Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Әлки районы- күпмилләтле халык
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Әлки районы- күпмилләтле халык

библиотека
материалов

30





Фәнни- тикшеренү эше.








Әлки районы---күпмилләтле халык


Фәнни җитәкче: Гарифуллина Разия Рафгатовна


























ЭЧТӘЛЕК



  1. Кереш 3

  2. I – бүлек Татар халкының бәйрәмнәре 6

  3. II –бүлек Татар халкының дини бәйрәмнәре 13

  4. III- бүлек Христиан динен тотучыларның бәйрәмнәре 16

  5. IV бүлек Минем тикшерүләрем 18

  6. Йомгаклау 19

7. Әдәбият исемлеге 20

8. Кушымталар 21










Кереш

Дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезнең үткәнебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф- гадәтләрен өйрәнергә кирәк. Фәкать алар гына безгә дөрес юлны табарга, халкыбызга нахак бәла ягуларга дөрес җавап бирергә ярдәм итәчәк”.     Г. Бәширов.


Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен йолаларын, җыр-моңнарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк. Татар халкында: Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс, - дигән гыйбарә яши.

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган

чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да, үз авылына, төбәгенә тартып тора.

Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә.

Әлки районы - күпмилләтле төбәк. Монда татарлар, руслар, чуашлар, таджиклар, керәшен татарлары элек–электән дус, тату яшәп килгәннәр. Бу үзенчәлекне истә тотып, безнең район мәктәпләрендә төрле милләт балалары арасында толерантлык саклау - бик зур бурычларның берсе. Укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек тәрбияләүгә дәресләрдә генә ирешеп булмый, әлбәттә. Аларны күмәкләштереп, күңелләрен күтәреп, төрле бәйрәмнәрдә катнаштырырга кирәк. Шул чакта гына аларның чын сәләтләре, эстетик байлыклары тулысынча ачылачак. Укучы сәнгатькә, матурлыкка, рухи байлыкка һәрдаим омтылырга тиеш.

Мин үзем татар телен, халкымның йолаларын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен хөрмәт итәм. Мәктәптә, районыбызда үткәрелә торган бәйге-кичәләр миннән башка үтми диярлек.

Хәзерге вакытта нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәсеннәр, ничек кенә күңел ачмасыннар - борынгы әби-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең күбесе югала бара. Минем уйлавымча, күптәннән килгән бәйрәм ,йолаларны саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә килә. Иң аянычлысы - халыкның гореф – гадәт, йола һәм бәйрәмнәр мирасын буыннан – буынга тапшыру механизмы югалуда, Җәмгыятьтә үз – үзеңне тотарга һәм, гомумән, яшәргә өйрәтә торган, гасырлар буена сыналган үрнәкләрнең югалуында, бозылуында. Шушы уйлар миңа, өлкән буын хәтерендә сакланып калган, кайбер йола, бәйрәмнәрне язып алырга этәргеч ясады. Мин үз эшемдә Әлки төбәгендә кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын күрсәтергә теләдем.

Әби-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең югала баруы нәтиҗәсендә халкыбыз мәдәни, рухи яктан саега бара, шуңа күрә халыкны милләт буларак рухи яктан баету бүгенге көндә бик актуаль дип саныйм. Минем уйлавымча, әлеге тема игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Бу фәнни – тикшеренү эше гасырлар аша безнең хозурга килеп ирешкән гореф-гадәтләребезне, бәйрәм-йолаларыбызны түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыруга юнәлдереп язылды. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер. Темасы – “Әлки районы мисалында халкыбызның бәйрәм, йолалары”.

Тикшеренүнең объекты – Әлки төбәгендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләре, бәйрәм,йолалары.


Тикшеренү эшенең максаты:

Әлки төбәгендә яшәүче халыкларның бәйрәмнәрен барлау һәм онытылып баручы йолалар өстендә эшләү алымнарын билгеләү.

Эшнең максатыннан чыгып, бурычлар куелды:

- халыкның рухи мирасын яктырткан бәйрәмнәр турында әби-бабаларыбыздан сорашу;

- хәзерге көндә онытылып баручы йолаларны барлау;

- халыкның рухи мирасын баетуга юнәлдерелгән эш төрләрен өйрәнү.

Фәнни – тикшеренү эше керештән, 4 бүлектән һәм йомгаклау өлешеннән тора.














I бүлек

Татар халкының милли бәйрәмнәре

Һәр халыкның үз бәйрәмнәре, үз гореф-гадәтләре, үз йолалары бар.

Аларны ел фасылларына бәйле "Сабантуй”, "Нәүрүз”, "Сөмбелә”, "Яңа

ел,” , "Карга боткасы” бәйрәмнәренә, ислам диненә бәйле "Корбан гаете” һәм "Рамазан” бәйрәмнәренә һәм каз өмәсе, балага исем кушу, яңгыр теләү, орлык чыгару кебек йолаларга бүлеп йөртәләр. Бу күркәм традицияләр бик борынгы заманнардан ук , буыннан- буынга күчеп, безнең чорга килеп җиткәннәр.Алар- барысы да безнең әби-бабаларыбызның күңел сандыгын күрсәтә торган дәлилләр.Нәрсә генә эшләсәләр дә, алар бер-берсенә таянганнар, эшне күмәкләшеп башкарганнар. Шул ук вакытта үз күңелләрен үзләре күргәннәр. Уен-көлке, җыр-бию белән авыр эш тә җиңелрәк тоелган.

Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була.

Татар халкының күп кенә милли бәйрәмнәре бар. Тәрбияви әһәмияте ягыннан зур булган бәйрәмне әйтеп китүне дөрес дип саныйм: ул – Сабантуй бәйрәме. Халкыбызның бәйрәмнәре диюгә, иң беренче чиратта Сабантуй бәйрәме күз алдына килеп баса.

Бу борынгы бәйрәмнең мең елдан артык тарихы бар. Сабантуй бәйрәме Идел буе Болгары дәүләтендә уздырылган булган. Борынгы Идел буе Болгары сүзе - сабан һәм бөек Идел буе Болгары дәүләтенең гореф-гадәтләре, мәдәнияте, фәне Казан ханлыгы мирасчы булып дәвам иттергән.

Идел буе Болгары Ислам динен кабул иткәнче Мәҗүсилек чорында Сабан туеның максаты, мөгаен, уңыш рухларын юмалау белән, хәтта яңа елда яхшы уңыш булсын өчен булган, ләкин хәзер ул халыкның күңелен ачу максатынан гына бәйрәм ителә.

Сабантуй бәйрәме хәзерге вакытта язгы кыр эшләре беткәч, хезмәт бәйрәме буларак үткәрелә. Бу милли бәйрәмебез Татарстан белән генә чикләнмичә, Россиябезнең татарлар яшәгән башка төбәкләрендә , хәтта Литва, Төркия, Алмания кебек чит илләрдә дә уздырыла. Сабантуйга әзерлек, бик борынгы чорлардагы кебек, берничә ай буе бара. Ул һәр елда төгәл бер вакытта, язгы чәчү эшләре тәмамләнгач кына уздырыла. Аны әзерләүчеләр һәм традицион күренешләрне (Сабан туен ачып җибәрү, ат бәйгесе, милли көрәш һ.б.) оештыручылар шулай ук алдан билгеләнә. Бик борынгы заманнарда уздырылган йола бәйрәмнәре кебек, Сабантуй ифрат та тантаналы рәвештә башланып китә һәм көн буе дәвам итә. Хәзергә Сабантуйлар сәнгатьнең барлык төрләре югары үсеш дәрәҗәсенә ирешкән бер чорда уздырыла. Тик биредә без игътибарны мәсьәләнең башка ягына - борынгы йола бәйрәмнәренең Сабантуйда сакланып калган үзенчәлекләренә юнәлтергә омтылабыз. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: йолада  төрле сәнгать төрләре үзара аралашып килә: анда драматик күренешләр, халык уеннары, җыр, музыка, биюләрнең барысы да була.

Сабантуй бәйрәменең әби-бабаларыбыз заманында ничек үткәрелүен белү теләге белән мин үзебезнең район үзәгендә яшәүче Шарапова Әлфия апа янында булып кайттым. Ул үзенең яшь вакытында Сабантуй бәйрәменең ничек күңелле узуы турында сөйләп бирде:

Сабантуй җитәргә 1-2 көн кала яшь егетләр һәр өйдән бүләк җыеп йөргәннәр. Өй саен кереп, бүләк җыюны сөрәнгә чыгу дип атаганнар. Ә сөрәнче – сабан туена бүләк җыючы булган. Безнең якларда яшь киленнәр сөрәнгә бик матур чигелгән сөлге, ә яшь кызлар күз явын алырдай итеп чигелгән кулъяулык биргәннәр. Яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы истә тотып, үзенең бирнәсендәге иң матур бизәкле сөлгедән әзерләгән. Һәр хуҗабикә өйдәге сабыйлар санынча йомырка биргән, ә карчыклар тавыклары исән-имин торсын дип күбрәк тә биргәннәр.

Сабантуй бәйрәмендә ат чабышлары иң абруйлы ярыш булып санала. Иң матур сөлгеләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә. Иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене тага иделәр. Татарча көрәш, ат чабышы, йөгерү, сикерү кебек уеннар бик борынгыдан килгән. Соңрак капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату, колгага менү уеннары гадәткә керде. Көрәшчеләр һәм җайдаклар үзләренең гайрәтен, осталыгын, батырлыгын күрсәтә торган булсалар, җырчылыр һәм музыкантлар бу бәйрәмдә үзләренең талантларын күрсәтеп, халыктан мактау, хуплау сүзе ишетү өчен көтеп алалар иде. Сабантуйда яңа җыр, яңа көйләр отып калабыз, аларны басу – кырда эш вакытында яки өйдә кышкы озын кичләрдә җырлый идек. Халык күп булуга, ярыш вакытындагы ыгы – зыгыларга карамастан, бу бәйрәмдә тәртип бозулар булмады. Ярышлар төгәлләнгәч, халык шат күңел белән өйләренә таралыша иде”.

Сорашып йөрүләр барышында күрше Ташбилге авылында Сабантуй

бәйрәменең башка авыллардан үзенчәлеклерәк уздырылуы билгеле булды. Бу

авылда халкым йолалары әле хәзер дә саклана. Ташбилге авылында яшәүче

Талия апа безгә түбәндәгеләрне сөйләде: "Кичен авыл яшьләре болынга,

ягъни сабан туе буласы урынга кичке уенга җыела. Егетләр - кызлар татар

халкының җырлы-биюле уеннарын, "Назалы", "Биш парлы", "Балыкчы",

"Капкалы", “Биеп алышлы" "Каешлы" һ.б. уйныйлар. Сөрән җыючы егетләр

башларына түбәтәй, аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп,

билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп кичке мәҗлестән кичке уенлыкка киләләр.

Төнге сәгать 1-2 ләрдә сөрән җыю башлана. Ул кичтә авыл халкы йокламый, хәзинәсендә булганча, ишек алдына табын әзерли. Табынга эчемлекләр, буялган йомырка, камыр ризыклары, кабымлык куела. Хуҗаның үсмер ягъни 8-9 класста укыган һәм кияүгә чыкканчы булган кызлары һәр елны чиккән

кулъяулык бүләк итә. Аңа да рәхмәт әйтелә. Чиккән кулъяулыклар

гармунчыга бәйләнә, җыеп барыла һәм сөрән тәмамлангач егетләр үзара бүлешәләр. Яшь киленнәр егетләргә чиккән сөлге бүләк итәләр. Сөлгеләрне

атап та бирәләр. Яшь кияү урам уртасына алып чыгып чөелә .

Егетләр урамда " Алмагачлары" көенә җырлап йөриләр.

Алмагачым чәчәк ата

Майның 15 ләрендә.

Шул алмагач чәчәге күк

Минем дус-ишләрем дә.

Сусар баласын өйрәтә

Суга каршы йөзәргә.

Бик күп сабырлыклар кирәк

Аерылганда түзәргә.

Икенче көнне сөрәнче егетләр Сабантуй күрке булып йөриләр. Татар

халык җырларын җырлап әйләнү, күмәк биюләр оештыру, кыр батырларын,

яшь кияүләрне кабат мәйдан уртасында чөю әлеге егетләрнең вазифасына

керә. Сөрәнче егетләрнең аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп,

билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп, башларына түбәтәй киеп мәйданда матур

итеп җырлап йөрүләре күңелләрне әллә кайларга алып китә, йөрәкләрне

җилкетә."

Һәрбер укучы сабантуйда катнашып, үз сәләтен күрсәтергә тырыша. Мәсәлән, безнең гимназиядә бию түгәрәге эшләп килә. Без шушы түгәрәккә йөреп, күп төрле биюләр өйрәнәбез һәм районыбызда үткәрелә торган бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйбыз. Әлбәттә, мондый чаралар зур әзерлек һәм көч таләп итә, әмма әлеге бәйрәмнәрдән алган шатлык-куанычлар безнең күңелләрдә мәңге калачак (1,2 нче кушымталар)

Әлфия апа сөйләгәннәрдән шуны аңладым: Сабантуй бәйрәменең күп кенә йолалары безнең буыннарга кадәр килеп җитмәгән. Безгә, яшь буынга шуларны торгызу өстендә эшләргә дә, эшләргә әле.

Татар халкының тагын бер күркәм бәйрәме- Нәүрүз бәйрәме бар.Бу бәйрәмне безнең райондагы Әлморза авылында бик күңелле үткәрәләр.Шул авылда яшәүче Сафина Рокыя ападан бәйрәм турында сорашып утырдым:

Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән тән тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән.

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Нәүрүз

җиткәч, авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап “ Нәүрүзбикә” дип игълан итәләр. Укучы балалар өйдән - өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөриләр иде. Алар такмакны әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөриләр.

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер – дога кылабыз,

Аш – сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәкбад.

Таң ату белән учак кабызганнар. Шул учакта итле аш пешереп, кешеләр бер – берсен сыйлаганнар Ә учак әйләнәсендә кызлар, егетләр

әйләнгәннәр. Бу көнне Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар үткәрелгән(5 нче кушымта).

Татар халкының борын- борыннан безнең чорларга кадәр килеп җиткән дини бәйрәмнәрнең берсе- Ураза гаете. Шул хакта күбрәк белү өчен мәчеттә дин сабакларына укытучы Кәфия апа янына киттем: .

Мөселманнар бер ай дәвамында сәхәргә тордылар, "Бисмилла” әйтеп, сәхәр ашын ашадылар, кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын да динебездә хәрәм булган нәрсәләрдән тыйдылар. Аяклар начар юлда йөрмәде, куллар җәбер-золым кылмады, күзләр әшәкелекне, нәҗеслекне күрмәде, колаклар әхлаксыз сүзләрне тыңламады, телләр гайбәт сөйләмәде... Ахшам азаны ишетелү белән дога кылдылар, авыз ачтылар, рухый ләззәтнең югары нокталарына ирештеләр. Ифтар табыннарында мохтаҗларны, ятимнәрне туендырдылар... Тәравихка бардылар, җәмәгать эчендә саф-саф булып тезелделәр, Аллаһының хозурында рөкугъка иелеп сәҗдәгә бардылар. Калебләреннән кинә, ачу, хирыслык, дошманлыкны чыгарып аттылар, шул рәвешчә, тыйнак һәм самими бәндә, эчкерсез кол булдылар ( 6нчы бит).

Инде менә бәйрәмдә бу тырышлыкның, бу иҗтиһадның җимешләрен татыйбыз. Рамазан гаетендә кардәшлек-туганлык хисләре иң югары ноктага җитә. Туган-тумача бер-берсенә кунакка йөрешә, балалар ата-аналар янына барып, хәлләрен белешә, хөрмәт күрсәтә... Бәйрәм бер-берсенә үпкә тоткан кешеләрне татулаштыру көченә ия. Мөэминнәр Рамазан гаетендә бигрәк тә мохтаҗларның, ятим вә үксезләрнең күңелен күрергә тырышырга тиешләр. Моның савабы бик зур..

Гает – сөенеч, шатлык һәм күңел ачу көнедер. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бәйрәм көннәрендә кылычлы-калканлы уеннарны карарга рөхсәт иткән. Рамазан бәйрәме көнне, мөмкин булса, һәр мөселман иртүк йокыдан торырга тиеш. Әйбәтләп юынырга, чиста киемнәр кияргә кирәк. Мәчеткә барганда ашыгып атламаска, салмак кына, вәкарь белән бару мәслихәт. Юлда Аллаһыны зикер итеп, тәкбир әйтеп бару тиешле.

Ураза гаетеннән соң 70 көн узгач татар халкының иң зур бәйрәме - Корбан ае башлана. Корбан бәйрәме Мәккәгә хаҗ кылу тәмамланган көнне башлана һәм 3-4 көн дәвам итә. Бәйрәмнең беренче көнендә хаҗ кылучылар корбан чалалар. Корбан чалуның да үз тарихы булган. Риваятьләргә караганда, Ибраһим пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләгә чиксез бирелгәнлек билгесе итеп үзенең улы Исмәгыйльне корбан итеп чалмакчы булган. Әмма Аллаһы Тәгалә, Ибраһимны кызганып, аңа сарык бәрәне җибәрә һәм аның улын коткарып кала. Шуннан соң һәр мөселман кеше шушы вакыйга истәлегенә корбан чалырга тиеш була... Әлеге бәйрәм көннәрендә, догалар кылып, корбаннар чалу дәвам итә. Бәйрәм табыннарына дин әһелләре һәм башка кунаклар чыкырыла. Коръән укыла, изгелеккә өндәп вәгазьләр сөйләнә.

Барлык ислам дөньясындагы кебек, татарларда да соңгы елларда мөселманлык күзгә күренеп ныгыды.Аның күптөрле чагылышлары бар. Мәсәлән, элегрәк корбан чалдыручы кешеләр сирәк иде, ә хәзер бу күренеш күпкә үзгәрде: кайбер гаиләләрдән икешәр корбан чалдыручылар да бар. Без үзебез дә ел саен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалдырабыз.

Шушы электән килгән гореф-гадәтләр арасында безнең халкыбызда изге урыннарга йөрү, ул урыннарны яңарту да уңай якка үзгәрә башлады. Шуңа бер мисал: безнең районыбыздан ерак кына түгел Биләр шәһәрлеге җирлегендә “изгеләр чишмәсе” дигән урын бар. Бу изге урынга безнең район халкы гына түгел, Яр Чаллы, Түбән Кама, Ульяновск кебек ерак шәһәрләрдән дә киләләр. Монда тавык яки сарык суеп ашлар пешерәләр, мулладан укытып, вәгазь тыңлыйлар. Аннары биек тау башына - изгеләр истәлегенә куелган таш янына менәләр.






















II-БҮЛЕК

Татар халкының йолалары

Халык йолаларын фәндә икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә йолалары һәм ел фасылларына караган йолалар. Гаилә йолаларына: туй, бала туу, үлгән кешене күмү, искә алу йолалары керә, ә язгы чәчү, сабан йолалары,нардуган, раштуа, кызыл йомырка бәйрәме, аулак өйләр, кич утырулар, өмәләр, яңгыр сорау,түгәрәк уеннар һ.б.ел фасылларына караган йолаларга керәләр.

Татар халкының буыннан- буынга күчеп килгән тагын бер милли йоласы—“Каз өмәсе” турында язып үтмәкче булам.

Һәр кеше яшәү өчен нинди дә булса хезмәт башкарырга тиеш. Кешедә хезмәт уңай тойгылар уята икән, ул тойгылар хезмәт сөючәнлек сыйфатын формалаштыруга этәргеч була. Алда язылып китәсе бәйрәмебез – “Каз өмәсе” шундый хезмәт бәйрәмнәренең берсе.

Каз өмәсе” бәйрәме турында тулырак мәгълүмат алу нияте белән, мин татарлар яши торган Салман авылына юл алдым. Безнең анда тормышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, эшчән, батыр туганыбыз---Хәйруллина Мәүлия апабыз яши. Алар хәзерге көндә дә күп казлар үстереп, Каз өмәләре үткәреп, матур гомер итәләр (3, 4 нче кушымталар)

Мин аның сөйләгәннәрен язып алдым:

Бу бәйрәм һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Ул, бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе. Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм уздыруның үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, өмәгә чакыруны балалар­га кушалар.
Әйтелгән көнгә кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Башта бер бала казны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сыдыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый.
Казлар йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты— чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы. Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тарата баралар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнә. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала.
Су буеннан кайтуга, кызларны «каз коймагы» көтеп тора. Каз коймагына күршедәге ятим карчыклар да чакырылырга мөмкин.
Ашаганнан соң кызларның бер өлеше, «каз боткасы» пешерү өчен, көйледә ярма күзләргә китә. Кичке ка­раңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан кызларның әниләре ашка чакырыла. Аларга каз шулпасында токмачлы аш, каз калҗасы белән бәрәңге, каз ите белән бәлеш пешерелә”.

Безнең гимназиябездә дә ноябрь ахыры—декабрь башларында “Каз өмәсе” бәйрәме үткәрелә. Залга укучылар җыела. Без, “Курчак театры” түгәрәгенә йөрүче укучылар ясалма казларны көянтә башларына элеп, Каз канаты җырын җырлап зал буйлап йөреп чыгабыз. Каз йолкыганда кызлар белән төрле такмаклар әйтешеп, уйнап-көлеп утырабыз.Соңыннан хуҗабикә безне каз коймагы белән сыйлый.

Каз өмәсе” укучыларда эш нәтиҗәсе белән горурлану һәм канәгатьләнү хисе тәрбияли. Хезмәттән алган шатлык–сөенеч укучыларның күңелләренә бик тирәнтен кереп кала. Мондый бәйрәмнәр укучылар өчен тәрбияви чара да булып тора.

Хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләүдә “Сөмбелә” йоласының эчтәлеген аңлатып китү дә әһәмиятле. Иген бабайның: “Киләчәктә табыннар гел шулай мул булсын, җиребездә игеннәр күкрәп уңсын. Мәңге бергә шулай насыйп булсын, дуслар белән бергә гомер итәргә,” - дигән сүзләреннән соң укучыларның күз алларына туган як басу–кырлары, ашлык белән тулы амбарлары, тырыш авыл хезмәтчәннәре килеп баса. Кешеләрнең уңышлы хезмәт эшчәнлеге аларда үз халкы белән горурлык хисе тәрбияли.

Тагын бер онытылып баручы йолабыз – “Карга боткасы”. Бу бәйрәм турында авылыбыздагы аксакал Каюм бабайдан сораштым.

Карга боткасы”,” Карга туе” - XIX гасырда бу бәйрәм балалар бәйрәме генә булып саналды.  Аны иртә язда, кара җир күренә башлагач, аксакаллар әйткән аерым бер көнне үткәрделәр. Бала-чага, авыл буенча өйдән-өйгә йөреп, ярма, сөт, май, йомырка җыеп йөриләр иде. Шулай җыйган ризыклардан болында, тауда, басуда, бер-ике өлкән яшьтәге хатын-кыз җитәкчелегендә, зур казанда ботка пешерәләр иде. Сыйланырга бөтен авыл баласы җыела. Һәркайсы савыт, кашык алып килә, шунда төрле уеннар уйныйлар иде”.


Исем кушу йоласы.

Бу бәйрәмгә мулла чакырыла. Ул баланың колагына аның булачак исемен һәм әтисенең исемен өч тапкыр әйтә. Баланың битен ябып, мендәргә салып, мулла янына китерәләр. Киездә баланың әти-әнисе, мулла, авыл картлары утыра. Мулла баланы алып утыра да, аның уң һәм сул колагына баланың исемен әйтә.

Бала авырса, яки миң чыкса, баланың исемен алыштыралар.













III-БҮЛЕК

Христиан динен тотучы халыкларның бәйрәмнәре


Әлки районы - күпмилләтле төбәк. Монда татарлар, руслар, чуашлар, керәшен татарлары элек–электән дус, тату яшәп килгәннәр. Төрле милләт халыклары арасында милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек кебек сыйфатлар хөкем сөрә. Аларның шулай ук үз бәйрәмнәре, йолалары бар. Безнең районда христиан динен тотып яшәүче халыклар Пасха, Раштуа,Язны озату (Масленица), Качману бәйрәмнәрен зурлап үткәрәләр.

Ерак кына түгел чуаш халкы яши торган Иске Матак авылы бар. Мин шул авылга барып Демидова Таисия апа белән әңгәмә кордым:

Пасха” – христиан динен тотучы кешеләр өчен зур бәйрәм. Бу көн—Христосның яңадан туган көне. Пасха бәйрәме ел саен бер үк көнгә туры килми—ул үзгәреп тора. Менә 2014 нче елда бу бәйрәм 20 нче апрельгә туры киләчәк. Пасха датасына карап башка христиан бәйрәмнәренең дә үткәрелү вакыты үзгәрә.

Пасха бәйрәмен төрле төскә буяган йомыркалар һәм бизәлгән күмәчләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Без бәйрәм җиткәнче өйдә барлык эшләрне бетереп куябыз. Ә Пасха көнне кулга чүпрәк тотып бер җирне дә сөртергә дә, җыештырырга да ярамый, йомыркаларны да алдагы көнне буяп куябыз. Шимбә көнне чиркәүгә барып, дога кылып кайтабыз, ә Пасха көнне балалар, туган—тумачалар белән бергәләп бәйрәм итәбез. Ул көнне күбебез зиярәткә барып, үлгән мәетләребезнең каберләрен чистартып, аларга дога кылып кайтабыз.

Бу олы вакыйганың асылында дин тотучыларны иң югары гомумкешелек идеаллары нигезендә яшәргә чакыру ята. Пасха, безнең күңелләребездә тынычлык, иминлек һәм гаделлекнең тантана итәчәгенә өмет-ышаныч тудырып, якыннарыбызга, бер-беребезгә карата ярату һәм ихтирам тойгыларын гәүдәләндерә. Ул бездә намус белән яшәү, игелекле булу, мохтаҗларга ярдәм итү кебек изге теләкләр уята”

Шунысы куанычлы, диннәр һәм милләтләр арасында татулыкны ныгытуга актив ярдәм итеп, бүген дин җәмгыятьне рухи яңартуда көннән-көн зуррак роль уйный. Бу күркәм эшкә руханиларның тырышлыгы һәм гыйбадәтханәләрне торгызу, шул исәптән Изге Ананың Казан иконасы табылган урында гыйбадәт кылу үзәген торгызу, зур этәргеч бирә.

Рус, чуаш халкының тагын зур бәйрәмнәренең берсе-Раштуа бәйрәме. Раштуа көне-Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн. Бу бәйрәм чиркәү

яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар.

Праваслау динендәгеләрнең кышкы салкында үтә торган тагын бер изге бәйрәмнәре-Качману(Крещение) бәйрәме бар. Качману - бөек бәйрәм, яңа календарь буенча 19 гыйнварда бәйрәм ителә.

Уразаны тәмамлап, керәшеннәр, православие динен тотучылар 7 гыйнварга каршы төндә, изге Раштуа бәйрәмен каршылый.

Праваслау динендәгеләр 6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп - гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык - гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар.

Раштуа көнне һәр православие христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең көннәре була. Качману көнен икенче төрле Белем бирү көне һәм Яктылык көне дип тә йөртәләр - аның алдыннан борынгыдан ук калган буенча суга чумылдыру йоласы үтәлә.

Безнең районыбызда да Качману көнендә суга чуму йоласы бар. Аның өчен Шәпкә сулыгында махсус урын әзерләнгән. Суга чуму вакытын безнең хәбәрчеләребез төшереп кайтканнар ( 7 нче кушымта).

Безнең гимназиябездә дә төрле милләт балалары белем ала. Без бер-беребез белән үзара дус- тату яшибез, бер-беребезнең динен хөрмә итәбез.

IV-БҮЛЕК

Минем күзәтү нәтиҗәләре


Авыл исеме

Авылда яшәүче милләт кешеләре

Шушы халыклар катнаша торган бәйрәмнәр, йолалар

Базарлы Матак(район үзәге)

Татарлар, руслар, чуашлар,керәшеннәр,таджиклар,

әрмәннәр

Ураза гаете, Корбан гаете, Сабантуй,Мөстәкыйльлек бәйрәме, Раштуа,Качману

Салман авылы

Татарлар

Ураза гаете, Корбан гаете, Сабантуй,Мөстәкыйльлек бәйрәме, Каз өмәсе,Исем кушу йоласы

Чаллы авылы

Татарлар

Ураза гаете, Корбан гаете, Сабантуй,Мөстәкыйльлек бәйрәме, Каз өмәсе,Исем кушу йоласы

Ташбилге авылы

Татарлар

Ураза гаете, Корбан гаете, Сабантуй,Мөстәкыйльлек бәйрәме, Каз өмәсе,Исем кушу йоласы

Иске Матак авылы

Руслар, чуашлар

Раштуа,Качману, Пасха, Боз озату, Мөстәкыйльлек бәйрәме

ЙОМГАКЛАУ

Шулай итеп, мин куйган максатыма ирештем, билгеләнгән бурычлар үтәлде: Әлки төбәгендә яшәүчеләрнең бәйрәмнәре, гореф- гадәтләре, йолалары турында күп мәгълүмат тупладым, таблицага яза бардым. Халыкларның бәйрәм, йолаларына юнәлтеп язылган хезмәтләр белән таныштым, тел һәм әдәбият дәресләрендә безнең мәктәп укытучылары тарафыннан кулланыла торган татар фольклоры җыетыгыннан кирәкле мәгълүматлар алдым.

Хәзерге вакытта бик күп бәйрәмнәр үткәрелә, ләкин борынгы әби-бабаларыбыздан килгән йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең кайберләре югала бара. Минем уйлавымча, күптәннән килгән бәйрәм ,йолаларны саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә килә. Иң аянычлысы--халыкның гореф – гадәт, йола һәм бәйрәмнәр мирасын буыннан – буынга тапшыру механизмы югалуда, Җәмгыятьтә үз – үзеңне тотарга һәм, гомумән, яшәргә өйрәтә торган, гасырлар буена сыналган үрнәкләрнең югалуында, бозылуында. Шушы уйлар миңа, өлкән буын хәтерендә сакланып калган, кайбер йола, бәйрәмнәрне язып алырга этәргеч ясады. Мин үз эшемдә Әлки төбәгендә кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын күрсәтергә теләдем. Минем бәхеткә авылларыбызда борынгы йолаларны искә төшереп,матур итеп сөйләп бирә белгән өлкәннәребез сирәк булса да очрады. Алар исән чагында, белгәннәрен язып алып каласы, саклыйсы иде.

Халыкны тәрбия итүдә бәйрәмнәр, йолалар һәм төрле тәртип

кагыйдәләре (ритуаллар) бик зур урын алып тора. Аларда тупланган тирән кешелекле идеяләр, халыкның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлек кешенең рухи баюына ярдәм итә, аның рухын һәм хезмәткә дәртен күтәрә.

Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора.Халыкның милли йөзе,гореф-гадәтләре йолалары,туган тел,үз ана теле саклаган очракта гына саклана.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ


1.Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты газетасы Халкым минем –Казан: // ОАО ТАТМЕДИА, 2013, №8-5 бит.

2.Мөхәммәтҗанов Р.Г., “Эзләсәң табыла”. - Казан утлары. - 1977. - №9.

3. Никольский Н.В., “Сборник исторических материалов о

народностях Повольжья”. - Казань, // Мәгариф,-1919.

4. Татар мөселман календаре. – Казан: // Мәгариф, 1998-35б.

5.Уразманова Р., Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.

-Казан, 1977



.


















Әлки районында үткәрелә торган бәйрәмнәр һәм йолалар


hello_html_m204b4103.jpg



1 нче кушымта

hello_html_1ff74ea0.jpg



hello_html_4eb2c6a3.jpg


2 нче кушымта


hello_html_m1719a14e.jpg



hello_html_3dd08f02.jpg


3 нче кушымта

4 нче кушымта


hello_html_61ef3044.jpg


hello_html_m1b7edf74.jpg



hello_html_578319ed.jpg

hello_html_785d886a.jpg


5 нче кушымта


hello_html_52e766f6.jpg

hello_html_4f106a0f.jpg




6 нчы кушымта



hello_html_m77622691.jpg

hello_html_m49c1e4f9.jpg


7 нче кушымта

hello_html_m786c367f.jpg

8 нче кушымта











Краткое описание документа:

Фәнни-тикшеренү эше:Темасы: Әлки районы-күпмилләтле халык.Максат: Әлки район халкының гореф- гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен күрсәтү. Әби-бабайлардан сораштырып, элегрәк үткәрелә торган бәйрәмнәр турында мәгълмат туплау.Мин укучыларым белән фәнни- тикшеренү эшләре алып барам. Бу тикшеренү вакытында төрле авылларда төрлечә үткәрелә торган йолалар турында белдек. Олырак буын кешеләреннән сорашып, ул вакыттагы гореф- гадәтләрне хәзерге вакыттагылар белән чагыштырдык. Мондый тикшеренү эшләре укучылар өчен бик файдалы, чөнки алар үткән тарихны белеп кенә калмыйлар, аларны торгызу өстендә дә эшлиләр.
Автор
Дата добавления 15.02.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров886
Номер материала 30856021523
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх