Телдән исәпләү. Математикадан класстан тыш чара

Предпросмотр материала:

 

 

 

 

     Телдән      исәпләү.

( Математикадан класстан тыш чара.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тормышның барлык өлкәләрендә компьтер техникасын киң куллану,

Мәкпәптә информатика кабинетлары,укучыларда калькулятор булуы тел

дән  исәпләү алымнарын үзләштерүгә игътибарны киметүгә китерде. Математика,физика,химия дәресләрендә укучылар гади исәпләү очракла-

рында да калькулятордан  файдаланырга омтыла.

    Әмма телдән исәпли белү һәм аны куллануның , математикага кагылыш-

лы якларыннан тыш , башка бик мөһим үзенчәлекләре дә бар.Телдән исәпләү

кешенең хәтерен , информацияне эшкәртү, үзләштерү сәләтен, сизгерлеген арттыра.Кеше өчен , бигрәк тә укучы яшьүсмерләр өчен, бу күнекмәләрне

бернинди компьютер дә алыштыра алмый.

  Юнысова Алия.

 Кушу һәм алуда компанентларның үзгәрүенә бәйле рәвештә гамәл нәти-

җәләренең үзгәрүен белүгә нигезләнгән алымнар.Башкача бу алымнарны

“түгәрәкләү” дип тә атыйлар.Кушарга уңайлы булсын өчен,кушылучылар-

ның берсен “түгәрәпләп” куялар.Бер кушылучыны үзгәрешсез калдырып,

икенчесен берничә берәмлеккә арттырсак яки киметсәк,сумма да шул ук

берәмлеккә арта яки кими.Моны мисалларда карыйк:

  37+29=(37+30)-1=67-1=66.

Кушарга җайлы булсын өчен 29ны 1гә арттырдык ,сумма да 1гә артык бу-

ла,димәк ,аны 1гә киметергә кирәк.

    398+257=(400+257)-2=657-2=655.

     508+189=(500+189)+8=689+8=697.

     28+38+40=(30+40+50)-(1+2+1)=120-4=116.

Хабибрахманов Рамил.

 Кимүчене түгәрәкләү юлы белән аерманы исәпләүдә фикер йөртү түгәрәк-

ләү юлы белән сумманы исәпләүгә охшаган .Мәсәлән,51-34=(50-34)+1=16+

+1=17 яки тагын да матуррак юлы:51-34=(54-34)-3=20-3=17

397-235=(400-235)-3=165-3=162

Ә менә киметүчене түгәрәкләгәндә истә тотарга кирәк:киметүчене берничә

берәмлеккә арттырсак яки киметсәк,аерма шул ук берәмлекләргә кими яки

арта (арттырсак кими,киметсәк арта),һәм дөрес аерманы табу өчен,киметү-

чене ничә берәмлеккә арттырып (киметмеп)түгәрәкләгән булсак,аерманы

да шул ук берәмлеләргә арттырырга (киметергә)кирәк була.

1)62-19=(62-20)-+=42+1=43.

Димәк, киметүче 19ны 1 берәмлеккә арттырып түгәрәкләдек,аерма бер берәмлеккә киметеп чыкмасын өчен ,аермага бер берәмлекне өстәп куябыз.

  524-288=(524-300)+12=224+12=236

  524-209=(524-200)-9=324-9=315.

Шайдуллина Айгөл.

   Тапкырлау һәм бүлүдә компонентлар үзгәрүенә бәйле рәвештә гамәл

нәтиҗәләренең үзгәрүен белүгә нигезләнгән исәпләү алымнары.Бу алым санны 5,50,25,250,125кә тапкырлау һәм бүлү шулай ук санны 37гә тапкырлау      

өчен уңайлы.Тапкырлауның бу алымын кулланганда ,укучы тапкырлашучы-

ларның берсен үзгәрешсез калдырып ,икенчесен берничә тапкыр арттырсак

(киметсәк),тапкырчыгыш та шул ук тапкыр арта(кими) икәнлеген белергә

тиеш.5,50,25,250,125кә тапкырлау 10,100,1000гә тапкырлау белән алыш-

тырыла.Димәк икенче тапкырлаучы 2,4,8 тапкыр арттырыла,тапкырчыгыш

үзгәрмәсен өчен аны тиңдәшле рәвештә 2,4,8 тапкыр киметәбез.Мәсәлән,

   1)48 х 5=(48 х 10):2=480:2=240

   2)17 х 25=(17 х 100):4=1700:4=1600:4+100:4=425

  3)24 х 125=(24 х1000):8=24000:8=3000

 Иркашев Рафил.

Ниһаять,тапкырлауның аз таралган,ләкин искиткеч тиз исәпләнә торган оч-

раклары укучылар өчен бик кызыклы.Мәсәлән,

1)берурынлы саннарны 1гә тапкырлау өчен шул сан рәттән ике кабат языла:

8х11=88 , 9х11=99 , 7х11=77

2)икеурынлы саннарны 11гә тапкырлау өчен икеурынлы санның беренче цифры итеп,икенче цифрын җавапның соңгы цифры итеп язарга һәм уртага

шул ике цифрның суммасына тигез булган цифрны язып куярга кирәк:

72х11=7(7+2)2=792

Ә ике цифрның суммасы 10нан артып китсә , алдагы цифр бергә арттырыла:

75х11=7(7+5)5=825

3)икеурынлы санны 101гә тапкырлау өчен җавапка шул сан кабатлап языла:

572х1001=572572

Нигезләү бик гади:572х1001=572х(1000+1)=572000+572=572572.

Ишматова Динара.

Монда телдән исәпләүалымнарының барлык очлары да күрсәтелгән ,башка

алымнар юктыр дип уйлау дөрес булмас иде.

Мәсъәлә ,мисаллар чишкәндә гаҗәеп матур алымнарга очрарга мөмкин .

Мәсәлән ,37 санын 3,6,9,12,15,18,21,24,27 саннарына тапкырлау алымнары

да кызыклы.

37 х 3=111

37 х 6=37 х (2 х 3)=(37 х3)х 2=222

37 х 9=333

37 х 12=444

37 х15=555 һ.б.

Уйлап күзәтергә өйрәнгән укучы бу закончалыкны шунда ук күреп ала:ди-

мәк ,6,9,12,15,18,21,24,27 саннары 3 һәм 3,4,5,6,7,8,9 саннары тапкырчыгы-

шы рәвешендә күрсәтелә, 37не 3кә тапкырлагач 111,ә 111не икенче тапкыр-

лашучыга тапкырласак,шул сан үзе 3 тапкыр рәттән языла икән.

Краткое описание материала

Телдән исәпләү. Математикадан класстан тыш чара

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

  • На сайте: 10 лет и 8 месяцев
  • Всего просмотров: 2387
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 1
  • 2387
    просмотров
  • 1
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Валиуллина Сария Саубановна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: