Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Аңлатма язуы.

Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында укучы татар баларына рәвешләрне өйрәнү өчен программада 7 сәгать вакыт каралган. Әлеге дәрес эшкәртмәсе 7 сәгатьнең соңгысы – гомумиләштерүче дәрес өчен тәкъдим ителә. Әлеге дәрестә Рәвешләрне башка сүз төркемнәреннән аера белү генә түгел, ә рәвеш төркемчәләрен аеру, бирелгән җөмләдән ясалышы буенча төрле булган рәвешләрне таба һәм дөрес яза белү, рәвешләрне морфологик яктан тикшерү дә, ныгытып системага салу да каралган. Дәрестә теоретик һәм практик белемнәр белән бергә миили узаң тәрбияләү дә параллель алып барыла.

Тема. Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.


Дәреснең максатлары.

1. Укучыларның рәвеш темасы буенча алган белемнәрен гомумиләштерү һәм системага салу.

2.Укучыларның игътибарларын һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Татар халкының милли аяк киемнәренә карата кызыксыну хисе тәрбияләү.


Бурычлары.

1. Рәвешләрне башка мөстәкыйль сүз төркемнәре белән параллель карау.

2. Рәвешне башка сүз төркемнәреннән аера белүгә ирешү.

3. Кушымчалар ялгау юлы белән башка сүз төркемнәреннән рәвешләр ясалуны онытмау.

Принциплары.

1) дидактик принциплар:фәннилек, күрсәтмәлелек, уку – укыту барышының тәрбияви характерда булуы;

2) лингвистик принциплар:функциональ – семантик принцип (рәвешләрне сөйләм оештырудагы роленнән чыгып өйрәнү), бүлекара бәйләнеш принцибы (тел гыйлеменең лексика, морфологогия, сүз ясалышы бүлекләрен бәйләп бирү);

3) гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив – тематик принцип;

4) хосусый методик принциплар: лексик – морфологик, теория белән практика берлеге, чагыштырма принцип.

Укыту ысуллары: эврестик,

Укыту алымнары: интерактив тактадагы плакат һәм таблицалар белән эш, сигнал карточка һәм перфокарталар белән эш, грамматик биремле өләшмә карточкалар белән эш, дәреслек белән эш.

Дәреснең төре: катнаш дәрес

Дәресне җиһазлау. Интерактив такта, сигнал каточкалар, картоннан киселгән читек рәсеме һәм милли бизәкләр, өләшмә материал (тест), милли киемнәр ясалган төсле рәсемнәр, читек.

Дәреснең киңәйтелгән план - конспекты.

I. Оештыру.

Укучылар белән исәнләшү. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Уңай психологик халәт булдыру. Дәресне башлау.

III. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. Актуальләштерү

Башваткыч чишү.

Укытучы. Укучылар, безгә менә бу интерактив тактада башваткыч бирелгән. Анда бер сүз яшерелгән, безгә шуны табарга кирәк. Сораулары менә мондый:

  1. Татарча да яхшы бел,

......... да яхшы бел!

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел. (русча)

  1. Еш түгел (сирәк)

  2. Тау шикелле (таудай)

  3. Кичә түгел (бүген)

  4. Тиз түгел (әкрен)

Без шакмакларга язган сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?


Таблица 1



































Көтелгән җавап. Ничек?

Укытучы. Шулай булгач, бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

Көтелгән җавап. Рәвешләр.

Укытучы. Балалар, без сезнең белән морфологиянең тагын бер зур бүлеген өйрәнүне тәмамалыйбыз. Бүген алда алган белемнәребезне йомгаклап, бер системага салырга тырышырбыз. Рәвешләр темасын гомумиләштереп кабатларбыз.


IV. Төп этап. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу.

Укытучы. Башваткыч чишкәндә вертикаль буенча да бер сүз килеп чыкты. Читек сүзе нәрсәне аңлата итән? Ул нәрсә һәм сез аны кайларда күрдегез?

Көтелгән җаваплар. Читек ул – татар халкының милли аяк киеме. Элек аны әби – бабаларыбыз кигән. Бүген без аларны бары сәхнәдә генә күрә алабыз.

Укытучы. Аңлатмалы сүзлектә читек – элегрәк кәвеш, соңрак калош белән киелә торган йомшак табанлы күн итекчә, диеп бирелгән. Хәзерге көндә читек үзе генә килә торган аяк киеме буларак формалашкан. Читек татар халкының милли үзенчәлекләрен үзенә туплаган аяк киеме. Читектә халыкның бөтен фонтазиясе тупланган. Аларның төрле төстәгеләре һәм төрле бизәклеләре очырый (рәсемнәр карау). Читектән кала татар халкының тагы нинди милли киемнәрен беләсез?

Көтелгән җавап. Калфак, камзул, бәби итәкле озын күлмәкләр, түбәтәй, чулпылар һ.б.

(милли киемнәр сурәтләнән төсле рәсемнәр карау)

Укытучы. Укучылар тактага игътибар итегез әле. Бездә дә читек бар. Матурмы?

Көтелгән җавап. Матур, ләкин бизәкләре юк.

Укытучы. Милли бизәкләрне икенче төрле орнамент дип атыйлар. Әлеге сүзнең төгәл мәгънәсен белү өчен сүзлектән карыйк әле.

Сүзлек эше.

ОРНАМЕНТ- Үсемлекләр, хайваннар дөньясына яисә геометрик элементларга охшатып ясалган бизәкләр.

Укытучы. Әйдәгез, бергәләшеп милли орнаментлар белән читекне бизәү эшенә керешик (өстәлдә киселгән орнамент үрнәкләре тора).

Бер укучы чыга, милли орнаментны ала һәм анарда язылган биремне үтәгәч, бизәкне читеккә урнаштыра.

Беренче бирем. Нәрсә ул рәвеш?

Укучының җавабын тыңлаганнан соң, дөрес җавап экранда күрсәтелә.

1 нче слайд.

   Эш яки хәлнең билгесен белдереп, Ничек? Күпме? Кайчан? Кая? Кайда? Нигә? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала.

    Рәвеш күбрәк фигыльгә ияреп килә: яхшы җырлый, татарча сөйләшә, ерак бардык.

    Рәвеш билгенең билгесен дә белдерергә мөмкин: бик тиз сөйләшә.

    Рус теленнән аермалы буларак, татар телендә эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүзләр үзе ачыклаган сүз алдыннан килә.

    Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килергә мөмкин.

   Укытучы.  Җавапларыгыз дөрес булганмы, укучылар? Молодцы, булдырдыгыз, икенче биремгә күчик.

Икенче бирем.

    Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрен ачыклагыз.


Әниләр бәйрәме (С.Сөләйманова)

 

Иртүк (тамыр) торып битен юган

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган-

Бүген (кушма) әни бәйрәме.

 

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, өй ямьле!

Яхшы (тамыр) булсын, балкып торсын-

Бүген (кушма) әни бәйрәме.

 

Өстәл өстен кат-кат (парлы)сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген (кушма) әни бәйрәме.

    Укытучы.  Димәк, рәвешләр ясалышы ягыннан нинди төрләргә бүленә?

Көтелгән җавап. тамыр, кушма, парлы, тезмә, ясалма.

Укытучы. Җавапларыбыз дөресме икән, тикшереп карыйк әле.

Таблица 2

Тамыр рәвешләр

Аз, бик, гаять, еш, күп, сирәк, соң, тиз, шактый, шәп, әле, элек

 Сәрвәр минем күзләремә туры карый. (К.Т.)

 Ул элек үзенең сәламатлеге турында зарланмый иде.

Ясалма рәвешләр

Рәвеш ясагыч кушымчалар:

Ча-чә, лай-ләй, лата-ләтә, дай-дәй, тай-тәй, лап-ләп

Алыгыз, сезнеңчә булды.(Г.Н)

 Күрше бабайга кердем,

   Көйләп, бер сәлам бирдем. (Ш. Г.)

Парлы рәвешләр

Ике тамырдан (сүздән) ясалалар, сызыкча аша язылалар:

Ачыктан-ачык, төркем-төркем, элек-электән, тора-бара

Мосафирлар ашык-пошык атка

чыгып утырыштылар. (Ф.Ә.)

Кушма рәвешләр

Ике тамырны (сүзне) кушып ясалалар:

Берсүзсез, көнозын, бервакыт, бераз, берзаман, быел

Аңа бераз хәлвә кисеп бирде. (К.Н.)

Тезмә рәвешләр

Ике яки берничә тамырдан (сүздән) тезелеп ясалалар:

Чын күңелдән, әллә нигә бер, ул арада, көннәрдән беркөнне, тиз арада,

Җир җимертеп йөри. (Г.М.)

Көннәрнең берсендә кияүнең ата-аналары мәҗлескә чакырылдылар.


Өченче бирем.

Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар? Санап чыгыгыз.

Көтелгән җавап. 6 төркемчәсе бар. Саф, урын, вакыт, сәбәп – максат, күләм – чама, охшату – чагыштыру рәвешләре.

Укытучы. Җавапларыбыз дөресме икән, экранга игътибар итик.

1. Саф рәвешләр - салмак, тиз, тын, кинәт, ачыктан-ачык, кызу, тегеләй-болай.

2. Күләм-чама рәвешләре - күп, аз, байтак, шактый, көн-төн, вакыт-вакыт, сирәк-мирәк, озак, искиткеч.

3. Охшату-чагыштыру рәвешләре - олылырча, кешечә, үзенчә, алтындай, көзгедәй, җырдай.

4. Вакыт рәвешләре - былтыр, кичә, бүген, элек, кышын, көзен, башта, күптән, бераздан, яңа гына.

5. Урын рәвешләре - еракта, ары, бире, югарыда, түбәндә, якында.

6. Сәбәп - максат рәвешләре - кирәккә, бушка, юкка, юри.

Укытучы. Димәк, рәвешләр мәгънәләре ягыннан 6 төркемгә бүленәләр икән.

Дүртенче бирем.

Рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып киләләр?

Көтелгән җавап. Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килергә мөмкин.

Дәфтәрләрдә эш.

Дәфтәрләрне ачып, ике юл калдырабыз һәм матур итеп, чиста итеп, бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз (тактада укытучының үрнәк язуы). Мин сезгә җөмләләр яздырам. Сез аларны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.

Илдус кичә (хәл) кайтты.

Шушма безгә бик (хәл) якын (хәбәр).

Әниемнең көмештәй (аергыч) чәчләрен сагынам.

Укучылар чиратлап эшләрен кычкырып укыйлар.

Укытучы. Дөрес эшләгәнсезме икән, экранга игътибар итик.

Бишенче бирем.

Рәвеш нинди дәрәҗәләр ала?

Көтелгән җавап.    Кайбер рәвешләр сыйфатлар кебек артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәләрендә киләләр.

Сигнал карточкалар белән эш.

Укытучы. Укучылар, мин сезгә сигнал карточкалар тараттым. Мин укыган җөмләләр белән килешсәгез сигнал карточканың яшел ягын, ә килешмәсәгез кызыл ягын күтәрәсез. Башлыйбызмы?

Рәвешләр исемнәр кебек үк дәрәҗә алалар.

Рәвешләр өч төрле дәрәҗә алалар.

Рәвешләр артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәләрендә киләләр.

Тизрәк – артыклык дәрәҗәсендәге рәвеш.

Иң югары – артыклык дәрәҗәсендәге рәвеш.

Матуррак – артыклык дәрәҗәсендәге рәвеш.


 Рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибе.

1. Сүз төркемен билгеләргә.

2. Төркемчәсен әйтергә.

3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.

4. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

5. Ясалыш ягыннан төрен ачыкларга.

Анализ үрнәге

Быел Казаныбызда җәйге Универсиада узачак.

Быел – рәвеш, вакыт рәвеше, узачак фигылен ачыклый, вакыт хәле булып килә, ясалышы ягыннан кушма сүз.

Укытучы. Укучылар, хәзер без сезнең белән “Туган тел!” җырын тыңларбыз. Аннан рәвешләрне табып, бергә морфологик анализ ясап карарбыз. (“Туган тел” җырын тыңлау)

Тактада укытучы белән бергә тикшерелә. Күп – рәвеш, күләм – чама рәвеше, белдем фигелен ачыклый, җөмләдә хәл булып килә, ясалышы ягыннан тамыр сүз.

Дәреслек белән эш.

Укытучы. Дәреслекнең 176 нчы битен ачып, 286 нчы күнегүне табабыз һәм тексттагы рәвешләрне язып алып, морфологик анализ ясыйбыз.

286 нчы күнегү.

Уяткандай – рәвеш, охшату – чагыштыру рәвеше, сискәнеп куйды фигелен ачыклый, җөмләдә хәл булып килә, кушымча ялгау юлы белән ясалган рәвеш.

Тиз - рәвеш, күләм – чама рәвеше, йөгертте фигелен ачыклый, җөмләдә хәл булып килә, ясалышы ягыннан тамыр сүз.

Соңра - рәвеш, вакыт рәвеше, алды фигелен ачыклый, җөмләдә хәл булып килә, ясалышы ягыннан тамыр сүз.

Күп - рәвеш, күләм – чама рәвеше, өстәде фигелен ачыклый, җөмләдә хәл булып килә, ясалышы ягыннан тамыр сүз.

Тиз – тиз - рәвеш, күләм – чама рәвеше, актарына фигелен ачыклый, җөмләдә хәл булып килә, ясалышы ягыннан парлы сүз.

Афәрин, укучылар! Булдырдыгыз. Хәзер белемнәребезне тестта да тикшереп карыйк.

V. Үзконтроль һәм үзбәя.

Тест эшләү.

1. Рәвеш нәрсәне белдерә ?

а) предметның билгесен

ә) эш-хәлнең билгесен

б) эш-хәл, хәрәкәтне белдерә.


 2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?

а) Ничек? Кайчан? Кайда? Күпме?

ә) Нинди? Кайсы? Ничек? Кая?

б) Күпме? Нәрсәне? Кая? Нишләгәч?

 

 3.Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?

а) дүрт

ә) алты

б) җиде

 

4. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?

а) зат-сан белән төрләнә

ә) исемләшә

б) төрләнми торган сүз төркеме

 

5. Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була?

а) тамыр, ясалма, парлы

ә) кыскартылма, ясалма, тамыр

б) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә

 

6. Бу рәвешләрнең төркемчәләре нинди?

Былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юклы, тиз

 

а) вакыт, күләм-чама, охшату-чагыштыру, урын, сәбәп-максат, саф

ә) саф, күләм-чама, вакыт, охшату-чагыштыру, сәбәп-максат, урын

б) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, күләм-чама, вакыт, охшату-чагыштыру, сәбәп-максат, урын

в) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, охшату- чагыштыру, саф.

 

7. Бирелгән рәвешләрнең ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр булуын ачыкларга

 Бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт

 

а) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма

ә) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр

б) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма.

 

Дөрес җаваплар                         Бәяләү

1-ә                                             хатасыз эш - “5” ле

2-а                                             2 хата- “4” ле

3-ә                                             3 хата – “3” ле

4-б

5-б

6-а

7-ә

 VI. Билгеләр кую.

Һәр укучының дәрестә ничек катнашуына карап билгеләр кую. Тырышлыкларын бәяләү.


VII. Өйгә эш.

Карточкалар таратыла. Рәвешләрне табып, дәфтәрләргә морфологик анализ ясарга.

Карточка.

  1. Күренгән тау ерак булмас. (мәкаль)

  2. Бүген көләрсең, иртәгә еларсың. (мәкаль)

  3. Юктан гына чыккан бәхәс озакка сузылды. (Ә.Е.)

  4. Дуслар миңа бүген кирәк,

Кайгыларны басарга.

Якын дуслар булса гына,

Җирдә була яшәргә.


VIII. Йомгаклау һәм анализ.

Укытучы. Укучылар, без Рәвешләр дигән зур теманы өйрәнүне тәмамлыйбыз. Димәк рәвешләр белән бүтән очрашмыйбызмы инде? Ничек уйлыйсыз?.

Көтелгән җавап. Без рәвешләр белән һәрдаим очрашып торабыз, чөнки сөйләмдә без аларны бик еш кулланабыз.










Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Аңлатма язуы.

Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында укучы татар баларына рәвешләрне өйрәнү өчен программада 7 сәгать вакыт каралган.

"Әлеге дәрес эшкәртмәсе 7 сәгатьнең соңгысы – гомумиләштерүче дәрес өчен тәкъдим ителә.

Әлеге дәрестә Рәвешләрне башка сүз төркемнәреннән аера белү генә түгел, ә рәвеш төркемчәләрен аеру, бирелгән җөмләдән ясалышы буенча төрле булган рәвешләрне таба һәм дөрес яза белү, рәвешләрне морфологик яктан тикшерү дә, ныгытып системага салу да каралган.

Дәрестә теоретик һәм практик белемнәр белән бергә миили узаң тәрбияләү дә параллель алып барыла.

Автор
Дата добавления 07.02.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров678
Номер материала 29671020734
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх