Инфоурок Классному руководителю КонспектыТабигатьһәм без.

Табигатьһәм без.

Скачать материал

Максат:Сөйләм телен,фикерләү сәләтен үстерү.

               Кызыл китапка  кертелгән табигать байлыкларына сак караш тәрбияләү.

                Укучыларда экологик аң,экологик мәдәният тәрбияләү алымнары куллану.

                Табигатькә сак караш тәрбияләү,табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.

Материал:И.Х.Мияссарованың “Табигать һәм балалар”китабы,газета-журналлар, картина һәм рәсемнәр,ноутбок.

План.

I.Исәнләшү.

II.”Табигать һәм кеше” әкиятен сөйләү.

     Борын-борын заманда яшәгән ди ике дус-Табигать һәм кеше. Бик тату яшәгәннәр. Табигать кешене ашаткан-эчерткән,киендергән,дошманнардан саклаган.Дусты авырса аны үләннәр, җиләк-җимешләр белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп Кеше Баһадир булып җитлеккән. Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган,агачларын кискән,урманнарын   яндырган,    елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа!” –дип кычкырган Кеше.Табигать,бу явызлыкны күреп,артка чигенгән. “Мин табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, дип мактанган Кеше.Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыгын тартып алган: эчә торган суын киптергән, аны буш аланда калдырган.Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән,ул бик елаган, Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган,төн барган. Ниһаять, тапкан һәм Табигатьтән гафу үтенгән. Сез ничек уйлыйсыз, Табигать Кешене гафу итәрме? (Укучыларның җавапларын тыңлау, әңгәмә үткәрү)

   III.    Төрле бәйрәмнәр турында әңгәмә үткәрү. (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)Балалар менә безнең табигатьтә дә бәйрәмнәребез бар. Игътибар белән карасак аларның күбесе сезгә таныш.

22 март – Су көне.

1 апрель- Кошлар көне.

22 апрель  - Җир көне.

5июнь – Әйләнә-тирәне саклау көне.

26сентябрь – Диңгез көне.

4октябрь – Хайваннарны саклау көне. (Һәр истәлекле көн турында кыскача аңлатма биреп бару.)

 IV.     Безнең илебездә бик күп кенә хайваннар, бөҗәкләр, үсемлекләр юкка чыгып бара. Алар Кызыл китапка кертелгән. Кызыл төс сак булырга кирәклене белдерә. Кызыл китап СССРда 1974 елда булдырла, ә Россиядә 1983 елда булдырыла. Кызыл китапныҗ битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә җир йөзеннән тәмам юкка чыгып баручы хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән. Махсус чаралар күрмичә аларны саклап калырга мөмкин түгел. Сары битләргә теркәлгән киекләрнең һәм үсемлекләрнең саны котылгысыз рәвештә кимеп бара. Ак битләргә әле юкка чыгу куркынычы булмаган хайваннар һәм үсемлекләр кертелгән.Әмма алар да бик аз санда сакланып калган.

V.  Мин сезгә хәзер Равил Фәйзуллинның “Кызыл китап”дигән шигырен сөйләп үтәм.

Яшел китап... Бәрхет китап...

Чыкты Кызыл китап та!

Югалуы мөмкин төрләр

Анда барсы хисапта.

       Җәнлеге дә, киеге дә,

       Үләне дә, бөҗәге дә...

      “Саклап калыйк” дип куелган

       Игътибар үзәгенә.

Китаплар күп. Бусы-кызыл.

Кызыл төс юкка димә!

Кызыл төс сискәндерә дә,

Кызыл төс”Тукта!”-ди дә.

     Димәк, яшәр Җиребездә

     Хәлләр бар шомланырлык.

     Табигатьтән ни алдык та

     Аңарда ни калдырдык?

Бар соңгы кат очкан кошлар...

Соңгы чәчәкле гөлләр...

Килер буынга калырмы

Алар рәсемдә генә?

     Димәк, иртәгә бер аваз,

     Бер төс-ямь җитмәячәк...

     Беркөн үзенең хөкемен

      Әйтер бит ул Киләчәк!

 VI. Укучылар әйдәгез әле “Кызыл китап” турында презентация карап үтик. (Укучыларның фикерләрен тыңлау,әңгәмә үткәрү).

   VII.   Алга таба без әңгәмәбезне төрле кызыклы фактлар белән дәвам итәрбез.

   Агач яфракларыбик күп суны парга әйләндерәләр. Мәсәлән каен агачы көненә 6 чиләк,имән 5 чиләк суны парга әйләндерә.

   Җәй буена төрле урман төрлечә: 1 гектар чыршы урманы 2240 тонна,имәнлек 1200 тонна, нарат урманы 470 тонна суны парга әйләндерә.

    Бер гектар мәйданны биләп торган агачлык җәй көне 1 сәгать эчендә 8 кг, яки 200 кеше сулап чыгарган кадәр углекислый газны үзенә тота.

  VIII.  Агачлар безнең тормышыбызда бик зур роль уйныйлар . Алар турында халык сынамышлары да бик күп. Әйдәгез әле берничәсен тыңлап, мәгънәләрен ачыклап үтик.

  Каен суы татлы булса ашлык уңар.

  Чыршының күркәләре очында булса-ашлыкны иртә чәч, әгәр төбендә булса-соң чәч.

  Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласалар, яз тиз килә.

  Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.

IX/   Укучылар без сезнең белән табигать  турында һәрвакыт сөйләшеп торабыз. Табигатьне саклыйк, суның  да табигый байлык булуын, кошлар, хайваннар, бөҗәкләр,үләннәрне дә сакларга кирәклеген онытмыйк. Мин сүзләремне  шигъри юллар белән тәмамлыйм.

Җирдә безнең өчен диеп

Үсә матур чәчәкләр.

Явыз куллар өзмәсәләр,

Шулай гел үсәчәкләр.

     Урманданы агачларны

     Калдырмыйча киссәләр,

     Урмансыз калган кешеләр

     Киләчәктә нишләрләр?

Табигатькә һәркөн шулай

Гел зыян китерсәләр,

 Сайрар кошларны да әгәр

Үтереп бетерсәләр?

     Табигать бетсә әгәр дә,

     Кешелек тә бетә бит

     Шуңа күрә уйлан ныклап 

      Алда сине ни көтә?

 

 

 

Арча районы Яңа Кенәр лицее филиалы

Сөрде башлангыч мәктәбе укытучысы

Бәйрәмова Ләйсәннең

“Табигать һәм без”

дигән темага үткәргән ачык класс сәгате эшкәртмәсе.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                              Январь,2014ел.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Табигатьһәм без."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заведующий доп. образованием

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Бу материалны класс җитәкчеләренә тәкъдим итәм. Бу класс сәгатен мин башлангыч класслар өчен кулландым. Аларга табигатне яратырга,сак караш тәрбияләргә, Кызыл китапка кергән үсемлек, җәнлекләргә,кошларга сак караш тәрбияләү алымнарын кулландым. Кызыл китапның һәр төсе,һәр бите ниләр аңлатуы турында фикер алышынды. Укучылар бу дәрескә берсеннән - берсе матур рәсемнәр ясап килгәннәр иде. Әгәр дә без баллар белән бергә күбрәк табигать кочагына булсак, алар белән үсемлекләр, җәнлекләр, кошлар турында сөйләшсәк аларның белемнәре, табигатькҗә сак карашлары тагын да артыр иде.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 915 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.02.2014 1287
    • DOCX 20.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Байрамова Лейсан Ильсуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Байрамова Лейсан Ильсуровна
    Байрамова Лейсан Ильсуровна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1513
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 98 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 121 человек

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 782 человека из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 991 человек

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 760 человек из 75 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 979 человек

Мини-курс

Преодоление расстройств: путь к психическому здоровью"

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Самоповреждающее поведение у подростков: профилактика и методы работы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов

Мини-курс

Успешные деловые сделки: от встреч до заключения контракта

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе