Тема: “Кулъяулык чигү”
(дәрес эшкәртмәсе)

Тема: Кулъяулык чигү.
Максат: Кулъяулык чигү , кирәкле материаллар, эш кораллары һәм җайланмалар белән таныштыру.
Төсләр түгәрәге турында мәгълүмат бирү.
Әйбергә сакчыл караш, эш сөючәнлек,мөстәкыйльлек, сәнгати зәвык тәрбияләү.
Җиһазлау: тукма, капировка, карандаш, төсле җепләр.
Дәрес тибы: яңа материал аңлату.
Дәрес барышы.
1. Оештыру.
- Сәламләү. Дежурны тыңлау.
- дәрескә әзерлекләрен тикшерү;
- журналга билгеләү;
- дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру
II. Төп өлеш. Яңа дәрес материалын үзләштерү.
Укучылар кабинеттагы күргәзмә белән танышыйк әле. Ап-ак бәстәй бизәкләрнең хәрберсенә зур түземлелек хәм күңел җылысы салынган. Дөрестән дә сокланып карап туймаслык милли бизәкләрне дәвам итүчеләр бүген без. Әгәр дә мин сезгә шушы дәрестә милли бизәкләребезгә соклану тәрбияләсәм, бер генә элементны чигәргә өйрәтсәм дә яшь буынны борынгы һөнәргә өйрәтү дип кабул итәчәкмен. Сезнең алдыгызда чигелгән кулъяулыклар, ашъяулыклар һәм түбәтәйләр. Һәрберсенең үз тарихы бар. Безнең Мамадыш районы халкы тырыш, иген игү, итек басу, тегү, чигү, бәйләү хезмәтләрен тирәнтен үзләштергән милләт. Күрше Кукмара районы итек басу – чигү белән дан тотса, Арча районы читек, түбәтәй, калфак чигү белән горурлана ала
Сезнең алдыгызда алдагы дәрестә әзерләнгән кулъяулык чигү өслеге. Бизәк төшерүнең гади ысулы – шаблон куллану( бизәк төшерелгән өслек белән чагыштыру). Сезнең беренче максат дөрес итеп шаблон ярдәмендә бизәк төшерү. Аның өчен капировка һәм карандаш кирәк. Һәр кешенең өстәлендә алар бар.
ü бизәк төшерү технологиясын аңлату;
ü бизәк төшерү, Һәр укучының эшләү тәртибен ачыклау;
ü техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлау: энә, карандаш белән эш иткәндә (укучылар җавабы);
ü бизәкне чигү өчен төсләрне дөрес сайлау.
Эш башлаганда җайлы булсын өчен тукманы
тарттырып киергегә кидертәбез. Энәгә җепне саплау.
Чигәргә өйрәтү.
Укучылар, тырышып эшкә тотынабызмы?
III. Практик эш: Кулъяулык өслегенә төшерелгән бизәкне чигү.
Максатчан күзәтү (целевой обход). Укучыларның эш урыннарын дөрес оештырылуын, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл утәвен, бизәк чигү эзлеклелегенең үзләштерелүэн ачыклау.
IV. Ныгыту. Укучылар һәрберегезне карап чыкканнан соң алга китеш күренә. Башлангычы бар, без булдырыбыз дип әйтә алабызмы? (укучылар җавабы)
ü Без бүген дәрескә куйган максатка ирештекме?
ü Бизәкне нәрсә ярдәмендә төшерәләр? (шаблон, капировка)
ü Кулъяулык чиккәндә кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш? (сабырлык, пөхтәлек, эшкә уңай караш, теләк)
V. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясау.
Өй эше: бизәк чигүне дәвам итәргә.
Профессия: Учитель труда (технологии)
В каталоге 6 866 курсов по разным направлениям