Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / «Имя числительное. Виды числительных» 11 класс (татарская группа)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

«Имя числительное. Виды числительных» 11 класс (татарская группа)

библиотека
материалов

hello_html_21e5a43f.gifhello_html_27397598.gifhello_html_m73eb0ce9.gifhello_html_m5504ea37.gifhello_html_m45713f56.gif11 нче сыйныфта (татар төркеме) Татарстан Республикасында укыту сыйфатын күтәрү методларын кулланып үткәрелгән дәрес.

Фәткуллова Сәрия Ханафиевна Тәтеш шәһәрендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Дәреснең темасы: Сан һәм аның төркемчәләре.

Дәреснең максаты:

1) Сан. Сан төркемчәләре турындагы белемнәрне системалаштыру;

2)Сан һәм аның төркемчәләре турында гомуми төшенчә бирү;

3) Аларны дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру;

4) Фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.

Бурычлар: Саннарны танырга, төркемчәләрен аерырга өйрәтү, саннарны дөрес язу, сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү, татар халык авыз иҗаты үрнәкләреннән табышмак, мәкаль, сынамыш белән таныштыруны дәвам иттерү, логик һәм интуитив фикерләү сәләтен үстерү; узара эшлекле аралашу мөнәсәбәтләре булдырырга ярдәм итү, төркемнәрдә эшләү аша дустанә мөнәсәбәт формалаштыру, иптәшләрне тыңлый белү, ярдәмләшү, игътибарлылык, түземлелек кебек, сыйфатлары тәрбиялү.

Дәреснең тибы. Белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү; яңа төшемчәләрне формалаштыру.

Җиһазлау һәм материал : 11 нче сыйныфлар өчен татар теле дәреслеге (Ф.С. Сафиуллина, С.М. Ирбагимов), биремле карточкылар, ситуатив биремнәр, компьютер (слайдлар), проектор, магнитофон, менедж мент.

Дәреснең төре: катнаш.

Методлар: өлешчә эзләнү, тикшеренү ысулы, интрактив укыту, кооператив укыту элементлары. (Сингапур укыту системасы буенча.)

Алымнар: чагыштыру; аңлатмалы сөйләү; әңгәмә үткәрү; дәреслек белән эшләү; күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану; төркемләп эшләү, укучыларның эшләрен үзара алмаштырып тикшерү, һәр төркемнән сайлап язган сүзләрне әйттерү, эшне билгеле бер вакыт дәвамында парларда башкару, үзара хезмәттәшлек булдыру.

Педагогик технологияләр: информацион технологияләр ( белем бирүнең компьютер технологиясе)



Дәрес барышы:

I.Уңай психологик халәт булдыру.

(Исәнләшү ,хәл сорашу.)

-Исәнме,дустым! (Кул бирешү)

-Хәлләрең ничек (Бер-берләренең җилкәләренә кул куялар )

-Син кайда булдың? (Дусларча кул сугышу)

-Мин сине бик сагындым. (Кулны йөрәккә куялар.)

-Син килдең. Бик шәп! (Кочаклашу.)

II. Оештыру.

Укытучы. Укучылар,үткән дәрестә без сезнең белән “Сыйфат дәрәҗәләре” темасын өйрәндек.

Хәзер өстәлләрегездәге кечкенә кәгазьләрне (стикерларны) алып, “Сыйфат дәрәҗәләре” темасы буенча бер сорау языгыз(вакыт бирелә).Кәгазегезнең икенче ягына шул сорауга җавап языгыз (вакыт бирелә). Барыгыз да әзерме? Әйдәгез хәзер бераз гына хәрәкәтләнеп алабыз. Язылган кәгазьләрне үзегез белән алыгыз (укучылар басып, урындыкларын этеп куялар.) Музыка яңгыраганда сез хәрәкәтләнергә тиеш. Ә музыка туктагач, янәшәдәге иптәшегез белән парлашасыз (яңадан музыка куела, бераздан сүндерелә). Барыгызның да парлары бармы? Хәзер сез бер-берегезгә кәгазьгә язылган сорауны бирерсез, ә иптәшегез аңа җавап бирергә тиеш. Ә инде җавап бирә алмаса, сез аңа ярдәм итәсез. Соңыннан язуларны алмашып, икенче кеше белән парлашасыз һәм яңадан шуны ук кабатлыйсыз. Бер-берегезгә рәхмәт әйтергә дә онытмыйсыз. Бирем аңлашылдымы? (Әлеге алым берничә тапкыр кабатлана). (МИКС ПЭА ШЭА)

Укытучы. Хәзер үтелгән теманы ничек үзләштергәнегезне белү өчен, мин сезгә сораулар бирәм.

Сыйфат дәрәҗәләре. ( 1 нче слайд)

Сыйфат дәрәҗәләре.

Без биек тауга мендек. Тирә-якта без торган түбәдән дә биегрәк түбә күренмәде. Тауның иң биек җиренә менеп җиткәнбез. Бөтен җир күксел томан белән капланган.( М.Әмир)



Гади дәрәҗә

Чагыштыру дәрәҗәсе

Артыклык дәрәҗәсе

Кимлек дәрәҗәсе

Зәңгәр

Матур

Кызыл

Төче

ак

Зәңгәррәк

Матуррак

Кызылрак

Төчерәк

Аграк




Зәп-зәңгәр

Иң матур

Кып-кызыл

Төп-төче

Ап-ак


Зәңгәрсу

Кызгылт

Төчкелтем

Аксыл














Укытучы. Укучылар, бирелгән җөмләне һәм плакат-таблицаны игътибар белән күзәтәбез,сыйфатларны табабыз,аларның дәрәҗәләрен күрсәтәбез.

Укучылар. Таблицадагы мисаллар өстендә гади дәрәҗәдәге сыйфатлардан башка дәрәҗәдәге сыйфатларның ничек ясалуларын, искә төшерәләр,соңыннан сыйфат дәрәҗәләре турында йомгак ясыйлар һәм төрле күнегүләр эшләү юлы белән теманы ныгыталар. (КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД)

III. Актуальләштерү.

Укытучы.Укучылар,без бу дәрестә сан һәм аның төркемчәләрен искә төшерәчәкбез. (2 слайд) күрсәтелә. Уку мәсьәләсен чишү өчен, иң элек экранда күрсәтелгән, халык авыз иҗаты әсәрләренә күз салыйк.

Укучылар, әйдәгез искә төшерик әле, халык аваз иҗаты әсәрләренә нәрсәләр керә?

Укучылар. Табышмаклар, сынамышлар, җырлар, әкиятләр, мәкальләр, бәетләр...

Укытучы. Укучылар, экранда сезгә нәрсәләр күрсәтелгән?

Укучылар. Табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар.

Укытучы. Бу халык авыз иҗаты урнәкләрендә дә саннар күп тупланган. Бүгенге дәрестә сезнең максатыгыз аларны уку , һәрберсеннән саннарны табу, кушымчаларын күрсәтү, анализ ясау. Уку мәсәльәләсен чишү. Биремнәр үтәү ( биремнәр экранда яктыртыла).

Табышмаклар.(3 слайд)

  • Берәү сөйли, икәү тыңлый

Икәве карап тора. ( Тел, колак, күз)

  • Кечкенә генә сарай

Эчендә утыз ике малай.(Авыз, тешләр)

  • Кыш киләсен ул белгән,

Җәен җитмеш тун кигән.( Суган)



Мәкальләр.(4 слайд)

  • Җиде кат үлчә, бер кат кис.

  • Көче булган берне егар, белеме булган меңне егар.

  • Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.

  • Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы.

Сынамышлар.(5 слайд)

Беренче кар көндез яуса- кыш салкын, төнлә яуса-җылы була.

Утыз беренче декабрьдә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлык уңар.

Укытучы. Бу саннар бер -берсеннән кайсы ягы белән аерыла?

Хәзер бергәләп киңәшләшеп, бу саннарны чагыштыру юнәлешендә эшләп карыйк. Төркемнәргә биремнәр шундый.

Беренче һәм дүртенче төркем укучылары, сез табышмаклардагы саннарга аңлатма бирергә әзерләнегез.

Икенче төркем укучылары, сынамышлардагы, мәкальләрдәге саннарны табып, кушымчаларын күрсәтегез. Иң элек уйлыйбыз. Төркемнәрдә үз фикерен әйтү өчен һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә. Беренче булып икенче сан астындагы сөйли башлый (укучылар уйланыр өчен вакыт бирелә, аннан җаваплар тыңлана).

(ТАЙМ РАУНД РОБИН)

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне бирү.

Укытучы. Мондый саннар үзләренә ялганган кушымчаларыннан чыгып мәгънәләренә карап,төркемчәләргә бүленәләр.Саннарның биш төркемчәсе бар: микъдар саны, тәртип саны, җыю саны, бүлем саны, чама саны.Без карап үткән җөмләләрдәге сан төркемчәләре, без өйрәнгән темага карый. Икенче төркем укучылары безгә бик дөрес әйтте: мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча саннар түбәндәге лексик-грамматик төркемчәләргә бүленәләр, ягъни автор әйтергә теләгән фикерне көчәйтеп килә.Хәзер алларыгызга куелган күнегүләр битеннән беренче күнегүдәге җөмләләрне укып, анда күрсәтелгән саннарны табыгыз аларның җөмләдә нинди функция башкаруын һәм нинди мәгънә белдерүен аңлатыгыз.Сезгә табарга җиңелрәк булсын өчен,әлегә мин аларны калын хәрефләр белән бирдем. Эшне телдән башкарабыз.Кушымчаларның мәгънәләрен җөмләнең эчтәлегеннән чыгып билгеләп карыйк( күнегү телдән, чылбыр рәвешендә башкарыла,дөреслеге тикшерелә бара). (ЗУМ ИН)

  1. Аерылыр чак җитте,дусларым,Сизелмәде ун ел узганы (С.Сөләйманова).

  2. Бу вакытта инде кояш баеп,күктә беренче йолдызлар күренә башлады.(С.Хаким).

  3. Җир шарында хәзер дүрт миллиард ярымлап кеше яши.Бу сан ел саен җитмеш-сиксән миллионга арта.

  4. Юк, һәр агайның баш түбәсендә икешәр, өчәр тургай эленеп тора бугай,- дидем(Г.Бәширов)

  5. Җитәкләшеп икәү бара, Эзләренә ак кар ява. (С.Сөләймәнова).
    Көтелгән җавап. 1. Микъдар саны предметларның төгәл исәбен белдерә һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап булып килә. Өлеш саны кебек саннар да микъдар саны була. 2. Тәртип саны предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә һәм ничәнче? соравына җавап бирә. Ул микъдаранына –ынче; -енче кушымчасы ялганып ясала. Бүлем саны. Төрдәш предметларның тигез өлешләргә бүленүен белдерә, микъдар санына –ар, -әр; -шар,-шәр кушымчалары ялганып ясала. 4. Чама саны предметларының якынча исәбен белдерә һәм якынча никадәр? Чама белән ничәләп? Сорауларына җавап бирә. Кушымчалары лап-ләп; ларча-ләрчә; лаган-ләгән ялгап ясала. 5. Җыю саны төрдәш әйберләрне бергә җыйнау туплауны белдерә һәм ничәү соравына җавап бирә. Кушымчалары –ау,-әү.
    Укытучы. Укучылар, әйдәгез хәзер бирелгән җаваплардан чыгып, төркемнәрдә, мөстәкыйль рәвештә, сан төркемчәләренең модулен төзеп карагыз. Эшне парларда бергәләп башкарабыз. (Язу өчен зур кәгазь бирелә, эш тәмамлынгач, һәр төркем уз схемасын тактага элә, аннан бергәләп тикшерәләр, анализ ясыйлар.
    Көтелгән җавап.
    Сан. Сан төркемчәләре.

    Сан – гомуми лексик мәгънәсе буенча предметларның санын,данә исәбен белдерә.Санның аерым төркемчәләре шулай ук предметларның санау буенча тәртибен,якынча санын,сан буенча тигез өлешләргә бүлүне һ.б.белдерә ала.Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча саннар түбәндәге лексик-грамматик төркемчәләргә бүленәләр.Сан төркемчәләре.

(МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР)

Сан төркемчәләре.



Микъдар Тәртип саннары Чама саны Бүлем саны Җыю саны

саннары -ынчы, -енче предметларның нигездә нигезенә

бернинди кушымчалары якынча санын, -ар, -әр; -ау, -әү

өстәмә кушым- белән ясала һәм чамалап әйтүне -шар,-шәр кушымчасы

чалар алмыйлар, предметларның белдерә, һәм кушымчалары ялганып

предметларның сан буенча -лап, -ләп кушым- ялганып ясала ясала һәм

микъдарын тәртибен белдерә часы белән ясала һәм предмет- предметларны

белдереп, ларның саны сан буенча

гадәттәге буенча тигез бергә

исемне ачыклап өлешләргә җыйнап

киләләр бүлүне әйтүне

белдерә белдерә


Хәзер шушы модельгә нигезләнеп,төркемнәрдә кагыйдә чыгарып карыйк.Иң беренче булып, дүртенче сан астындагы укучы сөйли башлый. (Вакыт бирелә, эш кушыла)

-Бу юлы дүртенче өстәлдә, кемнең буе озын, шул җавап бирә.

Көтелгән җавап.Бер үк сан сүзенең аерым мәгънә, кушымча һәм сорауга ия булган төрле формалары сар төркемчәләре дип атала.

Укытучы.Тагын кемнәрдә өстәмә фикерләр бар?



Көтелгән җавап.Саннар мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бүленәләр,аерым сорауларга җавап бирәләр.

Укытучы.Бик дөрес,укучылар,саннарның һәркайсы үзенә аерым мәгънәгә,кушымчага һәм сорауга ия.Алар башка сүз төркемнәреннән дә аерылып торалар,Шулай итеп биш төркемчәгә бүленәләр.

V. Ныгыту.

Укытучы. Укучылар, хәзер без сезнең белән сан төркемчәләрен ныгыту максатыннан күнегүләр эшләрбез.Өстәлегездә җөмләләр язылган карточкалар бар.Сез күрсәтелгән җөмләләрдәге саннарга кушымчалар өстәп язарга тиеш буласыз. Эш барышында кушымчаларның дөрес язылышына да игътибар итегез.(7 слайд күрсәтелә). Моның өчен сез экранда күрсәтелгән таблицага мөрәҗәгать итә аласыз. Соңыннан бергәләп тикшерербез.

1. Бала-чага алты җан:Әхмәт,Нәҗип,Закирҗан...(Ә.Фәйзи).

2.Икенче малай Вәкилне узып та китте.(Б.Камалов).

3.Унынчы сыйныфта егерме җидешәр бала укый.

4.Пардан ап-ак күлмәк кигәнбез,

Ак атларда икәү киләбез.

5.Унбиш-егерме минут бакыт узды.

(алты җан,икенче,егерме җидешәр ,икәү,унбиш-егерме) Укучыларның эшләре тикшерелә.

(КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД)

Укытучы. Укучылар, игътибар иттегезме һәрбер сан төркемчәсенең үзенең соравы һәм кушымчасы бар (микъдар саныннан кала).

Саннардагы биремнәр төркемнәрдә эшләнә. Ул экранда күрсәтелгән. Һәр төркем укучылары үзләренә бирелгән җөмләгә тәкъдим ителгән кушымчаларны тиешле урынга куеп яза. Ахырдан җаваплар тикшерелә. 2.Дәреслектә бирелгән күнегүләр өстендә эш башкарыла.

VI. Йомгаклау.

Укытучының йомгаклау сүзе тыңлана.

-Укучылар,без дәрестә алдыбызга куелган максатка ирешә алдыкмы?Төркемнәр үз эшчәнлегегезгә нинди бәя куясыз (Фикерләр тыңлана).

Укытучы.Сан төркемчәләре ничә төрле була.Мисаллар өстендә аңлатыгыз?.

Көтелгән җавап.Алар биш төрле була: микъдар, тәртип,чама,бүлем.,җыю.

Билгеләр куела. Өйгә эш бирелә.Сан төркемчәләрен кулланып,”Минем мәктәбем”дигән инша язып килергә.



Краткое описание документа:

"Описание материала:

Урок расчитан для детей 11 класса (татарская группа) русской школы. Автор учебника Ф.С.Сафиуллина, И.З. Ибрагимов. Уникален тем, что используются сингапурские методы обучения, которые дают возможность развитию коммуникативных навыков, необходимых овладеванию родным языком. Примеры устного народного творчества как пословицы, загадки, поговорки обогащают разговорную речь детей татар, воспитывают уважение к родному языку, дают почувствовать красоту татарского языка. Отдельные упражнения можно использовать как карточки к урокам.

Автор
Дата добавления 01.03.2014
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров523
Номер материала 32957030124
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх