Нәүрүз бәйрәме

Предпросмотр материала:

                                                  Нәүрүз бәйрәме.

Кызлар каз канаты көенә чигеп утыралар . Малайлар “Ал чия төпләрендә” көенә җырлап керәләр:

 Ал чия төпләрендә,

Гөл чия төпләрендә ,

Сулар сибеп устерәләр

Тәрәзә төпләрендә.

 укучы : Кызыкайлар, дускайлар,

                Җитте ич Нәүруз айлар.

                 Эшегезне ташладыз,

                 Йон йомарлап катмагыз!

 укучы : Орчык шырылдатмагыз !

               Нәүрүз җитте, уйнагыз!

                Каз, күкәй, каймак, май,

               Әзерләек без давай.

Бергэ :  Нәүрүз котлы булсын!

Укучы : Нәрсә,нәрсә?       Нәрсә соң ул Нәүрүз ?

Укучы : Аны нәрсә белән ашыйлар сон?

Укучы: Әй кызлар! Нәүрүз ул-яз бәйрәме .

А.б. – Әйе ,балалар! Элекке заманнарда карлар эреп, гөрләвекләр акканда  безнең әби-бабаларыбызкөн белән төн тигешләшкән көнне Нәүрүз бәйрәме үткәрә торган булганнар. Яз белән бергә, яңа ел килә дип санаганнар. Нәүрүз- яңа елна, язны каршылау бәйрәме булган .               

     Хәзер барыбыз бергәНәүрүз йоласы буенча башкаларны да бәйрәм белән котлап , сый-хөрмәтҗыйнап килик.

 Җыр.( Ал чия төпләрендә)                             

Укучы:  тук-тук-тук ;

               Нәүрүз хакы биш алтын,

               Бирсәң ярый ике алтын,

               Карама син ялт та йолт,

Бергэ :   Нәүрүз котлы булсын.

Бабай : исәнмесез,оланнарым! Нәүрүз котлы булсын! Мондый зур бәйрәм өчен акча табабыз индеаны. Кая әле минем акча янчыгым? (акча сибә) . Кем җитез икән?

Балалар : рәхмәт, бабакай!

Бабай : Җитезлегегезне ынадым. Әсезнең тагын нинди һөнәрләрегез бар?

Җыр (Нәүрүз мөбәрәк)

Укучы : Әйдә бабай, безнең бәйрәмгә син дә рәхим ит!

Укучы : Ач ишеген, керәбез,

              Нәүрүз әйтә кишәбез!

Бергэ : Нәүрүз котлы булсын!

Укучы : Нәүрүз әйттек без сезгә,

               Хакын бирегез безгә,

               Яшегез җитсен йозгә,

              Малыгыз артсын көзгә!

Әби : Нәүрүз мөбәрәк булсын ! минә сезгә күчтәнәчләр, балакайларым .

Балалар : рәхмхт әбебәй .

Бабай : Яшь чаклар искә төшеп китте. Әйдә әле, карчык бер биип алыйк .

Әби : Әйдә картым, өйгә кайтвп тәм-том перешеп торыйк. Тиздән балалар кайтырлар .

А.б. Безнен балалар Нәүрүзбикә каршыларга ныклап әзерләнделәр. Матур җырлар әзерләделәр .

Җыр ( тургайлар)

А.б. : бик яхшы. Әйдәгез балалыр , Нәүрүзбикәне чакырабыз .  Нәүрүзбикә.....

    -юк, күренми. Нишлик инде? Әйдәгез сезнең белән язның беренче билгеләрен санап чыгыйк әле.(саныйлар )

А.б. Дөрес, балалар.сыерчыклар, кара каргалар туган җирләренә әйләнеп кайталар .

Укучы :  кар-р-р.

                Ачылды ак калын юрган,

               Исә язгы җилләр дә.

               Без кайтабыз, сагындырган

               Туган-үскән җирләргә.

 

Укучы : көннәрне юлда уткәреп

               Куанышып сезгә очтык,

              Канатларга күтәреп,

              Сезгә язны алып кайттык.

Укучы: Яз кызы- Нәүрүзбикэ

               Тиздән сезгә килеп җитә!

А.б.  : Рәхмхт ,каргалар !

(Җырлап Нәүрүзбикә керә)

Нәүр-кә: Исәнмесез, балалар !

                 Агымсулар китем мин

                 Нәүрүз эйтеп утим мин,

                 Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бергә : Нәүрүз мөбәрәк булсын !

Укучы :Газиз балаларым ! көн белән төн тигезләшкәндә бер-берегезгә ягымлы булугыз! Бәхетле булыгыз !

Имин йортта торыгыз,

Кәеф-сафа корыгыз,

Инде мине тыңлагыз,

Моңаеп утырмагыз ,

Уйнагыз да көлегез

Биегез дә җырлагыз!

Нәүрүз мөбәрәк булсын !

Буранбикә : Бу нинди тавыш монда ?

А.б. Яз килә, Буранбикә. Безгә синен белән саубуллашырга вакыт җитте .

Бур-кә :  юк,юк . мин китсзм балалырны кем чана, чаңгы шудырыр ?

Нәүр-кә : балаларга инде яз кирәк , яшел үләннәр , матур чәчәкләр кирәк , шулаймы?

Балалар: эйе .

Бур-кә : юк,юк . көч сынашмыйча гына, үз урынымны җиңел генә бирергә уйламыйм әле. Әйдәгез көч сынашып карыйк . кем җиңәр, курербез !

Нәүр-кә : Әйдә алайса, һәркем үзенә команда җыя. Мәкальнең яртысы минем телемдә , яртысы шушы төштә. Кулъяулык кемгә тия, мәкальнең яртысын шул әйтеп бетерергә тиеш .Әйткән малай,кыз төенне чишкән була.

       Аркан тартыш .

Бур-кә : Э-э, шулаймени әле , бөтенегездә миңа каршымени ? Менә мин хәзер языгызны нишләтәм....

Ыр-ыр итәрмен ,

Ап-ак карны тетәрмен,

Языгызны катырып,

Өстегезгә өярмен !

А.б. :  Нәүрүзбикә ката бит, нишлик инде ?

Балалар : Кояшны чакырырга кирәк.

А.б. Әйдәгез, яз хуҗасы , кочшны чакырыйк .

Укучы :  Кояш чык,чык,чык ,

               Майлы ботка казанда ,

               Тәти кашык базарда ,

                Тәти кашып саф алтын,

                Кирәкми безгә салкын .

Кояш : Мин сезгә җылы бирәм , 

              Җирне чәчәккә күмәм ,

              Агачлар яфрак ярсын ,

              Сандугачлар сайрасын .

Бур-кә : Юк, юк . Кояш кирәкми . Мин җиңелдем, китәм .

А.б. : Ярый Бур-ка, быелга сау булып тор! Без сине киләсе елда көтәбез !

 Җыр ( Сыерчыгым )

Шигырь....

 

 

 

                

 

Краткое описание материала

Нәүрүз бәйрәме

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Салихова Рания Наиловна

  • На сайте: 12 лет и 7 месяцев
  • Всего просмотров: 4925
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 3
  • 4925
    просмотров
  • 3
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Салихова Рания Наиловна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~160

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: