1745349
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
До повышения цен на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации осталось:
0 дней 0 часов 0 минут 0 секунд
Успейте подать заявку на курсы по минимальной цене!
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 60%
ИнфоурокГеографияДругие методич. материалыКошлар- канатлы дусларыбыз

Кошлар- канатлы дусларыбыз

библиотека
материалов

Кошлар- канатлы дусларыбыз

Максат:1.Укучыларны безнең якларда яшәүче һәм яз көне күчеп килүче
кошлар белән таныштыру.Танырга өйрәтү.
2.Кошларның корткычларны бетерүдә әһәмиятен аңлату.
3.Кошларны саклау,ярдәм итү.

Җиһазлау: магнитофон,мультимедиа проекторы,экран, презентация

Барышы:

Зал бәйрәмчә бизәлә. " Кошлар- канатлы дусларыбыз” дип язылган плакат эленә. Безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларның рәсемнәре куела.
Бәйрәм башланганда әкрен генә кошлар, су тавышы язылган көй яңгырый.

Язлар килә туган ягыма,
Җиргә алтын нур ява.
Алтын нурларга коенып
Тибрәнеп тора һава.

Яз килә шул, яз гына
Күңелләрдә наз гына.
Язлар килә кошлар килә
Минем туган ягыма!

Җылы җилнең өске катлавыннан
Сагыну тулган җырлар сибелә.
Кышларга дип киткән якларыннан
Кошлар кайта туган иленә.

Сайрый алар шундый итеп
Тыңлыйбыз исләр китеп,
Кошлар да зарыкканнар шул
Ямьле язларны көтеп.

Сәлам сезгә, кырлар, дигән сыман,
Тугай-күлләргә, туган елгалар!
Кыйгылдашып уза киек казлар,
Торкылдашып үтә торналар.

Кыйгаклашып казлар кайткан чакта,
Каурыйлары коела торгандыр,
Аларга да дөнья туган якта
Матур булып тоела торгандыр.

А.б: Исәнмесез, хәерле көн дуслар. Бүгенге бәйрәм иртәсен канатлы дусларыбызга багышлыйбыз. Сезне яз бәйрәме- кошлар көне белән котлыйбыз! Апрель – кошлар ае. Аларның күпчелеге безгә шушы көннәрдә очып кайта.
Кошлардан башка табигать җансыз. Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти.

Кышның салкын бураннары үтә
Менә кабат җиргә язлар килә.
Таллар бөре ача, кояш көлә,
Күчмә кошлар җиргә тавыш бирә.

Җылы яктан очып кайталар
Көзен киткән кошлар, кошкайлар.
Җырлый, җырлый оя сайлыйлар
Безнең якын дускайлар.

Әйе, кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткыч- лардан саклыйлар. Кошлар табигать күрке. Шуңа күрә шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр иҗат итәләр.
Кошлар турында бик күп җырлар җырлана.

Хуш киләсез , кошкайлар,
Безнең якын дускайлар.
Карлыгачлар , актүшләр
Сыерчыклар , тургайлар.

Гөрләп акты кар сулары
Ямьләнде тугай ;
Ак болытлардан югары
Сайрады тургай.

Сайра син , тургай
Шауласын тугай.
Шаулап үсәр
Кырларда бодай.

Тургай – очканда сайрый торган сирәк кошларның берсе. Аның җыры өстән , зәңгәр күк киңлегеннән, әле гөрләвекләр челтерәве, әле кыңгыраулар зеңелдәве булып яңгырый. Тургай канат кага – кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп , ул игенчене кырга чакыра.

Яратам язларның
Шау – шулы ярсуын
Иртәнге таңнарның
Балкуын , алсуын.

Яратам суларның
Ярлардан ташуын ,
Язларны сагынып
Кошларның кайтуын.

Кыш көне дә без канатларны дусларыбызны онытмадык. Җимлеккә ашарга салдык, аларның туклануын күзәтеп тордык. Кошларны күзәтү нинди күңелле !

Килсәм чишмә буена,
Чыпчык суда коена,
Канат кага – кага
Рәхәтләнеп юына.

Үзе чык – чырык килә ,
Шундый куанып көлә.
Яз кытыклый, ахры , аны
Җылы куллары белән.

Чыпчыклар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Алар көньякта да , Себердә дә , Африка һәм Америкада да яшиләр. Ояларын тәрәзә башында , йорт кыегында, абзарда , ярдагы тишекләрдә , агач куышында, ташландык сыерчык оясында коралар.
Кошлар – Җир йөзенгдә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар , җирдә барлыгы 100 млрд. чамасы кош яши. Россиянең иксез – чиксез киңлекләрендә 700 ләп төр кош бар. Татарстанда исә җәй көннәрендә 200 дән , ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.

Песнәк тәрәз каршындңа
Түше сары лимон күк ;
Кара бүрек башында
Юри киеп куйган күк.

Песнәк – файдалы кош . Бер песнәк җәйге айларда көненә
500 – 600 зарарлы бөҗәк ашый.

Кошларның 90 процентка якыны бөҗәкләр белән туклана. Әйтик , бер сыерчык семьясы бала үстерү чорында 6 мең чамасы май коңгызын һәм аларның личинкасын ашый. Ә бер өер карга исә көненә 6 га чамасы басуны бөҗәкләрдән арындыра.

Сез беләсезме "Урман докторы” дип кайсы кошны атыйлар ?

Балалар : Тукран.

Тукран һәр агач саен
Тук – тук сугып карый
Кошчыкның очлы борыны
Кирәкле эшкә ярый.
Агач корытучы кортларны
Эзләп чокып бетерә.
"Урман докторы” булып ул
Илгә файда китерә.


Көннәрен юлда үткәреп
Кошкайларыбыз очалар.
Канатлары белән җилпенеп
Яз китерә ич алар.

Җыр: Яз җитә. Ф. Кәрим сүз. Җ. Фәйзи муз.

Безнең иң яраткан, көтеп алган кунагыбыз – сыерчык.
Ул матур сайравы белән сокландыра, басу – бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып файда китерә. Шуңадыр инде 18 нче гасырда ук кешеләр сыерчыклар өчен оялар ясый башлаганнар. Аларны агач курчак формасында да, бизәкләп эшләнгән нәни йорт формасында да ясаганнар.

Җылы яклардан сыерчык килде.
Мин куйган яңа ояга керде.
Бик тә җентекләп тикшереп йөрде.
Шундый сөенде, ошаткач инде...
Оя кырында, чыбыкка басып,
Үзе турында сөйләде ачык....
И туган илне сагындым, диде.
Аннан сайрады үзе чыгарган
"Сагыну” дигән яңа бер көйне.

Җыр: Чыпчык һәм Сыерчык. А.Хәмзин сүз. Ф.Мортазин көе.

Очып ерак җирләдән
Кайттылар кара каргалар.
Яз хәбәрен беренче булып
Безгә китерделәр алар.

И матур шушы чаклар!
Бик кадерле кунаклар –
Каргалар кайтты диеп,
Гөр килә ерганаклар

Ераклардан илләр гизеп,
Болын буйлап, кырлар буйлап,
Кайта безгә язны зурлап.
Кыр казлары, кыйгак – кыйгак.
Нинди якты уйлар уйлап
Кычкыралар: "Кайттык урап,
Исәнмесез, кыйгак – кыйгак”.

Җыр: "Кыр казлары”. Л. Айтуганов сүз.А. Монасыйпов муз.

- Торыйк – торыйк дип ,
Кайда оя корыйк дип ? –дип
Туган җирдә торыйк , дип
Аваз салып ерактан,
Сазлыкларга ,кырларга
Очып килә торналар.

-Хуш киләсез , кошкайлар,
Сайрагыз көнен – төнен.
Кайда ошый ?
Сайлагыз,
Җир – сулар бик киң безнең.

Менә тагын язлар җитте. Табигать туган якларын сагынып кайткан канатлы дусларыбыз җырына күмелде.Кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр.
Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде.Канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясыйк. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да , кошларга нинди зур сөенеч булыр иде.”Өй салу кош оясы ясаудан башлана ", ди халык. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.

Җыр : Кояшлы ил.























Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:
Безнең мәктәп балаларга татар теле-үз ана телебездә белем бирә. Шуңа күрә дә бу мероприятиене татар телендә белем бирүчеләргә файдалы булсын дип тәкъдим итәм. Апрель – кошлар ае. Аларның күпчелеге безгә җылы яклардан шушы көннәрдә очып кайта. Укучыларны безнең якларда яшәүче һәм яз көне күчеп килүче кошлар белән таныштыру. Кошлардан башка табигать җансыз, безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше икәнлеген укучыларга аңлату. Мәктәбебездә Кошлар көне үткәрү бер традициягә әйләнде. Мероприятиегә хәзерлек 2 атна алдан башлана. Укучылар кошларның кайтуларын түземсезләнеп алалар. Аларның кайтуларына сыерчык оялары , кош рәсемнәре ясыйлар.
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Содержание и технологии школьного географического образования в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «География: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Маркетинг: теория и методика обучения в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Методика написания учебной и научно-исследовательской работы в школе (доклад, реферат, эссе, статья) в процессе реализации метапредметных задач ФГОС ОО»
Курс повышения квалификации «Методические аспекты реализации элективного курса «Основы геополитики» профильного обучения в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «История и философия науки в условиях реализации ФГОС ВО»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности экономиста-аналитика производственно-хозяйственной деятельности организации»
Курс повышения квалификации «Управление финансами: как уйти от банкротства»
Курс повышения квалификации «Формирование первичных компетенций использования территориального подхода как основы географического мышления с учетом ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности в ходе изучения географии в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Педагогика и методика преподавания географии в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Гостиничный менеджмент: организация управления текущей деятельностью»
Курс повышения квалификации «Международные валютно-кредитные отношения»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.