә, аң-белемен киңәйтә,иҗади эзләнүгә теләк тудыра. Шуңа да укучының белем сыйфатын күтәрүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә яңа технологияләрне өйрәнү һәм дәрестә куллану мөһим.
Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль
районы Лениногорск шәһәре 4 нче урта гомуми белем
бирү мәктәбе
Татар телен һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологияләр куллану.
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Нуруллина Зилә Сәгыйть кызының эш тәҗрибәсеннән.
Лениногорск,2012ел.
Краткое описание материала
""Описание материала:
"Я, Нуруллина Зиля Сагитовна, учительница татарского языка илитературы, работаю в данной школе 13 ый год. Ученики с удовольствием изучают татарский язык. На уроках мы изучаем традиции и культуру татарского народа. Проводим праздники совместно с родителями, которые им очень нравятся.
"Многие ученики участвуют в различных творческих конкурсах и имеют призовые места. Саушкина Виктория 1 место в республиканском литературном конкурсе посвященной творчеству Р. Миннуллина. Победители в театральном конкурсе посвященному 115 летию А.Алиша.
Татар телен һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологияләр куллану
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Краткое описание материала
""Описание материала:
"Я, Нуруллина Зиля Сагитовна, учительница татарского языка илитературы, работаю в данной школе 13 ый год. Ученики с удовольствием изучают татарский язык. На уроках мы изучаем традиции и культуру татарского народа. Проводим праздники совместно с родителями, которые им очень нравятся.
"Многие ученики участвуют в различных творческих конкурсах и имеют призовые места. Саушкина Виктория 1 место в республиканском литературном конкурсе посвященной творчеству Р. Миннуллина. Победители в театральном конкурсе посвященному 115 летию А.Алиша.
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Найдите подходящий для Вас курс
В каталоге 7 946 курсов по разным направлениям
Другие материалы
Вам будут интересны эти курсы:
- Курс повышения квалификации «Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности»
- Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
- Курс повышения квалификации «Мотивация учебной деятельности в условиях реализации ФГОС»
- Курс повышения квалификации «Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС»
- Курс повышения квалификации «Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО»
- Курс повышения квалификации «Применение методов арт-терапии в работе со старшими дошкольниками и младшими школьниками»
- Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
- Курс повышения квалификации «Система диагностики предметных и метапредметных результатов в начальной школе»
- Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
- Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
- Курс повышения квалификации «Формирование и развитие ключевых компетенций школьников в интересах устойчивого развития региона»