Инфоурок Классному руководителю КонспектыСценарий «Әфган җилләре»

Сценарий «Әфган җилләре»

Скачать материал

 

 

 

 

Тема: “Әфган җилләре. ”

 

 

 

Укытучы: Юнусова Мөслимә Исмәгыйль кызы.

Зәй районы Югары Шепкә урта мәктәбе.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2014ел.
                “ Әфган җилләре.”

(Әдәби-музыкаль композиция).

                                        Чит-ят җирдә киләчәкне раслап,

                                       Башын салды япь-яшь солдат.

                                       Халык хәтереннәнән Һичберкем дә

                                       Юа алмас аны, юа алмас. (Елена Архипова).

 

1 укучы: Кабулда мәрмәр таштан салынган Һәйкәл бар . Аңа рус Һәм дари телләрендә : ”Сугышчы-интернационалистларга”-, дип язылган. Ул Әфган җирендә Һәлак булган совет солдатларына ачылган беренче Һәйкәл. Бу Һәйкәл әфган халкының бәхетле Һәм бәйсезлек өчен җанын биргән Татарстан егетләренә дә истшлек буләге. Ләкин соңгысы түгел, чөнки каҺарманнарга үз туган җирләрендә дә Һәйкәл куелган. Фоторәсемдә сез шуларның берсен күрәсез. (Рәсем күрсәтелә).

Описание: C:\Users\Юнусова\Desktop\91569520300254.jpg

Описание: C:\Users\Юнусова\Desktop\52d9bae2e23651f1Big.JPG2 укучы: Кояш нурларында җемелдәшә-җемелдәшә ап-ак кар бөртекләре оча, гүя ак мәрмәрдән энҗедәй очкыннар сибелә. Тирә-як ап-ак , әйтерсең ак җәймә җәйгәннәр. Сөттәй ап-ак кар, ана кулындагы канәфер чәчәкләре мәңгелек хәтер уты булып яна.

3 укучы: Һәйкәлләр, Һәйкәлләр... Бүген шундый 13 меңнән артык Һәйкәл алдында 13 меңнән артык ананың башы иелә. Һәйкәлләр исә Һаман өстәлә тора. Элек язарга ярамый иде алар турында. Язмадык. Әмма аңа карап кайгы кимемәде. Чынбарлыктан качып буламы соң? Аларны

  оныту-хәтер дигән, халык хәтере дигән олы төшенчәгә хилафлык кылу булыр иде. Хәзер җәмгыятебезне революцион үзгәртеп кору чорында, хәтернең,  зиҺеннең тирәнәюе аеруча мөҺим.

4 укучы: 1978нче елның апрелендә Әфганстанда революция булды.  Аны саклап калырга кирәк иде.  Әфганстан хөкүмәтенең  үтенечен канәгатьләндерү йөзеннән бу илгә совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты кертелде.

             Сугыш сугыш инде ул.  Анда гомерләр өзелә, кан коела. Әнә шулай Һәйкәлләр арта. Әниләр кара шәл ябына.

5 укучы:  Әнкәй, Әнием, Инәй, Инәкәй, Әнкәчем... Ил бурычын үтәгәндә Һәлак булган бөркеттәй кыю , асыл егетләрнең әниләре,  ничек яшисез сез бүген?

       Әйтсәләр дә: барып тор син дип,

       Дөньяның иң рәхәт җиренә,

       Әйтер идем: кирәк түгел дип

       Кайтам мин, дип, туган илемә.

Җы р: ” Туган ягым каеннары.”

М.Имашев көе,  И.Юзеев сүзләре.

Туган ягым каеннары калалар инде,

Озатыша баралар инде,

Йөрәгемдә яфракларын яралар инде,

Сагышларга,сагышларга салалар инде.

 

Каеннарым калмый Һаман чабалар инде,

Ерагая аралар инде,

Киткән саен якыная баралар инде,

Сагынудан,сагынудан дәвалар инде.

 

Туган ягым каеннары калалар инде,

Кемнәр сөеп карарлар инде,

Гомерем буе миңа таба чабарлар инде,

Кайталмыйча,кайталмыйча калалмам инде...

 

1 укучы:                                                                                               Әфганстан...

Кырыс заман үзе сыный

Куркакларны,  батырны

Ирмен дигән ир егеткәй

Көрәштән баш тартырмы?

Описание: C:\Users\Юнусова\Desktop\pam_218.jpg

2 укучы:                                                                                                 Башлап киткән сүзебезгә

Өстәп әйтик янә дә:

Күшедәге туганнарын

Калдырырмы бәладә.

Кызганырмы алар өчен

Үзенең газиз җанын?

Сөйгән улын яу кырына

Озата Яңа Маҗын.

3 укучы:

Озатты Әфган иленә

Сау әйләнеп кайт,диеп,

Ул якта упкыннар тирән,

Ул якта таулар биек.

4 укучы:

Ташлары артына посып,

Сагалый анда дошман.

Китте егет...хәрби анты

Намусы шулай кушкан.

5 укучы:

2014нче елның 15 феврале, соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга -25 ел була. Әйе, моннан  нәкъ 25 ел элек 1987 нче елның 15 февралендә Брежнев башлап җибәргән “тантаналы марш”тәмамлана.

6 укучы: Бу ил турында 80нче елда күпчелек кеше дәреслекләрдән генә укып белә. Гомуми мәйданы 647км булган илдә, 1982нче елда автомобиль юллары  18 мең чакрым, тимер юл бөтенләй юк. Менә шушы илдә 1978нче елның 27нче апрелендә Брежнев чоры идеологлары фикеренчә,  милли-демократик революция, ә чынында исә законлы властьны хәрби көчләр ярдәмендә бәреп төшерү була.

73 яшьлек Брежнев хөкүмәттәгеләр белән киңәшләшеп тә тормыйча карар кабул итә. Бөтен дөньяда тынычлык Һәм демократия өчен ару-талу белмәс көрәшүче Л.Брежнев Әфганга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне үзәк телевидение буенча шәхсән үзе 1979нчы елның 27 декбрендә хәбәр итә.

1 укучы:

Халык коточкыч адымның асылын аңламый, чөнки икенче көнне үк Әфганстан темасы халыктан ныклы корыч пәрдә артына яшерелә. Беренче белешмәләрдә үк 86 совет сугышчысы башын салса да, Мәскәү куйган бурыч тормышка ашырыла.

1980 нче елда Әфган җирендә -1500гә,

1981 нче елда -1300гә,

1982 нче елда -2000гә якын совет сугышчысы Һәлак була, яраланучылар саны уннарча меңгә җитә.

2 укучы:                                                                                                                   1983нче елда -1500гә, 

          1984нче елда -2400гә якын солдат кургаш кәфенлекккә төренеп кайта.  

Җыр: “Бөркет турында баллада”.



Сара Садыйкова көе, 
Илдар Юзеев сyзләре

 

Хәбәр булып,
Килде болыт,
Кояш нурын каплады.
Давыл узды,
Оя тузды —
Бөркет дустын тапмады.
Ә баласы —
Күз карасы —
Сизмәде дә яшенне.
Ике канат,
Канап-канап,
Зур давылдан яшерде.

Очты бөркет, 
Төште бөркет, 
Йөрәгендә ярасы. 
Яшь аралаш Елмая ул:
Югарыда — баласы. 
Ә баласы — 
Күз карасы —
Сизмәде дә яшенне. 
Ике канат, 
Канап-канап, 
Зур давылдан яшерде

 

3 укучы:  Фәкать 1988нче елның 15нче маенда чит илдән совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Һәм , ниҺаять, 1989нчы елның 15нче февралендә соңгы солдат чыга.

Описание: C:\Users\Юнусова\Desktop\vyvod_voysk_iz_afganistana.jpg

Брежнев хөкүмәте башлаган “тантаналы марш”безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 36мең яралы, 312 хәбәрсез  югалган солдат рәвешендә кайта.

4 укучы:

Татарстан Республикасы бу сугышта - 257 егетен югалта. Ул егетләр илебезгә “кара кызалаклар”дип телгә кергән йөк самолётларында  кургаш табут эчендә кайтты. Гомерләре чәчәк таҗлары шикелле  

ачылып кына килгән 15мең егетне ил буенча чәчеп йөргән “кара кызалаклар”, ”Әфган казалаклары” була.

Җыр:”Әфганчылар җыры”.

     М. Круг.

Пришел приказ - и по приказу мы встаем,
Взяв АКС садимся ночью в самолет.
В тот ранний час, когда земля вокруг спала
В Афганистан приказом воля занесла.

Афганистан - красивый горный дикий край,
Приказ простой - вставай, иди и умирай.
Но как же так ? Ведь на Земле весна давно,
А сердце режет, мечты и горести полно...

Афганистан - грохочет где-то пулемет,
Афганистан - вчера погиб мальчишек взвод,
Их командир, когда на этот снег упал,
"Россия-мать", - он перед смертью прошептал.

Афганистан - красивый горный дикий край,
Приказ простой - вставай, иди и умирай.
Но как же так ? Ведь на Земле весна давно,
А сердце режет, мечты и горести полно...

Мой друг упал - лицо красивое в крови,
Он умирал вдали от Родины-земли.
Смотрел с надеждой в голубые небеса
И все шептал: "Прекрасен наш Афганистан"

Афганистан - красивый горный дикий край,
Приказ простой - вставай, иди и умирай.
Но как же так ? Ведь на Земле весна давно,
А сердце режет, мечты и горести полно...

А кто прошел через огонь и через смерть
Домой пришел, его встречали мать, отец
И вспоминал о невернувшихся друзьях ...
И все шептал : "Ну почему погиб не я ?!"

Афганистан - проклятый горный дикий край,
Приказ простой - вставай, иди и умирай.
Но как же так ? Ведь на Земле весна давно,
А сердце режет... горести полно...

Афганистан - проклятый горный дикий край,
Приказ простой - вставай, иди и умирай.
Но как же так ? Ведь на Земле весна давно,
А сердце режет, мечты и горести полно...

 

5 укучы:  Һәм бүген без Зәй шәҺәре Һәм районыннан Әфган җирләрендә хезмәт иткән егетләрне искә төшерик. Ни кызганыч, безнең якларга да кургаш табутлар кайтты. Шуларның берсе-Бура-Киртә егете - Камил Хәбибуллин.

(Камил турында истәлекләр сөйләнә). Әнисе МөнәздәҺә апага, әтисе Нурулла абыйга Камил 96 хат яза.  Ул язган шигырь:

                  Сез әткәй- әнкәем

                  Кайсы йолдызлар астында.

                  Ә мин йөримен лә,

                  Әфганстан даласында.

                  Минем чәчем озын түгел   

                  Икеләрдән үрергә.

                  Минем хатым бәхетле бит

                  Сезне китте күрергә.

                  Алдым нарат,куйдым кадап,

                 “Яфракларын” санап,

                  Күз керфекләрем бөгелә

                 Туган якларга карап.

                 Җырлар җырлап яуга бардым,

                 Күңелләрем басылды.

                 Шул яклардан кайтканнан соң

                 Сезгә хатлар язылды.

                 Хатым китте,үзем калдым.

                 Күпер төпләрендә утырып.

Описание: C:\Users\Юнусова\Desktop\0_626a5_46c35f41_XL.jpg

 

1 укучы:

Соңгы сулыш. Соңгы тамчы каным.

Ят туфракка, кыя ташка тама.

Зәңгәр йолдыз нуры, бәхилләшеп

Сүнеп бара мәчет манарада.

 Кемнәрнедер бик еш юксыналар,

Оныта алмый интегәләр илдә.

Безне искә алучылар булмас,

Еламаслар сагынып безне бер дә.

2 укучы:

Мәскәү шагыйре Виктор Верстаковның бу шигырь юлларын укыгач, Әфган җирендә якты җиҺан белән хушлашучы солдат исеменнән тәкърарлаган мондый юлларны йөрәк кабул итми.Юк, онытмый сезне Ватан, онытмый ана, онытмый авылым кешеләре.Описание: C:\Users\Юнусова\Desktop\0_f2c2_c187c0d_XL.jpg

 

3 укучы:

Бүген тагын килдем каберең

Туфрагыңа ачы яшь түгәм.

Баш очыңда үскән яшь юкәне,

Төсең итеп иркәлим,үбәм.

4 укучы:

Синең җаның мәллә тургай сайрый,

Кыска булды гомерең, җыр сыман.

Шатлыкларым синең белән сүнде

Йөрәгемә таудай моң сыйган.

Күптән инде кайтты иптәшләрең,

Сау калдырып әфган җирләрен.

...Яшь аналар иртә картаялар,

Чал толымнар баса иңнәрен.

5 укучы:

Әйе ,таш мин

Салкын, җансыз,

Хиссез...

Тик гади таш түгел

Мин - мәрмәр.

Таулар күкрәгеннән кубарылып

Һәйкәл булдым батыр ирләргә.

Җыр:”Кичер мине,әнкәй,гафу ит”.

1.Кайтамын дип хатлар язуыма
Коннәр тугел, айлар уттелэр,
Әмма юлларым сиңа илтмичэ,
Еракларга алып киттелэр.

КУШЫМТА:
Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын
Утыңны сундермичә мине көт,
Сине көттереп тә, кайталмасам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит!

2.Көтәсеңдер, хат ташучы килсә
Кош теледэй сәлам бардыр дип
Хат булмаса, өмет итәсеңдер,
Иртәгә бәлки булыр дип.

КУШЫМТА:
3.Көтәсеңдер син, мин кайтыр дип
Тезелешеп кошлар кайтканда,
Балам диеп, ишек ачасыңдыр
Көзге жилләр тәрәз какканда

КУШЫМТА:
Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга
Утыңны сундермичә мине көт,
Шушы юлда тагын озакласам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит!

Шушы юлда тагын озакласам,
Кичер мине, әнкәй, гафу ит!

Кичер мине, әнкәй, гафу ит!
Кичер мине,
әнкәй, гафу ит!

 

Алар яудан кайтмый калды:

(Исемнәре укыла)

Зәй егетләре дә кемнәрнеңдер иминлеген яклап башларын салды. Барлыгы бу сугышта 167егет кат нашты, шулардан:

1.Сергей Кухарев

2.Камил Хәбибуллин

3.Марат Фәйзуллин Һ.б. - кара табут эчендә кайтты.

 

Кичерә күр , әнкәй язмыштан

Без җиңел юл өмет итмәдек.

Үлем килсә бастык йөзгә-йөз,

Чигенмәдек, качып китмәдек.

 

Үзебезгә тигән өлешне

Башкаларга бүләк итмәдек

Үзебезнең йөкне үзебез

Үтәселәр идек күтәреп.

Җибәрмәде әҗәл үткәреп...

 

(Бер минут тынлык игълан ителә).

 

1 укучы:

Безнең Югары Шепкә авылыннан да  Әфган җирләрендә сугыш утын кичеп туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан егетләр  бар.

Менә алар:  Р.Мингалин

                       А.Ишмәтов

                      М.Фәсхиев

                       Р.Зыятдинов

                      Р.Мөсәгыйтов  Һ.б.

(Әфганчылар үзләренең истәлекләре турында сөйлиләр).

Бию: Солдатлар.

2 укучы:

Әфганстанның комлы чүлләре, шәрә таш кыялары, Һәр яшеллектән ут сибәргә торган дошман - болар  берсе дә тиз генә онытылмас. Әле тормышның ямен, тәмен дә белмәгән  меңнәрчә егет  Әфган җирендә батырларча Һәлак булды.

Без аларны мәңге онытырга тиеш түгел!

Мәңгелек дан аларга!

Мәңгелек дан!!!

Җыр:”Солдатлар”җыры.



Фәтхерахман Әхмәдиев көе
Роберт Әхмәтҗанов сүзләре

Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар

Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга.

«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында...»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында...

Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар:
Күңелдә һаман яшь, гел бала —
Кайтмаган солдатлар, солдатлар

Ана ул йокламый, сабые
Юрганын ачса да уяна.
Аналар йөрәге шикелле
Мәйданда мәңгелек ут яна.

Аналар йөрәге шикелле
Ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле
Җил йөри курганнар артында

 

Описание: C:\Users\Юнусова\Desktop\19205.jpg

 

                                                     Тәмам.

 

           


 


 


 

                         

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий «Әфган җилләре»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по выставочной деятельности

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләре чыгуга нәкъ 25 ел булды .Шушы вакыт эчендә Һә елны әфганчыларны искә алу тантанасы үткәрелеп килә. Алар истәлеген мәңгеләштереп Һәйкәлләр, мимориал такталар куелды.

Япь-яшь солдат истәлеген .халык хәтереннән Һичберкем дә юа алмас. Сез әткәй-әнкәемКайсы йолдызлар астындаӘ мин йөримен ләӘфганстан даласында.Минем чәчем озын түгелИкеләрдән үрергә,Минем хатым бәхетле битСезне китте күрергә.Алдым нарат,куйдым кадап,«Яфракларын» санап,Күз керфекләрем бөгеләТуган якларга карап.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 976 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.02.2014 5925
    • DOCX 873.5 кбайт
    • 61 скачивание
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Юнусова Муслима Исмагиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Юнусова Муслима Исмагиловна
    Юнусова Муслима Исмагиловна
    • На сайте: 10 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7437
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 83 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 247 человек

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 760 человек из 75 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 979 человек

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 410 человек из 64 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 542 человека

Мини-курс

Теория вероятности и комбинаторика в современной математике

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Продажи и управление клиентским опытом: стратегии и аналитика

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление рисками и финансовое моделирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе