Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Юлда йөрсәң, йөр яхшы! Сыйныфтан тыш чара
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Юлда йөрсәң, йөр яхшы! Сыйныфтан тыш чара

библиотека
материалов

1 күренеш


Урман аланы. Шүрәле кызы Куян малаен куып тотып кети-кети уйнамакчы була.

Шүрәле.Туйдым шушы кара урманнан. Һаман бер үк күренеш: йөреп чыга алмаслык куе агачлар, кан эчкеч бөҗәкләр. Искелек, караңгылык.

Эх! Күрәсе иде бер шәһәр дигәннәрен. Нинди була икән ул?

Күптән инде хыялланам

Мин шәһәрдә булырга

Сөйләгән иде саескан

Матур кала турында.

Тик әтием Шүрәле

Һаман мине кисәтә

Анда яши кешеләр,

Явыз Былтыр кебекләр”

Тик, барыбер хыялланам

Килә шәһәр күрәсем.

Дөнья белән танышасы.

Мин бит замана баласы!

hello_html_121d60fa.jpg

2 күренеш

Шәһәр урамы.Машиналар чаба, Шүрәле дә чаба. Шул вакыт чак кына машина бәрдерми кала..

Шүрәле.Йөгерә-йөгерә бара идем,

Килеп чыкты бер машина.

Торам мин аңламыйча

Мине бәреп китә язды

Көчкә читкә тайпылдым.

Зур бәладән котылдым ,- дип.

Бик озак өнсез тордым.


Шофер. Әллә яшәп туйдыңмы?

Шүрәле. (елый).

Юл хәрәкәте хезмәткәре. Кем гаепле? Нигә мондый фаҗигаләр еш була? Чөнки күп балалар юл кагыйдәләрен бозалар.


Балалар сөйли:

Карап-карап торам да мин

Уйлап-уйлап торам да

Куркып куяп: ай-хай кыен

Йөрүләре урамда


Урамның теге ягына

Мөмкин түгел үтүе

Урам тулы троллейбуслар,

Машиналар көтүе

Әллә кайсы җирдән генә

Трамвай я машина чыга

Йә булмаса, мотороллер,

Килеп чыга каршыңа.


Я сызгырта сыбызгысын

Милиционер абый

Йөри белмәсәң урамда

Ул әллә каян таный.


Ялт чыгасың тратуарга,

Сизелми дә калына.

Бигрәк авыр шул шәһәрдә

Авыл балаларына


Шүрәле. Нишләргә соң инде? Минем бит шәһәрне бик тә күрәсем килгән иде.

Юл хәрәкәте хезмәткәре.

Мин ЮХИДИ хезмәткәре

Юлларда сакта торам

Юлларда сез йөрисез

Һәрвакыт исән-имин.

hello_html_m58641688.jpg


3 күренеш

Тавык малае Чиччи юлда уйнап йөри.

1 бала.

Тавык малае Чиччи

Олы юлда уйнаган.


Чиччи. Миңа беркем дә тими!


2 бала.

Ул шулай, дип уйлаган.

Күбәләкләр куган, ди.

Шул арада кич җитеп,

Караңгы да булган , ди.

Фара утын кабызып,

Уза, ди, машиналар.


3 бала

Бер-бер артлы “пип-пип”, дип

Олы юлдан “кит-кит”, дип

Тавык малае Чиччи

Бер дә колак салмаган

Уйламый йөри-йөри

Машинага тапталган.


Ашыгыч ярдәм машинасы Чиччины алып чыгып китә.


4 күренеш

Шүрәле. Ай-хай, Шәһәрдә бигрәк тә куркыныч икән.

Мин урманда туйганчы уйныйм. Бер дә куркыныч нәрсә сагаламый.


5 күренеш

Шүрәле белән юл хәрәкәте хезмәткәре шәһәр урамыннан бара. Юлларында светофор очрый.

Шүрәле. Ә монысы нәрсә инде?

Басып тора багана.

Бер аяклы багана

Өлкәннәргә эндәшә

Эндәшә һәр балага

Менә сиңа багана?!


1 бала

Багананың 3 күзе

3 күзендә 3 сүзе

Берсе - аның кызыл күз

Икенчесе – сары күз

Өченсесе сары күз

hello_html_m4d917687.jpg

Светофор.

Урамнарны күзәтәм

Узганнарны кисәтәм

Янып тора 3 күзем

Күрепторам ич үзем

Әйтеп тора 3 сүзем

-Кузгалма!- ди кызыл күз

-Сабыр!- дия сары күз

-Ярый!- дия яшел күз.

Шүрәле. Моннан соң мин дә гел светофорга гына карап йөрермен.


6 күренеш

М. Дунаевскийның “Күңелле балачак” маршына юл билгеләре тотып тезелеп басалар.

Шүрәле. Кара әле абый, сездә агачлар да әллә нинди сәер, үзләре ботаксыз.

Юл хәрәкәте хезмәткәре. И-и-и Шүрәле, бу бит агачлар түгел, ә юл билгеләре. Алар халыкны, шоферларны төрле хәвеф-хәтәрдән кисәтә.

Балалар юл билгеләре тотып сөйлиләр.

1 бала 4 бала

Бу билгегне күрсәләр

Шоферлар уйланалар

Димәк, тиздән мәктәп бар,

Иъгтибарга алалар.

2 бала

-Тукта!- дип әйтә билге

Хәвеф-хәтәрләр юкмы?

Әгәр инде булмаса,

Газга бас та, бар алга!


Әй, шофер, уйла ачык,

Синең өчен юл ябык!

3 бала

Яратсам да мин чабарга сәпиттә

Туктата бу билге , әлбәттә

Аңлата ул миңа: ярамый!

Бу юлда чабарга сәпиттә


Алга барсаң , ярый,

Уңга барсаң да, ярый,

Бу билге рөхсәт бирә,

Алга, уңга барырга.

5 бала

Бу билге шундый билге,

Сине саклый җәяүле

Чыгабыз бергә-бергә

Бу юлны шушы җирдә.

6 бала

Бу билгене күрүгә

Барысы да шатлана

Димәк кирәк вакытта,

Мөмкин тамак ялгарга.





hello_html_m35d96584.jpg



Шүрәле. Юл билгеләрен белү , чыннан да бик кирәк икән шул.


Шофер буласым килә” җыры башкарыла.


7 күренеш.

2 бала табышмак әйтә. Укучылар җавабын таба.


Тыр, дисәң, туктамый,

На!- дисәң , атламый,

Печән салсаң, ашамый.( трактор)


Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утырып чаба,

Теләсә кая. (Трамвай)


Өйләрдән дә биек ул,

Йортлардан да биек ул

Бер кул белән авыр йөкне

Күтәреп кенә йөртә. (кран)


Әкрен генә юл буйлап,

Ни йөри , дисәң, эзләп

Үтеп киткән арада

Юлны куйган тигезләп (Шугалак-каток)


Нәрсә соң бу! Ни соң бу?

Монда бер хитмәт бардыр?

Узып бара урамнан,

4 тәгәрмәчле яңгыр.( су сиптерү машинасы)


Бу машина еш кына,

Кинәт бәйдән ычкына

Йөрәкләргә шом салып,

Елый-елый кычкыра (Янгын сүндерү машинасы)


Ә бу нинди машина!

Җир казырга ашыга

Йөрми ул кирәксезгә

Җир казый көрәксез дә (экскаватор)


Ә монысы нишләп йөри?

Урамнан карны көри

Ашыкмый, кабаланмый,

Артыннан кар да калмый ( кар чистарту машинасы)
























hello_html_258906bf.jpg


Шүрәле. Машиналар кешеләргә зур ярдәм күрсәтәләр икән.


8 күренеш

Балалар тезелеп басалар. Презентация буенча эш. Ике командага бүленеп юл билгеләрен танып әйтү.

Шүрәле. Шәһәр нинди зур! Урмандагы кебек монда да адашырга мөмкин ич. Шәһәрдәге йортларның саны юк. Машиналарның иге-чиге юк! Әмма мин яхшы төшендем: “ Сау-сәламәт булу өчен, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк”


1 бала.Әти- белән әниеңне

Кайгылардан сакла син!.

Юл йөрү әлифбасының.”

Һәр билгесен ятла син!


2 бала. Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син иртә-кич

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә!

























































hello_html_4c765c8c.jpg


































































































й






Арча районы Яңа Кенәр лицее филиалы –

Түбән Оры башлангыч мәктәбе.




hello_html_m2753707d.png




hello_html_m2cb44fc5.gif


Ачык сыйныфтан тыш чара сценариесы





Уздырды: I квалификацияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Мортазина С.Н.





2013 ел.


11



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Бу сыйныфтан тыш чара планы буенча балалар бакчасында Һәм башлангыч мәктәп укучылары белән юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә була.

Балалар Шүрәле кызы белән урманнан шәһәргә килеп чыгарлар.

Шүрәле кызы шәһәр урамында юл хәләкәтенә очра
масын өчен, балалар аны светофор, юл билгеләре
белән таныштырырлар.

 

Кызыклы табышмакларга җавап табарлар,

юл билгеләренең бик әһәмиятле нәрсәләр икәненә

төшендерерләр.

Балалар Шүрәлене "Юл хәрәкәте хезмәткәре

"белән таныштырырлар, аның файдалы киңәш

"ләрен истә тотарга кирәклеген аңлатырлар.

Автор
Дата добавления 15.02.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров273
Номер материала 30814021502
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх