Инфоурок Классному руководителю Рабочие программыӘти-иң кирәкле кеше. Бәйрәм-конкурс сценариесы

Әти-иң кирәкле кеше. Бәйрәм-конкурс сценариесы

Скачать материал

Арча районы Яңа Кенәр лицее филиалы –

Түбән Оры башлангыч мәктәбе.






hello_html_24a66f52.gif


(Ватанны саклаучылар көненә багышланган

бәйрәм-конкурс сценариесы)





Әзерләде: I категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Мортазина С.Н








2014 ел





Хәерле көн хөрмәтле әтиләр, абыйлар, бабайлар, кадерле укучылар! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәгә җыелдык.

Кадерле әтиләребез һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз! Без сезнең барагызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.


Исәнмесез, саумысез,

Һәрберегез, барчагыз.

Бездән сезгә кайнар сәлам

Кабул итеп алыгыз.


Рөхсәт итегез дуслар

Пәрдәбезне ачарга.

Безнең көч белән әзерләнгән

Кичәбезне башларга.


ӘТИ! Нинди матур яңгырашлы, йөрәккә ятышлы җылы исем. Ә аның янында “әни” сүзе дә торса, ул тагын да матуррак ишетелә.

Әти белән әни булса гына хөр күңел белән кайгы-хәсрәтсез яшисең. Безнең әтиләр гаиләнең тоткасы булса да, һаман никтер әниләр күләгәсе астында кала килделәр. Әйдәгез, бүгенге кичәбездә әтиләребезне дә яктылыкка чыгарыйк әле, безнең әтиләребез дә бит бик яхшы күңелле, ягымлы, тырыш кешеләр бит.


Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә

Анны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.


Ул тынычлык бәйрәме,

Аны һәр кеше белә -

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.


Ул-тынычлык бәйрәме,

Без котлыйбыз аларны-

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.


Минем әти дә күптән

Солдата хезмәт иткән.

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.


Шатлык-күңелебездә.

Ал-кояш күгебездә

Килегез дуслар кунака

Әтиләр көне бездә.


Бигрәк күңелле икән

Дуслар җыелган җирдә.

Бәйрәм итәбез бүген

Әтиләр белән бергә.


Кадерле әтиләребез!

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан.

Өлеш чыксын Сезгә мул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр.


Шатлыкларга илткән юл гына,

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә,

Шатлык-куаныч, зур бәхетләр.


Юлдаш булсын гомер-гомергә,

Гомер юлларыгыз озын булсын

Тигез тормыш аны бизәсен,

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен.


Авырлыклар мәңге килмәсен,

Җир йөзенең бөтен матурлыгын.

Килә Сезгә бүләк итәсе,

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын Сезгә әйтәсе


Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.


Җыр: “Солдатта булган диләр”


Беләсезме, балалар!

Солдат булыр өчен бит

Батыр булырга кирәк

Һәм булырга бик көчле.

Капитан Врунгель “Җиңү” яхтасында сәяхәткә җыена. Аңа яхшы әзерлекле команда кирәк.Ул үзенә команда сайлый. Сез әзерме үзегезне сынап карарга?


  1. Капитаннар конкурсы

Команда әгзаларының исемнәрен атарга тиеш.

2. Рулевойлар ярышы

Диңгездә тәҗрибәле рулевойдан башка бик куркыныч. Рулевой корабльне билгеле бер курс белән алып бара. Бәйләнгән күз белән шахмат тәртибендә куелган 3 кегли арасыннан команда буенча финишка кадәр җитәргә кирәк. Командалар: Лево руля, право руля, полный перед, полный назад, так держать.

3. Штурманнар ярышы

Штурман диңгездәге бөтен маршрутны белә, корабльнең билгеле маршрут буенча дөрес баруын тикшереп бара.Ә хәзер штурманнар диңгез исемнәрен язарга тиешләр.

4. Коклар ярышы

Һәр команданың кокы бәрәңге әрчергә тиеш.

5. Юнгалар ярышы

Бәйләнгән күз белән идәнгә чәчелгән кубикларны чиләкләргә җыярга.



1нче сыйныф укучылары сезне бәйрәм белән котлый


Үскәч, солдат булырмын

Әтием кебек мин дә

Аның кебек тырышып

Зарядка ясыйм көн дә.


Турникта ул атынган,

Канатта ул тартылган.

Һәм күтәргән гер да ул,

Көчле шуңа күрә ул.


Минем абый солдатта-

Ул анда тора сакта

Ул ант биргән Ватанга,

Аны уяу сакларга.


Бабай да солдат булган

Әти дә солдат булган.

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә тора.


Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим әле аз гына.


Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез.


Юлга чыксак, кырларда

Бергә җырлап алабыз.

Яшеренгән гөмбәне

Икәү эзләп табабыз.

Тал чыбыкны шомартып,

Бергә кәрзин үрәбез.

Бик күңелле яшибез

Менә шуңа күрә без.


Бию: Татар яшьләре биюе


Әтиләр белән малайлар өчен уен. Әтиләр өчен зур ромашка, ә малайлар өчен кечкенә ромашка.

Ромашка таҗларында язылган биремнәр, шуларга җавап бирергә.




Ә хәзер котлау өчен сүзне 2 нче сыйныф укучыларына бирәбез.

Кош – һавада, ат- тауларда,

Егет яуда сынала.


Бөркет оча тауда , далада,

Һәм уяна бөркет бик иртә.

Шуңа күрә Ватан-ана да

Кыюларны “Бөркет”дип йөртә.


Кайчагында эшеннән

Арып кайткан чагында

Йөгереп кенә йөримен

Әтиемнең янында.


Әтиләр узган җирдә яшәрә гөлләр

Тыныч көннәрне бүлә итүче

Илебез данын бөек йөртүче,

Әтиләрдә бит туган ил көче.


Әти дә җырлый белә

Әни дә җырлый белә

Шушы бәйрәм хөрмәтенә

Минем дә җырлыйсым килә.


Әти булса өйдә ешрак

Өебез балкып тора

Әнинең дә йөзе якты,

Елмаеп кына тора.


Иң кадерле кешеләребез сез

Әтием һәм әнием

.Сез булганга,без бәхетле

Тыныч,рәхәт яшибез.


Каеш будым билемә

Тасма тактым җиңемә.

Йолдызлы бүрек кидем:

Мин солдат булдым!-дидем.


Җырлыйбыз әтиләр хакында,

Үсәбез аларның кулында.

Әтиләр кул куйса иңбашка,

Яктырак елмая кояш та.



Бию: Моряклар


Җыр: Солдат булам


Хәзер әтиләр һәм малайлар арасында фехтование ярышы үткәрәбез. Ике әти һәм ике малайны чакырабыз. Күзне бәйләгән килеш фломастер белән түгәрәкнең үзәгенә тидерергә.


Кем тапкыр , кем зирәк

Безнең шаян сорауларга

Җавап тапсын тизрәк


  1. Су кайда коры була?

  2. Ат нигә улак янына килә?

  3. Кәҗә 7 яшь тулгач нишли ?

  4. Каенда 8 алма бар иде,5сен алып ашадылар.Ничә алма калды?

  5. Борынгы заман сәгате.

  6. Фотоларны тиз ясый торган автомат.

  7. Нинди савыттан эчеп булмый?

  8. Кешегә иң якын әйбер нәрсә?

  9. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була?

  10. Куян чаба-чаба да, ник артына борылып карый?

  11. Сыер ни өчен ята?

  12. Нәрсә өстән аска таба үсә?

  13. Кара мәче нинди ишектән керә?

  14. Ниниди сәгать тәүлеккә ике мәртәбә генә вакытны дөрес күрсәтә?

  15. Кара диңгезгә төшкән таш нишли?



3нче сыныфка сүзне бирәбез

Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да.

Ул иң-иң көчле кеше,

Баһадир төсле кеше.

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

Кем дисезме? Ул кеше

Минем әти , әлбәттә.


Йөкла әти.

Әллә кайчан йөклар идем

Булсам синең урында,

-Диде әти бүген миңа.

Карап куйды кырын да.

Ачуланма инде әти,

Карама әле кырын да,

Ят та минем караватка,

Йокла минем урында.


Без сезне бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.


Җыр: Әтием турында җыр


Җырла дисәләр, җырлыйбыз,

Бер дә каршы килмибез

Карап торыгыз безне

Җырлый-җырлый биибез.


Бию: Буги-буги (Стиляги)


Ике малайны чакырабыз. Берничә малайның аяк киемнәрен бутарга һәм шулар арасыннан күзләрне бәйләгән килеш үзләренекен табып киергә.


Сүзне 4 нче сыйныф укучыларына бирәбез


Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,

Күңелнең ул иң-иң түрендә;

Ул салкында сине җылытучың,

Юанычың авыр көнеңдә


Сезгә булган җылы хисне ,әти,

Гомер буена сакларбыз,

Һәм шулай ук,бу олы сүз белән

Туып үскән илне атыйбыз.


Нигә бүген класста

Бик күңелле, бик ямьле?

Чөнки бүген кунакка

Әтиләребез килде.


Әти безнең терәгебез

Әти безнең яклаучы

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.


Әти янымда булганда

Бернәрсәдән курыкмыйм мин

Аның сүзе миңа закон

Әтиемне тыңлыйм мин.


Җыр: Әтиемә


Шундый батыр, кыю,тапкыр әтиләребез һәм малайларыбыз булганда диңгәз буйлап сәяхәткә чыгарга да куркыныч түгел.


Әтиләр колагына “Киңәш”

Абына, егыла бала,

Өзелә йөрәк.

Өзелсә дә, кызганма син,

Түзәргә кирәк.

Берсендә алып иркәлә,

Икенчесендә - түз.

Елмаерга өйрәт аны,

Яшьләнсә дә күз.

Йомшак келәмгә егылып,

Чыныксын бала.

Күгәргән, авырткан үтә,

Чыныгу кала.

Бөгелмәслек, егылмаслык

Ир булып үскәч,

Сөярсең, егылган сабый

Исеңә төшкәч.


Кадерле балалар!

Әтиләр башлаган юлны

Сезгә дәвам итәргә.

Бар җиһанга үрнәк булып

Кирәк сезгә үсәргә.

Ялкаулыкны бетерик,төбе-тамыры белән.

Үссен сәләт, артсын уңганлык.

Юлдаш булсын һәрбер эшчәнлектә

Оешканлык, дуслык , туганлык!


Җыр: Матур булсын.


Йомгаклау. Конкурсларга нәтиҗә ясау, призлар тапшыру.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Әти-иң кирәкле кеше. Бәйрәм-конкурс сценариесы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Помощник руководителя отдела библиотеки

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Әтиләр - иң кирәкле кешеләр...

Алар - тормышның ышанычлы терәге, Ватаныбызны саклаучылар.Бу бәйрәм-конкурс сценариесы 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган. Әтиләр һәм укучы малайлар катнашында бик күңелле кичә уздырырга мөмкин. Гаиләдә әтиләрнең дәрәҗәсе түбәнәйгән заманда мәктәптә мондый кичәләрнең әһәмияте бик зур дип уйлыйм.Әтиләргә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү , әтиләр үрнәгендә малайларны нык характерлы, көчле рухлы, киң күңелле кешеләр итеп тәрбияләү - бу кичәнең төп максаты.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 452 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.02.2014 1694
    • DOCX 196 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Муртазина Сурия Наильовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Муртазина Сурия Наильовна
    Муртазина Сурия Наильовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4563
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 770 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 838 человек

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 247 человек

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 112 человек

Мини-курс

Состав и анализ финансовой отчетности

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Маркетинг в сфере услуг: от управления до рекламы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 14 регионов

Мини-курс

Психология эмпатии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек