Инфоурок Классному руководителю КонспектыКонспект занятия «Кошлар безнең дусларыбыз»

Конспект занятия «Кошлар безнең дусларыбыз»

Скачать материал

                                     Кошлар – яшеллек сакчылары.

 

   Максат: укучыларга кошларнын файдасы турында аңлату, кошлар турында кайгыртырга, өлкәннәр ярдәмендә  җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өндәү, кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

 

                                                               Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Табышмак укыла.

                      Югары менә чылбырсыз,

                     Түбән төшә баскычсыз,

                     Өйләр сала балтасыз.    (Кош)

Укучылар, бу табышмакның җавабы нәрсә була? (Кош).

 Әйе,  табышмакның җавабы чыннан да - кош. Менә без бүген дәресебездә  балта да кулланмыйча өйләр салучы уңган кошларыбыз турында сөйләшербез. Безгә алар кирәкме, ни өчен кирәк, алар яклауга мохтаҗмы, дигән сорауларга җавап эзләрбез.

“Эш узгач үкенүдән файда юк”. Хикәя белән таныштыру. Хикәя буенча әңгәмә.

  2. Укучылар, мин сезне бер хикәя белән таныштырып узмакчы булам. Игътибар белән тыңлап карагыз әле.

Хикәя нинди? Күңеллеме, моңсумы?

Ни өчен моңсу соң бу хикәя?

Ник үлгән соң ул кош? Кем үтергән?

Сез Марат турында нәрсә әйтә аласыз?

   Әйе, Марат үзенең хатасын эш узгач кына аңлаган. Бик үкенгән, ләкин кошны терелтеп булмый инде. Хәтта кош чыркылдавы да аңа шелтә булып ишетелгән. “Әй тәртипсез, әдәпсез малай. Без,  кошлар, бөтен кырларны, җиләк-җимеш бакчаларын корткычлардан саклыйбыз! Кешеләргә файда китерәбез. Ә син, таш атып, бер иптәшебезне үтердең!” – дигән кебек тоелган.

  3. Кошларның әһәмияте турында фикер алышу.

   Кошлар табигатькә нинди файда китерә? (Агачлардагы бөҗәкләрне, кортларны чүплиләр.)

Әйе. Алар агачларны төрле авырулардан саклап калалар. Агачларны кортлардан арындыралар. Без менә шуңа күрә: “Кошлар – безнең дусларыбыз”, - дибез. Ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга кирәк.

Ә без кошларга ничек ярдәм итә алабыз? ( Яз көне оялар ясыйбыз, кышын җимлекләр ясап, кошларны ашатабыз).

Укучылар, сез инде хәзер зурлар – 2нче сыйныф укучылары. Димәк , кошларга без инде үзебезнең ярдәмебезне күрсәтә алабыз. Хезмәт дәресендә без сезнең белән җимлекләр ясарбыз һәм кошларны көн саен сыйларбыз.

   4. “Очты-очты ...” уены.

   5.Кышлаучы кошларны барлау.

-  Укучылар, сез инде беләсез безнең күп кенә кошларыбыз кышын җылы якларга очалар, ә кайберләре безнең якларда кала. Сез ул кошларны беләсезме, таныйсызмы? (Кошларның исемнәрен атау һәм рәсемнәре белән таныштыру)

    6.Сынамышларны барлау.

- Укучылар, сез кошлар белән бәйле нинди сынамышлар беләсез? Әйдәгез аларны искә төшерик әле.

- Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта.

-Чыпчыклар кыш көне җыелышып бер урында чыркылдашсалар, җылы булып кар явар.

- Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

- Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

- Әгәр торналар берәм-берәм килсәләр, җәй яхшы булыр.

- Әгәр тәкәрлек белән бытбылдык биек җиргә оя ясаса, җәй яңгырлы булачак.

- Карлыгач килгәч борчак чәчәргә кирәк.

- Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.

- Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килер.

- Кыр казлары киткәндә түбәннән очса, кар тиз булыр.

- Көз көне кошлар түбән очса – кыш салкын, югары очса – кыш җылы килә.

- Карлыгач кышларга иртә китсә, кыш суык, озак булыр.

7. Табышмаклар әйтү.

- Кошлар турында сынамышларны да искә төшердек. Табышмаклар әйтсәм, кошларны танырсызмы икән. Әйдәгез, шуны тикшереп карыйк.

1) Ары да чут, бире дә чут,

Иһи лә, миһи лә,

Ул нәрсә, йә, сөйлә?  (Сандугач)

2) Ерактан килгән кунак булса да, тәрәзә артында тора. (Карлыгач)

3) Гөлдер-гөлдер гөлдер бу,

Кызыл тәпи – кемдер бу?  (Күгәрчен)

4)Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык )

5)Ак җире кар кебек,

Яшел җире суган кебек,

Утыруы мулла кебек,

Кычкыруы шайтан кебек.  (Саескан)

6) Агач башы тукылдык,

Тукый-тукый тук булдык.  (Тукран)

7) Үзе озын, чабуы кыска.  (Торна)

8. “К” хәрефенә башланган нинди кош исемнәре беләсез? Уен.

- Нинди кош артык? Ни өчен?

9. Йомгаклау.

-Укучылар, без бүген кошлар турында сөйләштек.  Әйтегез әле, сез нинди фикергә килдегез бүген:

- кошлар безгә кирәкме?

- алар ярдәмгә мохтаҗмы?

- без аларга ярдәм итәргә тиешме?

- ничек ярдәм итәрбез?

- Кошлар – яшеллек дуслары алар. Шуңа күрә аларны яратыйк, саклыйк, ярдәм итик.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект занятия «Кошлар безнең дусларыбыз»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Электронный архивариус

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Бу тәрбия сәгате икенче сыйныфта үткәрелә.

Дәрес барышында укучылар кошларның күптөрлелеге, аларның табигатькә нинди файда китерүләре һәм кошларның тормышы турында бик күп мәгълүмат туплыйлар.

Укучыларда кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек, ярату, "шәфкатьлелек хисләре һәм сакчыл караш тәрбияләнә.

"Балаларда сөйләм теле һәм фикерләү сәләте үстерелә.

Укучыларга кошларга ярдәм итәргә, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр һәм оялар ясарга тәкъдим ителә.

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, кош рәсеме ясарга һәм кошлар турында сочинение язарга бирелә.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 276 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.02.2014 3641
    • DOCX 22.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сафина Рафидя Замировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сафина Рафидя Замировна
    Сафина Рафидя Замировна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12222
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Современные технологии профилактики зависимого поведения среди подростков и молодежи

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 112 человек

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 782 человека из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 991 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 98 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 121 человек

Мини-курс

Создание контента и заработок в онлайн среде: регулирование, продвижение и монетизация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 242 человека из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 64 человека

Мини-курс

Дизайн-проектирование: практические и методологические аспекты

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

ЕГЭ по биологии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе