671762
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
ИнфоурокМатематикаКонспектыПремьера «Маленьким друзьям!»

Премьера «Маленьким друзьям!»

библиотека
материалов

Кечкенә дусларга” премьерасы.


Максат:

1.Укучыларны китап укуга тарту М.Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты турындагы белмнәрен үстерү. Сугыш чоры шигырьләре белән таныштыру.

2.Сәнгатьле итеп шигырь уку күнекмәләрен, хәтерле, игътибарлыкны ныгыту.

3.Шигърият белән кызыксыну хисе тәрбияләү.Сугыш чоры шигырьләре ярдәмендә сугышка нәфрәт, тынычлыкның кадерен белү теләге тәрбияләү.


План.

1.Конференцянең максаты белән танышу.

2.М.Җәлил иҗаты беллән без ничек таныштык.

3.М.Җәлилнең “Кечкенә дусларга” киитабының премьерасы.

1.Биографик белешмә.

2. “Кызыл ромашка” шигыре инсценировкасы.

3.”Сәгать” җырын җырлау.

4.”Имән” шигырен сәнгатьле уку.

5.”Карак песи” җырын җырлау.

6.”Ана бәйрәме” шигыренә инсценировка.

4.Конференция сорауларына җавап бирү.

5. Йомгаклау.


Бу җыентыкка Муса Җәлил – немец фашистларына каршы батыр көрәше, ялкынлы шигъри әсәрләре –“Моабит дәфтәрләре “- белән дөньяга танылган шагыйрь. Ул Ватан сугышына кадәр үк өлгергән язучы иде. Аның ”Хат тапшыручы” һәм башка поэмаларын яратып укыйлар.

М.Җәлил – халык герое, атаклы татар шагыйре. Ул балалар өчен дә, олылар өчен дә бик күп шигырьләр язган. Аның исемен Туган илебез халыклары гына түгел, башка милләт халыклары, чит ил халыклары да яхшы беләләр.

Муса Мостафа улы 1906 елны хәзерге Оренбург өлкәсе Мостафа авылында крестьян гаиләсендә туган.

Муса кечкенә чактан ук зирәк һәм фантазиягә бай була. Ул күп укый, күп белергә тырыша. Оренбургта укыган чорда ук инде кыллы музыка коралларында бик оста уйный белә. Акварель белән рәсем ясый. Танылган рус художникларының әсәрләре белән мавыга.

Җәй көне Муса туган авылына кайта һәм бай табигать күренешләреннән дистәләрчә эскизлар ясый соңыннан аларны майлы буяу белән эшли.

Муса 10-11яшьләрендә үк шигырьләр яза башлый. Аның “Бәхет” исемле беренче шигыре 1919нчы елда басылып чыга.

Бөек Ватан сугышы башлану белән ул фронтка китә һәм анда фашист илбасарларга каршы батырларча сугыша. 1942нче елда каты яраланып фашистлар кулына эләгә. Ләкин шагыйрь күңел төшенкелегенә бирелми, концетрацион – лагерьда һәм Берлинда әсирләр арасында яшерен группа оештыра, алар фашистларга каршы зур эш алып баралар. Соңга таба Муса Җәлил дошман җирендә күп тармаклы аитифашистик оешма эшен җәелдереп җибәрә. “Без үлемнән көчлерәк булырга тиешбез!”- ди ул көрәштәшләренә. Бу эшләре өчен ул “Моабит” төрмәсенә ябыла. Ләкин шагыйрь, баш очында палач балтасы торган хәлдә дә дошманга каршы көрәштән туктамый.


Алып баручы. Бүген без сезнең М.Җәлилнең иҗатына багышланган укучылар конференциясенә җыелдык. 15нче февральдә М.Җәлилнең туган көне. Соңгы сулышына кадәр туган иленә кайнар мәхәбәт белән сугарылган ялкынлы шигырьләр иҗат итә. Алдан һәр класска да М.Җәлилнең шигырләр җыендыклары белә танышырга, иң ошаган шигырьләргә карата рәсемнәр ясарга кушылган дә иде. Рәсемнәр күргәзмәсендә укучылар катнашты. Шулай ук күргәзмәдә катнашкан калган укучыларга да рәхмәт. Димәк, сез, укучылар М.Җәлилнң шигырьләрен яратып укыйсыз икән. Ә хәзер барыгызга да таныш булган “Кечкенә дусларга” исемле шигырьләр китабының премьерасын күрерсез.


Укучылар “Кызыл ромашка” шигырен тәкъдим итәләр.

Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны

Тибрәтеп ак чукларын,

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кеәефләнеп

Җай гына селкенделәр.

Һәм кинәт шунда гаҗәп

Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп

Утыра ромашка кызы,

Тик чуклары ак түгел ,

Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,

Аерылмый бер-береннән;

Ничек болай бер үзе

Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр ромашкалар:

Син сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нидән кызыл чукларың?

Нидән алсу төсләрең?

Алып баручы: Әйтте кызыл ромашка:

-Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы:

Чигенмәде тик таңда

Яраланды кул башы.

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым.

Канын саклап чугымда.

Көн дә аны сагынып

Балкыйм мин таң нурында.


Сәгать” җырын башкара 2нче сыйныф укучылары.

Сәгать суга “Даң-даң!...”

Хәбәр бирә таңнан:

Мәктәпкә барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Күрә-эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: ”Келт-келт!...

Тиз мәктәпкә кит, кит!...”

Марат аңа дәшә:

-Тукта,мине көт,көт!..

Сәгать җырлый: ”Диң, диң!..

Мин бит туктый белмим.

Монан ары ,зиң, зиң!

Миңа карап йөр син!..”


Имән” шигыре

Юл чатында ялгыз гына

Үсеп утыра бер карт имән.

Тиә-ягы яшел чирәм,

Ботаклары җиргә тигән.

Таң җлләре җилфер-җилфер

Җилфердәтә яфракларын,

Имән җырлый искә төшереп

Шаулап үткән яшь чакларын.

Мең ел элек кемдер монда

Җир казыган, тир тамызган.

Һәм беренче кат имәннең

Яшәү иртәсен кабызган.

Кем дә белми ул кешене,

Игенчеме, бакчачымы,

Яшеллек һәм хәят сөйгән

Батыр хезмәт патшасымы?

Кем булса да, туфрагында

Җир саклаган аның тирен.

Һәм карт имән гомере белән

Бүләкләгән бу эш ирен.

Һәр көн юлдан дистәләгән

Юлчы уза, тузан туза.

Һәм һәр юлчы моңлы җырчы-

Имән җырын тыңлап уза.

Җилле көнне юлчыларны

Имән саклый җил-яңгырдан.

Җылы биреп җил-су үтмәс

Яшел чуклы юрганыннан.

Күләгәсе ял иттерә

Кырда эшләп арганнарны,

Кавыштыра айлы кичтә

Яшерен утта янганнарны.

Юл күрсәтә адашканга

Имән кышкы бураннарда.

Җәен татлы дымын эчерә

Кырда урак урганнарга.

Бәхеттле син, ерак илдәлш,

Хезмәтеңә мин баш иям

Һәйкәл булып яшьлегеңә

Үскән монда бу карт имән.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.


Карак песи” җырын башкара 3нче сыйныф укучылары.


Ана бәйрәме” шигыренең инсценировкасын 8нче сыйныф укучылары күрсәтә.

Өч баламны, очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага:

Кайда йөри минем улларым?

Ана күңеле тели белергә:

Кая илтә язмыш юлларын,

Җиңүгәме, әллә үлемгә?

Көньягыннан очып күгәрчен

Кайтып керде ана йортына.

-Син, күгәрчен, беләм күргәнсең;

Салма мине сагыш утына.

Сөйлә дөресен, кая зур улым?

Дөньядамы бәгърем, күз нурым?

-Кайгы сиңа, ана, Кырымда,

Улың үлде сугыш кырында.

Катып калдып ана, дәшмәде,

Ярсып чыкты кайнар яшьләре.

Кайгысыннан өлкән улының

Көмеш төсле булды чәчләре.

-Өч улымны, очар кош итеп,

Мин очырдым ерак далага.

Әйтсәгезче якын дус итеп,

Кайгы белән сулган анага.

Кайталмады өйгә зур улым,

Сугышып үлде, бәгърем, күз нурым.

Уртанчысы, бәлки, исәндер,

Җил аңардан миңа исәдер?

Җил уйнаклап, тәрәз төбендә

Нидер әйткән төсле кыланды.

-Әйтче, җилкәй, йөргән җиреңдә

Күрмәдеңме минем улымны?

-Кайгы сиңа, ана, уртанчы

Улың үлде сугыш кырында.

Соңгы йөрәк тибеше тынганчы

Алмаз кылычы булды кулында.

Ике улым үлде сугышта,

Бер өмитем калды тормышта:

Күрмәсәм дә бергә өчесен,

Мин күрермен, бәлки, кечесен?

Таң алдыннан ана уянды-

Җир терәткән тояк тавышына.

Тәрәзәгә килеп таянды,

Чик-чама юк аның сагышына.

Күрмәсә дә, ана улкаен

Күңеле белән сизеп таныды.

-Балам! – диеп елап, ул аның

Күкрәгенә килеп сарылды.

Кайттымы, улым, алтыным!

Куанычым минем, актыгым!

Карт ананың көмеш чәченә

Алтын яше тама батырның.

- Я, тынычлан, анам, борчылма,

Сиңа улың – синең актыгың

Алып кайтты алмаз кылычында

Ил саулыгын, җиңү шатлыгын.

Абыйларым канлы сугышта

Җиңү юлын сызып үлделәр.

Гомерләрен соңгы сулышта

Мәңге үлмәс данга төрделәр.

Калдырсам да күмеп еракта

Абыйларның батыр гәүдәсен,

Алып кайттым данлы байракта

Каннарның алсу шәүләсен...

Ана алды алсу байракны,

Күзен сөртте – күзе ачылды:

Каршысында тора гайрәтле,

Киң күкрәкле батыр лачыны.

-Өч баламны, очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Сез килегез, якын дус итеп,

Күп кайгылар кичкән анага.

Ике улым кире кайтмады,

Кешнәп йөри кырда атлары,

Мин аларга бирдем канымны,

Алар аны ерак калдырды.

Изге Ватан өчен агызып,

Җиңү таңын җиргә кабызып

Алып кайтты илгә ул таңны,

Кече улым, батыр лачыным.

Сез килегез бу шат анага,

Аның бүген туган бәйрәме.

Агыла аңа картлар, балалар,

Өе тулы чәчәк бәйләме.

Ил шатлыгы белән төзелде

Йөрәгенең авыр ярасы.

Ил түрендә, гөлләр эчендә

Өч батырның туган анасы.

Алып баручы: Сез М.Җәлилнең ”Кечкенә дусларга” китабын

премьерасын карадыгыз. Ә хәзер сезнең ни дәрәҗәдә китап укуыгыз белән

танышырбыз. Сорауларга тиз җавап бирергә кирәк.

1. Муса Җәлил ничәнче елда туган?

2. ”Кызыл йолдыз” газетасында Мусаның беренче шигыре басылып

чыккан. Шигырнең исеме ничек?

3. М.Җәлил Кушлавычта туганмы?

4. Кошларга багышланган нинди шигырьләрен беләсез?

5. М.Җәлилнең кызының исеме ничек?

6. Әминә М.Җәлилнең кеме ул?

7. Нинди уенлы җырларын беләсез?

8.”Балтаң белән чыршыны

Кисеп аудар чанаңа...”

Бу өзек нинди шигырьдән?

9. Урманда язның җиткәнен күргәч,

Урманда сазның кипкәнен күргәч,

Көрәк алдылар, иңгә салдылар,

Кемнәр инде алар...

10.Борын-борын заман

Булган, ди, бер бабай.

Өч баласы булган,

Өчесе дә малай.

Бу өзек нинди әкияттән?

11. М.Җәлил хикәяләр, повесть-романнар язганмы?

12. Аңа быел ничә яшь тулуны билгеләп үттек? Ничәсендә?

13. Нинди әкиятләрен беләсез?

14. Табышмакның җавабын тапсагыз, сезгә таныш булганнарны искә төшерерсез.

Көн-төн йөри.

Бер атлам җир

Китә алмый

15. Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе.

Аннан мыек селкетеп

Йоклап ята төн буе.

16.М.Җәлил ”Дуска” дигән шигырен кемгә язган диеп уйлыйсыз?


Ә хәзер укучылар үзегезгә аеруча ошаган шигырен укып күрсәтегез әле.

Шуның белән безнең әзерләнгән укучылар конференциясе ахырына якынлашты, катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Курс профессиональной переподготовки
Учитель математики
Enjoybook
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

"Описание материала:

Это сценарий вечера посвященного творчеству «Мусы Джалиля» Здесь ученики активно участвовали на празднике, они отвечали на многие вопросы ведущих. А самое главное в проведении этого вечера я достигла своей цели, ведь задачи поставленные мной оправдались на все сто процентов. Ученики познакомились и с остальными писателями которые участвовали в Великой Отечественной Войне. Были также закреплены и навыки выразительного чтения, и устного рассказа. Была воспитана уважение и спокойное отношение и любовь к стихам посвященным к ВОВ.

Общая информация
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону N273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» педагогическая деятельность требует от педагога наличия системы специальных знаний в области обучения и воспитания детей с ОВЗ. Поэтому для всех педагогов является актуальным повышение квалификации по этому направлению!

Дистанционный курс «Обучающиеся с ОВЗ: Особенности организации учебной деятельности в соответствии с ФГОС» от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (72 часа).

Подать заявку на курс

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Табличный процессор MS Excel в профессиональной деятельности учителя математики»
Курс повышения квалификации «Внедрение системы компьютерной математики в процесс обучения математике в старших классах в рамках реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Математика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Изучение вероятностно-стохастической линии в школьном курсе математики в условиях перехода к новым образовательным стандартам»
Курс профессиональной переподготовки «Экономика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания основ финансовой грамотности в общеобразовательной школе»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по математике в условиях реализации ФГОС ООО»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Математика и информатика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Инженерная графика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Развитие элементарных математических представлений у детей дошкольного возраста»
Курс повышения квалификации «Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Методика обучения математике в основной и средней школе в условиях реализации ФГОС ОО»
Курс профессиональной переподготовки «Черчение: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Enjoybook
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.