Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие «1 октябрь-Өлкәннәр көне»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Внеклассное мероприятие «1 октябрь-Өлкәннәр көне»

библиотека
материалов

«1-октябрь-Өлкәннәр көне” темасына сценарий.

Төзеде: башлангыч сыйныф укытучысы Яхина М.З.

-Хөрмәтле өлкәннәребез!Сез барыгыз да безнең мәктәбебезнең

яраткан кешеләре. Бүген шушы залда сезне күрүебезгә без бик шат.Сезне чын күңелебездән Өлкәннәр көне белән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек,җан тынычлыгы телибез,балаларыгызның,оныкларыгызның игелеген күреп

шатлык-куанычта гомер кичерергә язсын.Гомер көзләрегез

һәрвакыт кояшлы һәм җылы булсын.

-Әби!Бабай! Бу сүзләр “Әни-әти” дигән сүзләр кебек үк кадерле һәм якын.

-Әби-бабайларны хөрмәт итәргә,яратырга,кадерләргә кирәк.

Алар булмаса өйдә,тормышта ямь калмас иде.

-Хөрмәтле өлкәннәр! Сез тыйнак та,сөйкемле дә,сез эшчән дә
түземле дә.Сез- өебезнең яме, ашыбызның тәме.


-Рәхмәт сезгә, әбиләр һәм бабайлар!


-Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Өлкәннәргә йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.


Картаям дип һич тә кайгырмагыз,

Өлкәннәрдә акыл,сабырлык.

Киңәш,ярдәм кирәк чаклар була,

Әле дә сез бар үрнәк алырлык!


Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен,балкып торсын.

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гел көләч булып калсын!


-Бу биюне бүләк итик

Кадерле өлкәннәргә.

Өлкәннәрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

Шаян бию. 5Сыйныф укучылары


-Хөрмәтле әбиләр,бабайлар! Яшь буын тәрбияләүдә сезнең өле

шегез бик зур.Күбегез оныкларыгызны җәй буе кунак итәсез,үз

чиратларында алар да сезгә хуҗалык эшләрендә булышалар. Арып та китә торгансыздыр инде. Шулай булмаса,кайбер хәлләрне мәзәк итеп сөйләмәсләр иде. Бер әбигә җәй башы белән 6 онык

кайтып төшә шәһәрдән. Оныклар туйганчы йоклап,тәмле ашап,

су коенып,кичке уеннарга йөреп һәм әлбәттә ,бакчада да эшләп,

2ай вакыт үткәнен сизми дә калалар.Әбиебез бу вакыт эчендә

тәмам ара һәм хәйләгә керешә.Ул иң кечкенә оныгын үз янына

чакыра да:”Кара әле,улым,быел мәктәпләрдә укулар 1августта башлана икән бит,“-ди. Балалар тиз генә әти-әниләре белән элемтәгә керәләр.Алары кайтып,бер кат көлешкәч,балаларны алып китәләр.Капка төбендә ямансулап утырганда,каршы як күршесе:”Бу арада урамда күренмәдең,берәр

җирдә идеңме әллә?”-дип сорагач,әбиебез:”Командировкада идем бит әле мин,бүгеннән отпускыга чыктым менә,”-дип әйткән ди.

Ә хәзер ике әбинең сөйләшүенә колак салыйк әле.


Әбиләр кич утыра” күренеше.

hello_html_ac7cb0b.gif

-Без балаларның,оныкларның тәүфиклы, миһербанлы булуларын телибез бит инде.Моның өчен үзебез үрнәк булырга тырышабыз,аларга акыл өйрәтәбез. Ә балалар бик күзәтүчән,

Безнең һәр гамәлебезне анализлыйлар. Безнең турыда алар нәрсә уйлый икән? Тыңлыйк әле үзләрен.


Өлкәннәр”шигыре.


Хәзер сезнең хөрмәткә Мингалина Сөмбел җыр башкара.

Дәү әнигә бүләккә"


Безнең балалар бабаларын да бик яраталар. Ә бабайлар нинди булырга тиеш икән соң?


(“Бабайлар нинди була?”шигыре)



-Гел яхшыга өйрәтәсез,

Тыңлыйбыз сезнең сүзне.

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.


-Ышаныгыз,без мәктәптә

Бик тырышып укырбыз.

Кайгы хәсрәтләр китерми

Таянычыгыз булырбыз.


-Бүген бездә кунакта озак еллар пар канат булып яшәгән,балалар үстергән,хәзер инде оныкларын тәрбияләүче

Әби-бабаларыбыз бар.

Бу парларга, дуслар,

Бик зур минем хөрмәтем.

Аларга җыр аркылы

балалар җиткерә рәхмәтен


Золотая свадьба” җыры.


Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп


Кадерле кунаклар,сезнең игътибарыгызга 8 сыйныф укучыларының чыгышын тәкъдим итәбез.


Бию.8 сыйныф.



Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта.



Җыр. Абдрахимова Алия



Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

Бию.Инсаф-Зәлия.


Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек


Җыр”Уфтанма”.


Һәр көн сезне котлап кояш чыксын

Сезне назлап җилләр иссеннәр

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан көннәр үтсеннәр

Күңел күге һәрчак аяз булсын

Читләп узсын сагыш- борчулар

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?

Әйдә, гомер үтсен, чәч агарсын

Ә йөрәккә кырау төшмәсен

Килер көннәрегез тазалык һәм

Гел шатлыклар гына өстәсен

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә

Аяз булсын мәңге күңел күгегез-

Без калабыз шушы теләктә!



Сезне тагын бер тапкыр Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелен күреп яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән , сезне, Өлкәннәребез!



Краткое описание документа:

"Описание материала:

1991 елның 1 октябреннән башлап бөтен дөньяда Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.Бу көнне бигрәк тә ялгыз әби-бабайлар, мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр, тормыш шартлары начар булган олы кешеләр игътибар үзәгендә булырга тиеш. “Күңел алмак-бертурам”-,дип әйтергә яраталар өлкәннәр. Бу мәкаль аздан да күңел була дигәнне аңлата.Бу көнгә без балалар белән әби-бабаларына бүләкләр ясыйбыз, ялгыз өлкәннәрнең хәлен беләбез,бәйрәм белән котлыйбыз. 2013 елның 1 октябренә 2 сыйныф укучылары чыгыш әзерләделәр. Алар бик теләп яңа җырлар,күмәк биюләр өйрәнделәр,шигырьләр ятладылар. Бәйрәмгә үзләренең әби-бабаларынчакырдылар. Өлкәннәр бәйрәменә шулай ук мәктәпнең хезмәт ветераннары да чакырылды. Балаларның чыгышы кунаклар күңеленә хуш килде.

Автор
Дата добавления 04.03.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1048
Номер материала 33314030435
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх