Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект урока по математике для 1 класса по теме» Санны берничә берәмлеккә арттыру һәм киметүгә мәсьәләләр»

Конспект урока по математике для 1 класса по теме» Санны берничә берәмлеккә арттыру һәм киметүгә мәсьәләләр»

Скачать материал

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Чирмешән муниципаль районы

Иске Үтәмеш гомуми урта белем бирү мәктәбе

 

1 нче сыйныфта уздырылган математика дәресе эшкәртмәсе.

 

Тема:

  Санны берничә берәмлеккә арттыру һәм киметүгә мәсьәләләр”

 

 

 

 

 

Мингулова Фәридә Имамутдин  кызы.

I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Класс   1

Фән      Математика

Бүлек   “ 1 дән 10 га кадәр саннар һәм 0 саны. Кушу, алу”.

Тема:   Санны берничә берәмлеккә арттыру һәм киметүгә мәсьәләләр.

Максат һәм бурычлар:

        1.  Санны берничә берәмлеккә арттыру һәм киметүгә мәсьәләләр белән таныштыру, чишәргә өйрәтү;

2.     Сан составын белүләрен тикшерү, телдән исәпләү, логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.

3.     Математика фәненә кызыксыну уяту.

Кулланылган методлар: әңгәмә, уен, сорауларга җавап, төркемнәрдә һәм индивидуаль эш.

Җиһазлау: презентация, санау материаллары, 5, 2, 1 сумлык вак акчалар, цифрлар кассасы, мәсьәлә төзү өчен рәсемнәр, санау таякчыклары,  “ Зоопаркта”, “Кибеттә”, “Дәшмибез” уеннары..

 

Дәрес планы:

I. Оештыру өлеше.

А). Исәнләшү;

Б). Дәрескә әзерлекне тикшерү (№6). “Кибеттә уены”.  (3, 4, 5 нче слайдлар)

II. Алган белемнәрне актуальләштерү:

А). Телдән мисаллар чишү. “Зоопарк” уены. (6 нчы слайд)

Б). “Дәшмибез” уены. (Мәсьәләләрнең җавапларын балалар кисмә цифрлар белән күрсәтәләр)

В). Зирәклеккә мәсьәләләр. (7, 8, 9 нчы слайдлар)

Г). Физкультминутка. (10 нчы слайд)

III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

А). Математик набор белән эшләү. (11, 12  нче слайдлар)

Б). Дәреслек буенча эшләү (№5) – телдән. (13 нче слайд)

IV. Ныгыту.

А). №1, 2 – мәсьәләләр чишү ( чишелешне балалар магнитлы цифрлар белән тактада язалар). (14, 15 нче слайдлар)

Б). Күзләргә физкультминутка. (16 нчы слайд)

В). №4 – дәфтәрдә мисаллар чишү (мөстәкыйль эшләү) (17, 18 нче слайдлар)

Г). Дәфтәр №1 дә эшләү. (19, 20 нче слайдлар)

Мисаллар чишү – җаваплары 4 булган мисалларны кызыл, җаваплары 5 булган мисалларны яшел төскә буярга.

V. Дәрескә йомгак. (21, 22 нче слайдлар)

- Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

- Дәресне ничек бәялисез?

 

 

 

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

Укытучы:

   -Исәнмесез, укучылар!

Укучылар:

   -Исәнмесез!

    Матур итеп утырам,

    Дәфтәрне дөрес куям,

    Ручканы дөрес тотам

    Һәм матур итеп язам.

Укытучы:

   -Хәзер математика дәресе. Галимнәр математиканы фәннәрнең патшасы дип атыйлар.

 

Дәресләрнең бөтенесен кирәк белеп калырга,

Тапкырларга да бүләргә, кушарга да алырга.

Әгәр тыңлап утырмасаң, өйдә дә укымасаң,

Дәресләрнең иң авыры, дәресләрнең иң кыены –

Ма – те – ма – ти – ка!

 

Күнегүләр эшлисе бар, мәсьәләләр, мисаллар,

Ә мисаллар кайчагында чишелмиләр – усаллар.

Эшләсәң өй эшеңне, кызганмасаң көчеңне,

Дәресләрнең иң – иң – иң җиңеле –

Ма – те – ма – ти – ка!

 Бүгенге дәрестә без мисаллар, мәсьәләләр чишәрбез, математик уеннар уйнарбыз. Дәрестә кунаклар да бар. Кунаклар булганда үзеңне ничек тотарга кирәк?

Укучылар:

   -Кунаклар булганда үзеңне тәртипле һәм әдәпле тотарга кирәк.

Укытучы:

   -Ә хәзер сезнең дәрескә әзерлегегезне тикшерербез.(3, 4, 5 нче слайдлар).  “Кибеттә” дигән уен уйнарбыз. Мин сезгә табышмак әйтәм – җавабын табыгыз әле.

   Агач түгел – яфраклы,

   Тун түгел – тегелгән.

   Кеше түгел – сөйли ул

   Җитмеш төрле тел белән.

Укучылар:

   -Китап.

Укытучы:

   -Дөрес, ул – китап. Ул сезнең математика китабы. Мин сезгә китапларыгызны  биремемне үтәсәгез генә бирәм. Китап 10 сум тора. Алдыгызда яткан акчалар ярдәмендә 10 сумны төрлечә җыеп бирегез әле.

Изображение 024.jpg                                                               Мөмкин булган   вариантлар:                                                                                                                                                                                    5 + 5    5 + 2 + 2 + 1   

                                                                     5 + 1 + 1 +1 +1 + 1

                                                                2 + 2 + 2 +1 + 1 + 1 + 1

                                                          5 + 2 + 1 + 1 + 1 һб

 

 

Укытучы:

   Икенче табышмак:

   Юлы бар – йөреп булмый,

   Шакмагы бар – тезеп булмый.

Укучылар:

   -Дәфтәр.

Укытучы:

   -Дөрес, ул – дәфтәр. Дәфтәр 9 сум тора. Акчалар ярдәмендә 9 сумны төрлечә җыеп бирегез.

 

Изображение 024.jpg

                                                                Мөмкин булган вариантлар:

                                          5 + 2 + 2     

                                                      5 + 1 + 1 +1 + 1

                                                 5 + 1 + 1 + 2

                                                               2 + 2 + 2 +1 +1 +1 һб

 

Укытучы:

   Өченче табышмак:

   Ап-ак кыр буйлап бер куян чаба,

   Аның артыннан эз сузылып кала,

   Балалар аны укый да ала.

Укучылар:

   -Ручка.

Укытучы:

   -Дөрес, ул – ручка. Ручка 8 сум тора. 8 сумны төрлечә җыеп бирегез.

Изображение 024.jpg

                                                                 Мөмкин булган вариантлар:

                                              5 + 1 + 1 +1

                                        5 + 1 +2

                                                                  1 + 1 +1 +1 +1 +1 +1 +1

                                                             2 + 2  +1 +1 +1 +1 һб   

 

 

 

II. Алган белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы:

  -Хәзер сезнең дәресне башлап җибәрү өчен китапларыгыз да, дәфтәр һәм ручкаларыгыз да бар. Без 1, 2, 3 не кушу , алу таблицасын өйрәнгән идек,  ничек истә калдыруыгызны тикшерик. “Зоопарк” уенын тәкъдим итәм. Уенның кагыйдәләрен игътибар белән тыңлагыз. Хайваннарны үз ояларына урнаштыру өчен мисалларны чишәргә кирәк, сез исәпләп тапкан җаваплар оядагы җаваплар белән туры килсә, димәк сез дөрес исәпләгәнсез, хайваннар да үз ояларына урнашалар дигән сүз. (6 нчы слайд)

Укытучы:

   -Молодцы, укучылар! Хайваннарны үз ояларына урнаштырдыгыз. Дәресне дәвам итик. Мәсьәләләр чишәбез. “Дәшмибез” уенын уйныйбыз, мәсьәләләрнең җавапларын кисмә цифрлар ярдәмендә күрсәтерсез.

1. Алсуның 9 уенчыгы бар иде, ул 3 уенчыгын дустына бүләк итте. Алсуның ничә уенчыгы калды?

2. Камил туган көненә 3 малай һәм 2 кызны чакырды. Камил туган көненә барысы ничә баланы чакырды?

3. Мәйданчыкта 4 малай уйный, ә кызлар 2 гә артыграк. Мәйданчыкта ничә кыз уйный?

4. Вазада 6 алма бар иде, төшке аш вакытында 2 алманы ашадылар. Вазада ничә алма калган?

Укытучы:

   - Укучылар, инде зирәклегегезне тикшереп карыйк. (7, 8, 9 нчы слайдлар)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-         Монда ничә квадрат?

     -    4 квадрат.

     -    Шундый фигураны санау таякчык-   ларыннан үзегез тезеп куегыз әле.

     -    3 квадрат калырлык итеп, 3 таякчыкның урынын алыштырыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   -Менә шундый фигура килеп чыгарга тиеш.

 

 

 

 

 

        

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-Монда ничә квадрат?

-9 квадрат.

- Шундый фигураны санау таякчыкларыннан үзегез тезеп куегыз әле.

-5 квадрат калырлык итеп, 4 таякчыкны алып куегыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

- Менә шундый фигура килеп чыгарга тиеш

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы:

  -Бик күп эшләдегез, укучылар, аргансыздыр, ял итеп алыйк.

(10 нчы слайд)

 

“Поезд”

Менә нинди паровоз! (Укучылар берсе артыннан берсе тезелеп басалар)

Без артыннан барабыз. (Укучылар бер урында атлап торалар)

Тек-тек, тек-тек,

Менә кузгалып киттек. (Укучылар сыйныф бүлмәсе буйлап атлыйлар)

Сез дә безгә карагыз, ( Укучылар кул болгыйлар)

Ничек кызу барабыз! (Укучылар  сыйныф бүлмәсе буйлап атлыйлар)

Чылбыр кебек тезелдек,

Кемдер калды өзелеп. (Укучылар һәрберсе үз партасы янында өзелеп, туктап кала)

 

III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру. (11, 12 нче слайдлар)

Укытучы:

   -Санау материалларыгызны алып куегыз.

   -5 зәңгәр түгәрәк куегыз, аска шуның кадәр сары түгәрәк куегыз.

   -Сары түгәрәкләр 2 гә артык булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Укучылар:

   -2 сары түгәрәк куярга кирәк.

Укытучы:

   -Нинди түгәрәкләр күбрәк?

Укучылар:

   -Сары түгәрәкләр күбрәк.

Укытучы:

   -Сары түгәрәкләр ничәгә күбрәк?

Укучылар:

   -Сары түгәрәкләр 2 гә күбрәк.

Укытучы:

   -Сары түгәрәкләрнең ничә икәнен ничек табабыз?

Укучылар:

   -5+2 (магнитлы цифрлар ярдәмендә мисалны тактага язу).

Укытучы:

   -6 кызыл түгәрәк куегыз, аска шулкадәр үк яшел түгәрәк куегыз.

Укытучы:

  -Яшел түгәрәкләр 3 кә кимрәк булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Укучылар:

   -3 яшел түгәрәкне алырга кирәк.

Укытучы:

   -Яшел түгәрәкләр ничәгә кимрәк?

Укучылар:

   -3 кә кимрәк.

Укытучы:

-         Яшел түгәрәкләрнең ничәү икәнен ничек табабыз?

   - 6-3 (магнитлы цифрлар ярдәмендә мисалны тактага язу).

Укытучы:

   -Инде китапларыгызны ачыгыз. №5 не эшлибез, безгә буш шакмакларны тутырырга кирәк. (13 нче слайд)

Укытучы:

   -Сез ничә түгәрәк күрәсез?

Укучылар:

   -7 түгәрәк.

 

Укытучы:

   -Өчпочмаклар ничә?

Укучылар:

   -Өчпочмаклар 8.

Укытучы:

   -Нәрсәләр күбрәк?

Укучылар:

   -Өчпочмаклар күбрәк.

Укытучы:

   -Аны ничек күрсәткәннәр?

Укучылар:

   -8>7

Укытучы:

   -Өчпочмаклар ничәгә күбрәк?

Укучылар:

   -Өчпочмаклар 1 гә күбрәк.

Укытучы:

   -Өчпочмаклар 1 гә күбрәк дигән сүз нәрсәне аңлата?

Укучылар:

   -Өчпочмаклар түгәрәкләр кадәр үк һәм тагын 1.

Укытучы:

   -Аны ничек язарга?

Укучылар:

   -8 = 7 + 1

Укытучы:

   -Нинди фигуралар азрак?

Укучылар:

   -Түгәрәкләр азрак.

Укытучы:

   -Түгәрәкләр өчпочмакларга караганда ничәгә азрак?

Укучылар:

   -1 гә азрак.

Укытучы:

   -Түгәрәкләр 1 гә азрак дигән сүз нәрсәне аңлата?

   -Түгәрәкләр өчпочмаклар кадәр үк, ләкин 1 дән башка.

Укытучы:

   -Аны ничек язабыз?

Укучылар:

   -7 = 8 – 1

Укытучы:

   -Икенче баганадагы язуны укыгыз.

Укучылар:

   -10>9

Укытучы:

   -10 9 га караганда ничәгә күбрәк?

 

Укучылар:

   -1 гә күбрәк.

Укытучы:

  -10 9 га краганда 1 гә күбрәк дигән сүз нәрсәне аңлата?

Укучылар:

   -10 ул 9 һәм тагын 1.

Укытучы:

   -Буш шакмакны ничек тутырып язарбыз?

Укучылар:

   -10 = 9 + 1

Укытучы:

   -Нәрсә азрак, 9 мы, әллә 10 мы? Ничәгә азрак?

Укучылар:

   -9 10 га караганда 1 гә азрак.

Укытучы:

-         9 10 га караганда 1 гә азрак дигән сүз нәрсәне аңлата?

Укучылар:

   -9 ул  1 дән башка10 дигән сүз.

Укытучы:

-         Буш шакмакны ничек тутырып язарбыз?

Укучылар:

   -9 = 10 -1

 

IV. Ныгыту.

Укытучы:

   -Хәзер мәсьәләләр чишәрбез. №1 (Укытучы укып күрсәтә)

(14 нче слайд)

Ләләдә 4 дәфтәр бар иде. 2 гә артты. Ләләдә ничә дәфтәр булды?

Укытучы:

   - Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара?

Укучылар:

   -Дәфтәрләр турында.

Укытучы:

   -Нәрсә билгеле?

Укучылар:

   -Ләләдә 4 дәфтәр бар.

Укытучы:

   -Нәрсә билгесез?

Укучылар:

   -Ничә дәфтәр булганы билгесез.

Укытучы:

   -Ничәү булганы турында нәрсә әйтелгән?

Укучылар:

   -2 гә арткан.

Укытучы:

   - 2 гә артык нәрсә дигәнне аңлата?

Укучылар:

   -Ничә булса шулкадәр үк һәм тагын 2.

Укытучы:

   -Кем белә, ничә дәфтәр булганын ничек белергә? (чишелешне тактада язып  күрсәтү)

Укытучы: Мин икенче мәсьәләне (№2) укып күрсәтәм, игътибар белән тыңлагыз. (15 нче слайд)

Камилдә 5 карандаш бар иде. 2 гә кимеде. Камилдә ничә карандаш калды? Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара?

Укучылар:

   -Карандашлар турында.

Укытучы: 

   -Нәрсә билгеле?

   -Камилдә 5 карандаш бар.

Укытучы: 

   - Нәрсә билгесез?

Укучылар:

   - Ничә карандаш калганы билгесез.

Укытучы: 

   -Ничә калганы турында нәрсә әйтелгән?

Укучылар:

   -2 гә кимегән.

Укытучы: 

  -2 гә кимрәк нәрсә дигәнне аңлата? Кем белә, ничә карандаш калганын ничек белергә? (чишелешне тактада язып  күрсәтү)

Укытучы:  

   -Әйдәгез тагын бер ял итеп алыйк.  (  16  нчы слайд) 

“Күзләрне ял иттерәбез”.

 

Укытучы: 

   -Укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз. Без хәзер мисаллар чишәчәкбез. Китапның 88 нче битендәге 4 нче номерлы мисалны табыгыз. (Укучылар мисалларны мөстәкыйль эшлиләр. Мисаллар эшләнеп беткәч, түбәндәгечә тикшерү уздырыла) (17 нче слайд)

Укытучы:

   -Иң зур җавап чыккан мисалны укып күрсәтегез. ( 8 + 2 = 10 )

   -Иң кечкенә җавап чыккан мисалны укып күрсәтегез.( 4 – 2 =2 )

   -Дүртенче мисалны һәм җавабын укып күрсәтегез. ( 8 – 2 = 6 )

   -Алдагы мисалның җавабы –

   Аста - өстә ике балдак

   Берсе – берсенә тигез;

   Белмәсәң син, үзем әйтәм:

   Бу була инде ... ( 10 – 2 = 8 )

   -Бу мисалның җавабы 2 һәм 3 саннарыннан тора. ( 7 – 2 = 5 )

   -Безнең сыйныф бүлмәсендә ничә парта булса, бу мисалның җавабында шул ук сан. ( 2 + 2 = 4 )

   -Хәзер мисалларны игътибар белән тагын бер тапкыр карагыз һәм ике төркемгә бүлегез. Мисалларны нинди үзлекләренә карап төркемнәргә бүлдегез? (18 нче слайд)

( Беренче төркемдә кушу гамәле белән, икенче төркемдә алу гамәле белән чишелүче мисаллар.)

Укытучы:

   - Молодцы, укучылар, булдырдыгыз. Инде өстәмә эш дәфтәрләрегезне алыгыз, төсле карандашларыгызны әзерләгез, сезгә кызыл һәм яшел төсләр кирәк булачак. Мисалларны чишәбез һәм җаваплары 4 булганнарын кызыл, ә җаваплары 5 булганнарын яшел төскә буйыйбыз. ( Мисаллар эшләнеп, буялып беткәч, укучылар бер-берсенең эшен тикшерәләр.) (19, 20 нче слайдлар)

 V. Дәрескә йомгак. (21, 22 нче слайдлар)

Укытучы:

   - Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

Укучылар: 

   -Санны берничә берәмлеккә арттыру һәм киметүгә мәсьәләләр чишәргә өйрәндек.

Укытучы:

   -Дәрес сезгә ошадымы? ( Укучылар дәрескә мөнәсәбәтләрен ясап күрсәтәләр.)

 

 

 

 

 


      Ошады                            Белмим                       Ошамады

 

 

Укытучы:

Чылтырый кыңгырау дәрестән чыгарга,

Кыңгырау – тәнәфес яратучыларга!

Басыйк та бергәләп, дәресне тәмамлыйк,

Тиктормау - безнең эш, яшәсен күңелле тәнәфес!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по математике для 1 класса по теме» Санны берничә берәмлеккә арттыру һәм киметүгә мәсьәләләр»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Инженер по обслуживанию многоквартирного дома

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Максат һәм бурычлар: 1. Санны берничә берәмлеккә арттыру һәм киметүгә мәсьәләләр белән таныштыру, чишәргә өйрәтү; 2. Сан составын белүләрен тикшерү, телдән исәпләү, логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерү. 3. Математика фәненә кызыксыну уяту. Кулланылган методлар: әңгәмә, уен, сорауларга җавап, төркемнәрдә һәм индивидуаль эш. Җиһазлау: презентация, санау материаллары, 5, 2, 1 сумлык вак акчалар, цифрлар кассасы, мәсьәлә төзү өчен рәсемнәр, санау таякчыклары, “ Зоопаркта”, “Кибеттә”, “Дәшмибез” уеннары.. Дәрес планы: I. Оештыру өлеше. А). Исәнләшү; Б). Дәрескә әзерлекне тикшерү (№6). “Кибеттә уены”. (3, 4, 5 нче слайдлар) II. Алган белемнәрне актуальләштерү: А). Телдән мисаллар чишү. “Зоопарк” уены. (6 нчы слайд) Б). “Дәшмибез” уены. (Мәсьәләләрнең җавапларын балалар кисмә цифрлар белән күрсәтәләр) В). Зирәклеккә мәсьәләләр. (7, 8, 9 нчы слайдлар) Г). Физкультминутка. (10 нчы слайд) III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру. А). Математик набор белән эшләү. (11, 12 нче слайдлар) Б). Дәреслек буенча эшләү (№5) – телдән. (13 нче слайд) IV. Ныгыту. А). №1, 2 – мәсьәләләр чишү ( чишелешне балалар магнитлы цифрлар белән тактада язалар). (14, 15 нче слайдлар) Б). Күзләргә физкультминутка. (16 нчы слайд) В). №4 – дәфтәрдә мисаллар чишү (мөстәкыйль эшләү) (17, 18 нче слайдлар) Г). Дәфтәр №1 дә эшләү. (19, 20 нче слайдлар) Мисаллар чишү – җаваплары 4 булган мисалларны кызыл, җаваплары 5 булган мисалларны яшел төскә буярга. V. Дәрескә йомгак. (21, 22 нче слайдлар) - Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек? - Дәресне ничек бәялисез?

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 946 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.02.2014 2604
    • DOCX 146 кбайт
    • 30 скачиваний
    • Рейтинг: 4 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мингулова Фарида Имамутдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1533
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по литературному чтению у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 166 человек

Курс повышения квалификации

Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 335 человек

Курс повышения квалификации

Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 274 человека из 56 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 593 человека

Мини-курс

Эволюция и современное состояние искусства

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Финансовый риск-менеджмент

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История педагогических идей: основатели и теоретики

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе