Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие «Әтием - минем горурлыгым»

Внеклассное мероприятие «Әтием - минем горурлыгым»

Скачать материал

 

Фәния Хәерле көн, хөрмәтле әтиләребез, кадерле укучыларыбыз! Бүген без гаилә башлыгы, гаилә терәге булучы ир-егетләребез – әтиләр бәйрәменә җыелдык.

Әнкәң бик теләп тудырган,

Иң кирәкле кеше син.

Ышанычлы, таянырлык

Зур йөрәкле кеше, әти – син!

Хөрмәтле, кадерле әтиләр! Бүген без сезне олы бәйрәмегез- Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз.

Хәлимә Кадерле әтиләребез, сезнең һәрвакыт сәламәт, нык ихтыярлы, кайгыртучан, гадел, игътибарлы кеше булып калуыгызны теләп калабыз.  Гаиләдә балалар – әтинең горурлыгы, бәхете ул. Иманлы, әдәпле, сәламәт, игелекле балалар үстерүдә сезгә сабырлык, ата мәхәббәте телибез. Гаиләләрегез белән пар канатлы булып, бәхеттә яшәгез.

   Бер бәйрәм бар февральдә              Чулпан

   Кадерле ул һәркемгә,

   Аны иң зур бәйрәм дип

   Мөмкин хәтта әйтергә.

 

   Ул - тынычлык бәйрәме                   Кадрия

   Аны һәр кеше белә-

   Ватанны саклаучылар

   Бәйрәме дип йөртелә.

 

   Ул – солдатлар бәйрәме                    Эльвира

   Без котлыйбыз аларны -

   Әтиләрне, абыйларны

   Һәм бөтен солдатларны.

 

Хәлимә  Безнең концерт буласын

Әллә каян белгәннәр,

Концертта катнашырга дип

Марилар да килгәннәр.

Сәхнәдә “Мари халык биюе”

           Минем әти  дә күптән                      Сөмбел

           Солдатта хезмәт иткән

           Әле егет чагында

           Торган Ватан сагында.

 

           Үскәч, солдат булырмын                  Руслан

           Әтием кебек мин дә.

           Турникта ул атынган,

           Канатта ул тартылган.

           Һәм  күтәргән гер дә ул

           Көчле шуңа күрә ул.

 

           Минем абый солдатта-                 Чулпан

           Ул анда тора сакта.

           Ул ант биргән Ватанга,

           Аны уяу сакларга.

           Җыр   “Солдатлар”  

           Бабай да солдат булган,

           Әти дә солдат булган,

           Зур абый да солдат булып,

           Ил чикләрендә торган

           Кече абый солдат булып

           Китте быел яз гына.

           Мин үзем дә солдат булам,

           Үсим әле аз гына.

 

              Әтиләребез бәйрәме                 Кадрия

              Безнең дә көткән бәйрәм

              Җырлап-биеп күңел ачыйк

              Бүген  әтиләр белән.

Фәния    Армиядә хезмәт итү - һәр ир-егетнең изге бурычы. Туган илне саклау, дусларыңны, халыкны яклау өчен йокысыз  төннәреңне, белемеңне, көчеңне бирәсең икән - бу зур бәхет. Ләкин бу егетләрдән бик күп сабырлык, 

түземлек, җитезлек, кыюлык таләп итә.

  Хәлимә  Биючеләр биегәндә,

  Идәннәре бөгелә.

  Ярышларда җиңеп чыга

  Бии белгәне генә.

     Сәхнәдә “Шаян татар халык биюе”

   Зур шатлык күңелебездә             Эльвира

   Ал  кояш  күгебездә

   Барыгыз да беләсездер

   Әтиләр көне бездә!

Әтиләргә бүләк тапшыру

Хәлимә  Әйе, әтиләр көне! Алар бүген мәктәбебезнең кадерле кунаклары. Димәк, бөтен нәрсә алар хөрмәтенә, хәзер балалар башкаруында яңгыраячак матур-матур шаян шигырьләр дә, сезнең өчен, кадерле әтиләребез!

1.      Дәресеңне көн дә әзерлим,              Сөмбел

Ярты кичем китә бит...

-Түз инде, әти, безнең тиздән

  Җәйге ялыбыз килеп җитә бит.

 

2.      Ник мендең  син минем алмагачка.                Эльвира

          Башкаеңны салып юләргә ?

         -Бер алмагыз өзелеп төшкән иде,

          Мендем ,бабай,шуны эзләргә.

3.Тасма тактым җиңемә,            Руслан

   Йолдызлы бүрек кидем

  -Мин солдат булдым !- дидем.

 

  4.   Кызык сүзләр ычкына                     Чулпан

        Әнием сөйләгәндә

        “Башыңда җил уйный “-ди,

         Дәресне белмәгәндә.

        Бүген көне буе тышка

        Чыкмыйча ятам инде...

         Котыра җил...

         Быел кыш...

         Бигрәк надан инде.

Җыр “Шофёр буласым килә”

Мәктәптә бер сихер бардыр:               Кадрия

Ант итәм- бер алдамыйм

Тел бистәсенә әйләнәм,

Әллә нишлим анда мин.

Дәрескә кереп утырам,

Сөйләнәм дә сөйләнәм

Лыгырдык бер кәмитчегә.

Клоунга әйләнәм...

Бу сихердән котылуның

Чарасын да беләм мин:

Дәрес сорап – бастырсалар

Сихер бетә - мин ләм-мим.

                                                                                                                                               

6.      Әллә кайчан йоклар идем,               Эльвира

          Булсам синең урында,

          - Диде әти бүген миңа

          Карап куйды кырын да,

      Ачуланма инде,әти,

      Карамам кырын да,

      Ят та минем караватка,

      Йокла минем урында. 

 

     Фәния Җыр бит ул хисләр дулкыны

     Җыр бит ул истә кала

     Кеше үзенең гомерен

     Җыр белән искә ала.

Җыр “Солдатта булган диләр”

Хәлимә  Әти кеше иң көчле дә, зирәк тә, шаян да.Бәлки әниләргә караганда бераз кырысрактыр алар, әмма шуны истән чыгармыйк - әниләр гаилә иминлеге сагында торсалар, гаиләнең ныклыгы, тормыш хәле, йорт-җирнең төзеклеге, бөтенлеге әтиләребез кулында. Ничек горурланмыйсың инде шундый әтиләребез белән.

Шигырь ”Минем әти”

Бүген кайгыру урынсыз                 Сөмбел

Рәхәтләнеп көлегез.

Тирә-юньдә уен көнне

Мәзәк хәлләр күрегез.

Рәхәтләнеп көлә белү

Витамин ул белегез

Көлегез-көлегез!

Файдасы күп белегез.

Бәйрәмебез гөрләп барсын                     Чулпан

Уен-көлке күп булсын

Әйдәгез, кызлар биибез

Әтиләр карап торсын.

Сәхнәдә “Яшьләр биюе”

         Бер утыру үзе бер гомер дип                    Кадрия

         Бабайлар бит юкка әйтмәгән

         Бер очрашып серләр бүлешү

         Бу гадәтләр әле бетмәгән

        

          Безнең әтиләр җыелды                    Чулпан

         Ял итәр өчен бүген

         Шул сүзләрнең матурын

         Әйтмичә мөмкин түгел.

Фәния  Хөрмәтле әтиләребез!Сезне бәйрәм белән ихластан тәбрик итәбез.Гаилә бәхете, бетмәс-төкәнмәс шатлык-куанычлар, ак бәхетләр телибез.

         Җыр: “ Хыяллар”

         Хушлашырга вакыт җитте                 Кадрия

         Тәмамланды кичәбез.

         Мондый бәйрәмнәр күп булыр

         Сез бик теләп килсәгез!

Яшәсен безнең әтиләр              Кадрия

Сәламәт һәм яшь булып,

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

 

Кояш кебек балкысыннар,                  Чулпан

Йолдыз кебек янсыннар,

Гел кояш кебек яктырып

Өй түрендә булсыннар!

Фәния  Әти – гаилә төзүче һәм аның намусын яклаучы, гаиләне туйдыручы, җилкәсе белән таулар күчерүче көчле кеше ул.

Хәлимә  “Ирсез өй – мичсез өй”- дигәннәр борынгылар, дөрестән дә чын йөрәк җылысын бирүче, хатын-кызга ихтирам һәм хөрмәт белән караучы ир кеше, гаиләсе һәм балалары өчен дә үрнәк әти була. Тату гаиләләр күп булып, балалар тигезлектә, бәхетле, тәүфыйклы булып үссеннәр иде дигән теләктә каласыбыз килә.

Килүегез өчен зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле әтиләребез!

Шушының белән әзерләнгән кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие «Әтием - минем горурлыгым»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Консультант по трудоустройству

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

""Фәния Хәерле көн, хөрмәтле әтиләребез, кадерле укучыларыбыз! Бүген без гаилә башлыгы, гаилә терәге булучы ир-егетләребез – әтиләр бәйрәменә җыелдык. Әнкәң бик теләп тудырган, Иң кирәкле кеше син. Ышанычлы, таянырлык Зур йөрәкле кеше, әти – син! Хөрмәтле, кадерле әтиләр! Бүген без сезне олы бәйрәмегез- Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз.

""Хәлимә Кадерле әтиләребез, сезнең һәрвакыт сәламәт, нык ихтыярлы, кайгыртучан, гадел, игътибарлы кеше булып калуыгызны теләп калабыз. Гаиләдә балалар – әтинең горурлыгы, бәхете ул. Иманлы, әдәпле, сәламәт, игелекле балалар үстерүдә сезгә сабырлык, ата мәхәббәте телибез. Гаиләләрегез белән пар канатлы булып, бәхеттә яшәгез. Бер бәйрәм бар февральдә Чулпан Кадерле ул һәркемгә, Аны иң зур бәйрәм дип Мөмкин хәтта әйтергә. Ул - тынычлык бәйрәме Кадрия Аны һәр кеше белә- Ватанны саклаучылар Бәйрәме дип йөртелә. Ул – солдатлар бәйрәме Эльвира Без котлыйбыз аларны - Әтиләрне, абыйларны Һәм бөтен солдатларны.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 960 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.03.2014 1012
    • DOCX 30.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сабирзянова Халима Фагалевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сабирзянова Халима Фагалевна
    Сабирзянова Халима Фагалевна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8354
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 257 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 1 263 человека

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и литературное чтение: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель начальных классов русского языка и литературного чтения

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 147 человек из 44 регионов
  • Этот курс уже прошли 222 человека

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Мини-курс

Прощение и трансформация: освобождение от родовых программ и травм

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 179 человек из 56 регионов
  • Этот курс уже прошли 45 человек

Мини-курс

Event-менеджмент и видеопродакшн: от концепции до успешной реализации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Эффективная самопрезентация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 55 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 33 человека