Инфоурок Начальные классы Конспекты1 класста математика дәресе « 7 саны һәм цифры»

1 класста математика дәресе « 7 саны һәм цифры»

Скачать материал

 

Тема:                7 саны һәм цифры

Максат:               Максат:           7 саны һәм цифры белән таныштыру, язарга өйрәтү;

                         санау,телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту;   

                         фикерләү сәләтләрен үстерү;   математика фәненә кызыксыну уяту.

 

Планлаштырылган нәтиҗә:

               ТБУУГ: 7 санының составын белү, 7 цифрын яза белү, сан ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү; тәҗрибә юлы аша микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерү;

                РУУГ: сан һәм цифр терминнарын дөрес куллануга ирешү, санау күнекмәсе, график күнекмәләр формалаштыру, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

                КУУГ: үз фикереңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү;

               ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану

 

Предметара бәйләнеш:  Әдәби уку, литературное чтение

Эш төре:      Сингапур методларын кулланып укучылыр белән фронталь,                

                               индивидуаль, парлап эшләү.             

Җиһазлау:   7 саны белән бәйле презентация, экран, проектор, кисмә цифрлар, фишкалар, уен өчен таблица, сигнал карточкалары,санау таяклары,төсле карандашлар.

Материал:  А.Л.Чекин  Математика 1 класс, 62-63  бит;  мөстәкыйль эш дәфтәре    №1, 88-92 бит; методик ярдәмлек.

 

 

                                                             Дәрес барышы

I.    Дәресне оештыру.  Дәрескә әзерлекне тикшерү, уңай психологик халәт       

    булдыру.  (ШУУГ)

Исәнмесез,балалар!

Кәефләрегез ничек?

      -Кояшлы иртә кебек.

Математика фәнен

             өйрәнергә дип килдек.

Әйдәгез, бер-беребезне сәламләп алыйк. (Хай Файф)

-Сез дәресне башларга әзерме? (слайд 1)

Дәресебезне елмаеп торган кояш белән башлыйбыз. Сез дәрестә тырышып эшләсәгез,  ул гел елмаеп торачак. Әгәр инде тырышмасагыз, кояш болыт артына качачак. Дәресне үткәрергә безгә Әмир белән Әминә ярдәм итәчәк. Барыгызның да китабы, дәфтәре, ручкасы бармы? Без дәрестә ничек утырабыз? (слайд 2)

 

1. Әйдәгез, Әмир белән Әминәгә санап күрсәтик.(1-10,10-1. Каршы яктагы күрше белән, чираттан команда белән. Сингл  Раунд Робин)

2.Зирәклеккә бирем.

Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез сигнал карточкалары белән җавапны күрсәтегез.

-Бер кулда ничә бармак?

-Сез бүген ничә дәрес укыйсыз?

-5кә 1не кушкач ничә була?

-Казның ничә аягы бар?

-Бүген атнаның ничәнче көне?

-Машинаның ничә тәгәрмәче бар?

2 дән соң нинди сан килә?

Шалканны Акбай ничәнче булып тарткан?

Сезнең класста ничә кыз?

Сиңа ничә яшь?

 

II.  Актуальләштерү (КУУГ)

1.     Сумманың кыйммәтен табу.

 

- Укучылар,  саннар белән без ниләр эшли беләбез? (Суммалар төзибез) Экранга карагыз әле, Әмир белән Әминә безгә  никадәр сумма төзеп килгәннәр.

1+1    4+1      3+1       3+2            

2+1    2+2      5+1       1+2

Бу математик язмаларның кайсы өлеше җитми? (Сумманың кыйммәте) Әйдәгез, без аларны табыйк. Слайд №3

-Бик тырышып эшләдек – үзебезне бер мактап алыйк әле.

-Җаваптагы иң зур санны әйтегез.(6)

2. 6 нинди саннарны кушкач барлыкка килә?

                                                  (Раунд тэйбл. Команда белән суммалар төзергә)

Кайсы команда күбрәк төзеде. Эшләрегезне тикшерегез. (Бер команда икенчесенең эшен тикшерә.)

3. Физкультминут.

               (Микс фриз-груп. Музыка астында бииләр. Сумма әйтелә, сумманың кыйммәте санынча берләшәләр. 2+1=3, 2+2=4, 1+1=2, 3+1=4)

 

III.Уку мәсьәләсен кую (РУУГ)

6 дан соң нинди сан килә?

 Бүген без 7 саны белән танышырбыз, 7 цифрын язарга өйрәнербез. Слайд №4

 

VI .Уку мәсьәләсен чишү (РУУГ)

1.                           7 саны белән бәйле күренешләрне атау. (РУУГ) .

 Календарь, атнадагы 7 көн белән танышу.

Нинди календарьлар була? Сезнең өйдә нинди календарь бар?Ни өчен календарьда кайбер көннәр –кара, кайберләре кызыл төс белән күрсәтелгән?

2.- 7 саны безгә тагын кайда очрый? ( “Салават күпере”ндә , “Карсылу һәм җиде гном”, “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкиятендә,”Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях” әкиятендә, Җидегән йолдызда ) Слайд №5-10

3.  Кеше әйләнә-тирәне башында урнашкан 7 әйбер аша кабул итә икән. ( 2 күз, 2 колак, 2 борын тишеге һәм 1 авыз).

4. 7 саны белән бәйле татар халык мәкальләре дә бар.

  - Җиде кат үлчә, бер кат кис.

 - Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.

 -Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

5. Дәреслек белән эш.

Дәреслекнең  эчтәлек битен ачып, бүгенге теманы эзләп табу. (РУУГ)

         - 7 саны белән танышу өчен бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләрбез? Әлеге сорауга җавап бирер өчен безгә дәреслек ярдәм итәчәк. (Шартлы билгеләргә таянып укучылар эш төрләрен атый)

 

V.Дәрес материалы  өстендә эш (ТБУУГ)

1.- Ә хәзер экранга игътибар итегез.Слайд №11

Саннар рәтендә 7 нинди сан артыннан килә? Аның күршеләре нинди саннар?

123456...8910

2. 7 санының составы белән танышу.Ике кубиккка барысы бергә ничә очко төшкән?

3. 7 цифры белән танышу. Слайд №12

- 7 саны язуда менә шушындый математик билге  белән күрсәтелә һәм ул  7 цифры дип атала.

-7 цифры нәрсәгә охшаган ? (чалгыга) Слайд №13

4.Санау таякларыннан 7 цифрын төзү.

Ничә санау таягын кулландык?

5.  7 цифрын язарга өйрәнү.

7 цифрасын язганда шакмакның өстән уртасыннан чак кына төшеп, дулкынлы сызыкны шакмакның өске уң чатына китерәбез. Авыш таякны аска шакмак уртасы-на төшерәбез һәм уртадан туры сызык сызып куябыз.(һавада,тактада язып карау)
6. Дәфтәргә язу.

-Күршеңнең дәфтәрен алып тикшер, дөрес итеп язылган 7ле цифрын билгелә.

 

        Физкультминутка.

VI.Дәрес материалын ныгыту. (ТБУУГ)

1.     Мөстәкыйль эш дәфтәрендәге  биремнәрне эшләү -88 бит.

- №2 – геометрик фигураларга нигезләнеп суммалар төзү;

- №3 – яшеренгән цифрларны табу.

- №4 – схемаларга туры килерлек математик язмаларны тулыландыру; 89 бит

- №5 – схема буенча ике сумма язу.

 - №6 – билгесез кушылучыны табу;

 - №7 – 0 дән 7 гә кадәр саннарны тәртип буенча язу.

 

               VII. Йомгаклау. Рефлексия. (РУУГ,  ШУУГ)

-         Дәресебез ахырына якынлашты. Кояшыбыз да елмаеп тора. Димәк, без дәрестә тырышып эшләгәнбез.

-         Сез ризамы  минем белән? Ә хәзер Әмир белән Әминәнең күчтәнәчен карыйбыз.

“Карсылу һәм җиде гном”әкиятеннән өзек  карау.

-Гномнар ничәү иде?

-Дәрестә  нәрсә белдек?

-Нәрсәгә өйрәндек?

-Тагын нәрсә өстендә эшлисе бар?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

Яңа Кенәр лицее филиалы

Сөрде башлангыч мәктәбе  укытучысы

Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызының

1 класста уздырылган

математика дәресе эшкәртмәсе

 

 

Тема:

7 саны һәм цифры

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                            2013-2014 уку елы

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "1 класста математика дәресе « 7 саны һәм цифры»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Заведующий отделом архива

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

1 класста » 7 саны һәм цифры « дигән темага математика дәресе үткәрелде . Дәрес телдән исәпләү белән башланып китте . « Дәшмибез « уенын балалар яратып уйнадылар . Алдагы дәрестә алган белемнәрен ныгыттылар . Яңа дәрес темасы алда үтелгән дәрес темасына бәйләнеп кителде . Дәрестә Сингапур методлары , төрле эш алымнары кулланылды .

7 санының составы белән таныштылар . 7 цифрын язарга өйрәнделәр . Сан ярдәмендә предмет , күренешләрне билгеләргә , тәҗрибә аша микъдар һәм тәртип саннарының мәгънәләрен үзләштерделәр . Дәрес тормыш белән бәйләп барылды , күршең белән хезмәттәшлек итүгә игътибар ителде . Тормышта 7 саны белән бәйле күренешләр , әкиятләр , мәкальләр , табышмаклар , әйтемнәр әйтелде . Дәрес бик җанлы , мавыктыргыч үтте . Балалар яңалыкны тиз отып алалар , дәрестә актив катнаштылар . Дәрес ахырында үзләренә бәя бирделәр . Укытучылар тарафыннан дәрескә уңай бәя бирелде .

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 915 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.02.2014 1342
    • DOCX 2.1 мбайт
    • Рейтинг: 3 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Файзрахманова Физия Ахеяровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Файзрахманова Физия Ахеяровна
    Файзрахманова Физия Ахеяровна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4852
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 257 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 1 263 человека

Курс профессиональной переподготовки

Подготовка детей к школьному обучению в условиях вариативного дошкольного образования и реализации ФГОС НОО

Учитель по подготовке к школе (педагог)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 306 человек из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 611 человек

Курс профессиональной переподготовки

Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании

Учитель начальных классов

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 2688 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 482 человека

Мини-курс

Wildberries: от управления заказами до продвижения товаров

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 57 человек из 26 регионов

Мини-курс

Управление стрессом и эмоциями

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 128 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 74 человека

Мини-курс

Музыкальная журналистика: создание и продвижение контента

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе