1155746
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 60%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

Манифест «Инфоурок»
ИнфоурокМузыкаКонспектыУрок по татарской литературе для 11 класса «Г.Афзал иҗатында юмор һәм сатира»
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 60% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 646 курсов

Урок по татарской литературе для 11 класса «Г.Афзал иҗатында юмор һәм сатира»

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Тема: Г.Афзал иҗатында юмор һәм сатира.


Максат:

1)Г.Афзал иҗаты белән тирәнтен танышу;

2)Г.Афзал иҗатына мәхәббәт тәрбияләү;

3)Г.Афзал иҗатына хас үзенчәлекләрне табу;


Җиһазлау: Г.Афзал портреты; Г.Афзалның 1963-2004 нче елларда чыккан шигырьләр җыентыгы; “Гамь һәм моң илчесе” Р.Гаташ; “Казан утлары” 2001 ел №5; Ф.Галимуллин башкаруында “Өф-өф итеп” шигыре; дәреслек. “Татарстан таңнары” җыры,компьютер.


Дәрес барышы:

1.Актуальләштерү.

-Исәнмесез, укучылар! Дәресебезне башлыйбыз. Үткән дәрестә без халык шагыйре Г.Афзалның тормыш юлы белән танышкан идек.

1) Шагыйрьнең тормыш юлын искә төшереп китик әле. (2-3 укучыдан шагыйрьнең биографиясен сорау).

2) Шагыйрьнең нинди мактаулы исемнәре бар.

1977 ел – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты;

1992 ел – халык шагыйре;

1985 ел – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Ул шулай ук Әлмәт язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы “Аргамак” журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты.


II. Яңа тема өстендә эш.

Г.Афзал поэзиягә шактый озын, бормалы һәм катлаулы юл үтеп килде.

Кайда килеп туктар юл азагы,

Ел үтәсе юлны ай үтәм.

Бөтен гомрем минем – юл газабы,

Аннан татлы газап бар микән.

Юл газабы”

Юл газабы – бу образлы әйтем генә түгел, ул аның шәхси биографиясенә дә туры килә. Биографиясеннән күренгәнчә, тормыш Гамилне уңга да, сулга да, өскә дә, аска да селкеп карый. Дөресрәге, бүгенге дәрәҗәсенә фәкать тырышлык, батырлык белән ирешкән шагыйрь.

Бәхет балкыр заман,

Ә мин ятып язам.

Күпме сагыш килде өелеп!

Үзем сүнеп ятам,

Үзем көлеп ятам,

Кеше бәхете өчен сөенеп.

Бу юллар авыр вакытларда, авыл өенең түшәменә карап уйланып ятканда иҗат ителгәннәр. Шигырьдә сүнү сагышы да, яшәү шатлыгы да бар.

Егыла Гамил, ләкин тормыш өчен, иҗат өчен көрәшүдән туктамый. Аның өчен иҗат итү, шигырьләр язу үзе өмет һәм дәва чыганагына әверелә.

Сүзлек өстендә эш.

Юмор – тормыштагы мәзәк, көлке хәлләрне чагылдыру.

Сатира – тормыштагы мәзәк, көлке хәлләрдән әче һәм үткен итеп көлү. Безнең дәресебезнең темасы Г.Афзал иҗатында юмор һәм сатира.

Теманы ачыклау өчен Г.Афзал шигырьләре белән танышып китик әле.

Беренче шигыре “Өф-өф итеп”. Сораулар. (шигырь Ф.Галимуллин башкаруында тыңланыла)

1) Г.Афзал нинди темага мөрәҗәгать итә (тәрбия мәсьәләсенә).

2) Шигырьнең үзенчәлеге нәрсәдә? (автор баланы ничек тәрбияләргә кирәклеге турында акыл сатмый).

3) Шигырьне каршы якларга бүлегез (беренче өлештә яңа туган балага шатлану, аны тәрбия итү; икенче өлештә малайның кем булып үсүе сурәтләнә).

4) Ике өлештә дә ата-анага тынычлык юк. Ни өчен дип уйлыйсыз? (беренчесендә шатлыктан малай тирәсендә чабып йөриләр, икенчесендә уллары мәҗбүр итә).

5) Автор ни өчен кабатлаулар куллана? (шатлыкның, хәсрәтнең дә дәрәҗәсен арттыру өчен).


Сайладым, их, сайладым...” шигыре

1) Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

(Әсәр герое бик күп кызлар сайлый, ләкин һәрберсенең кимчелеген таба.)

2) Әсәрне ничә өлешкә бүлергә мөмкин?

3) Һәрбер өлештә каршылыклы вакыйга бирелә һәм алар кайсы яклары белән охшаш? (башта герой кызларны үтереп мактый, аннары гаепләрен табып баш тарта.)

4) Автор көлүнең кайсы алымын куллана?

(Каршылыкта торучы якларның урынын алмаштырып.)


Кызыл балчык”

1) Шигырьне каршы якларга бүлегез.

(Баштагы өч строфада контора халкы сүз сөйләү, күрсәтмә бирү белән шөгыльләнә, ә ике малай эшли.)

2) Соңгысында каршы якларның урыны алышына: эшләүчеләр тик утыра, кул чаба, ә юкны бушка аударучылар бүләк ала.

3) Автор шигырьдә нинди проблема күтәрә?

(Җәмгыятьтәге күз буяучылыкны, бюрократизмны фаш итә.)

Дәреслектә бирелгән шигырьләрне генә укып калмыйк әле. Күрәсез, Г.Афзалның күпме китабы бар.

1957-2004 елларда Г.Афзалның 30 дан артык китабы дөнья күрде.

(“Әйдә, ярар колхозында” шигыре укып кителә).

Бу шигырьдә без укып киткән шигырьләргә охшаш, юмор-сатирага корылган.

Г.Афзал сатирик шагыйрь гына булган, дип уйламагыз. Ул туган җир, туган тел, тынычлык, хезмәт, яшәү мәгънәсе турында да яза.

Беркайда да оҗмах түгел,

Туган илеңнән китмә син,

Изге җиреңнән китмә.

Туган җиреңнән китмә”

Г.Афзалның бай мирас калдырган атаклы кешеләргә багышлап язган шигырьләре тулы бер цикл тәшкил итә. Алар арасында Г.Тукай, Кол Гали, С.Хәким һ.б. бар. (Һади Такташка багышланган шигыре укып кителә 2 том 199 бит.)

Һәркемгә яшәү көче, илһам биреп торган Туган илгә, туып-үскән җиргә рәхмәт хисләрен Г.Афзал шигырьләрендә дә күрергә мөмкин. (“Дулкын”, “Татарстан таңнары” һ.б.). Әйтеп үтергә кирәк, Г.Афзалның күп кенә шигырьләренә көй язылган. Бездә шуларның берсен тыңлап китик әле. (“Татарстан таңнары” җыры тыңланыла). Шул ук вакытта укучыларга тест бирелә (5 минутлык).

Нәтиҗә:

Г.Афзалның сүзләре дөреслеккә туры килә.

Явызлыкны, яманлыкны күрү белән

Яндырыйк без, көйдерик без көлү белән!

Г.Афзал

Г.Афзал хәзер безнең арабызда булмаса да, ул үзенең шигырьләре белән безне тормыштагы явызлыкларга, яманлыкларга күз йомып калмаска чакырга. Безнең яшәү принцибы «Әйдә, ярар” булырга тиеш түгел. Шул вакытта гына безнең җәмгыятьтә дөреслек, яхшылык хөкем сөрәчәк.

Шагыйрь әйтмешли, дөреслекне ярып салган әсәрләр озын гомерле, шулар яши. Мин дә, киләчәктә сез Г.Афзал иҗаты белән кызыксынырсыз дип ышанып калам.


III.Йомгак. Укучыларга билгеләр кую.

Өй эше. “Мыек борам” шигырен укырга һәм анализларга.













Т Е С Т

1.Гамил Афзал кайчан, кайда туган?

1)1920 ел, Казан

2)1921 ел, Татарстанның Актаныш районы

3)1922 ел, Татарстанның Аксубай районы.


2.Г.Афзалның беренче шигырьләр җыентыгы кайчан басылып чыга?

1)1955 елда

2)1956 елда

3)1957 елда.


3.Беренче шигырь җыентыгының исеме

1)"Кар сулары"

2)"Өф-өф итеп"

3)"3амандаш".


4.Юмор, сатира белән язылган шигырьләре

1)"Мыек борам", "Өф-өф итеп"

2) "Батырлык турында", "Мусалар топымы"

3)"Уралым", "Таң".


5.Г.Афзалга Татарстан республикасының халык шагыйре дигән, мактаулы исем ничәнче елда бирелә?

1)1991 елда

2)1992 елда

3)1993 елда.


6.Г.Афзалның нинди мактаулы исемнәре бар?

1).Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

2).М.Җәлил исемендәге премия лауреаты

З)атарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.













ТЕМА: ГАМИЛ АФЗАЛ ИҖАТЫНДА ЮМОР ҺӘМ САТИРА



Казан шәһәре

укытучылары өчен

бирелгән ачык дәреснең

план-конспекты




Укытучы-методист:

САДЫЙКОВА А.Х.









2005 ел, 16 нчы февраль


Ого! На "Инфоуроке" олимпиады стали бесплатными    успеть подать заявку
Не тот материал, который искали? Воспользуйтесь поиском по нашей базе из 3114000 материалов.
Искать
Краткое описание документа:

"Описание материала:

Дәреснең темасы «Гамил Афзал иҗатында юмор һәм сатира». Максатым: укучыларда шагыйрь иҗатыны мәхәббәт тәрбияләү, аның иҗатына кызыксыну уяту. Шул максатка ирешү өчен мин аның юмор һәм сатира белән язылган шигырьләренә тукталып киттем.Бу шигырьләрне укып,укучылар белән бергә анализлау кулайрак.

Дәрестә шулай ук Г.Афзал сатирик шагыйрь гына булган икән дип уйламасыннар өчен ,аның туган ил,туган җир,тынычлык, хезмәт, яшәү мәгънәсе турында да язган әсәрләренә күзәтү ясарга кирәк.Әлбәттә аның бай мирас калдырган атаклы кешеләргә дә багышлап язуына басым ясарга кирәк. «Дөреслекне ярып салган әсәрләрнең озын гомерле булуын укучылар аңлап калырга тиеш.

Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Управление персоналом и оформление трудовых отношений»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС педагогических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Этика делового общения»
Курс профессиональной переподготовки «Основы организации рекреационной деятельности и лечебного туризма»
Курс профессиональной переподготовки «Деятельность по хранению музейных предметов и музейных коллекций в музеях всех видов»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности преподавателя детской хореографии»
Курс повышения квалификации «Музыкальное развитие детей в соответствии с ФГОС ДО»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации, руководства и координации музейной деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Метрология, стандартизация и сертификация»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в профессиональном образовании»
Курс профессиональной переподготовки «Организация процесса страхования (перестрахования)»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере дошкольного образования»
Курс повышение квалификации «Информационная этика и право»
Курс профессиональной переподготовки «Стандартизация и метрология»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Благодарность за вклад в методическое обеспечение учебного процесса по преподаваемой дисциплине

Опубликуйте 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Добавить материал
Сертификат о создании персонального учительского сайта

Опубликуйте 5 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить сертификат о создании сайта

Добавить материал
Грамота за высокий уровень сформированности информационно-коммуникационной компетентности

Опубликуйте 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Добавить материал
Свидетельство за транслирование результатов своей профессиональной деятельности

Опубликуйте 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Добавить материал
Грамота за личный вклад в повышение качества образования

Опубликуйте 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Добавить материал
Почётная грамота за высокий уровень профессионализма

Опубликуйте 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Добавить материал
Золотая грамота за современный подход к преподаванию и повышение качества педагогического труда

Опубликуйте 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную золотую грамоту

Добавить материал
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.