Инфоурок Музыка КонспектыВатан сагында булыйк!

Ватан сагында булыйк!

Скачать материал

 


Тема: Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе

 

Туган ил сагында   Совет Армиясе маршы. С.Сәйдәшев муз.

Максат:

Балаларда, ватанны саклаучы хәрби төр гаскәрләрендә хезмәт итүче хәрбиләргә, гомумән Ватанга мәхәббәт, ярату, горурлану хисләре тәрбияләү.

Голнара апа

Ватанны саклау - бүгенге көндә һәркемнең бурычы. Балаларда иң беренче патриотик тәрбия  һәм  Ватанны саклау хисен укытучылар уята һәм ныгыта. Ватанны саклау өчен аермачык кулга корал да тотарга кирәкми. Моның өчен кеше гыйлемле булырга, тарих сабакларына төшенергә, киләчәкне акыл белән кора белергә тиеш.       

Бары тик үз туган иле, үз туган теле, үз гаиләсе белән горур кешеләр генә башка илләрнең, башка телләрнең, башка гаиләләрнең кадерен белә ала. Үз туган илебезне, үз туган телебезне онытмыйк, кадерен белик, Ватаныбыз сагында булыйк!

    

1: Бүгенге  Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәбез җыр-биюләр, бәйгеләр белән үрелеп барыр. Бәйгедә ике команда катнаша. Һәр командага 7 шәр егетне чакырабыз.
2: Командаларга үз бәяләрен биреп торыр өчен жюри сайларга кирәк.   –

Г.Л.Беренче бирем:  Һәр команда яшь буенча тезелә.

Аннан соң буй озынлыклары үсә бару тәртибендә тиз һәм дөрес тезелеп басалар.

Бу бәйгедә тиз һәм дөрес тезелгән команда җиңүче була.

А.Л.Икенче бирем: “ Тапкырлыкны тикшерү”

Хәзер һәр командага чиратлап сораулар бирелә. Жюри командаларга бирелгән сорауларга җавапларның төгәллеген, дөреслеген, тулылыгын бәяли. Әгәр бер команда сорауларга җавапны белмәсә, җавап бирү хокукы икенче командага күчә. Һәр дөрес җавап өчен бер бал куела.

А.Л. 1. Россия армиясен   һәм  флотын кем оештыра? (Петр I)

2. АК  нинди корал  (Автомат Калашникова)
3. Младший  оф
ицерлар составына  нинди званиеләр керә?  (Мл. лейтенант Лейтенант Ст. Лейтенант  Капитан)

 4. Гренардерлар кемнәр алар? (гренардерлар – алар гранатаметчиклар, колонна алдыннан баручы)
5. Винтовка очына беркетелә торган очлы корал нәрсә дип атала? (штык)

6. Сигнал утлары белән юл күрсәтүче яр буендагы башня нәрсә дип атала? (Маяк)
Г.Л.
1. “Алар бер генә тапкыр ялгышалар”, — дип кемнәр турында әйтәләр? (Сапер)
2. Нинди җайланма ярдәмендә агулы газлардан сакланып була? (Противогаз)
3. Хәрби кирәк-яракны саклаучы склад нәрсә дип атала? (Арсенал)
4. Төз атучыны кем дип атыйлар? (Снайпер)
5. Корабль белән идарә итүче руль тәгәрмәчен нәрсә дип атыйлар? (Штурвал)
6. Моряклар арасында киң таралган өс киеме ничек дип атала? (Тельняшка)


 

 

Г.Л. 3 бәйге. “Табышмак  әйтәм”


 

Г.

Л.1. Аягы юк − китәр,

Җибәргән җиргә җитәр,

Кушкан йомышны үтәр.(Хат)

2. Бабай бүреге йөз ямау.(Глобус)

3.Җәен иртә уяна, кышын иртә югала (кояш)

4.Тышта таш була, өйгә керсә су булла (боз)

5.Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый әгать)

6.Өрми, нитми, беркемне дә кертми (йозак)

 

 

А.Л. 1. Ул булса, көн була.

Ул булмаса, төн була.(Кояш)

2.Колга башында йорты, эчендә яши җырчы (сыерчык)

3. Шәһәрләр − йортсыз,   Диңгезләр − сусыз.  (География картасы)

4.Үзе туктаусыз сөйли, кеше сөйләгәнне тыңламый (радио)

5.Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың әктәп)

6. Уты юк, төтене бар. (Томан)


Г.Л.4 бәйге – “Хәрби хәзерлек”
Хәрбиләр физик яктан чыныккан булырга тиеш. Шуңа күрә хәзер булачак конкурс сезнең физик әзерлекне күрсәтәчәк.
1. Отжимание. Һәр командадан берәр кеше катнаша. Ничә отжимание ясаса, командага шулкадәр бал өстәлә.
2. Кул көрәше.   Командадан берәр кеше катнаша. Җиңүче команда копилкасына 5 бал өсти.   Нәтиҗә. Жюри нәтиҗә ясый

А.Л.   КОНЦЕРТ НОМЕРЛАРЫ.

Катнашучы командаларга бүләккә җыр   “Морячка”     

Байрак элдек без бүген урамга,

Кыю солдатлар көне булганга.

Әйдә, зур бәйрәм, шатлык белән кил,

Сине каршылый бөтен Туган ил.

Ватаныбызның чикләрен саклап,

Батыр абыйлар торалар сакта.

1.6 класс кызлары   - рус биюе

                                                                                  


 

Лиана

Туган илне саклау ирләр эше

Сез акларга тиеш өметне.

Мактау белән искә ала һәркем

Ил сакчысы дигән егетне…

Әйе, ирләр  эше илне саклау,

Сезнең эшкә кызлар йөгермәс!

Шуны аңлый белгән чын егетләр  

Беркайчан да сынмас җиңелмәс!

 

 

 

 

Ләйсән

Бәйрәм белән …!

Туган җирдән аерылып, еракларда –

Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,

Туган илнең иминлеген саклап,

Изге эштә – хезмәттә син, Солдат!

Ата-баба заманыннан шулай килгән:

Хезмәт сорый – олы рухи биеклекне,

Куәт эстәп, армый-талмый күнегүне,

Түземлекне, батырлыкны, егетлекне!

Бәйрәм белән сине, батыр солдатыбыз!

Сине һәркөн искә алып үтәбез!

Изге бурычыңны яхшы тәмам итеп

Исән-имин кайтуыңны көтәбез!


 

Голнара апа

Эйе,  Безнең   бүгенге көндә армиядә хезмәт итүчү егетләребез  бар:   Навширов Илмир, Навширов Илнур,   Шәйхетдинов  Илназ,  Ахмәтҗәнов Искәндәр

Алар  сезгә үз сүзләрен хат аша юллыйлар.......

 

Айсинә шигырь

Лиана

Шушы егетләребез хөрмәтенә  бию башкарыла

 

2.Грек биюе  “Сиртаки”

 

Ләйсән

Айрат Харисович,  Раиф Хасанович,  Илшат Зәкиевич,  Рафаил   Мөнәвирович 

Габденур Зиннурович,  Вәҗетдин  абый  

--Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!

--Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең таяныч!

--Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !

--Тынычлык   сагында сез безгә бик кирәк !

 

Лиана.  Сез булганга имин булып ата таңнар.

Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.

Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.

Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

 

3.Сезгә багышлап җыр башкарыла  Айсылу  Имамиева

 

 

Лиана

Ярый әле кыю егетләр бар ,

Туган илебезне сакларга ,

Уяу тора алар ил чигендә ,

Сатмас аны һич тә ятларга.

Ярый әле янда әтиләр бар,

Гаиләбезне якларга,

Малайлары күреп , ныгып үсә,

Ышанычын аның якларга .

Ярый әле җирдә бабайлар бар,

Хәтерләтеп сугыш елларын ,

Ярый әле җирдә кыюлык бар,

Тибрәтергә йөрәк кылларын.

 

4.Хор  “Сүндерми тормыш”

 

 

 

Ләйсән

Туган илебез бик ямьле,

Эчәр суы бик тәмле ,

Бик бай урман-кырларга,

Диңгезләргә-суларга.

Шундый матур, бай илдә

Бик бәхетле үсәбез,

Сүз бирәбез, һәрвакытта,

Илгә  хезмәт итәрбез!

 

5.Татар биюе башкарыла

 

 

Лиана.

Хөрмәтле әтиләр, дәү әтиләр, абыйлар, малайлар! Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын . Яшь егетләребез Армия сафларында курыкмыйча хезмәт итсеннәр. Ата-аналарның кайгы яше түгелмәсен.

Шаулый урман , гөрли болын
Яфрак яра, тал- тирәк
Матур тормыш төзү өчен
Безгә тынычлык кирәк
Бәхетле, матур балачак
Безнең беренче теләк
Әти янда булсын өчен
Безгә тынычлык кирәк!
Безгә тынычлык кирәк!

6. Тынычлык җыры-хор

 

 

Голнара апа

Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне.

 

Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та.

Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге буыны һəм армия сафларын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һəм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмасыннар иде.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Ватан сагында булыйк!"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Клининговый менеджер

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

23 февраль -Ватанны саклаучылар көне.

"Туган җиргә карата мәхәббәт тәрбияләү - укытучыларның төп бурычы.

Укучылар белән илебезнең тынычлыгын саклауга, бу тынычлыкны саклаучы солдатлар һәм хәрби хезмәткәрләр хезмәтенә бәйле сөйләшүләр, очрашулар үткәрү, аларда кыюлык, горурлык, Ватанны саклау хисләре уята.

Ватанны саклау бурычы балада кечкенәдән үк тәрбияләнергә тиеш. Балаларны үз илебезнең патриотлары итеп тәрбияләүдә матур әдәбият әсәрләрен уку, патриотик темага җырлар өйрәнү, рәсемнәр карау да бик уңай нәтиҗәләр бирә.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 916 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.02.2014 1682
    • DOCX 63.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кашапова Гульнара Такдисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кашапова Гульнара Такдисовна
    Кашапова Гульнара Такдисовна
    • На сайте: 10 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7452
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Оркестровые и струнные инструменты: актуальные вопросы методики преподавания в ДМШ и ДШИ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 24 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности педагога дополнительного образования при обучении игре на скрипке

Преподаватель игры на скрипке

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы методики преподавания вокала в ДМШ и ДШИ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 64 человека из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 163 человека

Мини-курс

Основы образовательной политики и информатики

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Общая химия

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Информационные технологии и безопасность

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 28 человек