Инфоурок Начальные классы КонспектыДәрес конспекты «Икеурынлы санга язып тапкырлау» (математика 4 класс)

Дәрес конспекты «Икеурынлы санга язып тапкырлау» (математика 4 класс)

Скачать материал

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль  районы

  «Кече Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Математика дәресе

(4нче сыйныф   )

 

Тема: Икеурынлы санга язып тапкырлау

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1квалификацион категорияле

башлангыч  сыйныфлар укытучысы

Гайнутдинова Фирдәвес Миннехан кызы

 

 

 

                                                    2012-2013 уку елы

 

Тема:     Икеурынлы санга язып тапкырлау.

 

Максат: 1. икеурынлы санга икеурынлы санны , икеурынлы санга берурынлы

               санны язып тапкырлау белән чагыштырып өйрәтү;

              2. исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен,игътибарлы-

                  лыкларын  үстерү;

             3. игътибарлылык, дустанә мөнәсәбәт, фәнгә кызыксыну тәрбияләү;

 

Материал : М.И.Моро  М.А.Бантова  ,, Математика “ 4класс( Россия мәктәбе)

                    35бит

 

Җиһазлау: 2 дәрәҗәдәге мисаллар язылган карточкалар;

                   презентация;

                   дәрес  девизы  ( таблица)

                   ноутбук;

                   алгоритм(таблица);

                   дәрес  программасы (таблица)

 

Дәрес тибы:  яңа материалны аңлату

 

 

                  Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.  

-Укучылар , бүгенге математика дәресен  мин бер акыл иясенең  түбәндәге җөмләләре белән башлыйм:

,, Сөйләсәң генә онытылыр,

Күрсәтсәң хәтердә калыр,

Эшләп карасаң аңлашылыр. “ ( слайд 1)

- Сез бу җөмләләрне ничек аңлыйсыз?

- Нәрсәгә дә булса җавап табу өчен  һәм тизрәк аңлап, истә калдыру өчен үзеңә эшләп карарга кирәк.

- Ә математика дәресләрендә уйларга туры киләме?

- Әйе.

- Ә ни өчен уйларга кирәк?

- Фикерләүне үстерү өчен.

-1.Әйдәгез, фикерләүгә мәсьәләләр чишеп алыйк.

1 укучы тактада эшли, ә калган укучылар  дәфтәрдә эшләрсез.

Җавапларны һәр шакмакка язып барыгыз.

1) Басуда 5 комбайн эшли, 2 комбайн ягулыгы бетеп туктады.Басуда ничә комбайн? ( 5 )

2) Җәнлекнең  2 уң аягы ,  2 сул  аягы, 2 аягы алда , 2 аягы артта  .Җәнлекнең аягы ничә?( 4 )

3) Өстәлдә 3 шәм иде. Берсен сүндерделәр.Ничә шәм калды? (1) ( чөнки янып калган икесе эреп бетә)

-  Нинди сан килеп чыкты? Укыгыз.

- 541

- Бу нинди сан?

- Күбурынлы.

- Бу санда ничә разряд?

- 3  (  йөзләр, дистәләр, берәмлекләр)

- 5 цифры нәрсәне белдерә?

-  5 йөзне

- Бу санны разряд кушылучылары суммасы рәвешендә күрсәтегез?( 1 укучы тактада)

-     541=  500+40+1

2. Белемнәрне актуальләштерү.

- Алдагы дәресләрдә күбрәк нинди гамәл белән мисаллар   чишәргә өйрәндек?

-Тапкырлау.

-Тапкырлау таблицасын кабатлап алыйк.

3.Ничек уйлыйсыз. Тапкырлау гамәле белән мисаллар эшләргә өйрәнеп беттек микән?

- Юк.

- Яңалык белергә телисезме?

-Әйе.

-Алайса эшкә керешәбез.

- Укучылар , нәрсәгә дә булса өйрәнү өчен һәм нинди  дә булса яңалык алу өчен иң башта нәрсә беләсең шуны кабатларга кирәк.

Дәрес программасы белән таныштыру.

-Буген дәрестә

 алгоритм буенча мисаллар чишәрбез.

3. Яңа материалны аңлату.

Экранда мисаллар              ( слайд 2)

                 124х3         42х 15

                 36х13         78х2

- Бу мисалларның җавапларын исәпләмичә генә 2 төркемгә бүлегез.

- Беренче төркемгә- берурынлы санга тапкырлауга,  икенче төркемгә-икеурынлы санга тапкырлауга мисаллар керә.

- Кайсы төркем мисалларын  чишә беләсез?

-  Беренче төркем  ( 124 х3,  78х2).

-  Бу мисалларны ничек чишәрсез?

-  Баганалап язып һәм разряд кушылучылары суммасы рәвешендә таркатып.

(  1укучы баганалап, 2нче укучы   разряд кушылучылары суммасы рәвешендә таркатып тактада чишәләр , калган укучылар дәфтәрдә ) 

- Ничек итеп чиштегез?

( укучылар аңлата)

 - Укучылар , без сезнең белән нәрсәне кабатладык?

-Икеурынлы санга берурынлы санны язып тапкырлауны.

Проблемалы  ситуация тудыру.

-  Укучылар,  бу мисалны чишү  ни өчен  ,, авыр “  булды?

- Чөнки без икеурынлы санны икеурынлы санга тапкырладык.

- Шулай булгач дәрес темасы ничек булыр?

-   Икеурынлы санга язып тапкырлау.  ( слайд 4)

-  Мондый мисалларны чишү өчен  нәрсә төзергә кирәк?

-   Икеурынлы санга язып тапкырлау алгоритмын.

-  Нинди максат  куярбыз?

 - Икеурынлы санга язып тапкырлау алгоритмын төзү.

  - Аның  өчен нәрсәне белергә кирәк?

 - Тапкырлау таблицасын,  берурынлы санга язып тапкырлауны.

-  Ә хәзер укучылар 36х13  мисалын баганалап  язып  исәпләп карыйк әле.

( 1 укучы тактада   аңлатып тулы булмаган беренче тапкырчыгышны таба, калган укучылар дәфтәрдә) 

  

1.  Беренче тапкырлаучыны берәмлекләр санына тапкырлыйм. ( слайд 5)

         36

         13

       108     

 

( 2нче укучы тулы булмаган икенче тапкырчыгышны таба) 

 

2.  Беренче тапкырлаучыны дистәләр санына тапкырлыйм, дистәләр астыннан яза башлыйм (  слайд 6)

    36

    13

  108

  36     

 

  (3нче укучы тулы булмаган тапкырчыгышларны куша)

3.Тулы булмаган тапкырчыгышларны кушам  (слайд 7)

    36

    13

  108

  36

  468

      - Укучылар, дәрес темасын ачыкладыкмы?

  - Әйе.

          Ял     минуты   (  Музыка уйный, укучылар  физик күнегүләр ясыйлар).

-  Эшне дәвам итәбез.  Хәзер нәрсә төзибез?

-  Алгоритм.

- Сез миңа ярдәм итмәссез микән?

( Укучылар әйтә, экраннан чыга)

Слайд  9.

1.  Беренче тапкырлаучыны берәмлекләр санына тапкырлыйм.

2.  Беренче тапкырлаучыны дистәләр санына тапкырлыйм, дистәләр астыннан яза башлыйм.

3.Тулы булмаган тапкырчыгышларны кушам.

4 Җавапны укыйм

 

-   Ә хәзер укучылар  42х15 мисалын баганалап язып исәпләгез. 1 укучы тактада аңлатып эшләсен.   Эшләп бетергәч, бер- берегезнең эшләрен тикшерегез.

 

4. Ныгыту.

-Дәреслекнең 35 битендәге №166 мисалын универсаль модель  белән чишәрбез.

(  1мисалны  2 укучы   тактада модельләрен аңлатып тутыралар )

 

   42                   8 9             7 5                  9 3

   27                   4 1             3 4                  4 6

 294                   8 9           3 0 0               5 5 8              

 84                  356           22 5                37 2

1134              364 9         25 5 0             42 7 8   

 

5.   №167. Капма-каршы хәрәкәткә мәсьәлә чишү.

Нәрсә билгеле?

Вакыт- 10 мин

Ераклык- 270 км

Тизлек 1 самолет – 15 км\мин

Табарга- тизлек 2 самолет

Нәрсә таба алабыз?

-          1 самолетның юлын.15 км\мин х10 мин= 150 км.

-          2 самолетның юлын. 270 км – 150 км = 120 км.

-          2 самолетның тизлеген. 120 км : 10 мин = 12 км\мин

(   Укытучы  белән тикшерәләр)

- Билгеләрне   көндәлекләрегезгә куегыз. Молодцы!

6.Өй  эше. 35 бит, №168

7. Рефлексия

- Нинди    мисаллар чишәргә өйрәндек?

- Икеурынлы санга язып тапкырлауга.

- Дәрес башында нинди максатлар куйган идек?

- Икеурынлысанга язып тапкырлауга  алгоритм төзергә, мисаллар чишәргә.

- Максатка ирештекме?

- Әйе.

- Авырлыкны    җиңдекме?

-Әйе.

- Таблицадагы җөмләләрне  эшебездә кулландыкмы?

-  Без сөйләп кенә тормадык, эшләп карадык, хәтердә калдырдык һәм аңлап бардык.

- Молодцы, укучылар! Күтәренке кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз. Сезгә бик зур рәхмәт.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дәрес конспекты «Икеурынлы санга язып тапкырлау» (математика 4 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист контроля качества

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Математика дәресе 4 нче сыйныфта иҗади үстерешле укыту технологиясен кулланып үткәрелде. Дәрестә тапкырлау таблицасын карточка ярдәмендә тикшерү һәм аны укучыларның үзара тикшерүе вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә. Логик мәсьәләләр чишү укучыларның иҗади фикерләвен үстерә. Дәрестә презентация куллану шулай ук укучыларны активлаштыра. Дәрестә укытуның төрле методлары чиратлаштырылды.

Эш формалары парлап эшләү, төркемләп эшләү белән чиратлаштырылды. Укучылар үзбәя куйдылар. Физкультминутка уен формасында музыка белән уйнатылды.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 251 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.02.2014 2433
    • DOCX 20 кбайт
    • Рейтинг: 3 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайнутдинова Фирдаус Миннехановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 32812
    • Всего материалов: 23

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Система диагностики предметных и метапредметных результатов в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 136 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 117 человек

Курс профессиональной переподготовки

Подготовка детей к школьному обучению в условиях вариативного дошкольного образования и реализации ФГОС НОО

Учитель по подготовке к школе (педагог)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 304 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 611 человек

Курс повышения квалификации

Особенности введения и реализации обновленного ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1102 человека из 81 региона
  • Этот курс уже прошли 19 288 человек

Мини-курс

Психология семейных отношений: понимание, следствия и решения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 47 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Развитие дошкольного мышления

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

Карьерный навигатор: эффективный поиск работы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов
Сейчас в эфире

"С понедельника — начну!.." Практическое руководство к модификации образа жизни

Перейти к трансляции