Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект урока «Минем сөйгән китабым» (Моя любимая книга) М.Хөсәенов
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Конспект урока «Минем сөйгән китабым» (Моя любимая книга) М.Хөсәенов

библиотека
материалов

Предмет: Татар әдәбияты

Сыйныф: 2

Тема: Мәхмүт Хөсәеновның “Минем сөйгән китабым”шигыре

Максат: 1.Китапларның килеп чыгу тарихы белән танышу.

2. Китап төрләре: дәреслекләр, әкиятләр, җырлар һ.б.җыентыклар белән танышу.

3. Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү.

4. Китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуга ирешү

Материал: әдәбият дәреслеге А.Г.Яхин – Казан: Мәгариф, 2009. 122 бит.

Җиһазлау: китап күргәзмәсе, М.Хөсәен портреты, рәсемнәр, иҗади эшләр (шигырьләр, рәсемнәр) күргәзмәсе, деопроектор, презентация.

Дәрес тибы: белемнәрне камилләштерү.

Дәрес төре: иҗади проект яклау.

Дәрес планы:

I.Оештыру.Укытучының кереш сүзе.

1.Актуальләштерү. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

II.Уку мәсьәләсен кую.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1)Иҗади проектны яклау.

1. Мәхмүт Хөсәеновның “Мине сөйгән китабым”шигыре .

2.Күргәзмә белән танышу.

3.Иҗади эшләр турында әңгәмә.

4.Ысул чыгару

IV.Модельләштерү.

V.Рефлексия.


Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

  1. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

а)Уңай психологик халәт тудыру;

б)Белемнәрне актуальләштерү

Тәрәзәгә карагыз.Укучыларым!Көн нинди матур! Безнең бүгенге дәресебез дә шундый уңай тәэсирләр калдырсын. Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, шул табышмакның җавабын табып, без бүгенге дәреснең темасын билгелибез.

Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә?












Китап

  1. Уку мәсьәләсен кую.

- Әйе, укучылар. Безнең бүгенге дәресебез дә китап турында. Ул «Минем сөйгән китабым» дип атала.



Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз - ак корабны хәтерләткән мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул - гыйлем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз. 
 - Ә нәрсә соң ул китап? 













Китап ул нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә җыйналып төпләнгән басма әсәр. 
- Китап - тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.

III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

  1. Без бүген сезнең белән Мәхмәт Хөсәеннең “Мине сөйгән китабым”шигырен укырбыз.



Шигырь белән эш.

  • Видеоязмадан шигырь тыңланыла.

  • Сүзлек эше.

  • Шигырь буенча сораулар.

  • Бу шигырдә китап турында нинди матур сүзләр әйтелә. Укып бирегез.

  • Китап кешегә ни өчен кадерле?

  • Ә сезнең шулай мактарлык китабыгыз бармы?

  • Мөселманнарның изге китабы бар. Ул нинди китап.

өтен мөселман дөньясына танылган рухани Р. Фәхреддин өчен коръән китабы иң изгеләрдән саналган, чөнки гомер буе шул китапка бөтен гомерен багышлаган.



Дәресебезне иҗади проектларыгыз белән танышып дәвам итик.



































































































Рәхмәт . Үзләренең иҗади эшләре белән таныштыру өчен сүзне 2 нче төркемгә бирик.































Әйе, укучылар, мин сезнең белән килешәм, сез балалар өчен язылган китаплар турында әйттегез, аз гына өстәмәләр кертәм.



Дөньядагы иң зур китап – Мисырдагы бер гыйбадәтханә стенасына уелып язылган елъязма. Аның таш “битләре”нең киңлеге 40 метр. 
     Кәгазьгә басылган иң калын китап – 8048 битле Библия. Авырлыгы 500 килограммлап булган бу китап Америкада саклана. 
    Ә иң бәләкәй китап – Япониядә. Асао Хосимо авторлыгында чыгарылган бу китапның озынлыгы – 1,4мм, ул 20 биттән тора. Лондон шәһәренең “Фойлз” китап кибете басма продукциясенең күплеге белән дан тота. Китап киштәләренең озынлыгы – 48 км, кибетнең мәйданы – 7044 м². 
      Иң авыр тарихи китапларның берсе – әрмән телендә. «Муша монастыре вәгазьләре кулъязмасы. Ул башта бер пот авырлыгында булган. 1204 елда китапны басмачылар урлап киткән. Аны кире кайтару максатыннан бөтен әрмән авыллары көмеш акча җыйган. Кулъязма Муша (Көнбатыш Әрмәнстан) шәһәрендә 7 гасырдан артык вакыт сакланган. 1915 елда төрекләр һөҗүменнән качучы әрмәннәр халыкның буллаби хәзинәсен үзләре белән алганнар. Урау – урау юллар үтеп, кулъязма ахыр чиктә Әрмәнстанның төп китап саклау үзәгенә – Матедаранга килеп эләгә. 
     1832 елда Лондонда «Инглиз геройлары җыелмасы”дигән китап 100 данәдә басыла. Аның озынлыгы – 7 метрдан артык, ә киңлеге 4 метрга якын улла. Хәрефләрнең зурлыгы 15 см.дан артык. Ул дөньядагы иң авыр басма исәпләнә. 
     1899 елда Варшавада, А.С.Пушкинның тууына 100 ел тулуга багышлап, күләме 28 гә 18 мм тәшкил иткән «Евгений Онегин” поэмасы басыла. Аның һәр битенә 30 юл сыйдырылган китапчыкны медальонга урнаштырырга бу ла. Медальон капкачының уртасына, китапчыкны укыр өчен, линза беркетелгән. 
     1455 елда Гутенберг тарафыннан басылган Библия – дөньяда иң кыйммәтле китап булып санала. 1926 елда аның бер данәсе 350 мең долларга сатыла. 
      1633 елда Лондонда басылып чыккан китапка иң – иң озын исем бирелгән. Ул 45 юлдан тора.





1 нче төркемнең икенче укучысына сүз бирик.





























































Бик зур рәхмәт. Ә хәзер сүзне 2 нче төркемнең башка укучыларына бирик.

                                                       












  • Укучыларның шигырьне эчтән, пышылдап, чылбыр рәвешендә укулары.



























1 төркем җитәкчесе. Без бүгенге дәрестә китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштырырга булдык. Әни белән бергә интернеттан мәгълүматлар таптык.

Кешеләр китаплар аша үзләренең үткәне, әби- бабаларының тормышы белән танышалар. Китаплар бик борынгы заманнардан ук басылып килгәннәр.

- Беренче китап кайчан барлыкка килгән?

Бүгенге галимнәр бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйлар. Париждагы бер китапханәдә безнең эрага кадәр 3350 елда язылган папирус төргәге саклана. Шушы китапны иң борынгы, иң беренче китап дип санасалар да, Мисыр каберлекләрендә әле ачылу көтеп ятучы күпме сер бар.

Беренче язу үрнәкләре шикелле үк, беренче китаплар да башта Мисырда, Кытайда, Һиндстанда барлыкка килә. Борынгы Мисырда ташка чокып язганнар. Иероглифлар белән язылган беренче язу үрнәкләре кыяташларда сакланган. Димәк, беренче китаплар таш китаплар булган.

Тора - бара ташларны папирус алыштырган. Папирус Нил елгасы буенда үскән камыш. Безнең кәгазь белән чагыштырганда, папирус нык түгел, бик тиз таралырга тора. Шулай булса да, ул бик озак алыштыргысыз язу материалы булып хезмәт иткән.

Шулай ук, беренче китапларны балчыкка, агач такталарга, тирегә, каен тузына язганнар. Китапларны элек кул белән язганнар. Ә соңрак китап басу станоклары, беренче типографияләр барлыкка килә.

Россиядә беренче китап басучылардан Иван Федоров санала. Аның 1564 елда беренче рус китабы «Апостол» басыла.

Татарстанда беренче типография 1801 елда Казан шәһәрендә отставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашов тарафыннан ачыла.





2 нче төркем җитәкчесе. Без бүгенге дәрескә дөньядагы иң зур, иң кечкенә китаплар турында мәгълуматлар, табышмаклар алып килдек. Әти – әниләр ярдәмендә интернетта эзләндек, китапханәдә булдык.

Иң кечкенә китап (1х1 мм) – балалар өчен "Карт король Коул" әкияте 85 данә итеп 1985 елның мартында Шотландиядә "Глениффер пресс" нәшриятында басылган. Китап битләрен инә очы ярдәмендә һәм бик саклык белән актарырга мөмкин.

Иң зур китап "Суперкнига" 1976 елда АКШның Денвер шәһәрендә иҗат ителгән. Аның күләме – 2,74х3,07 метр, авырлыгы – 252,6 кг, битләр саны – 300.























































Мин дәрескә табышмаклар алып килдем. Сез җавапларын бик тиз табарсыз дип уйлыйм.

  • Агач түгел − яфраклы, 
    Тун түгел − тегелгән. 
    (Китап)

  • Кабат-кабат катлама, 
    Акылың булса ташлама. 
    (Китап)

  • Теле юк − үзе аңлата. 
    (Китап)

  • Анда бар да бар. 
    (Китап)

  • Өнсез, җансыз − иң якын дус. 
    (Китап)

  • Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. 
    (Китап)

  • Ак җир, кара тап, 
    Нәрсә булыр, уйлап тап. 
    (Китап)

  • Ак ялан, кара сукмак, − 
    Йөри белгән эз табар. 
    (Китап)

  • Ача да яба, ача да яба, 
    Җавабын зирәк таба. 
    (Китап)

  • Киштә башында төпле төргәк, 
    Аңа һәр өйдә хөрмәт, 
    Һәркемгә дә иң кирәк. 
    (Китап)



Мин дәрескә китап, белем турында шигырьләр, мәкаль һәм әйтемнәр әзерләдем. (Шигырьне яттан сөйли)



Җир йөзендә төрле- төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче





- Гыйлем байлыктан яхшырак.

- Китап – тормыш көзгесе.

- Китап галим, телсез мөгаллим

- Акча тарат – белем җый.

 - Алтын җирдән табыла, белем китаптан.

Китап турында күренекле кешеләр менә болай дигән:

 1."Укый-яза белү – тормышыңны ачып күрсәтүче көзге ул.” М.Гафури.

  2. "Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык” М.Әгъләм

  3.”Алтын җирдән табыла – белем китаптан” Татар халык мәкале.

  Китаплар да кешеләр кебек туалар, яшиләр, картаялар. Алар да кешеләр кебек авырыйлар. Аларны да дәваларга кирәк. Ә хәзер Китап докторы”шигырен Ислам сөйли..




2.Ысул чыгару.

Укучылар, адымнарыбызны барлыйк. (Китап турында өйрәнгәннәрне кабатлап чыгу.)



Әйдәгез китаплар белән нәрсәләр эшләргә ярамаганлыгын искә төшереп үтик .









Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннан, юештән бозылалар. Аларны тагын тузаннан һәм корткычлардан сакларга кирәк.

Ә хәзер уен уйнап алыйк. Уенда ике укучы катнаша. Бер үк вакытта ике хикәя укыйлар һәм бер минутка ничә сүз укыганнарын саныйбыз. Җиңүче билгеләнә.



Китапның әһәмияте. Бала чактан ук китап безгә матур әкиятләр һәм шигырьләр сөйли . Андагы рәсемнәргә карап айларга , йолдызларга очабыз , Шүрәлеләр , Алып батырлар белән очрашабыз. Үсә төшкәч, китап безне меңәр ел элек яшәүче кешеләр белән таныштыра , могъҗизалар дөньясына алып китә. Китапка кешеләр тормышның үткәне,аның кайгылары һәм шатлыклары, уй һәм теләкләре , тәҗрибәсе һәм омтылышлары теркәлгән .Ул безнең киңәшчебез һәм сердәшебез дә , дустыбыз һәм юлдашыбыз да. Шуңа күрә: "Алтын җирдән табыла , акыл – китаптан , " – дигәннәр бит. Китап ул- белем чишмәсе.



Нинди китаплар була соң?








1. Китапларны урталай бөкләргә

2. Китапка язарга, рәсем ясарга.

3. Китап эченә карандаш тыгып калдырырга

4. Пычрак кул белән тотарга. һ.б.





























Китаплар күптөрле була. Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, мәкальләр җыентыклары була.

3. Күнекмәләр формалаштыру.


Китап турында сез нәрсә белдегез?

Китапны укып, нәрсәгә өйрәнәбез?



IV.Модельләштерү.


V.Рефлексия.


Без бүген дәрсемтә нәрсә белергә тиеш идек?

Ничек белдек? (Ысулны әйтү)

Шагыйрь шул шигыре аша нәрсә эшләргә куша?







(китаплар күргәзмәсен күрсәтү)



Укыгыз! Укыгыз! Укыгыз!



Тагын бик кирәкле китаплар- төрле- төрле сүзлекләр һәм белешмәлекләр бар. Кешеләр бар нәрсәне дә үткән замандагы, хәзер булып торган вакыйгаларны, даталар, саннар, исемнәрне белешмә һәм сүзлекләрдән таба ала.

(сүзлекләр күрсәтү)


Гүзәл китаплар –гаҗәеп әйберләр, күренәчәк көзге,аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, хәсрәтләрдә шатлык китерүче. Шуның өчен китапларны саклагыз, пычратмагыз, ертмагыз, китаплардан аерылмагыз.


Үзбәя.

Өй эше

    1. Мәхмүт Хөсәеновның “Минем сөйгән китабым”шигырен сәнгатьле укырга

    2. Яраткан китабыңа иллюстрация ясарга

    3. Китап турында шигырь чыгарырга.







.








Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Аннотация “Минем сөйгән китабым” дәрес- проекты Мәхмүт Хөсәеновның шул исемдәге шигыре буенча эшләнгән.

Бу дәрес 2 нче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш уку сәгатьләре исәбенә үткәрелә.

Дәрес А.Г.Яхин методикасына нигезләнгән. Өлешчә иҗади үстерелешле укыту технологиясе кулланыла.

Дәрес укучыларда эзләнүгә юл ача.

Китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияли. Иманлы, әхлаклы , тәрбияле шәхес булып үсәргә юл күрсәтә.

Кече сыйныф укучыларына үтемле, аңлаешлы, сыйфатлы белем һәм тәрбия бирә.

Дәрес укучыларда зур кызыксыну уятты, дәрестә бик күп өстәмә мәгълуматлар кулланылды.

Общая информация

Номер материала: 31188021734

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"