Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / 3-4 класслар өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе.Тема:класстан тыш уку «Габдулла Тукай иҗаты»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

3-4 класслар өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе.Тема:класстан тыш уку «Габдулла Тукай иҗаты»

библиотека
материалов

3 класс 4 класс

Тема: Г.Тукай “Сабыйга” Тема: Класстан тыш уку.  Г.Тукай

шигыре. иҗаты.



Дәреснең максаты:


  1. Г.Тукай турында укучыларның белемнәрен тулыландыру, яңа мәгълүмат бирү.

  2. Сәнгатьле, дөрес, аңлап уку күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.

    3.Тукай образына, аның күпкырлы иҗатына мәхәббәт   тәрбияләү.

4. Язучының иҗатына кызыксыну уяту.


Җиһазлау һәм кулланма материал:

Дәреслек 3 класс, Габдулла Тукай портреты, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турында слайдлар, Г.Тукай әсәрләреннән күргәзмә.


Дәрес барышы.



  1. Оештыру өлеше.

  • Исәнмесез укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез бер елмаеп алыйк әле. Күңелләрегез күтәрелеп киттеме? Бик яхшы!


  1. Белемнәрне актуальләштерү.


  • Бүгенге дәресне без кроссвордлар чишүдән башларбыз.Табышмакларның җавапларын табып, вертикаль баганада яшеренгән сүзләрне табарга кирәк. Һәм сез бүгенге дәреснең темасын белерсез.

Слайд. Кроссворд.

  1. Үземне көтеп алалар, күрендемме качалар.(Яңгыр)

  2. Яшел чирәм өстендә

Кырт-кырт кыртлар.

Канатларын җәеп,

Балаларын туплар. (тавык)

  1. Чуар йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге. (күбәләк)

  1. Соскы борын бакылдык,

Күп сөйләшә такылдык. (үрдәк)

  1. Аягы юк, кулы юк,

Ишек ачуга өй эченә йөгерә.(суык)

  1. Түгәрәк, ә ай түгел,

Сары, ә кояш түгел.

Тәмле, тик шикәр түгел,

Койрыклы, тычкан түгел.(шалкан)

  1. Кулы юк- балчык ташый

Балтасы юк-өй ясый.(карлыгач)

  1. Кем аны чишендерә,

Шул кеше яшен түгә.(Суган)

  1. Башы- тарак,

Койрыгы –урак.(әтәч)

  1. Типкән саен уйный, сикерә,

Җирдә бер дә тик ятмый.

Һаваларда очып йөри,

Суга төшсә дә батмый.(туп)

  1. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.(куян)

  1. Ак кием кигән,

Яшел чугын элгән.(каен)

  1. Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.(йолдыз)


- Укучылар нинди сүз килеп чыкты? (Габдулла Тукай )

Слайд. Портрет.

- Кем ул Г. Тукай? Тиздән аның туган көне дә җитә.

- Кай чан һәм кайда туган ул?

III. Яңа белемнәр үзләштерү.

- Бүген без сезнең белән уку дәресендә Г.Тукайның иҗаты белән танышуны дәвам итәрбез, аның шигырьләрен укырбыз. Аның әсәрләрен Татарстанда гына түгел, ә башка илләрдә дә яратып укыйлар, туган көнен шигырь бәйрәме итеп үткәрәләр. Ә

Туган тел” җырын белмәгән, җырламаган кеше юктыр. Аны Төркиядә, Кытайда һәм башка бик күп илләрдә яшәүче татарлар яратып җырлыйлар. Әйдәгез хәзер кыскача гына Тукайның балачак биографиясен искә төшереп китик. 4 сыйныф укучылары шушы бөек язучының “ Исемдә калганнар” дип аталган автобиографик хикәсен укып чыктылар. Бу хикәядә Тукай үзенең авыр балачагыннан истә калган вакыйгаларын язып калдырган. Хәзер аның балачак сукмаклары буйлап барырбыз.

Слайдлар.

- Тукай зур булмаган Кушлавыч авылында Мөхәммәгариф исемле мулла гаиләсендә дөньяга килә. Тукайга ата-ана мәхәббәте бик аз бирелә. Ул дөньяга килүгә биш ай да үтми, әтисе вафат була. Әнисе, Тукайны авылдагы Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча асрарга  калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Карчык, әлбәттә, баланы тәрбияләмәгән, яшь балага иң мохтаҗ ачык йөзне дә күрсәтмәгән. Бераз вакыттан соң әнисе Габдулланы Саснага алдыра. Озак та үтми әнисе дә үлеп китә. Әнисе үлгәч Габдулланы Өчилегә Зиннәтулла бабасына алып кайталар. Аларның тормышлары бик авыр була. Озак та үтми аны Казанга озаталар. Казанда  Тукайны  һөнәрчеләр – Мәхәммәтгали абзый белән Газизә апа үз гаиләләренә сыендырганнар. Нәни Габдулла бу мәрхәмәтле кешеләрне беркайчан да онытмаячак. Тукайга Казанда озак тору насыйп булмый - аны кире Өчилегә кайтаралар. Ә аннан Кырлай авылы кешесе Сәгъди абзый үзенә алып кайта. Балачагының иң рәхәт мизгелләре аның Кырлай авылында уза.

Хәзерге вакытта Кырлай авылында Г.Тукай музее эшли. Музейны карагач, шагыйрьнең бөтен тормышы, иҗаты күз алдына килә.

Слайдлар. Музейдан күренешләр


Слайд.Җаек.

1894 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. Шулай итеп Габдулла ничә гаиләдә яшәп, ниһаять, үз туганнарында яши башлый. Ул анда татарча һәм русча белем ала.14-15 яшьләрендә шигырьләр яза башлый.

 Уральск шәһәрендә нәни Апуш, акыллы, тәртипле шәкерт Габдулла Тукаев булып танылган.


1907 елда Тукай Казанга кайта. Казанда ул бик күп язучылар белән аралаша. Балалар өчен бик күп санда әкият – поэмалар, шигырьләр, әкиятләр иҗат итә. Аның бик күп шигырьләре көйгә салынган.

Нинди шигырьләрен беләсез?


(Шигырьләрне яттан сөйлиләр)


Китап күргәзмәсе.


-Күргәзмәдә бик күп шигырьләрен күрәсез. Тукайның шигырьләре безне күп нәрсәгә өйрәтә, укыгыз,өйрәнегез.


Тукай шигырьләрен кычкырып укыту.


Аудиоязмадан “Туган авыл” шигырен тыңлау.

ФИЗМИНУТКА

4 класс.

Мөстәкыйль эш. Тест эшләү.

1.Г.Тукайның туган елы?

а)1986  б)1891  в)1886

2.Тукай туган авыл?

а)Кушлавыч   б)Өчиле  в)Кырлай

3.Әти –әнисенең исеме?

а)Мәмдүдә- Гайнулла  

 б) Мәмдүдә – Мөхәммәтгариф

в)Бибинур – Хәбибрахман

4. Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме?

а)”Исемдә калганнар”

б)”Хатирәләр”

в)”Балачак”

5.Кайсы шигыре гимн булып яңгырый?

а)” Туган авыл”

б) “Туган тел”

в) “Карлыгач”

6.Бу шигырьләрнең кайсын Г.Тукай язмаган?

а)”Җир йокысы”

б)”Мәктәп”

в) “Кызыл ромашка”

7.Г.Тукайны кечкенә чагында кем дип атаганнар?

а)Апуш   б) Шүрәле  в) Шәкерт

8.Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле?

а) Мөхәммәтвәли  б) Сәгъди в) Зиннәтулла

9. Г.Тукай беренче тапкыр, кайсы авылда вакытта укырга бара?

а) Казанда  б) Өчиледә   в)Кырлайда

10.Пар ат белән Тукай кайсы шәһәргә китә.

а)Казанга  б) Җаекка  в) Мәскәүгә


3класс

  Укытучы белән эш. 

-Бүген без сезнең белән Тукайның “Сабыйга” шигырен укырбыз. Сабый гына түгел,” Сабыйга” дип атаган Г.Тукай үзенең шигырен, димәк ул балага нәрсәдер әйтергә теләгән. Нәрсә дип мөрәҗәгать итте икән ул?

" Сабыйга" шигыре өстендә эш

А) шигырьне укытучы укый

Б) сүзлек эше:

Шагыйрәнә-шигъри,поэтик

Албасты-халык ышануларында йоклаганда кешене саташтыра торган җен

Убыр-ут рәвешендә йөри торган җан-рух

Җен- кешеләргә явызлык эшләүче,үзе яратканнарга ярдәм итүче явыз зат

Шүрәле- урманда яши,кешеләрне кытыклап үтерә торган җан иясе,урман иясе

Өрәк- үлгән кешенең башкаларга күренә торган рухы

Мәгърифәт-аң -белем

В) шигырьне күмәк уку.

- Шигырьне нинди тавыш белән укырга кирәк?

Г) шигырьнең эчтәлеге өстендә эш:

- шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

-Әйе, халык ышануларында күп тапкырлар кабатланган мифик затлар (шүрәле,җен) турында сүз бара. Алар явызлык эшләүче затлар булып саналганнар һәм

кешеләрне куркуга дучар иткәннәр.

- Бу шигъри юлларда автор нәрсәгә өнди? (Укып күрсәтик.)

- Ни өчен автор сабыйга күп укырга өнди?

-Шигырь эчтәлегенә нәтиҗә ясыйк.
Нәтиҗә:

Шагыйрь сабыйга үгет-нәсыйхәт белән мөрәҗәгать итә.

Баланың киләчәге укымышлылык, белемлелек белән билгеләнә.

Димәк,куркуны ,ялганны җиңү өчен белемле булу кирәк.

Белемле булсаң тормышта очраган барлык авырлыкларны да җиңәргә була.

3 класс

Мөстәкыйль эш. Тест эшләү. Тест сораулары:

1.Г.Тукай кайсы елда туган:

1860; 1912; 1886

2.Г.Тукай туган авылның исеме

Кушлавыч; Кырлай; Өчиле

З.Г.Тукай шигырен әйт

"Җырларым" " Гали белән Кәҗә" "Энекәш кирәк миңа”

  1. Кайсы әкиятне Г.Тукай язган?

"Гөлчәчәк" "Шүрәле" "Таңбатыр"

  1. Бүгенге дәрестә Г.Тукайның нинди әсәре белән таныштык?

"Эш беткәч уйнарга ярый"

"Сабыйга"

"Карлыгач"

  1. "Сабыйга" шигырендә автор нәрсәгә өнди?

Эшкә; белемле булуга; уенга;



4 класс

Укытучы белән эш. ”Әйе- юк”  уены

 

1.Г.Тукай яз көне туа.

2.Әнисе үлгәндә аңа 10 яшь була.

3.”Кадалмас әле килмешәк!” дигән сүзләрне аңа Сәгъди абзый тарафыннын ишетергә туры килгән.

4.  Кырлайда Тукай бабасы гаиләсендә яши.

5.Г.Тукайның әнисенең исеме Мәмдүдә була.


6 .Г.Тукай КЫРЛАЙ авылында туа.

7. Зиннәтулла бабасы Өчиле авылында яшәгән?

8. Г.Тукай Сасна авылын ”Иң беренче күзем ачылган авыл дип атый?

9. Кечкенә чагында аны Апуш дип атыйлар.

10.Тукайның атасы укытучы була.


  1. Белемнәрне ныгыту.

-Тукай 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч әдәби мирас калдырды. Аның шигырьләре үлемсез, мәңгелек.

Г.Тукай шигырьләрен без барыбыз да яратабыз, аны безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез дә сөйләгәннәр. Мин дә сезне сынап карыйм әле, Тукай әсәрләрен, Тукай геройларын таныйсызмы икән?


Слайдлар. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр.


” Шигырьне таны”  Бу юллар Г.Тукайның кайсы шигыреннән алынган?

1.И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.(Эшкә өндәү)


2.Бабай бик күп яшь  яшәгән, карт ул үзе.

Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.(Бабай)


3. Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимимен;

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?! (Кошларга)


4. Һич сине куркытмасыннар шүрәле. Җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз – аларның булганы юктыр гомер.(Сабыйга)


5.Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам.

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәресем тәмам.(Эш беткәч уйнарга ярый)


1.Бар, җаным, инде яшел урманга оч,

Тиз ятим кошчыкларың белән кавыш.(Фатыйма белән Сандугач)


2.Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.(Кызыклы шәкерт)


3.Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан:

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!(Пар ат)


4.Шул вакытта мин кулыма китап алам.

Аның изге сәхифәләрен актарам.

Рәхәтләнеп китә шунда җаным,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам; (Китап)


5.”Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.”(Шүрәле)


  1. Йомгаклау.

Өй эше: 3 класс- “ Сабыйга” шигырен ятларга.

4 класс- Тукайның берәр әсәренә рәсем ясарга. 

- Укучылар, без бүген кем иҗаты белән таныштык?

- Тукайның әсәрләре нинди булырга өйрәтә?

Укытучы укый:

  Ак кирәк, дип, пакъ кирәк дип

  Җырлады, язды Тукай.

  Дәрт уятырга кешедә

  Уянды, янды Тукай.

  Халкына бәхет эзләде

  Авыр заманда Тукай,

  Өмет бәйләде туачак

  Яңа таңнарга Тукай.

  Иң матур, моңлы җырларын

  Халкына бирде Тукай.

  Җырлары белән мәңгегә

  Йөрәккә керде Тукай.

Хәзер барыбыз да Туган тел җыры белән дәресебезне тәмамлыйбыз!







 







































Краткое описание документа:

"Описание материала:

3 класс 4 класс

" Тема: Г.Тукай “Сабыйга” Тема: Класстан тыш уку. Г.Тукай шигыре. иҗаты. Дәреснең максаты:
" 1. Г.Тукай турында укучыларның белемнәрен тулыландыру, яңа мәгълүмат бирү. 2. Сәнгатьле, дөрес, аңлап уку күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү. 3.Тукай образына, аның күпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. 4. Язучының иҗатына кызыксыну уяту. Җиһазлау һәм кулланма материал: Дәреслек 3 класс, Габдулла Тукай портреты, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турында слайдлар, Г.Тукай әсәрләреннән күргәзмә.

Дәрес барышы. I. Оештыру өлеше. - Исәнмесез укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез бер елмаеп алыйк әле. Күңелләрегез күтәрелеп киттеме? Бик яхшы! II. Белемнәрне актуальләштерү. - Бүгенге дәресне без кроссвордлар чишүдән башларбыз.Табышмакларның җавапларын табып, вертикаль баганада яшеренгән сүзләрне табарга кирәк. Һәм сез бүгенге дәреснең темасын белерсез.Слайд. Портрет.- Кем ул Г. Тукай? Тиздән аның туган көне дә җитә. - Кай чан һәм кайда туган ул?"Китап күргәзмәсе." -Күргәзмәдә бик күп шигырьләрен күрәсез. Тукайның шигырьләре безне күп нәрсәгә өйрәтә, укыгыз,өйрәнегез.

Автор
Дата добавления 05.03.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров2608
Номер материала 33411030546
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх