Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / ИЗО, МХК / Другие методич. материалы / Авылым тарихы-олы мирасыбыз
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • ИЗО, МХК

Авылым тарихы-олы мирасыбыз

библиотека
материалов

hello_html_m1dac1451.gifhello_html_49cfe6c5.gifКласстан тыш чараларда, тәрбия сәгатьләрендә кулланыр өчен дәрес эшкәртмәләре тәкъдим итәм. Җыелма укучыларга, укытучыларга, тәрбиячеләргә тәкъдим ителә.

Бу эшкәртмәдә авылыбыз традицияләрен, милли гореф - гадәтләрен барлап, әби – бабаларыбызның үткәне белән таныштырып, үзебезнең милли рухыбызны саклап калырга тиешлегебезне аңлатуга багышланган материал.

Һәр халык мәдәни, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгендә бихисап.

Халкыбызның ничә мең еллар буе җыелып килә һәм ата-бабаларыбыздан васыять итеп калдырыла торган, изге саналырга тиешле рухи һәм материаль мирас була. Ул мирас - үзенчәлекле йола-бәйрәмнәр, авыллар тарихы, риваятьләр һәм башкалар. Киләчәгебез өчен аларны белү бик әһәмиятле.

Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары күп.

Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп агучы чишмәләр, балыклы күлләр, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек бирә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та , нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, бу гүзәллекне берни дә алыштыра алмый. Туган авыл, аның табигате, йолалары, кешеләре йөрәккә якын. Бу гүзәл мизгелләр кешене гомер буена озата бара.

Безне чолгап алган мохит-безнең хәзергебез һәм үткәнебез тарихыбыз ул. Сөйләгәннәрдән чыгып шуны әйтергә телим, авылларның үткәне- гореф – гадәтләре, йолалары онытылмыйча киләчәк буынга да барып ирешергә тиеш. Нинди халыктан, кайсы кавемнән булуыбызны онытмыйк, бу турыда яшь буынга да җиткереп, үз эшләребезне аларга мирас итеп калдырыйк.

























Һәр халыкның үзенә кадерле, якын гореф-гадәте, йолалары онытыла баруы сәбәп булгандыр аның язылуында . Һәр халыкның үзенә кадерле, якын гореф –гадәте, йолалары, бәйрәмнәре бар. Районыбыздагы керәшен авылларының һәркайсыныңда үзенчә күңел ачу, кунакка йөрешү гадәткә кергән инде. Ул чакта бу бәйрәмнәрне зурлап билгеләп үткәннәр. Совет чорында атеистик тәрбия бирүдә, дингә каршы көрәштә зур эш күрсәтмәкче булып, халыкны болгар бабаларыбыздан килгән традицияләрдән биздереп бетергәннәр. Шуның нәтиҗәсендә бүген без, яшь буын, керәшен йолаларын, җыр – моңнарын белмибез. Хәтта олы бәйрәмнәрдә авыл урамнарында гармун тавышы яңгырамый. Аеруча күңелле бәйрәмнәр көз айларында булган һәм бар.

Бөтен керәшен дөньясының иң зур бәйрәме – Пасха яки халык телендә Олы көн. Бу библиядән риваятләр буенча Иисусның күккә ашкан көне. Бу бәйрәм безнең үткәрелгән һәм хәзер дә үткәрелә. Бу бәйрәмгә каршы төнне йомырка буйыйлар, төрле тәм – том пешерәләр. Икенче көнне бәйрәмне иртәдән үк бәйрәм итә башлыйлар. Өйләрне чыршы ботаклары белән бизиләр. Бер – берсенә олылар кунакка йөри, ә кечкенә балалар урам буйлап йомырка җыеп йөриләр.



Описание: C:\Documents and Settings\1\Рабочий стол\Для презинтации\Изображение 002.jpg

Халкыбызның икенче зур бәйрәме – Тройсын яки Троица. Пасхадан соң 49 көн үткәч була. Халык телендә бу бәйрәмнең”Яфрак бәйрәме” дигән исеме дә бар. Бу көнгә каршы көнне һәр кеше капкаларына яфраклар кыстыралар. Бу бәйрәм илгә җәй аяк басканын белдерә. Бу көндә авыл сөйкемлеләнеп китә һәм гаҗәеп матурлыкка чума. Ә тройсынга каршы көнне җир яралган көн дип әйтәләр. Бу көнне җиргә сугарга, җирне казырга ярамый.

Описание: C:\Documents and Settings\1\Рабочий стол\Для презинтации\Изображение 005.jpg

Тройсыннан соң халкыбызның зур бәйрәмнәреннән берсе булган – Питрау бәйрәме була. Питрау уразасы 2 июньнән башлана һәм июльгә кадәр дәвам итә. Халкыбыз бу көнне – 12 июльдә бәйрәм итә. Билгеле булганча, әлеге олуг бәйрәм җиткәнче халык урагын, чалгысын әзерләгән, иң матур кием – чабаталарын әзерләп куйган. Питрауда махсус тәкә симертелгән. Печәнгә төшкәндә суела торган тәкәне “Питрау тәкәсе” дип атау да шуңа бер ишарә. Бу көнне авыл аеруча җанланып китә. Иртәдән үк мичтә бәйрәм ашлары – көлчә, күзикмәк пешерелә, казанда яңа суелган тәкә итеннән аш кайнап утыра. Халык бер – берсен кунакка дәшә. Көне буе авылда гармун тавышы тынмый. Элек урам саен кичәләр оештырганнар. Өлкән яшьтәгеләр, яшь – җилкенчәк, аерым – аерым җыелышып, төрле милли уеннар уйнаганнар, су буйларында керәшен көйләре яңгыраган. Питрау көнне исереп, азынып йөргән кешегә нәфрәт белән караганнар. Питрау җиткәндә күп кенә кошларның да үз – үзләрен тотышында зур үзгәрешләр башлана. Алар хәзер таң беленер – беленмәс нәни кошчыклары өчен кышка азык әзерләргә керешәләр. Элеккечә җырлап – сайрап утырырга аларның вакытлары калмый. Тагын шунысы игътибарга лаек: күке Питрауга кадәр генә кычкыра икән. Сандугачлар, тургайлар сайравын да бу көннән соң тыңларга хыялланмагыз. Аларның җырлары тына, димәк җәй дә бетте дигән сүз. Әгәр шушы кагыйдәләрдән аз гына тайпылыш була икән, халык шуларга карап та көзнең ничек киләсен чамалаган. Кызганычка каршы моны безнең буын вәкилләре өлкәннәрдән ишетеп кенә белә.

DSCF1857

Питраудан соң Покрау көне килә. Покрау көне искечә 1 октябрь ( 14 октябрь) көнне бәйрәм ителә. Ул изге кыз Мариянең Аллага ышанучыларны төрле – төрле начарлыклардан, бәла – казалардан саклап тору дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көзге эшләр тәмамлангач, зурдан кубып билгеләп үтелә. Покрау бәлеше, бөккәне пешерелә. Егетләр үзләренә ошаган кызларга димчеләр җибәрә. Туйлар да шул вакытта уздырыла.

DSCF1864

Раштуа һәм Яңа ел бәйрәме икесе ике төрле бәйрәм. Раштуа (Рождество) дигән сүздән алынган. Ул Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Иисус Христос туган көн. Ул 7 гыйнварга туры килә. Менә шушы көннән Алла улы булган Коткаручының җирдәге тормышы, газап чигүләре, үлеме һәм яңадан тууы башлана. Бәйрәм алдыннан кешеләр 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып торалар. Бу пост (ураза) дип атала. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризыклар исе чыга башлый. Өстәлне бодай камырыннан пешерелгән сыер, сарык, әтәч, тавык сурәтләре бизи. Бу инде ишегалды тулы мал –туар булсынга теләк теләү. Менә шушыннан соң кунакка йөрүләр,кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, ”йөзек салулар” һәм башка күп төрле уеннар, күңел ачулар башлана. Боларның барысы да 12 көн буена дәвам итә һәм 19 гыйнварда Качману белән дәвам итә.

x_8bb6595fx_b8dbdac6

Нардуган бәйрәме зурлап үткәрелә. Безнең төбәктә Нардуган үткәрү, йөзек салу үзгәрәк. Бәйрәм башланган көнне йөзләрен каплап, төрлечә киенгән кешеләр өйдән - өйгә кереп йөриләр. Аларны нинди булса да җәза үтәмичә кертергә ярамый. Такмак белүчеләр такмак әйтүдә һәм алыш – бирештә үзләрен сыный алалар. Элек яшь кызлар чиккән кулъяулыкларын,сөлгеләрен әзерләп куярга тырышканнар. Бер уйлап караганда халкымның барлык бәйрәмнәре дә күңелле үткән. Һәрберсенең үзенә күрә үзенчәлеге бар һәм һәрберсендә диярлек кешеләр кунакка йөрешкән, кунак чакырган. Ә кунакларга йөрешкәндә керәшеннәргә хас милли киемнәр кигәннәр. Керәшеннәрнең милли киемнәре нинди соң? Аларның өсләрендә бал итәкле күлмәкләр, муеннарында көмеш тәңкәләрдән ясалган муенса, төрле – төрле түшлекләре булган. Муенсалары исә йөргәндә көмеш чыңнар чыгарып “җанга азык”, күңелләргә рәхәтлек иңдергән.



x_936e5b8b





















Туган авылым башлана

Олы Шыя елгасыннан.

Авылымның исеме дә

Килеп чыккан әнә шуннан.



Урманнары, болын, кырлар

Гөрләп тора авылымда.

Тал-тирәкләр, камышлары

Шаулап үсә яр буенда.



Шуңамы икән, авылымның

Урамыннан көн дә үтәмен.

Тау астыннан чыккан чишмәсеннән

Рәхәтләнеп саф су эчәмен.

Никифорово авылы зур һәм бик матур. Авылдан ерак түгел урман бар. Анда төрле кошлар һәм хайваннар яши. Урман яныннан буйдан - буйга таулар тезелеп киткән. Таулардан чишмәләр бәреп чыкканнар.

Гөри чишмәсе”. Чишмәнең исеме Гөри кушаматлы карт белән бәйле. Гөри бабай башта үзе карап торган, ә инде картаеп хәле беткәч, кешеләр яллап чишмәне чиста, матур итеп тоткан. Эшләгән кешеләргә йомырка яки акча биргән. Чишмә янында усак агачлары үсә һәм ул киртәләр белән әйләндереп алынган. Кешеләргә су алу, кер чайкау өчен матур, тирән итеп улак ясалган. Чишмәнең суы улактан чыгып, бормаланып-бормаланып агып төшеп, таллар арасы янындагы сузылып яткан Шыя елгасына кушыла. Җәйнең җилле көннәрендә озын усак агачлары күңелле итеп шаулыйлар, ә агачларга кунып төрле кош лар моңлы итеп сайрыйлар.

x_56c42c65



Керкәле чишмәсе. Бу чишмә исеме ул урнашкан урын белән бәйле. Бу урынны Керкәле дип йөртәләр. Керкәле тавы астыннан кайнап, ургылып чыга ул. Суы бик салкын. Аның яныннан кечкенә генә башка чишмәләр дә агып чыга. Һәм алардан Шыя елгасы башланып китә. Яр буенда җәйләрен чәчәкләр, үсемлекләр үсә. Аның тирә - ягын яшеллеккә күмелгән аланнар урап алган. Яшел чирәмле чишмә юлы Шыя елгасына гына түгел, кешеләргә дә тормышка юл күрсәтә кебек. Монда чишмә суына көмеш акча салу йоласы да бар. Акча салып кеше үзенә һәм якыннарына исәнлек, саулык сорый.

x_b7c49fa4

Имәнлек чишмәсе. Кайчандыр бу чишмә янын имәннәр уратып алган булган. Хәзер инде ул имәннәр юк, ә исеме генә монда элек имәннәр шаулавын искәртеп тора. Соңгы агач моннан берничә ел элек кенә корып ауган. Бүгенге көндә чишмә янына яшь үсентеләр утыртканнар. Бу үсентеләр яз саен яшеллеккә күмелә һәм берничә елдан, бәлки, баштагы кебек шаулап торырлар, кешеләрне үзләренә җәлеп итәрләр. Чишмә- авылның иң зурларыннан берсе. Су алу һәм кер чайкау өчен аерым улаклар куелган. Елга аркылы чыгу өчен басмалар салынган. Нәзер әйткән кешеләр махсус урынга яулык яки сөлгеләр бәйлиләр. Имәнлек чишмәсе минем өчен бигрәк тә кадерле, чөнки ул безгә иң якыны һәм без рәхәтләнеп шушы чишмәнең суын эчәбез.

08-06-10_1506

Келәү чишмәсе - иң матур чишмәләрнең берсе. Ул рәшәткә белән уратып алынган, яңгырлардан ышыклану өчен беседка тора. Аның суы шулкадәр чиста, хәтта зәңгәрләнеп, кояш нурларында ялык-йолык килеп ялтырап тора. Авылыбыз уртасында урнашкан бу чишмәнең тарихы еракларга барып тоташа. Келәү чишмәсе изге урын булып санала. Тормыш авыр булган вакытларда, корылык булганда, төрле авырулар борчыганда карт әбиләр чишмә буена килеп келәү иткәннәр, ягъни саулык - тазалык, яңгыр, иминлек сорап дога кылганнар. Чишмәнең суы да шифалы санала. Ераклардан кайткан авылдашлар чишмә янына килеп суын эчмичә, бит-кулларын юмыйча китмиләр. Әйтерсең, чишмә аларга көч-куәт бирә, киләчәккә ышаныч өсти.

x_7fe4498f



Пели чишмәсе. Авылның иң мул су ага торганы - Пели чишмәсе. Чишмәнең исеме аны тапкан, үзе исән вакытта карап-чистартып торган Пели исемле кеше белән бәйләнгән. Чишмә элегрәк әкрен ага торган булган, бабай аны чистартып, ачып җибәргән. Аңа улак куйган һәм гел бу чишмәне карап торган. Шулай итеп авыл халкы бу чишмәне Пели чишмәсе дип йөртә башлаган. Табигать бу тирәләргә үзенең матурлыгын һич тә кызганмаган. Тирә-ягы тал агачлары белән капланганлыктан, якын килмичә, чишмәне күреп тә булмый. Янына ял итәр өчен утыргыч ясап куелган, суы улактан ага. Матур кызлар чишмәгә су алырга төшә, ә апалар махсус улакта кер чайкыйлар.

x_72031e1d



Авылыбызда “Җәки чишмәсе” бар. Күп кенә чишмәләр аны карап-чистартып торган кеше исеме яки кушаматы белән бәйле. Бу чишмәне Җәки кушаматлы кеше яңартып торган. Шуннан соң бу нәселнең ничә буыны инде бабаларының исеменә тап төшермичә аны карап, чистартып, төзәтеп торалар. Чишмә рәшәткә белән әйләндереп алынган, аңа тимердән улак куелган, елга аркылы күпер салынган. Аның янына яшь агачлар утыртканнар. Читтән караганда таллар иелеп, чишмәгә нидер сөйлиләр кебек тоела. Ә чишмә сер сакламый, аны ерак-еракларга алып китә. “ Җәки чишмәсе гаҗәеп матур, серле урынга урнашкан. Аңа каршы ярда “бише төрле” дигән кечкенә дигән кечкенә генә сазлык урнашкан. Анда бик күп төрле үләннәр үскән, шуңа күрә аны “бише төрле” дип атаганнар.



x_f2a1e6ae

Көтүче чишмәсе. Авылдан читтә урнашкан бу чишмә җәй көнендә иң кирәкле чишмәләрнең берсе, чөнки сусауны басарга ярый әле ул бар. Сыер, сарык көтүендәге кешеләр якын итеп Көтүче чишмәсе дип йөртәләр. Ул көтүчеләргә җәйге эсседә ярдәм итә. Тауга җиләк җыярга барган балалар да җирдән бәреп чыккан чишмәне күреп куаналар, чишмә яны ял итү өчен менә дигән урын. Поход һәм экскурсияләр дә еш була монда. Чишмәнең тирә-ягы балчык ишелмәслек итеп ташлар белән түшәлгән. Суы чиста һәм салкын, хәлсезләргә хәл кертә, сусаганнарга шифа бирә.

08-06-10_1509



Сабан туе чишмәсе. Чишмә бик матур урында урнашкан. Ул авыл янындагы тау кырыеннан агып чыга. Чишмәнең нәкъ өстендә, аңа ямь биреп агачлар үсеп утыра. Тирә-ягы киң болынлык. Бу урында Сабан туе үткәрелә. Исеме дә шуннан килеп чыккан. Җәй көннәрендә чишмә яны бигрәк тә үзенә җәлеп итеп тора. Болын төрле төстәге матур чәчәкләргә күмелә. Елга буендагы агачлар җәйге челләдә күләгәдә ял иттерә. Ә инде бер-берсен уздырып сайраган кошлар тавышын ишетүгә күңел моң белән туа. Аның суыннан авыз итсәң, искиткеч рәхәтлек тоясың. Чишмәнең суын ерактагы авылдашларыбыз да сагынып кайта. Суыннан авыз итеп, алар яшьлек елларын искә ала.



P1000504



Елга һәм тауларның үз исемнәре бар. Мәсәлән: Бүре елгасы. Чөнки монда, ягъни елгада бүреләр күп булган. Шуңа күрә аны Бүре елгасы дип атаганнар.Икенчесе – Аю елгасы.

DSCF2822x_9630e0a0

Монда бер кеше аю күргән дә, авылга кайтып, аю күрдем дигән. Һәм шуннан соң ул елганы Аю елгасы дип атаганнар.

Шыя башы авылы тауларга бай. Тауларга менеп түбәнгә карасаң, бар нәрсә дә күренә. Беренчесе аның - Нарат тавы. Бу тауда наратлар күп булганга, аны Нарат тавы дип атаганнар.



x_add0b253



Икенчесе – Сыер тавы. Аннан ерак түгел элекке су тегермәненең ташлар күренә. Монда көтүчеләр сыерларны су эчергә алып төшә торган булганнар.



Фото0754

Өченчесе – Җимәшкә тавы. Ул өч өлешкә бүленгән. Беренчесе аның “бәләкәй” исемле, икенчесе “урта”, өченчесе “олы” исемле. Җимәшкәне анда җиләк-җимешләр, алмалар, шомырт, балан, миләш, агач- куаклар булганга шулай дип атаганнар. Җимәшкәдән ерак түгел – Татар җимәшкәсе бар. Бу җирнең печәнен Сәртек кешеләре чапкан. Исемне дә алар кушкан.

x_1445ea65



Дүртенчесе – Макар тавы. Бу тауны Макар исемле кеше яраткан һәм ул тауны үз исеме белән Макар тавы дип кешеләргә әйткән. Берничә көннән ул үлгән. Шуннан соң ул тауны Макар тавы дип йөртә башлаганнар.

P1000408

Керәшен авылларына тагын бер үзенчәлек хас. Ничек кенә сәер тоелмасын, керәшен авылларында кушаматсыз кеше юктыр, мөгаен. Моның сәбәбе- исемнәрнең бертөрле булуындадыр. Мәсәлән, бездә шундый әйтем бар: “Олы Иван, кече Иван, бер өй эчендә өч Иван”. Чыннан да, бер авылда 15әр Иван, 10ар Николай, 10-15 Анна һәм Мария җыела. Берәр Иван турында сүз чыкса, үзеннән- үзе “Кайсы Иван?” дигән сорау туа. Монда, әлбәттә, кушамат ярдәмгә килә.

Кушаматлар, күбесенчә, хайван, кош, җәнлек, көнкүреш әйберләреннән алына. Шулай ук кешенең холык-фигыленә, физик җитешсезлегенә һәм башка аерым билгеләренә карап та бирелә.

Кушаматларның күбесе буыннан- буынга күчә бара. Хәтта яңа гаиләгә күчкән киленнәр дә шул кушаматны алырга мәҗбүр була. Еллар, гасырлар буенча кушаматлы яшәү, керәшеннәрдә аның өчен бернинди оят, үчлек хисе калдырмаган. Ул үзенең төп исеме белән аерылгысыз итеп кабул иткән. Безнең авылда да кушаматлар бик күп. Кешене шул кушаматы белән генә эзлиләр.

Әйт авылым,кайда соң моң?

Моң кайда соң, әйт, урам

Аулак өйле һәм гармунлы

Яшьлегемне сагынам”.

Әнә, шулай дип җырлыйлар хәзер. Бу җыр үзеннән- үзе генә килеп чыкмаган. Беренче көндә авыл урамнарында гармун моңнарының тынып калуы, аулак өйләр, кич утыруларның бетүе, халыкның гореф-гадәте, төрле йолалары онытыла баруы сәбәп булгандыр аның язылуына.



Бу дөньяда бәлки күп –күп

эшләр күрдем,

Билгесездер–кая ташлар

Бу тәкъдирем;

Кая барсам,кая торсам,

Нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр

Туган җирем”.

/Г.Тукай./

Безне чолгап алган мохит-безнең хәзергебез һәм үткәнебез тарихыбыз ул. Сөйләгәннәрдән чыгып шуны әйтергә телим, авылларның үткәне- гореф – гадәтләре, йолалары онытылмыйча киләчәк буынга да барып ирешергә тиеш. Нинди халыктан, кайсы кавемнән булуыбызны онытмыйк, бу турыда яшь буынга да җиткереп, үз эшләребезне аларга мирас итеп калдырыйк.





Краткое описание документа:

Халкыбызның ничә мең еллар буе җыелып килә һәм ата-бабаларыбыздан васыять итеп калдырыла торган, изге саналырга тиешле рухи һәм материаль мирас була. Ул мирас - үзенчәлекле йола-бәйрәмнәр, милли киемнәр, авыллар тарихы, риваятьләр һәм башкалар. Киләчәгебез өчен аларны белү бик әһәмиятле. Безнең һәрберебезнең газиз туган мизгелләр кешене гомер буена озата бара. Укытучы - тәрбиячеләр, ата - аналар алдында торган җаваплы бурычларның берсе- халкыбыз традициясенә, үткәненә таянып балаларыбызны әдәпле, мәрхәмәтле, инсафлы итеп тәрбияләү. Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Һәр милләтнең үзенә генә хас гореф-гадәт, йолалары, тарихы, тел үзенчәлекләре, кием - салымы бар. Шуларны балаларыбыз белергә, алар үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш. Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында язу, ул кешелек дәвамында табигатьтәге еллык үзгәрешләргә, бабаларыбызның хуҗалык эшләренә һәм тормыш-көнкүрешенә бәйле. Без балаларыбызга үзебездән калганны күчеререгә хаклы. Шул вакытта гына милләтнең гомере озын булыр.
Автор
Дата добавления 20.02.2014
Раздел ИЗО, МХК
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров630
Номер материала 31616022036
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх