2 сыйныфта әдәби уку фәненнән технологик карта
|
Тема |
Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр.З.Мансур”Кырмыска һәм малай”,”Озын колак баласы елак – мылак” |
|
|
Теманың максаты |
Укучыларны бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр белән таныштыру; З.Мансурның “Кырмыска һәм малай”,”Озын колак баласы елак- мылак” шигьри әсәрләрендәге хисләрне тою,эчтәлеге буенча фикер йөртергә өйрәтү; Хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү, әхлакый тәрбияне үстерүгә, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләүгә этәргеч ясау |
|
|
Теманын төп эчтәлеге,терминнар һәм төшенчәләр |
Балаларда әхлакый тәрбияне үстерүгә, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләүгә этәргеч ясау. . Шигырь,рифма. |
|
|
Планлаштырылган нәтиҗә |
Фән буенча белем. |
УУГ |
|
Зыя Мансур әсәрләрендәге кәефне,хисләрне тоярга өйрәтү;әдәби һәи сынлы сәнгать әсәрләрен чагыштыра белү. |
Шәхси:үз иҗатыңны тәкъдим итү. Көйләгеч:үз эшчәнлегенне конрольгә алу һәм объектив бәяләү. Танып белү:Әдәби әсәрләрне анализлау, шигырьне сәнгатьле сөйли белү. Коммуникатив:Индивидуаль һәм парлап эшли белү.
|
|
|
Оештыру |
||
|
Предметара бәйләнешләр |
Эш формалары |
Ресурслар |
|
Әдәби уку,рус теле,сынлы сәнгать. Әйләнә-тирә дөнья(гадәти тормышта табигать матурлыгын күрә белергә,яратырга өйрәтү) |
Фронталь,индивидуаль. |
Әдәби уку дәреслеге. Татар язучылары шигырьләр җыентыгы,татар рәссамнары картиналары.
|
|
I этап. Эшчәнлекне мотивлаштыру. |
||||
|
Максат-дәрес темасын өйрәнүгә мотивлаштыру(этәру,кызыксындыру) |
Проблемалы ситуация. “Туган тел” җырын тыңлау(Г.Тукай шигыре,халык көе) Җыр нәрсә турында? Кеше туган илсез,ватансыз яши аламы?Туган ил сезгә нәрсәсе белән кадерле?Чит яклардан килүчеләргә узебезнең ягыбыз турында нәрсәләр сойләрсең?Нинди урыннар сезгә күбрәк ошый? |
|||
|
II этап.Танып белү эшчәнлеге. |
||||
|
Өйрәнү эзлеклелеге.. |
Өйрәтү һәм үстерү биремнәре һәм “белем”(Б), “аңлау”(А),”сәләт”(С)кә кунегүләр. |
Диагностик биремнәр. |
||
|
1.Лучше нет родного края. |
||||
|
Исәнмесез , укучылар! Хәерле көн барыгызга да. Утырыгыз. Көннәрегез имин булсын , Йөзләрегез балкып торсын , Күңелләрегездә шәфкать нуры Сүнмәсен , сүрелмәсен. Менә шушындый изге теләкләр , якты уйлар белән дәресебезне башлап җибәрәбез
Максат-шигъри әсәрнең кәефен тоярга өйрәтү,туган телгә,туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү. |
Зыя Мансурның “Кырмыска шигырен сәнгатьле итеп уку һәм анализлау. ырмыска (З.Мансур) Бер кырмыска арып-талып Эштән кайтып килә икән. Нәкъ шул вакыт, җил кузгалып , Бу мескенем суга төшкән.
Чыга алмас иде, бәлки, Күпме генә тырышса да. Бер акыллы малай, күреп, Чыбык сузган кырмыскага.
Уен ич бу! Малай әллә Җан-фәрманга тырышканмы? Юк, дусларым, ә шулай да Коткарган ул кырмысканы…
а) Укучылардан шигырьне сәнгатьле итеп укыту. ә) Әсәргә анализ ясау тәртибен искә төшерү. 1. Шигырьнең төзелешен тикшерү. 2. Шигырьне ике өлешкә бүлү. 3. Һәр өлешне анализлау. 4. Өлешләр арасында бәйләнеш табу
б) Шигырьгә анализ ясау : - Әсәр ни турында ? (Малай турында , кырмыска турында һ.б.) Шигырьнең сюжетын кыскарта-кыскарта сөйләтү. - Шигырь әдәбиятның кайсы төренә керә ? Көтелгән җавап : шигырьләр бар да тезмә әсәрләр төркеменә керә , аның өлешләре төрле алымнар ярдәмендә үзара бәйләнешкә керәләр) - Өлешләргә бүләбез һәм алар арасындагы бәйләнешне табабыз. Көтелгән җавап : 1 өлеш- бәләкәй генә эш, малай уйнап кына кырмысканы коткара 2 өлеш-зур эш, малай кырмысканың тормышынсаклап кала. - Шигырь нинди алым белән язылган ? Көтелгән җавап : каршылык алымы белән язылган . - Бу ике өлешне нәрсә бәйләп тора ? Көтелгән җавап : малайның игелек сыйфаты бәйләп тора . - Автор нинди бәя бирә ? Игелекнең кечкенәсе , зурысы буламы ? Көтелгән җавап : игелекнең кечкенәсе, зуры булмый , нинди генә булса да, ул зур итеп кабул ителә. - Димәк, шигырь нәрсә турында ? Көтелгән җавап : Игелек турында. Үзбәя.
Бирем 1(Б) Туган тел,4 бит.Г.Тукайның “Туган тел”шигыребуенча эш бирелә. Шигырь кем исеменнән язылган.Шигырьгә нинди төп сорау бирелә. Кабатланучы сүзләрне табыгыз.Ни өчен шулай икәнен аңлатыгыз.Тавыш белән нинди хисләрне күрсәтергә кирәк? Бирем 2.(А) Н.Исәнбәт “Өч матур сүз”5 бит.Бу шигырьне ничек,нинди хисләр белдереп укырга кирәк?Укыганда әти-әнигә,Туган илгә булган яратуны,хөрмәт белдереп укыгыз.Әти –әнине,Туган илнеяратуны кайсы сузләр курсәтә.Иптәшләрегезне сәнгатьле укуыгыз белән шатландырыгыз. Бирем 3(С)Н.Исәнбәт “Туган ил” 8 бит. Шигырьнең рифмасын күзәтү.Шагыйрь туган илгә булган яратуын ничек аңлата,нәрсәләр белән чагыштыра?Бу чагыштырулар сезгә ошыймы. Сез, яратуыгызны,ничек,нинди сүзләр яки эшләр аша белдерер идегез?-Бу шигырьләрдә нинди кәеф,хисләр белдерелгән.Шигырьләрне яттан сөйләргә өйрәнегез.
|
|
||
|
Өйрәнү,танып-белү эшчәнлеге.Сыйфатны диагностикалау. |
||||
|
|
Туган тел.12 бит. Бу бүлектәге текст һәм шигырьләрне нәрсә берләштерә? Бүлектә иң ошаган шигырь яки текст? Иптәшләрегезгә нәрсәләр сөйләргә теләр идегез? |
|
||
|
III этап.Интелектуаль-үзгәртү эшчәнлеге. |
|||
|
Максат-уку биремен үтәгәндә үз-үзуңне оештыру гамәленә өйрәтү; |
Репродуктив бирем(үрнәк буенча) Шушы бүлектәге иң ошаган бер хикәянең эчтәлегенсөйләргә. Импровизацияле бирем Алга таба нәрсә булуын сөйләргә. Эвристик бирем. Бүлек темасын ачардай итеп,үз хикәягезне төзеп карагыз. Эшчәнлектә үз-үзеңне оештыру. Биремнәрне башкарырга әзерлән;үз эшегезне башкарыгыз,тәкъдим итегез һәм бәяләгез. зын колак баласы Елак-Мылак (Зыя Мансур әкияте)
Чылтырап аккан чишмә суыннандырмы, коедандырмы.
Күренмәс тә иде салсаң аны бүрек эченә.
Яңгырата ул елаган чакта зур урман эчен.
Тавыш килә, ләкин берничек тә үзен күрмиләр.
Куе үлән арасында аны күрми һичкем дә.
Якынайгач, тавышыннан куркып, кача алар да.
Аю, бүре таба алмый икән, табарлар этләр.
Төн буе да шыңшып кына ята, иртән дә елый.
Түзә алмый. Исем бирә моңа Елак-Мылак дип.
Нәни яфрак түгел, олы юрган кирәк ябарга.
Ә ул авызын җәеп елый гына, тора да иртән:
Көтеп ята һаман әнисенең алып биргәнен.
Көннәр үтә... Берчак, матур булып, Яңа ел килә.
Ә ёлкада, якты нурлар сибеп, утлар кабына.
Син елак дип, билет бирмәгәннәр ёлка карарга.
Торып кала читтә, гадәтенчә, һаман да елап.
— Елакларга флаг юк,— дигәннәр, буш кайтып киткән.
— Өйрән әле башта син,— дигәннәр, елак булмаска...
Инде хәтта мәктәп турында да сүз чыкты бүген.
Ә мәктәптә елак-мылакларга китап бирмиләр.
Мәктәп әйтә: — Миңа килгән кеше үзе киенсен.
Мәктәп әйтә: — Миңа килгән кеше шыңшымасын,— ди...
Кичәдерме, белмим, сүз биргән, ди Озын колакка...
|
||
|
IV этап.Башкарылган эшнең нәтиҗәләрен бәяләү. |
|||
|
Контроль формалары;контроль биремнәр. |
Эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү. |
||
|
Татар язучыларының нинди шигырьләре һәм текстлары истә калды?Ни өчен “Туган телем,татар теле” бүлегенә гаилә турында әсәр кертелгән? |
Укытучының узбәясе. |
Катнашучы билгесе |
|
"Описание материала:
Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр.З.Мансур”Кырмыска һәм малай”,”Озын колак баласы елак – мылак”
2 сыйныфта әдәби уку дәресе "ФГОС ка нигезләнеп төзелде. Бу укучылар белән1 нче класстан бирле эшлим.
2 сыйныфта 3 укучы. Бер укучы – Валиев Р. -кызыксынучан,материалны җиңел үзләштерә, икесенең:
Закиров Ф.һәм Галиуллин Р. укуга карашы уртача,тиз арыйлар. Укучыларның игътибарлылыгы җитеп бетми , шуңа дәрес планын төзегәндә укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен,
белем дәрәҗәләрен исәпкә алып төзергә тырыштым. .Мин төзегән технологик карта башлангыч сыйныф укытучылары өчен файдалы булыр дип уйлыйм.
Предметара бәйләнеш :
Татар теле, әйләнә –тирә дөнья, рус теле, геометрия. Укучыларның танып- белү эшчәнлеген оештыру формалары:
Фронталь, индивидуаль, үзлектән .
Төп төшенчәләр: ”тапкырлаучы”, “тапкырчыгыш”,”таблица”. Дәрес тибы:
Белемнәрне ныгыту һәм гомумиләштерү дәресе Эшегездә уңышлар телим.
Профессия: Учитель начальных классов компенсирующего и коррекционно-развивающего образования
В каталоге 6 648 курсов по разным направлениям