1726033
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
V ЮБИЛЕЙНЫЙ МЕЖДУНАРОДНЫЙ КОНКУРС
ИнфоурокНачальные классыКонспектыТатар теле дәресенә технологик карта

Татар теле дәресенә технологик карта

библиотека
материалов

Әлки муниципаль районы Яңа Чаллы башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы: Гатина Миләүшә Надировнаның 1 нче класс өчен татар теле дәресенә технологик картасы.

Дәрес №66

Тема

Предметны һәм эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр.


Максаты

Балаларны предметны һәм эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр белән таныштыру, предметны белдергән сүзләргә кем? нәрсә? эш – хәрәкәтне белдергән сүзләргә нишли? нишлиләр? соравын куя белергә өйрәтү, мәрхәмәтлелек, җәнлекләргә җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.



Көтелгән нәтиҗә

Кем? нәрсә? соравына җавап бирүче һәм нишли? нишлиләр? соравына җавап бирүче сүзләрне аера белүгә ирешү, схемаларга карап җөмләләр төзи белү.


Төп төшенчәләр

Предметны белдергән сүзләр, эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр.


Предметара бәйләнеш

Татар теле, уку, әйләнә -тирә белән таныштыру

Ресурслар

Татар теле дәреслеге, авторлары И.Х. Мияссарова. Ч.М. Харисова

Презентация

Класс белән эш

Фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш




Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

1 этап.Оештыру өлеше.

Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру

1 этап. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру 1 нче слайд

- Без сезнең белән хәзер татар теле дәресе үткәрербез.

- Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик.

Хор белән әйтү:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

2 нче слайд

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә,аларның ни өчен кирәкле кабатлана.

- Кояш үзенең елмаюы, нурлары белән безгә яхшы кәеф бүләк итә


hello_html_749e0dab.png

- Бүген без татар теле һәм әдәби уку фәннәренең һәр дәрес кунаклары булган Әмир һәм Әминә янына кунакка килдек. шул ук вакытта татар теле белән шөгыльләнергә булдык.. Алар авылда яшиләр икән һәм бик күп җәнлекләр белән дуслар.

Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап,уңай атмосфера тудыралар.

Шәхес буларак блок(әхлакый-этик бәяләү)

2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Максаты : предмет исемнәрен атап чыгу.

Көтелгән нәтиҗә:

Предмет исемнәрен дөрес итеп әйтә белү.

  1. этап.Белемнәрне актуальләштерү. 3 нче слайд

Дәреслектәге рәсем буенча эшлибез.18 нче бит

  • Менә бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез? (Эт, куян, ат, әтәч, чеби, күбәләк)

  • Ләкин бу җәнлекләребез хәрәкәтләнмиләр.

  • Алар хәрәкәтләнсен өчен, әйдәгез бергәләп тылсымлы сүзләр кабатлыйбыз: Белемле кеше югалмас! Белем бәхет ачкычы. Белем кояштан яктырак.

  • Ә алар һаман хәрәкәтләнмиләр, бу гына җитми, ахры, диде Әминә.

  • Әйдәгез, кызык итәбез үзләрен. Бергәләп предмет исемнәрен әйтәбез, сез балалар аларның хәрәкәтен белдергән сүзләрне табарсыз. (проблема куела)


2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.

Регулятив эшчәнлек (укчылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы,информация табу,иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү)

3 этап. Яңа тема өстендә эш.

Максаты: предметны һәм эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр белән таныштыру.

Көтелгән нәтиҗә:

- Кем? нәрсә? соравына җавап бирүче һәм нишли? нишлиләр? соравына җавап бирүче сүзләрне аера белүгә ирешү.

- схемаларга карап җөмләләр төзи белү.




  1. этап. Яңа тема өстендә эш.

4-15 нче слайдлар

- Бу нәрсә? ( ат)

- Ат нишли? (чаба, кешни…..)

- Эт нишли? (өрә, тешли…….)

- Куян нишли? (сикерә, ашый…..)

- Әтәч нишли? (кычкыра)

- Күбәләк нишли? (оча)

- Хәрәкәтләнделәрме җәнлекләребез?

16-18 нче слайд

- Без нинди предметлар турында сөйләштек?

Димәк, предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куйдык? (Кем? нәрсә?)

- Алар нинди хәрәкәтләр ясадылар?

- Ә хәрәкәтне белдергән сүзләргә нинди сораулар куйдык? (нишли? нишлиләр? )

- Бик дөрес укучылар. Предметны белдергән сүзләр җөмләдә кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Аларны тамгасы белдерә.

Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләр җөмләдә нишли? нишлиләр? сорауларына җавап бирә.

Аларны тамгасы белдерә.

Слайд 19-20

- Тактада язылган җөмләне кем укый ала?

Тиен сикерә.

- Әйдәгез бергә схемасын төзеп карыйбыз.

Тиен нинди сорауга җавап бирә? (Нәрсә?)

- Димәк нинди схеманы куярбыз? ( )

- Бик дөрес.

- Сикерә нинди сорауга җавап бирә? (Нишли?)

-Димәк нинди схеманы куярбыз? ( )

-Җөмләне нинди хәрефтән башлап язабыз? (Баш хәрефтән)

-Димәк схеманың башында җөмләнең башын күрсәтергә кирәк.

- Җөмлә ахырында нәрсә куябыз? (нокта)

Слайд 21,22

- Әйдәгез, хәзер Күбәләк оча җөмләсенә схемасын төзибез.

-Кем схеманы тактада сызып күрсәтә?

- Дөреслеген тикшерик әле.

Физкультминутка. Слайд 9


hello_html_52627c3f.png



3 этап.Яңа тема өстендә эш.

Регулятив эшчәнлек(алдан фаразлау,контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү,тикшерү,коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү

4 этап. Ныгыту.

Максаты: алган белемнәрне ныгыту

Көтелгән нәтиҗә:

--схемага карап, җөмләләр төзү




4 этап. Ныгыту. Слайд 24,25

9 нчы күнегү. Парлап эш

Схемаларга карап, җөмләләрне язып бетерү.

-9 нчы күнегүдә схемалар бирелгән Шуннан өч схема тактада шуларга.Әмир җөмлә төзи алмый аптырый.

-Булышабызмы, балалар?

Кош сайрый. Куян чаба. Үрдәк йөзә.

-Җөмләләрне төзибез һәм дәфтәргә язабыз.

- Кем беренче җөмләне тактага чыгып яза?

- Дөреслеген тикшереп алыйк әле.

4 этап. Ныгыту.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз - үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу)

Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү,мәгънә төзелеше)

5 этап.Тикшерү күнегүләре.


Максаты:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Көтелгән нәтиҗә:

- Предметны, эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба белү


5 этап. Тикшерү күнегүләре. Слайд 26

Артык сүзне тап” уены

-Предметны белдергән сүзләрне табарга. Дөрес җавап булса, көймә йөзеп китә, ә ялгыш булса җавап төссезләнә.

Предметны белдергән сүзләрне сез икенче класста исем дип үтәчәксез.

-Ә эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне нинди сорауга җавап бирә? (нишли? нишлиләр?)

-Молодцы!

-Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне 2 нче класста фигыль дип үтәчәксез

«Парын тап» уены Слайд 27

- Әминә сүзләрнең парын югалткан, әйдәгез бергәләп табыйк әле

5 этап.Тикшерү күнегүләре

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү)

Шәхес буларак эшчәлек(мәгънә төзелеше)

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Көтелгән нәтиҗә:

- Предметны, эш – хәрәкәтне белдергән сүзләрне таба белү

-алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү



6 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү.

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз?

- Эш – хәрәкәтне белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз?

-Аны безгә ни өчен белергә кирәк?

-Тагын хәтерегездә яхшырак калсын өчен , бер-берегезгә сөйләп карарсыз, өйгә кайткач әти- әниләрегезгә сөйләп күрсәтерсез. Слайд 28

Дәрес бетте. Актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт!

6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Шәхес буларак эшчәлек(мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре)

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү)


Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Лабиринт
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

"Описание материала:

! нче класста татар теле дәресенә технологик карта, укытучылар өчен ярдәмлек.

Технологик карта төзү үзенчәлекләрен, эш этапларын күрсәтергә тырыштым. дәреснең һәр этабында укучылар өчен яңалык бар.

Дәреснең эчтәлеге программа таләбенә туры килә. Прграммадан тыш исем, фигыль төшенчәсе бирелде.

"Тероретик материал практик күнегүләр белән чиратлашып барды.

Технологик карта әзер материал буларае укытучыга ярдәм итәр дип уйлым. Җырлы физик күнегүләр бик уңышлы була.

Уен дәрес этапларын башка дәресләрдә дә кулланып була.

Общая информация
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону N273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» педагогическая деятельность требует от педагога наличия системы специальных знаний в области обучения и воспитания детей с ОВЗ. Поэтому для всех педагогов является актуальным повышение квалификации по этому направлению!

Дистанционный курс «Обучающиеся с ОВЗ: Особенности организации учебной деятельности в соответствии с ФГОС» от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (72 часа).

Подать заявку на курс

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Возрастные особенности детей младшего школьного возраста»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс «Сопровождение детского отдыха. Школа вожатых»
Курс повышения квалификации «Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация инклюзивного обучения в сфере образования»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Система диагностики предметных и метапредметных результатов в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Оказание психолого–педагогической помощи лицам с ОВЗ»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Лабиринт
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.