Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Шәүкәт Галиев иҗатында туган як темасы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Шәүкәт Галиев иҗатында туган як темасы

библиотека
материалов


Шәүкәт Галиев "Саумысез, арышларым!"

(Рус мәктәбенең VI сыйныфында Шәүкәт Галиев иҗатын өйрәнү)

Гөлчәчәк Хәйруллина, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рус мәктәбенең VI сыйныфында Шәүкәт Галиев иҗатын өйрәнү өчен “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”нда (Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Ф.Фәрдиева, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010) 1 сәгать вакыт каралган. Әлеге дәрестә Шәүкәт Галиев турында биографик мәгълүмат бирелә, шагыйрьнең укучылырга таныш булган әсәрләре искә төшерелә, "Саумысез, арышларым!" шигыре анализлана.

Максат:

  1. Ш.Галиевнең иҗаты һәм "Саумысез, арышларым!" шигыре белән
    таныштыру, әсәрнең эчтәлеген төшендерү.

  2. Шигъри әсәргә анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү, укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү.

  3. Туган якка, аның табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү; игенче
    хезмәтенең изгелеген, икмәкнең кадерен төшендерү, аңа карата сакчыл
    булырга чакыру.

Җиһазлау: дәрескә презентация, шагыйрьнең портреты, Татарстан Республикасы картасы, китаплар күргәзмәсе, Л.Фәттаховның "Игеннәр өлгерде", И. Шишкинның "Арыш" картиналарының күчермәләре, "Саумысез, арышларым!" шигыренең һәм Арышлар" җырының магнитофон өчен язмалары, арыш башаклары; арыш көлтәсе; арыш, арпа, солы, бодай бөртекләре; түгәрәк икмәк.

Материал:

1. Ф.Г.Галимуллин, Ф.И.Мифтиева, И.Г.Гыйләҗев "Татар әдәбияты", 6 класс.

2."Ялкын" журналы, №6, 1994 ел, 48 нче бит.

  1. Р. Даутов "Балачак әдипләре", Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2002 нче ел.

  2. "Мирас" журналы, №12, 1998 нче ел, 48 нче бит.

  3. Интернет-ресурслар: http://kitap.net.ru/galiev.php, http://shigriyat.ru/ , http://www.millattashlar.ru/index.php.

Ысуллар:

  1. Иҗади (сәнгатьле) уку ысулы

  2. Аңлату - күрсәтү ысулы (репродуктив ысул)

Алымнар: укытучы сүзе, сүзлек эше, китаплар күргәзмәсе, портрет белән эшләү.

Дәрес барышы

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Бүгенге дәресне шагыйрә Фирая Зиятдинованың шигъри юллары белән башлап җибәрәсе килә. ("Хәерле көн телим "шигыре.)

Һәр көн саен хәерле көн телим,

Аяз күкләр телим җиремә.

Биек күкләр телим бөркетләргә

Һәм иминлек телим илемә.

Юлчыларга хәерле көн телим, Чәчкәләргә карап елмаям.

Һәрбер кеше якын кардәш сыман,

Үз балам күк тоела һәр бала.

Укытучы. Мин дә сезгә, кадерле укучыларым, хәерле көн телим. Бүгенге көнегез матур узсын, уңышлы булсын.

I.Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар, бүген без дәрестә Ш.Галиев иҗаты белән танышырбыз. Аның "Саумысез, арышларым!" шигырен анализларбыз, сәнгатьле уку өстендә
эшләрбез. Барыгызны да игътибарлы һәм актив булырга чакырам.

(Шулвакыт ишек шакыйлар, Шәвәли һәм Тимерша килеп керәләр. Исәнләшәләр.)

Шәвәли

Мин -... (Шәвәли) Бик тапкыр мин

Шук малай, Җыйнак мин.

Үткен малай, Мин, мин,

Ут малай. Мин , мин,

Мин-бик уңган , Мин бик

Өлгер мин, Тыйнак

Юк-бар белән Мин!

Көлдермим!

Укытучы. Укучылар, кунагыбызның кем икәнен таныдыгызмы? (Шәвәли.)

Тимерша

Кем күрсә дә шаккатыр,

Шаккатыр, тел шартлатыр:

Һәйаза да соң ... (Тимерша),

Әй, куллары, әй, мускул!

Безнең мускул мускулмыни,

Мускул түгел ул, мыскыл...

Батырга чыгар, үскәч,

Барсын да җиңәр,үскәч!

Укытучы. Кем бу? (Тимерша-Камырша.)

Укытучы. Дөрес, укучылар, тик ятуы аркасында Камыршага әйләнгән Тимерша бу.

Укытучы. Кайсы шагыйрьнең геройлары алар? (Ш.Галиевнең.)
Тимерша. Әйе, без Ш.Галиев шигырьләреннән килдек.

Укытучы. Һәм бик вакытлы килгәнсез. Әйдәгез, дәресебезнең кунаклары булыгыз.Түрдән узыгыз! Без бүгенге дәресебезне яраткан шагыйребез Ш.Галиев иҗатына багышлыйбыз. Аның портреты - сезнең алдыгызда.(1 нче слайд) Игътибар белән карап, танып калыгыз.

Укытучы. Укучылар, ә сез Ш.Галиевнең тагын нинди шигырьләрен беләсез? ("Алтын куллар", "Телләр белүче каләм", "Магнитофон онытмый", "Хәзинә.")

Укытучы. Әйе, без 5нче сыйныфта бу шигырьләр белән танышкан идек. Бик яхшы, онытмагансыз.

II. Яңа белемнәр формалаштыру.

1. Шәүкәт Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Укытучы. Ш.Галиев - талантлы балалар шагыйре. Ул - балачакның бәхете. Балалар әдәбиятын аның иҗатыннан башка күз алдына китереп булмый. Шагыйрь М.Әгъләмов бу турында менә нәрсә дип язган: (2 нче слайд)

Бүгенге татар балаларының шигъри дөньясын Шәүкәт абыйдан башка күз алдына китереп булмый. М. Әгъләмов.

Укытучы. Укучылар, Ш. Галиев - авыл җирендә туып-үскән шагыйрь. Ул 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Кайбыч районы Олы Бакырчы авылында туган. Ш.Галиев - үсмер һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышына туры килгән шагыйрьләрнең берсе. Аның әтисе Галиулла абый сугыш кырында үлеп кала. Еллар узгач, Ш.Галиев, әтисе истәлегенә багышлап, "Әткәйгә хат" исемле поэма яза. "Син күрмәдең Җиңү маен да" дип өзгәләнә ул әтисе Галиулла абый Һидиятуллин өчен. Ш.Галиевнең дә фамилиясе –Һидиятуллин булган . Әтисе хөрмәтенә ул аны Галиевкә үзгәрткән. Димәк, Галиев фамилиясе - шагыйрьнең псевдонимы. Псевдоним алу иҗат кешеләре арасында еш очрый.

Шушы авырлыклар аша әдәбиятка килгән Шәүкәт абый Галиев балаларның яраткан шагыйренә әверелә. Аның никадәр иҗади уңышларга ирешкәнен күрер өчен, мактаулы исемнәрен генә санап чыгу да җитә. ( 3 нче слайд) ( Укучылар дәфтәрләренә яза баралар.)

1972 ел. Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге .("Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр", "Кызык", "Тәмле йорт", "Котбетдин мәргән" китаплары өчен);

1982 ел. Г.Х.Андерсен исемендәге почетлы диплом (“Заяц на зарядке” китабы өчен);

1984 ел. Комсомолның А.Т.Гайдар билгесе;

1995 ел. Татарстан Республикасының Халык шагыйре.

1996 ел. Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләге.

Укытучы. Ш.Галиев - 50 дән артык китап авторы. Кайберләрен әлеге күргәзмәдә күрәсез.(Китаплар күргәзмәсе белән таныштыру) Бүгенге көндә үзе исән булмаса да, Ш. Галиев шигырьләре әледән-әле "Сабантуй" газетасында, "Салават күпере", "Ялкын" журналларында басылып тора. (Вакытлы матбугат материалларын күрсәтү.) Күргәнегезчә, газета - журналлардан гына да Ш.Галиев турында күпме мәгълүмат алырга була. Мин сезгә балалар өчен булган газета-журналларга язылып, укып барырга киңәш итәм.

Укытучы. Ш.Галиев - авыл-җирендә туып-үскән шагыйрь. Туган авылының гүзәл табигате һәрвакыт күңелендә якты истәлек булып сакланган. "Туган якны сагыну" шигырендә менә нәрсә дип яза ул. (4 нче слайд)

Бармы, юктыр, юктыр минем кадәр

Болай өзелепләр сагынган,

Йөрәгемә рәхәт булып китә,

Җилләр иссә туган ягымнан.

2. "Саумысез, арышларым!" шигыре өстендә эшләү.

Укытучы. Бүгенге дәрестә шундый туган якны сагыну хисләре белән сугарылган "Саумысез, арышларым!" шигырен укырбыз. (Укучылар арыш бөртеге һәм башагы белән танышалар,”арыш бөртеге”, “башак” сүзләрен рус теленә тәрҗемә итәләр.)

Укытучы. Безнең район кырларында арыш, бодай, арпа, солы кебек бөртекле культуралар үсә. Без аларны, гомумиләштереп,"иген" дип йөртәбез. Арча районы игенчелек буенча елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешә. Сезнең алдыгызда Арча районы кырларында күкрәп үскән арышлардан бер көлтә. (Укучыларның игътибарын арыш көлтәсенә юнәлтү.)

Укытучы. Укучылар, игенче хезмәте турында ниләр әйтә аласыз? (Игенче
хезмәтенең авырлыгы, җаваплылыгы турында сөйлиләр.)

Укытучы. Әйе, игенче безнең табыннарда һәрчак икмәк булсын өчен шулай тырыша. (5 нче слайд) (Шигырь юлларын уку)

Икмәк - игенченең җан җылысы

Җир - анага кадер хөрмәте

Яшәү тамыры ул - һәр йөрәкнең

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Физкультминутка («Бииләр итек - читекләр» җырына хәрәкәтләр ясау. Ш.Галиев шигыре, И. Якупов көе.).

Укытучының "Саумысез, арышларым!" шигырен яттан сөйләве.

Сүзлек эше.(6 нчы слайд) үзләрнең мәгънәләрен аңлату,дөрес басым белән укырга өйрәтү.)

Нихәтле - күпме, ничаклы, никадәр;

Агай - абый, олы кеше;

Аунаса да - җирдә кадерсез ятса да;

Ятсынмагансыз - онытмагансыз;

Куенга үрелү - кочакка керү;

Саумысез;

Хәлегезне;

Яумаса да;

Сыйпыймчы.

Шигырьнең аудиоязмасын тыңлау. (Фоат Галимуллин башкаруында)

Укытучы. Шигырьне тыңлаганда, ниләр күз алдыгызга килде?(Иген кыры һ.б.)

Укытучы. Арышлар, иген темасына рәссамнар, композиторлар да еш мөрәҗәгать итәләр. (7 нче слайд) (Л.Фәттаховның "Игеннәр өлгерде", Шишкинның "Арыш" картиналары буенча фикер алышу.)

«Арышлар» җырын тыңлау (Фаил Шәфигуллин сүзләре, Сәлимә Шәмсина көе)

Укытучы. Укучылар, күргәнегезчә, арышлар, иген темасы әдәбиятта һәм сәнгатьтә киң таралган.

Шигырьгә анализ.

1.Бер тапкыр пышылдап укып чыгу.

2.Бер укучыдан тулысынча укыту.

3.Сорауларга җавап бирү.

  • Шигырьдә сүз кем исеменнән алып барыла? (Лирик герой)

  • Лирик герой нәрсәләр белән сөйләшә?(Арышлар белән)

- Тормышта арышлар белән сөйләшү мөмкинме?(Юк.)

- Әдәбиятта мондый алым ничек атала? (Сынландыру) ( Укучылар

кагыйдәне искә төшерәләр.)

4 . Шигырьдән сынландырулар табу:

  1. Исәнме, иркен кырларым;

  2. Саумысез, арышларым;

  3. Куенга үреләсез;

  4. Ятсынмагансыз;

  5. Яшәреп күренәсез.

Укытучы. Лирик геройның арышлар белән сөйләшүеннән нәрсә аңлашыла? (Сагыну, күрәсе килү.)

Укытучы. Укучылар, лирик герой белән авторның хисләрен чагыштырып карагыз әле . (Бер үк.)

5. Һәр строфадан сагыну хисләрен белдерүче сүзләрне табу (арышларым, сагындым, һ.б.)

Укытучы. Сагыну хисенең шатлык хисе белән алышынуына игътибар итегез. Шигырьне шартлы рәвештә 2 өлешкә бүлеп була.(Укучылардан өлешләргә бүлеп укыту)

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
    Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнү өстендә эшләү.

  2. Йомгаклау.

Укытучы."Саумысез, арышларым" шигыре нәрсәгә өйрәтә? (Икмәкне кадерләргә, туган якны, табигатьне яратырга.)

Укытучы.Укучылар, мин сезнең дә , Шәүкәт Галиев өйрәткәнчә, туган ягыбыз табигатен яратучылар, саклаучылар, игенче хезмәте һәм икмәкнең кадерен белүчеләр булып үсүегезне телим.

  1. Укучыларга билгеләр кую. Өйгә эш бирү.

  1. Ш. Галиевнең “Саумысез, арышларым” шигырен сәнгатьле укырга өйрәнергә.

  2. Ш. Галиевнең бер шигыренә анализ ясарга (укучы сайлавы буенча).

  3. Икмәк- табын күрке” темасына иҗади эш (шигырь яки зур булмаган сочинение).

  4. Өйгә эшнең беренчесе - һәркем өчен, икенчесе һәм өченчесе- сайлап алу өчен)



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Әлеге дәрестә Шәүкәт Галиев турында биографик мәгълүмат бирелә, шагыйрьнең укучылырга таныш булган әсәрләре искә төшерелә, «Саумысез, арышларым!» шигыре анализлана.

Максат:

Ш.Галиевнең иҗаты һәм «Саумысез, арышларым!» шигыре белән таныштыру, әсәрнең эчтәлеген төшендерү.

Шигъри әсәргә анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү, укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү.

Туган якка, аның табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү; игенче хезмәтенең изгелеген, икмәкнең кадерен төшендерү, аңа карата сакчыл булырга чакыру.

Автор
Дата добавления 13.02.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров1279
Номер материала 30639021354
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх