Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект внеклассного мероприятия «Cәламәтлек аланы»

Конспект внеклассного мероприятия «Cәламәтлек аланы»

Скачать материал

Сәламәтлек аланы.

 

2 куян йөгереп – уйнап, сикерешеп керәләр.

1 куян:

Борын- борын заманда

Кәҗә команда,

Саескан сотник,

Үрдәк үрәтник

Булган урманда

 

2 куян:

Бик елак та булмаган

Бик тәртип тә бозмаган

Бик ялкау да булмаган

Бер Шүрәле яшәгән.

 

3 куян:

 Күп телевизор караганга

 Күзләре кысылып беткән

Һаман өйдә утырганга

Йөзләре сулып кипкән.

 

1 куян:

Хәле начар булганлыктан,

Бөтен күңеле тулган, ди.

Чөнки бу Шүрәле белән

Менә нәрсә булган, ди.

 

 

Урман. Шомлы музыка яңгырый. Хәлсез, күзлек кигән Шүрәле керә. Ул авыртуга түзә алмый, кычкыра.

 

Шүрәле:

Зур газаплар эчендә бүген

Кызарып туды таңым.

Сызлыйдыр бармак, тәннәрем

Кем соң дәвалар мине?

Ах, үләм, харап булдым бит.

Коткарыгыз сез мине.

У-у-у, үләм!

 

 

Агачлар артыннан җырлый-җырлый спорт киеменнән төлке керә.

 

Җыр: “Дәү әнигә бүләккә”

          1.  Җиләк җыям җиләккә,

         Дәү әнигә бүләккә.

         Ул бүләккә шатланыр,

         Мине тагын яратыр.

Бүләккә, бүләккә

Җиләк җыям чиләккә

 

 

2.  Йөгерә- йөгерә мин җыям

    Чиләккә салып куям.

    Чиләгем тиздән тулыр,

    Дәү әнием шат булыр

Бүләккә- бүләккә

Җиләк җыям чиләккә.

 

 Җырлап бетергәндә  Шүрәлене күрә һәм төлке куркып китә.

 

Төлке: Син кем?

 

Шүрәле:

 Курыкма син, курыкма!

Мин шыксыз Шүрәле түгел.

Өстерәлеп кенә йөрим,

Сәламәтлегем нык түгел.

 

Төлке ( көлеп):

Шүрәле, нинди Шүрәле?

Мондый Шүрәле була димени?

Бармакларың кәкре- бөкре,

Күзләрең кысылып беткән,

Тешләрең дә исән түгел

Барысы да череп беткән.

Әллә инде бөкрең дә бар?

Кит инде, шул яшеңнән!

Дәваланырга кирәк сиңа,

Кичекмәстән, күптәннән!

 

Шүрәле:

У-у-у! Әйтәм ич мине берсе дә танымый. Нишлим соң? Төлке дус, киңәш бир!

 

Төлке:

 Менә миңа син кара,

Бармакларга, колакка.

Күзлегем дә юк бит минем,

Буй- сыным да бик зифа.

 

Шүрәле: Ничек соң синең кебек булырга? Шул сереңне әйтче, әйт? ( аягына барып егыла, тезләнә)

 

Төлке :Я, я, ярый инде. Ачам, ачам серемне. Мин былтыр бик матур бер аланга килеп чыккан идем...

 

Шүрәле ( бүлдереп): Э-э-э ( куркып) Былтыр, былтыр дисеңме? Мин бит аннан бик куркам ( кача башлый)

 

Төлке: Юк ла инде. Теге елны дип әйтәм.Менә шул серле алан мәктәбендә бик күңелле ди .Анда ничек сәламәт булырга өйрәтәләр икән.

 

 

 

 

 

Шүрәле:

Их, белсәң иде

Минем сызлануларымны.

Әйдә, ашыгыйк, барыйк тизрәк,

Сәламәтлек аланына.

 

Төлке: Киттек әйдә!

 

Китәргә җыеналар. Төлке артына боылып караса, Шүрәле утырып тора.

 

Төлке:

Тор, әйдә, нәрсә утырасың?

Нәрсә көтеп торасың?

 

Шүрәле: Нәрсә булсын- автобус!

 

Төлке:

Хәрәкәттә- бәрәкәт, дип,

Әйткән бит синең бабаң.

Саф һаваны сулый- сулый

Җәяү барабыз, туган!

1-2, 1-2,

Һаваны иркен сула.

 

Музыка яңгырый. Чыгалар. Шүрәле Төлке артыннан өстерәлеп кенә бара. Агачларны бер тапкыр өйләнәләр. Шул вакыт туктап калалар. Икенче яктан 4 куян чыга.

 

Төлке:

Чү, тукта, карыйк әле,

Нишлиләр икән болар?

                                   Музыка уйный. Куяннар биюе.

1 куян:

Иртә белән торабыз,

Битебезне юабыз.

Сабын белән юынгач,

Бигрәк матур булабыз.

 

2 куян:

Аш алдыннан һәрвакыт

Кулыбызны юабыз.

Ап-ак сөлге белән сөртенеп,

Ашарга утырабыз.

 

3 куян:

Кичен аякларыбызны

Бик яхшылап юабыз,

Юынырга яратабыз,

Без бик чиста торабыз.

 

 

 

 

4 куян:

Һәр кич вакытында

Без йокларга ятабыз.

Режимны үтәсәк әгәр,

Сәламәтлек арта бит.

 

1 куян:

Җемелдәп, ялтырап тора

Безнең тешләребез.

Чөнки иртән һәм кичен

Тешләрне чистартабыз.

 

 

Төлке:

Дусларым, исәнмесез,

Хәерле көннәр сезгә!

Менә күрегез дустымны

Дәвалау кирәк безгә!

 

 

Бергә: 

Сәламәт булыйм дисәң

Зарядкага ябыш.

Һәм шулай ук безнең

Дуслар белән таныш

 

Теш щёткасы, пастасы, сөлге, сабын, тарак керәләр.

 

Сабын:

Кечкенәмен, ләкин файдам зур

Шуңа да күп дусларым.

Шуам, күбек таратам,

Һәр нәрсәне яратам.

 

Теш щёткасы:

Минем теләк бер генә:

Иртәсен дә кичен дә

Теш чистартыгыз көндә.

 

Теш пастасы: Ә моның өчен, белеп торыгыз,

                          Порошок, я паста тотыгыз.

 

Сөлге: Муеныңны, бит- кулыңны

            Югач та сабын белән,

            Син онытма, сөрт аларны

            Корытып сөлге белән.

Тарак: Тешлим, ләкин яраламыйм,

            Шома итәм, юл ясыйм.

            Озак юмасаң башыңны

            Белеп тор: мин нык кашыйм.

 

 

Шүрәле: Коткаручыларны эзли- эзли

                 Тәмам хәлдән тайдым мин.

                 Ә алар монда икән,

                 И минем газизләрем.

 

Төлке:  Сәяхәтне дәвам итик

             Дуслар, алга китик.

 

Төлке һәм Шүрәле агачларны бер тапкыр әйләнәләр, бүтәннәр кереп китә. Музыка уйный. Аю, Тиен, Бүре, Куяннар зарядка ясыйлар.

 

Аю:

     1,2,3! 1,2,3!

      Сулыйбыз иркен итеп.

 

Бүре:

         Чүгәлибез, торабыз!

          Башны уңга борабыз.

Куян:

          Күкрәк киереп атлап китәм,

           Кулны канаттай җилпеп.

 

Аю: Карагыз әле , безгә  таба кемнәр килә анда?

 

Тиен җырлый: “Шүрәле”

 

Җен дә түгел, җил дә түгел,

Күренеп йөри торган.

Шүрәлене саклап тора

Татарда кара урман.

 

Шүрәле, шүрәле,

Син аюны күр әле,

Үзе бии, үзе җырлый

Куллар чабып тор әле.

 

Бер мөгез дә койрык бер

Кети-кети уйный ул.

Кием салым кими ул

Җәнлекләргә тими ул

 

Шүрәле, шүрәле,

Син бүрене  күр әле,

Һәр нәрсәгә җитешсен

Һәм оялып тормасын

 

Шүрәле урманнары

Заманның узганнары.

Карурманнар җир- ананың

Ямь-яшел аланнары

 

Шүрәле, шүрәле,

Куянкайны   күр әле,

Якты аның йөзләре

Бардыр әйтер сүзләре

 

Шүрәлене ул беләдер

Ул белгәнгә көләдер

Пышылдый җил искәндә

Рәхәт безгә үскәндә .

 

 

Шүрәле, шүрәле,

Безнең янга кил әле

Уртага чык та бие

Килешеп тора көе

 

Шүрәле:

Уф, хәлдән тайдым, ардым. Сез ничек болай бөтенегез дә шат күңелле, сәламәт  соң?

 

Бүре:

 Хәрәкәттә- бәрәкәт ич,

Бу дәрес бик тә кирәк!

Спортны үз иткәннәрдә

Авыручылар сирәк

 

Аю:

Сәламәт буласың килсә

Спорт белән шөгыльлән.

Чаңгыда йөр, футбол тип,

Коен салкын су белән.

 

Тиен:

Бер-ике-өч! Бер-ике, өч!

Нык басып атлап киләм

Кемнәр тели чыныгырга?

Әйдәгез минем белән!

 

Барысы да чыгып китә. Шүрәле белән Төлке агачларны бер тапкыр әйләнеп чыгалар.  Алар Суган, Кишер, Чөгендер,Гөлҗимеш, Кычыткан, Баланны күрәләр.

 

Шүрәле: Болары кемнәр инде тагын?

 

Суган:

Мин чөгендер, белмәсәгез – белегез!

Бик күп файда китерәм.

Барлык төр авыруларны

Вакытында бетерәм.

 

Кишер:

Минем исемем- кишер

Теләсәң болай пешер,

Теләсәң ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Тешләре таза була.

 

Суган:

Яшелчәләр арасында

Мин дә үсәм бит туган

Суык тидермим мин дисәң

Күбрәк аша син суган!

 

Гөлҗимеш:

Әрәмәдә үсәм мин- гөлҗимеш

Җимеш тә мин, гөл дә мин

Витаминның оясы

Барасы да җыясы

 

Кычыткан:

Шат булырсыз һәрвакыт

Куллансагыз  кычыткан.

Витамин ул – кычыткан,

Авырмассыз һичкайчан.

 

Балан:

Суымны эч авыртсаң

Йөткерсәң, я карлыксаң.

Шәп дару юк моннан да

Дару ясыйлар минем

Хәтта кабыгымнан да.

 

Бергә:

Бик күп чирләргә дәва без

Уколсыз дәвалыйбыз.

Витаминның хәзинәсе

Безнең һәрберебез.

 

Шүрәле:

Инде белдем ничек итеп

Миңа хәзер яшәргә

Рәхмәт сезгә дус итеп

Миңа биргән киңәшләргә

 

 

2 куян чыга бергә:

Күрдегезме бу тамаша

Гыйбрәтле һәм хикмәтле.

Саклагыз сез, кадерләгез

Үзегезнең сәламәтлекне.

 

Җыр: “Сәламәт булыгыз”

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект внеклассного мероприятия «Cәламәтлек аланы»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по охране труда

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Методическая разработка предназначена" детям начальной школы.

Герои рассказывают детей о пользе закаливания, занятий спортом.

Также «дети- овощи» знакомят с овощами- витаминами.

Дается представление о лекарственных растениях Сказочные персонажи учат детей соблюдать личную гигиену, поют песни, танцуют вместе с детьми. ребята в примерах увидели. что можно произойти, если на соблюдать правила личной гигиены.

Все песни и стихотворения подобраны по тематике.

Праздник разработан на татарском языке для детей татар.

Была проведена большая подготовительная работа.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 205 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.02.2014 1104
    • DOCX 58 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Арсланова Гульчачак Кадировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Арсланова Гульчачак Кадировна
    Арсланова Гульчачак Кадировна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 53945
    • Всего материалов: 28

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика повышения техники чтения у младших школьников с ОВЗ

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 103 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 412 человек

Курс повышения квалификации

Дислексия, дисграфия, дискалькулия у младших школьников: нейропсихологическая диагностика и коррекция

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1181 человек из 82 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 547 человек

Курс повышения квалификации

Развитие творческих способностей для дошкольников и младших школьников

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 60 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 682 человека

Мини-курс

Психоаналитический подход: изучение определенных аспектов психологии личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Формирование здоровых детско-родительских отношений: влияние и преодоление сепарации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 157 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 84 человека

Мини-курс

Основы русского языка: морфология, синтаксис, лексика

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек