Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / География / Конспекты / Сказка «Уги кыз»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • География

Сказка «Уги кыз»

библиотека
материалов

Кыш бабай хәйләсе”

Яңа ел өчен әкияти тамаша.

Язды: Азнакай муниципаль районы

Әсәй муниципаль төп гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы

Беренче күренеш.

Өй эче.Сылу бәйләм бәйләп утыра.Зәйнәп йоклый.Әби аны көйләп йоклата.Бабай да яткан.Сылу боргалана,аны чебен талый.Әби чебенне куып ара.

Әби.Карале,картлач,син йоклыйсын,ә минем бәләкәчемне чебен талый.Йоклатмый.Бар чебенен куып тор.

Әби бабайга чыбык тоттыра.

Бабай тыныч кына.Ярар,ярар.

Әби китүгә Зәйтүнә елап җибәрә.Әби ана әтәч алып килеп биргәч,ул суыра-суыра йоклап китә.

Әби Сылу янына килә.

Әби.Карале,эшем иясе,син менә әйлисен,ә энә тавышына Зәйнәп йоклый алмый.Бар ай яктысына чыгып утыр.Иртәнгә чаклы бәйләп бетергән бул,кара аны!

Сылу чыгып китә.Ул ишек төбенә утырып бәйли башлый.Шулчак әтәч кычкырырга җыена.Кыз анын янына йөгереп бара.

Сылу.Әтәчкәем,батырым,

Тыңлап торчы бер генә.

Таңны аттырмый торчы

Бетми бәйләмем менә.

Үги анам бик усал

Начар булыр үземә.

Тынла инде,акыллым,

Колак салчы сүземә.

Әтәч.Озакламый кояшкай

Җиргә нурларын сибәр.

Сөйләш син аның белән

Бәлки ярдәме тияр.

Сылу.Әтәчкә баш иеп кояшка йөгерә.

Кояшкаем,нуркаем.

Ярдәм итче үземә.

Шушы оекбашымны

Тәмамлыйсым бик килә.

Әгәр таңны аттырмый

Торсаң әз генә ара

Бәйләп бетерәм аны

Талса да кулым,кара!

Кояш.Күзәтәм бик күптәннән

Күреп торам мин сине

Эшлисең дә эшлисең

Белмисен көнне-төнне.

Мин әзер, матуркаем,

Тыңларга һәр сүзенне

Көтәм,керәм мин офыкка

Бетер син бәйләмеңне.

Сылу.Рәхмәт инде,Кояшкай,

Бәйләмем бетте менә.

Рәхмәт йөзеннән сиңа

Башымны иям җирдән.(Баш ия)

Киерелә-киерелә әби белән Зәйтүнә чыга.

Әби.Кая бетердеңме?Хи-хи.Бетердең!?Сихерчедерсең син.Бар,карчыга сыман карап катма.Әле су ташыйсың,утын кертәсең,кошкортларны ашатасың,идәннәрне юасың,ашарга пешерәсең бар.

Зәйтүнә Сылуга карап ала.

Зәйтүнә.Карале,әни,сылу миннән матуррак инде әллә.Битләре дә алсу,гәүдәсе дә...Ә минеке?

Әби.Нәрсәсе бар инде бу карчыганың?Менә без дә тылсым ясыйбыз хәзер.(Алама гына шәл бәйләтеп битенә корым сөртеп куя).Я ничек хәзер?(Икеседә көләләр.)Әйдә кызым керик ,я суык тияр үзенә.



Икенче күренеш.

Көннәр үткән,

Кыш та җиткән.

Әби б-н бабай чыга.

Әби.Кызларыбыз үсеп җитте.Кулларын сорап та кызларыбыз янына килә башладылар,әмма күзләре Сылуга гына төшә.Ул кияүгә киткәч мин нишләрмен.Аннан башка мин берни дә эшли алмыйым.Ә Зәйнәп кала бирә.

Бабай.Ул бит...

Әби.Авызыңны гына ачып кара әле.

Бабай.Дәшмим,дәшмим.

Әби.Бар бүген үк Сылуны урманда адаштырып кайт.Күз көеге булып каршымда тормасын эле.

Урман эче.Бабай б-н кыз баралар.

Бабай.Ух,ух,ух!Үз кызыңны карурманда адаштыр икән .Юк ,кызым,булмас,кайтам да әйтәм.

Сылу.(Тыныч кына.)Юк инде,әткәм,үгианам синең башыңны ашаячак.Мин калам.Хуш әткәем!

Өченче күренеш

Кар бөртекләре биюе башкарыла.Сылу чыршы төбендә утыра.Ул өшегән.Җырлый-җырлый Кыш бабай чыга.

Кыш бабай.Чыршыкай урманда туган

Урманда ул үскән.

Җәен-кышын зифа буйлы

Яшел күлмәк кигән.

Буран тыныч йокы тели

Җырлар җырлап аңа.

Ә Кыш бабай карлар өеп

Яба мамык юрган.

И,чыршыларым,өшемәгез инде.Туңмагыз.Мин сезне киендерәм.(Бөртекләр сибә).Ә монысы нинди чудо-юдо моның?Кайдан чыккан хикмәт?

Сылу.Авылдан ,бабакай,авылдан.

К.Б.Суыкмы соң сиңа ,балакай?

Сылу.Юк инде,бабакай-суыккай,юк.(Үзе кулларын җылыта.)

Кыш бабай чыршыны бер әйләнеп килә.

К.Б.Ә хәзер ничек?

Сылу.Җыыыыллллыыы,бббаббббакккаййй!

К.б.Их,матурым,өшеп беткәнсең ич.Әйдә минем белән.

Дүртенче күренеш

Кыш бабай өе.Хайваннар мендәрләрне җилләтәләр.

Куян тәрәзәдән карап.

Кыш бабай кайта ,дуслар,

Иярткән бер гүзәлне

Ул сыны,чибәрлеге

Карале бер күзләрне.

Бүре.Карашка ул бик тыйнак

Сөйкемлегә охшаган.

Бәлки юл күрмәгәндер

Урмандадыр адашкан.

Карга.Бу суыкта ничек ул

Туңмагандыр,әйеме?

Бигрәк тә юка икән

Өскә кигән киеме.

Кыш бабай б-н Сылу керәләр.

К.Б.Исәнмесез,хайваннарым,әле ниләр эшлисез?

Куян.И эшләр күплә ул.Менә мендәрләрне җилләтә идек.

К.Б. Сезгә матурларым,бер иптәш алып кайттым.Танышыгыз.Сылу

Хайваннар.Исәнме,Сылу.

Мин Буре-койрыгым кәкре.

Мин куян-куркам һәркайчан.

Ә мин карга-каркылдык.Әйдә дуслашыйк.

К.Б.Әле минем кечкенә кызым Карчәчәгем дә бар.Әлегә ул урман-кырларны күзәтергә китте.Ә син хәзер ял итеп ал,җылын,аша.Ә мин чыршыларымны карап кайтыйм.

Сылу.Юк,Кыш бабай,минем ашыйсым килми.Әйдә мин хайваннарга булышыйм.(Мендәрләргә тотына)Кыш бабай,ә болары нәрсә?

К.Б.Юк ,кызым,боларын ачарга ярамый.Алар умырзаялар.Иртәле аларга ,йокласыннар.

Көннәр үтә,ә Сылу

Сагына туган йортын.

Сагына ул авылын,

Сагына әти-картын.

Сылу.Кыш бабай,беләсеңме...

К.Б.Беләм,күрәм ,кадерлем.Син авылыңны сагындың.Бик күңелле иде,әлбәттә.Кулларың синең алтын,балакаем.Минем сине шуның өчен бүләклисем килә.Сандыкта бүләкләр,тик аны кайткач кына ачарсың,яме.Әгәр кире кайтырга теләсәң,менә шушы кыңгырауны чыңлатырсын.Минем сизгер атларым бик тиз килеп җитәрләр.(Чылтырата,ат тавышы килә).Ишетәсеңме?Алар сине авылга илтеп куярлар.Хуш,балам,бәхетле бул.

Сылу.Рәхмәт,бабакай,Куяным,Бүре.карга,барчагызга да.Хушыгыз,мин сезне онытмам.



Бишенче күренеш.

Ана белән ата утыралар.Зәйнәп чикләвек вата.Кыңгырау тавышына кыз сикереп торып тәрәзәгә бара.

Зәйнәп.Әнәй,карале,безгә бигрәк матур атлар килеп туктады.Әллә нинди матур кыз төшә.Инәкәем,Сылу ич бу!

Әби.Кит әле,юкны сөйләмә.Сылуны әллә кайчан бүреләр ашады инде.

Сылу керә,баш ия.

Сылу.Исәнмесез,әткәем,Әнкәй,апам!

Ата.Сылу,кызым,син исән?!Шатлыгым эчемә сыймый.Исәнме ,кызым,исәнме!Танырлык та түгелсең.

Сылу.Әйе шул мин бик үзгәрдем.Мона мин Кыш бабама рәхмәтлемен.Ул мине табып үзенә алып кайтты.Бүләкләрне дә ул бирде.Карыйк әле,әткәй,ниләр җибәрде икән ул.

Сандыкны ачалар,аннан төрле алтын әйберләр алалар.

Зәйнәп.Әни,минем дә бай,чибәр буласым килә.Адаштырыгыз мине дә урманда.(Аяк тибеп җылый)



Алтынчы күренеш.

Урман.Чыршы төбендә Зәйнәп утыра.Ул нык киенгән.,көчкә селкенә.Алдында төрле ризыклар.Ашый.Җырлый-җырлый Кыш бабай чыга.Кызны күреп аптырап кала.

К.Б.Монысы нинди хикмәт тагын.Кызым,сиңа суыкмы,кайдан син?

Зәйтүнә.Нәрсә карап торасың.Күрмисенмени кулларым,аякларым катты.Кыш бабай синдер инде.Кая бир миңа эшләр,алтыннар бир.(К.Б.га ябыша,К.Б. утыра)

К.Б.Ярар сон,ярар.

Җиденчекүренеш.

Кыш бабай өе.Хайваннар эш белән.Карга тәрәзәдән Кыш бабайны күреп ала.

Карга.Кыш бабай никтер курыккан,борчылган.

Бик купшы киенгән кыз кайта артыннан.(Барсы да тәрәзәгә ябырылалар)

Куян.Чырае бик усал,күзләре каралган

Мин куркам ачарга,бүре бар син алдан.

Бүре.Кертәсе бу кызны килми бит нигәдер

Качам мин, йөрәгем нәрсәдер сизәдер.

Кыш бабай б-н Зәйнәп керәләр.

К.Б.Исәнмесез,хайванкайларым.

Зәйнәп.Нинди абзар бу тагын?Китегез әле моннан ,миңа якын килмәгез!

К.Б.Ай-яй-яй!Алайса,хайваннарны яратмасаң,эшеңне күрсәт.Менә сиңа себерке.Бөтен җирне себер,чистарт.

Зәйнәп себеркене ала.Җилләр уйнатып себерә башлый.Барсы да качалар.

Зәйнәп.Себеркесен күргән бар,ә себергән юк.

К.Б.булды,булды тукта.Мендәрләрне җилләт тә.

Зәйнәп.Мендәрдә йоклаган бар,ә менә ничек җилләтәләр белмим.(Мендәрләрнең йоннары оча)

Булды инде.Бир миңа алтыннар.

К.Б.Ярар,ярар.Менә сиңа сандык.Кайткач кына ач!Хи-хи-хи!

Зәйнәп тиз генә ала да чыгып китә.

К.Б.(Кычкыра)Ә рәхмәт кайда?Хи-хи-хи!

Сигезенче күренеш.

Ата белән ана утыра.

Ана.Менә минем кызым бик бай булып кайтачак.Сылу аның янында чүп кенә булачак.

Ата .Ярар,ярар.(Елмая)

Тышта тавышлар ишетелә.Карчык тәрзәдән карый.

Ана.Карале анда җигелгән дуңгызлар туктады.Кешеләр дә җыелган.

Зәйнәп керә.

Карчык.Зәйнәп кызым,синме бу?

Зәйнәп.Мин булмыйча.Ачыгыз тизрәк сандыкны!

Сандыкны ачалар,ә аннан елан чыгып шуышып китә.Зәйнәп елый башлый .Карчык та елый.

Карт.(Сылуны кочаклап)Их сезне,тфү сезгә!Булдыксызлар!Эшләргә кирәк,эшне кечкенәдән сөяргә.Гүзәл дә ,матур да,чибәр дә булырсың.Шулай бит кызым.

Сылу.Әйе,әтием.Беләсеңме,Зәйнәп,әйдә мин сине өйрәтәм.Ә хәзер менә бу бүләкне кабул итеп ал.Тиздән Яңа ел ич.Кунаклар чакырыйк.Бәйрәм итик.

Зәйнәп.Рәхмәт ,сылу.Мин тырышырмын,өйрәнермен.Килегез ,дуслар.бирегә.Бәйрәмне башлап җибәрик.

Кыш бабай белән Карчәчәк,Яңа ел,хайваннар керә.

Кыш бабай.

Яңа еллар имин булсын

Сәламәтлек байлык булсын.

Мул табын артларында

Гомер итәргә язсын.

Карчәчәк.

Балаларның шат авазы

Һәр өйдә яңгырасын.

Гаиләдә татулык,дуслык

Тынычлык кына булсын.

Яңа ел.

Минем килер көннәр сезгә

Сөенечләр китерсен.

Шатлык,сәламәтлек кенә

Алып килсен һәрберсе.

Бар балалар да кушылып җырлый ,бии.



























Алдагы ел-аждаһа елы

Буласын без беләбез.

Матур булып,шатлык белән

Үтәчәген сизәбез.



Ап-ак кардай ак бәхетләр

Булыр килер көннәрдә.

Сәламәтлек ,озын гомер

Телик без һәркемгә дә.



Рәхмәт әйтик әниләргә

Әби ,бабай,әтиләргә.

Туган илгә,туган җиргә

Барлык якын кешеләргә.



Бәйрәмнәр һәр йортта шулай

Гөрләп узсын,шаулап торсын

Яңа елда сөенеч белән

Туйлар узсын,бәби тусын.

Балаларның шат авазы

Ямьләндерсен туган йортын.

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Здравствуйте, Инфоурок! Сегодня я высылаю вам сказку «Уги кыз» на татарском языке сочиненное мной. Сказка основана на русскую народную сказку «Морозко».  Действие происходит в одной бедной деревеньской семье.

Сценарий можно использовать как отдельную сказку или на новогоднем утреннике учеников начальной и средней школы. Сказка учит детей доброте. Воспитывает любовь к труду, к своим родным, близким, что без труда не вытащишь рыбку из пруда. Я думаю сказка всем понравится. Желаю всем успехов и дорогих женщен-коллег поздравляю с 8 марта!

Автор
Дата добавления 07.03.2014
Раздел География
Подраздел Конспекты
Просмотров4027
Номер материала 33553030746
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх