Инфоурок Классному руководителю КонспектыКлассный час

Классный час

Скачать материал

 

Сыйныф сәгате.  Тема: «Яхшы китап- гомерлек дус»

 

Максат: 1.Китапларның килеп чыгу тарихы белән танышу.

 

              2. Китап төрләре: дәреслекләр, әкиятләр, җырлар һ.б.

 

              җыентыклар белән танышу.

 

              3. Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү.

 

              4. Китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуга ирешү.

 

Җиһазлау: китаплар, дәреслекләр, плакатлар, презентация.

 

 

                                                                         Дәрес барышы.

 

- Мин сезгә табышмак әйтәм, шул табышмакның җавабын табып, без бүгенге дәреснең темасын билгелибез.

 

Юк аягы, юк күзе,

 

Сөйли, өйрәтә үзе.

 

Телгә аннан оста юк

 

Аннан якын дус та юк.

 

Ул нәрсә?

 

- Әйе, укучылар. Безнең бүгенге дәресебез дә китап турында. Ул «Яхшы китап- гомерлек дус» дип атала.

- Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти- әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз- ак корабны хәтерләткән мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул- гыйлем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз.

- Ә нәрсә соң ул китап?  (Акыл штурмы)

- Китап ул нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә җыйналып төпләнгән басма әсәр.

Китап- тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.

 

1 нче укучы.

Кем күп белергә тели-

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

 

Укый аны өлкәннәр дә,

Укый аны балалар-

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.

2 нче укучы

Мәктәпкә килеп керүгә,

Алабыз кулга китап.

Гомер буена укыйбыз,

Һич кенә булмый туктап.

 

Мәктәптә иң кирәклесе-

Иң әйбәт өйрәтүче.

Беләбез ич, ул- белемнең

Учагын көйрәтүче.

 

 - Кешеләр китаплар аша үзләренең үткәне, әби- бабаларының тормышы белән танышалар. Китаплар бик борынгы заманнардан ук басылып килгәннәр.

- Беренче китап кайчан барлыкка килгән?

Бүгенге галимнәр бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйлар. Париждагы бер китапханәдә безнең эрага кадәр 3350 елда язылган папирус төргәге саклана. Шушы китапны иң борынгы, иң беренче китап дип санасалар да, Мисыр каберлекләрендә әле ачылу көтеп ятучы күпме сер бар.

Беренче язу үрнәкләре шикелле үк, беренче китаплар да башта Мисырда, Кытайда, Һиндстанда барлыкка килә. Борынгы Мисырда ташка чокып язганнар. Иероглифлар белән язылган беренче язу үрнәкләре кыяташларда сакланган. Димәк, беренче китаплар таш китаплар булган.

Тора- бара ташларны папирус алыштырган. Папирус Нил елгасы буенда үскән камыш. Безнең кәгазь белән чагыштырганда, папирус нык түгел, бик тиз таралырга тора. Шулай булса да, ул бик озак алыштыргысыз язу материалы булып хезмәт иткән. 

Шулай ук, беренче китапларны балчыкка, агач такталарга, тирегә, каен тузына язганнар. Китапларны элек кул белән язганнар. Ә соңрак китап басу станоклары, беренче типографияләр барлыкка килә. Россиядә беренче китап басучылардан Иван Федоров санала. Аның 1564 елда беренче рус китабы «Апостол» басыла.

Татарстанда беренче типография 1801 елда Казан шәһәрендә отставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашов тарафыннан ачыла.

-Нинди китаплар була соң?

-Китаплар күптөрле була. Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, мәкальләр җыентыклары була. (китаплар күргәзмәсен күрсәтү)

Тагын бик кирәкле китаплар-  төрле- төрле сүзлекләр һәм белешмәлекләр бар. Кешеләр бар нәрсәне дә үткән замандагы, хәзер булып торган вакыйгаларны, даталар, саннар, исемнәрне белешмә һәм сүзлекләрдән таба ала. (сүзлекләр күрсәтү)

1 нче бала.

Җир йөзендә төрле- төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап.

 

2 нче бала.

Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсең, ул нинди китап?

Ул- «Әлифба» китабы

И Әлифбам,

Син- тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы

Син кадерле,

Син- туган телемнең

Алтын ачкычы.

 

«Әлифба» җыры яңгырый.

- Матур рәсемнәренә сокланып, язуларын укып караган беренче китабыгыз- ул, һичшиксез- Әлифба. Әлифбадан без хәреф танырга, укырга, язарга өйрәнәбез. Матур- матур шигырьләр, әкиятләр укырга өйрәнәбез.

- Ә китаплар ни өчен кирәк? Ни өчен укыйбыз без китапларны?(акыл штурмы)

Яхшы китап һәрчак күңел түрендә саклана, андагы акыллы сүзләр якты кояш нурлары кебек. Китаплар төрле темага язылалар, төрле күләмдә булалар. Ләкин нинди генә булсалар да, алар безне Туган илебезне, хезмәтне яратырга, авыр вакытларда югалып калмаска өйрәтәләр, адашканга юл күрсәтәләр.

 

«Якын дус» җыры (Җ. Тәрҗеманов сүзләре, З. Хәбибуллин көе) яңгырый.

 

Китап турында мәкальләр җыю.

·         Китап – белем чишмәсе.

·         Китап – тормыш көзгесе.

·         Китап – тән азыгы.

 

- Китап дөньясы бик бай. Аларның санын күз алдына китерүе дә кыен. Ел саен яңа китаплар басылып тора. Ә менә китапларның иң күп саклана торган урыны һәм һәркем шул китапларны алып укый ала торган урын ничек дип атала?

- Китапханә.

- Менә китапханәдән безгә бер китап килгән. Тик ул безнең алдыбызга чыгарга ояла, күргәзмәләрдә дә катнашмады.

- Менә карагыз әле, ни өчен ояла икән ул? (ертылып беткән китап күрсәтелә)

- Ә ни сәбәпле ул шундый хәлгә төшкән икән соң? (укучылар җавабы)

- Ә бу ертылган китап белән нишләрбез соң? (укучылар җавабы)

- Әйе, без аңа һичшиксез ярдәм итәрбез.

- Ә нәрсәдән килеп чыга соң ул?

- Барлык балалар да китапларны куллану кагыйдәләрен үтәп бетермиләр. Әйдәгез, кабатлап алыйк. Плакатка язылган.

1. Китапны чиста кул белән генә тот.

2. Китапның битләрен бөкләмә.

3. Ашаганда китап укыма.

4. Китап озак саклансын өчен, аны тышлагыз.

Ш.Маннур. “Алай итмә” (шигырь укыла).

Бик ярата шул Мәрфуга

Китапларны күп укырга.

Ятса да ул, торса да ул,

Суза тизрәк китапка кул.

Оныта урын җыярга,

Бит юарга, чәч тарарга,

Чыкмый урамга уйнарга,

Китап булсын гел аңарга!

Ашарга дип утырса да,

Өстәлгә ул китап сала.

Бер укый да, бер аш каба,

Белмим нинди тәмен таба?!

Ә минемчә бутала ул,

Берни аңламый кала ул!

Алай итмә син , үскәнем,

Ашаганда бел аш тәмен,

Укыганда- китап тәмен,

Барысын да бергә бутап,

Җибәрмә син эшнең тәмен!

-Мәрфуга сезгә ошадымы?

-Ни өчен?

- Ул бик күп китап укый. Теләсә кайчан, теләсә кайда укыган әйбер истә сакланыр дип уйлыйсызмы? Ни өчен? Автор сезгә нинди киңәш бирә? Сез ул киңәшләрне белә идегезме?

- Мин сезгә бер мәзәк укып күрсәтәм.

Бер малай укытучыга:

-Миңа әти күп укымаска кушты, күзең авртыр да, күрми башларсың, дип әйтте,-дигән.

Укытучы:

-Юк,энем, китапны күп укыгач, күз киресенчә ачыла бара. Дөньяны яхшырак күрә башлыйсың,- дигән.

-          Әйе, китап укып, без күп нәрсәгә өйрәнәбез. Ул яхшыдан яманны аерырга өйрәтә, кеше бәхете өчен көрәшүче бөек акыл ияләренең уй-фикерләре, идеяләре белән таныштыра. Кешегә ул күп нәрсә хакында сөйли. Яшәсен китап, яшәсен мәгърифәт, аң-белем!

Китап- киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

 

Укы, дустым, син аны.

Китапның син дусты бул.

Бик күп сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул.

 

 

 

                                                                                  

 

 

Әтнә муниципаль районы

Түбән Көек урта гомумбелем бирү мәктәбе

1нче сыйныфлар укытучысы

Шакирова Венера Илгизәр кызы

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Классный час"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по переработке нефти и газа

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

«Яхшы китап- гомерлек дус» темасына үткәрелгән сыйныф сәгате бүгенге көндә бик актуаль тема дип саныййм. Чөнки хәзер укучылар компьютер белән җеләнгән. Кече яшьтән үк балаларны китапны яратырга өйрәтергә; китап укуга кызыксынучанлыкларын арттырырга таләп ителә. Авыр заманнарда да ккешеләрнең китап укуга таартылганлыкларын күрсәтү, беренче китапларның килеп чыгышы белән таныштыру максат итеп алынды. Чарада мәкальләр, табышмаклар , җырлар кулланылды. Төрле китаплардан күргәзмә оештырылды. Соңыннан китапларны саклап тоту кагыйдәләре язылган буклет ясалды.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 650 475 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.02.2014 990
    • DOCX 28.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Венера Ильгизаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шакирова Венера Ильгизаровна
    Шакирова Венера Ильгизаровна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8250
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 770 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 824 человека

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 93 человека из 34 регионов
  • Этот курс уже прошли 246 человек

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 217 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 547 человек

Мини-курс

Дизайн-проектирование: практические и методологические аспекты

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление рисками в бизнесе: анализ, оценка и стратегии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Toolbox классического проектного менеджмента

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе