Инфоурок Начальные классы КонспектыКВН – ярыш «Без Тукай шәкертләре!»

КВН – ярыш «Без Тукай шәкертләре!»

Скачать материал

   Арча районы  Яңа Кенәр лицее филиалы –

Түбән Оры башлангыч мәктәбе.

 

 

 

                                              

 

 

                                    КВН – ярыш

«Без - Тукай шәкертләре!»

 

(1-4 сыйныфларда уздырылган сыйныфтан тыш чара)

 

 

Уздырды: I квалификацияле 

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Мортазина С.Н.

       

 

 

 

 

 

 

 

2014 ел

 

 

  Тема:            КВН – ярыш    «Без Тукай шәкертләре!»

                                                                   И туган тел, и матур тел,

                                                            әткәм- әнкәмнең теле

                                                                Дөньяда күп нәрсә белдем

                                                             Син туган тел аркылы.

                                                                                                  Габдулла Тукай

 

Максат:        1. Г. Тукай тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тирәнәйтү.

                        2. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Укуда, татар телен өйрәнүдә кызыксыну тәрбияләү.

                      3. Аңлап сөйләү күнекмәләрен үстерү. Игътибарлы, ихтирамлы  булырга   өйрәнү.

Җиһазлау:     такта, рәсемнәр, ребуслар, альбомнар,  китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы.

1.     Оештыру.

 -    Исәнмесез укучылар, укытучылар! Без бүген татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган КВН – ярышка җыелдык.  Аны «Без - Тукай шәкертләре!» дип исемләдек , чөнки татар әдәбияты дәресләрендә Габдулла Тукайның күп кенә  шигырь - әкиятләрен укыйбыз. Аны белмәгән  кеше дөньяда да юктыр.  Бүгенге ярышта 2 команда көч сынашачак. Хөрмәтле укытучылар, сезне җюри булырга чакырабыз. Һәр тукталышта сезне кызыклы сынаулар көтә. Сүзне командаларга бирәбез:

1 команданың исеме «Кызыклы шәкерт»

2 команданың исеме «Су анасы»

Командаларның капитаннары билгеләнә.

1.     Һәр команда үзенең девизын  әйтә.

«Тор әйдә, өйрән син, бел яшьләй !»        

      «Кешенекен  алма

        Үзеңнекен бирмә!»

              

2.     Беренче тукталыш. Сез Габдулла Тукай тормышын яхшы беләсезме? Тест биремнәрен үтәү.

- Г. Тукай кайчан туган?    (1)1912,  2)1913,  3)1914 ел.

      - Әтисе кем булган?           (1) эшче,  2) җырчы,  3) мулла

      - Белемне кайда алган?       (1) мәдрәсәдә,  2) мәктәптә, 3) гимназиядә

     - Нинди авылда туган?        (1) Кырлай,    2) Өчиле, 3) Кушлавыч

     - Ничә яшьтә ятим калган?      (1)2,    2) 5,  3) 4

     - Аның тууына ничә ел?         (1) 115, 2) 125, 3) 127

 

      3. Икенче тукталыш.  Г. Тукай иҗатын өйрәнүне дә тикшереп китик .

 Бу юллар кайсы әсәрдән? Аларны кем әйтә?

1.     Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә. (Маэмай. “Кызыклы шәкерт”

2.     Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам

Чыкмамын тышка,уенга булмйча дәрсем тәмам.

 

    Беренче һәм икенче бирем буенча җюрига сүз бирелә.

4.Өченче тукталыш. Г.Тукай шигырь-табышмакларының җавапларын табыгыз.

 “Ел фасыллары”

 

  1.                   Боз һәм кар эреде,                   2.  Ашлыклар үсте,

                       Сулар йөгерде,                              Башаклар пеште,

                            Елап елгалар,                                 Кояш пешерә,

                            Яшьләр түгелде,                            Тиргә төшерә,

                             Көннәр озая,                                 Халык ашыга,

                            Төннәр кыскара.                            Китә басуга,

                            Бу кайсы вакыт?                            Урагын ура,

                             Я, әйтеп кара.                                Бу кайчан була?

 3.    Кырлар буш кала,        4.   Һәр җир карланган,

                            Яңгырлар ява,                         Сулар бозланган,

                            Җирләр дымлана -                 Уйный җил,буран,

                            Бу кайчак була?                      Бу кайчан, туган?

 

5.Дүртенче тукталыш.  Бу предмет кайсы әссәрләрдән? (Балта, алма, тарак; Ярык бүрәнә, ат, поднос)  

            

6. Бишенче тукталыш.   Шүрәлене барыбыз да яратабыз. Бу әкият героен  кем ничек ясар икән? (Күз бәйләп рәсем ясау.)    

7. Алтынчы тукталыш. Һәр командага өй эше итеп Г. Тукайның  берничә шигыренә ребус әзерләргә иде.  Командалар әзерләнә.   

  

                 

 

8.  Җиденче тукталыш. Игътибар белән тыңлагыз. Мин хәзер  һәр командага табышмак әйтәм, җавапларны чиратлап әйтәсез. Җаваплар Г.Тукай әсәрләреннән.

·         Нәкъ кеше кебек үзе ,

      Бар маңгаенда мөгезе.

      “Былтыр кысты”,- дип акыра,

      Туганнарын чакыра? (Шүрәле)

·         Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның... (Сарык.)   (“Кәҗә белән Сарык”)

·         Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек?  (Эт)   (“Кызыклы  шәкерт”.)

·         Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. (Күбәләк.)  (“Бала белән Күбәләк”)

9. Кайсы әсәргә рәсем ясадың? Ясап килгән рәсемнәрне атау.

 

 

 

10. Йомгаклау. “Туган тел” җырын җырлап КВН-ярышны тәмамлау.

Җюри нәтиҗәләр чыгара. Җиңүче команданы билгели. Истәлек бүләкләр бирү.

    Укытучы    Шулай итеп, укучылар, безнең бүгенге уен – ярышыбыз тәмамланды. Күренеле якташыбыз – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның  тормыш юлын һәм иҗатын бик яхшы беләсез икән. Барыгызга да рәхмәт, сау булыгыз!

 

 

 

                         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "КВН – ярыш «Без Тукай шәкертләре!»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор детского оздоровительного лагеря

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Г. Тукай тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тирәнәйтү. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Укуда, татар телен өйрәнүдә кызыксыну тәрбияләү.

Аңлап сөйләү күнекмәләрен үстерү. Игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәнү.Г.Тукайның биографиясе буенча тест эшләү.

Әсәрләре буенча ребуслар төзергә өйрәнү. Габдулла Тукай шигырьләрен пропагандалау, аларның әһәмиятен аңлату.

Укылган әсәрләре буенча рәсемнәр ясау күнекмәләрен булдыру.Сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эшне дәвам итү.

Яраткан бөек якташ шагыйребез - Габдулла Тукайга һәм аның үлмәс әсәрләренә тагын да зур хөрмәтле караш тәрбияләү.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 226 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.02.2014 1893
    • DOCX 3.4 мбайт
    • 11 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Муртазина Сурия Наильовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Муртазина Сурия Наильовна
    Муртазина Сурия Наильовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4569
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика обучения информатике в начальной школе

Учитель информатики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 96 человек из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Курс повышения квалификации

Особенности развития критического мышления обучающихся в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 257 человек

Курс повышения квалификации

Инновационные технологии управления профессионально-педагогической деятельностью учителей начальной и средней школы в условиях реализации ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 84 человека

Мини-курс

Робототехника в школе: конструирование и программирование

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Мини-курс

Сенсорные системы и развитие нервной системы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 43 человека

Мини-курс

Практические навыки трекинга и менторства

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе