Инфоурок / Математика / Конспекты / Әдәби кичә «Мәңге үлмәс, Муса, синең җырың!»
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Әдәби кичә «Мәңге үлмәс, Муса, синең җырың!»

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Мәңге үлмәс, Муса, синең җырың!

(Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)


Алып баручы. “ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләренә каршы сугыштагы үлемсез үлеме белән дә мәңгеләштерә алганнар;инглиз шагыйре Байрон, Чехославакиянең Юлиус Фучигы һәм туган шагыйребез – Муса Җәлил”.


Сынаулары аша сыный тормыш,

Җиз иләктән кат-кат үткәрә

Рухлары көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә.


Җырың белән дусны иркәли бел

Җырың белән җиң син дошманны.

Шул максатың алга куеп, Муса,

Үтәдең син намус кушканны.

2 нче алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар! Тиздән татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тула. Бүген мәктәбебез укучылары тарафыннан әзерләнгән “Мәңге үлмәс, Муса, синең җырың!” дигән әдәби-музыкаль кичә карарсыз.


1 нче бала. Җир йөзендә шундый тук,

Шундый иркен тормышлы,

Шундый киң һәм шундый нык,

Шундый матур күренешле,

2нче бала. Әллә ничә диңгезле,

Әллә ничә урманлы,

Шат кояшлы, көндезле

Тагын берәр ил бармы?

3нче бала. Мондый ил тик бер генә;

Чәчәк кенә, гөл генә,

Бергә. Безнең туган ил генә.



1нче бала. Без бәхетле илнең балалары,

Шуның өчен дәртле, шаян без.

Кояш нурларыннан ал нур алып,

Сау-сәламәт булып үсәбез!

2 нче бала. Җәйге аяз төндә

Зәңгәр күккә карыйм.

Зәңгәр күктә янган

Йолдызларны саныйм.

3нче бала. Тынып калган кырлар,

Елга, урман, чокыр.

Төн китергән безгә

Тынычлык һәм йокы.

Сәхнәгә, курчаклар салынган арбаларны тирбәтә-тирбәтә, 2 нче сыйныф кызлары чыга.

1 нче кыз бала. Әлли-бәлли, бәбкәм, бәллүки,

Көйлим икән сиңа нинди көй?!

2 нче кыз бала. Әлли-бәлли, бәү, җанкисәк,

Тыныч йокла тагын бик озак.

Магнитофон язмасында әтәч тавышы яңгырый.

2 нче сыйныф «Әтәч» шигыре сәхнәләштерәләр.

Бала. Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра.

Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк, кикри-күк!

Бала. Йә сузып кына,

Йә бик еш кына:

Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк!

Балалар бергә. Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк!

Балалар бер г ә. Бакчага килдек,

А ш ы га - а ш ы га:

Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк!

Бала. Чү, туктагыз, дусларым,

Марат иптәшем кайда?

Балалар. Йокларга бик ярата ул,

Шуңа да соңга кала.

Балалар «Сәгать» җырын (М.Җәлил сүзләре, Ф.Әхмәтов музыкасы) рольләргә бүлеп башкаралар.

1 н ч е бал а. Яйдәгез инде уйнарга, иркен һава суларга,

Йөгерешеп, узышып, шаулашырга, гөрләргә!

2нче бала. Тезелешербез, уйнарбыз,

су буйларын буйларбыз,

Кычкырышып, көлешеп,

көйләрбез дә җырларбыз.

3 н ч е бала. Менә шунда ямь безгә, ләззәт безгә,тәм безгә,

Мәңге яшә син, уен! Бәйрәм синдә, җан синдә.

3 сыйныф “Куян”


Алып баручы.1919 елның көзе... Муса Кызыл Армиянең җиңүен теләп эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып акларга каршы нәфрәт тулы шигырьләрен яза. Ләкин ничек бу юлларны халыкка җиткерергә?

Шул турыда уйлап йөргәндә, Муса сабакташы Һидиятны очрата.

Инсценировка.

Катнашалар:

Һидият.

Муса.

Абый.

Редакция хезмәткәрләре

Һидият. Оренбургта татар телендә большевистик газета чыга башлаган икән. “Кызыл йолдыз” исемле. Аны Төркестан фронты сугышчылары бастырып чыгара икән.

Муса. (икеләнеп). Һидият, минем язган шигырьләремне укып кара әле, синең фикерең ничек булыр икән?

Һидият. (күз йөртә). Бу бит...бу бит бүгенгесе көндә иң кирәкле сүзләр... Ник аларны заяга яткырасың? Әйдә, хәзер үк киттек “Кызыл йолдыз”га.

(Муса белән Һидият редакциягә киләләр, бер абый каршы ала.)

Абый. Нәрсә, егетләр, ни йомыш?

(Муса дәфтәрен суза, абый укый)

Абый. Иптәшләр! Тыңлап карагыз әле, безгә шигырь китергәннәр. (укый)

Кулыма мин кызыл кылыч алсам,

Шулай шуннан Кызыл фронтка барсам...

Берсе. Кем язган боларны?

Һидият. (Мусаны култык астыннан күтәреп урындыкка бастыра). Ничә яшьтә соң әле син?

Берсе. Кайда укыйсың?

Икенчесе. Исемең ничек?

Абый. Әтиең кем?

Муса.(оялыбрак) Муса мин.Буемның кечкенәлегенә карамагыз,миңа 13яшь инде.

Берсе. Укып бир әле үзең шигыреңне.

Муса.Кулыма мин кызыл кылыч алсам,

Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,

Бөтен куәт белән шунда сугышсам,

Җиңелми мин һаман да алга барсам,

Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул,

Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка.

Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл—үл!

Абый.Молодец!Әйбәт язгансың.тагын яз.Ә менә бу шигыреңне алдагы санга кертәчәкбез. Тагын яз.

Малайлар. Рәхмәт инде ,абый.

Муса.Басарлар микә,Һидият.

Һидият.Басарлар инде,әйттеләр бит.(чыгып китәләр)


Укучы. Дошманга нәфрәт һәм үч тойгысы белән сугарылган “Бәхет” шигыре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән газетада басылып чыга. Еллар үтеп, фашист төрмәсендә тоткынлыкта ятканда да ул шушы сүзләренә тугры кала.


Укучы. Муса Җәлил жирдә аз яшәде,

Күпне күрде, күпне кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде

2 алып баручы.Унөч яшьтә комсомолда иде,

Ә егерме яше тулганда

Партиядә иде. Инде бүген

Иң дәһшәтле минут туганда,

Шагыйрь иде сугыш кырында.

Левитан

Алып баручы. 1941 ел. Илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Совет халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген яклау өчен көрәшкә күтәрелә. 1942 нче елда Муса Җәлил үзе теләп фронтка китә.

Сау булыгыз, дуслар, – диде Муса

Әкрен генә поезд кузгалды

Калды Казан, киттең син сугышка

Ерак иде солдат юллары.


1нче бала. Фашист керде басып җиребезгә,

Аркасына асып балтасын...

Ул яндыра, вата. илебезне,

Ничек шуңар түзеп ятасың?..

2нче бала. Киттек якты бәхетебезне

Бирмәс өчен фашист кулына,

Егылсам да алга егылырмын

Киртә булып дошман юлына.

3 н ч е бала. Дошман көчле диеп каушама!..

Безнең дуслар безне ташламас!..

Дошман уты тиеп егылсам,

Мылтыгымны алып. сафка бас!..


Җыр Гарафутдинова Лилия

Алып баручы.

1943 елның августында гестапо Җәлил оешмасының эзенә төшә. Шагыйрь һәм аның 11 иптәше төрмәгә ташлана, төпле җәзалауларга дучар ителә. Әмма Моабит төрмәсенең “таш капчыгы” нда М.Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә.

Инсценировка.

Ана

Муса


Муса.

Карт анам,

Мине тудырганга

Үкенмисең...әйме?

Әйт, анам! Карт анам,

Төнлә йомшак түшәгеңдә,

Матур төшләр күреп ят, анам,

Зинһар өчен...

Мине уйлаганда,

Салкын кичтә мичкә карама,

Мичләр сүнәр: өй караңгы калыр,

Лампочкалар яндыр, карт анам,

Синең күңелеңә мин бары тик

Якты булып кына кайталам...

(Алгы планда Мусаның әнисе пәйдә була.)

Ана. Улым,Муса!

Муса. Әнкәй...(кочаклашалар)

Ана.Синме бу,Муса улым?

Муса. Мин,әнкәй...

Ана. Улым...

Муса. Әнкәй!

Ана. Чәчләрең нигә агарган, улым?

Муса. Чәч агарыр өчен дә, коелыр өчен инде ул, әнкәй.

Ана. Кулыңа ни булды?

Муса. Нишләгән?

Ана. Сул кулың күтәрелми түгелме соң?

Муса. Кайвакытта кулларның күтәрелмәве яхшырак ул, әнкәй.

Ана. Күлмәгеңнең якасы нишләп ертылган?

Муса. Юктыр ла, әнкәй!

Ана. Сине ниндидер бөеклеккә ирешкән диләр.

Муса. Бөеклекнең ни икәнен белеп бетермәгәннәр әйтә аны, әнкәй.

Ана. Улым! Бер-ике сүз әйтсәм, акыл өйрәтә дип ачуланма.

Муса. Әнкәй...

Ана. Яхшы бул, матур яшә!

Муса. Рәхмәт, әнкәй.

Ана. Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма. Үз моңын оныткан-бүтәннәр моңын ишетми башлый. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин сиңа әйтәм, син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын.

Муса. Рәхмәт, әнкәй (ана әкрен генә югала). Әнкәй! (ананың “улым” дигән тавышы ишетелә.)


Бер бала Р.Корбанның «Җәлил турында җыр» шигырен сөйли.

ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА ҖЫР

Әлифбадан укып беләм

Муса Җәлил турында. Ф

ашистлар белән көрәшкән

Дошманның үз тылында.

Җырлар язган Муса Җәлил,

Каләм булган коралы.

Дошман килгәч, автоматка

Алмаштырган ул аны.

Туган илгә биргән антын

Тап төшерми саклаган.

Палач башын кискәндә дә,

Туган илен сатмаган.

Муса Җәлил, Муса Җәлил —

Халкыбыз каһарманы!

Үлемсез аның исеме,

Мәңгелек аның даны!

Алып баручы. Бөек шагыйрь Муса Җәлил үзенең ба­тырлыгы белән бөтен дөньяга танылды.

Зур киләчәк якты булсын өчен

Йөрәген ул

Сүнмәс факел итеп яндырган,

Яндырган да

Тынган,

Ә йөрәген

Җырларына биреп калдырган.

Муса Җәлил җирдә аз яшәде,

Күпме күрде, күпме кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде!























Краткое описание документа:

Зәңгәр күктә янган Йолдызларны саныйм. 3нче бала. Тынып калган кырлар, Елга, урман, чокыр. Төн китергән безгә Тынычлык һәм йокы. Сәхнәгә, курчаклар салынган арбаларны тирбәтә-тирбәтә, 2 нче сыйныф кызлары чыга. 1 нче кыз бала. Әлли-бәлли, бәбкәм, бәллүки, Көйлим икән сиңа нинди көй?! 2 нче кыз бала. Әлли-бәлли, бәү, җанкисәк, Тыныч йокла тагын бик озак. Магнитофон язмасында әтәч тавышы яңгырый. 2 нче сыйныф «Әтәч» шигыре сәхнәләштерәләр. Бала. Таң ата бугай, Әтәч кычкыра. Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк, кикри-күк! Бала. Йә сузып кына, Йә бик еш кына: Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк! Балалар бергә. Без дә уяндык Әтәч тавышына: Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк! Балалар бер г ә. Бакчага килдек, А ш ы га - а ш ы га: Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк! Бала. Чү, туктагыз, дусларым, Марат иптәшем кайда? Балалар. Йокларга бик ярата ул, Шуңа да соңга кала.

Общая информация

Номер материала: 30496021227

Похожие материалы