1636719
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
ИнфоурокНачальные классыКонспектыКисәкчәләр турында төшенчә

Кисәкчәләр турында төшенчә

библиотека
материалов

Дәрес темасы: Кисәкчәләр турында төшенчә.


Максат: Кисәкчәләр турында төшенчә бирү.


Бурычлар: Да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич кисәкчәләре,

аларның язылышы белән таныштыру;

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

Мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.


Материал: А.Х. Нуриева ,Ч.М.Харисова,“Татар теле” 3 нче сыйныф.48

бит.

Татар теленнән эш дәфтәре, 43 бит


Җиһазлау: ноутбук, проектор,карточкалар,презентация. hello_html_m6a66b202.gif


Дәрес планы.


  1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

Мин иртә белән мәктәпкә киләм,иптәшләремнең хәлләрен беләм.

Исәнме,Гөлия!

Исенме,Илһам!

Исәнме,Диләрә!

Хәерле көн , Гөлнара апа!

Исәнмесез,килгән кунаклар!


  1. Актуальләштерү.

  • Укучылар, без сезнең белән нинди сүз төркемнәрен өйрәндек? (исем, сыйфат, алмашлык, фигыль)

  • Әйе. Бик дөрес. Хәзер “Үз оясына урнаштыр” уенын уйнап алырбыз. Моның өчен сүзләр язылган карточкаларны “Исем”, “Сыйфат”, “Фигыль”, “Алмашлык” кесәләренә урнаштырырга кирәк булачак.

  • Группаларда эш.

  • Ни өчендер кулларыгызда кайсы кесәгә дә урнаштырырга белмәгән сүзләр калды. (гына, генә, кына, кенә, да, дә, та, тә) Бу сүзләргә сорау куеп карагыз әле. (сорау куеп булмый.)


  1. Яңа теманы аңлату.

  • Димәк, балалар, сорау куеп булмый торган сүзләр дә була икән. Сорау куеп булмый торган сүзләр ни өчен кирәк? Хәзер шуны ачыклап китәрбез.

  • Таблицага язылган җөмләләргә игътибар итәбез:

Мин мәктәптә укыйм. Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да бар.

Бу китапта матур хикәяләр күп. Әти миңа китап та алып бирде. (3слайд)

  • Беренче җөмләдәге калын хәрефле сүзгә сорау куябыз (кайда? яки нәрсәдә?) Бу сүз нинди сүз төркеме? Кайсы килештә?

  • Ә икенче җөмләдә? Мәктәп тә?(мәктәп-нәрсә? Тә гә сорау куеп булмый.)

  • Укучылар, менә бу сүзләр: да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк (4слайд) татар телендә кисәкчәләр дип атала .Димәк, без кисәкчәләргә сорау куя алмадык.

  • Тагын алдыгыздагы таблицага карап ни әйтә алырсыз?(Кисәкчәләр аерым языла.)

  • Бик яхшы, укучылар. Тагын ни әйтә алырсыз? Җөмләдән төшереп калдырып әйтеп карагыз әле.

  • Димәк, аларны җөмләдән төшереп калдыру яки, һәм, белән теркәгечләре белән алмаштыру мөмкинлеге бар.

  • Безнең авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да бар.” Җөмләсен үзгәртеп карыйбыз: Безнең авылда мәктәп белән балалар бакчасы бар. (5-6 слайд)

  • Ә урын вакытта килгән исем белән моны эшләп буламы? (Юк, кушымчалар кушылып языла.)

  • Яхшы, укучылар, инде дәреслекнең 48 нче битендәге кагыйдәне укыйк. Без чыгарган нәтиҗәләр белән тәңгәл киләме икән?

  1. Ныгыту.

1) Дәреслек белән эш. 80 нче күнегү (аңлату, яздырып эшләтү, язганнан соң тикшерү)

2) Уен “Артык сүзне тап!”

Гөмбә, генә, гөрләвек. гөлҗимеш.

Кимерә, күтәрә, көлдерә, кенә.

Та, саф, ак, тар. (7 слайд)

Физкультминутка.

3) Карточка белән эш. Күнегүне язып эшләү.(Кисәкчәләр астына сызарга):

Марат та, Тәлгать тә авылга кайттылар. Вакытларын бер генә дә бушка уздырмадылар. Ял итәргә дә, олыларга булышырга да өлгерделәр. Әбиләре малайларга рәхмәт кенә укып торды.

4Восьмиугольник 9Восьмиугольник 8Восьмиугольник 12Восьмиугольник 7Восьмиугольник 6Восьмиугольник 11Восьмиугольник 5Восьмиугольник 4Восьмиугольник 10Восьмиугольник 3Восьмиугольник 2) Уен “Кем күбрәк?” Бирелгән хәрефләрдән кисәкчәләр төзе. (8 слайд)








Восьмиугольник 1






5)Карточка белән эш.Җәяләрне ачып ,җөмләләрне күчереп яз

Идел(дә),Кама(да) – зур елгалар.

Җәен Идел(дә),Кама(да) су коендык.

Бөгелмә(дә),Әлмәт(тә) – Татарстан шәһәрләре.

Бөгелмә(дә),Әлмәт(тә) минем дусларым бар.


6)Тест эшләү “Кисәкчәләр”.

  • 1. Кисәкчәләр сүзләргә:

  • а) кушылып языла

б) кушылып язылмый.

2.Кайсы очракта кисәкчәләр бар:

  • а) китап та, түтәлләр дә, яулык та.

  • б) китапта, түтәлләрдә, яулыкта.

  • 3. Тиешле кисәкчә кайсы очракта дөрес куелган?

  • а) Без яшьтән соң эшкә өйрәнеп үсәбез.

  • б) Без яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәбез.

  • 4. Кайсы очракта язма дөрес?

  • а) Кечкенә генә җил капка ачыла да ябыла.

  • б) Кечкенә генә җил капка ачылада ябыла.

V.Рефлексия. Дәрескә йомгак.

  • Балалар, без бүген нинди сүзләр белән таныштык? Аларның үзенчәлеге нәрсәдә? Нинди кисәкчәләр белдегез?

VI.Өй эше.48 нче биттәге,79 нчы күнегү.Җөмләләрне күчереп язарга.


Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Labirint.ru - ваш проводник по лабиринту книг
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

"Описание материала:

Әлеге дәрес 3 класс укучылары өчен татар теленнән язылды. Дәрестә укучылар кисәкчәләр белән аларның язылышы белән танышалар.Дәрестә куллану өчен карточка,тест эшләнгән. Дәрес укучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып төзелгән. Сүз төркемнәрен группаларга аерып укучылар сорау куеп булмый торган сүзләр булганын ачыклыйлар, бу сүзләрне төшереп калдырып укып карыйлар,нәтиҗә чыгаралар. Дәрестә укучылар кисәкчәләрне дөрес язарга өйрәнәләр, аның әһәмиятен ачыклыйлар. Дәресне үзләштергәннәрен ачыклау өчен дәрестә үк тест эшләнелә

Общая информация
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону N273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» педагогическая деятельность требует от педагога наличия системы специальных знаний в области обучения и воспитания детей с ОВЗ. Поэтому для всех педагогов является актуальным повышение квалификации по этому направлению!

Дистанционный курс «Обучающиеся с ОВЗ: Особенности организации учебной деятельности в соответствии с ФГОС» от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (72 часа).

Подать заявку на курс

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Методика преподавания информатики в начальных классах»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Актуальные проблемы обучения детей с нарушением слуха в образовательных организациях общего и среднего профессионального образования»
Курс повышения квалификации «Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация инклюзивного обучения в сфере образования»
Курс повышения квалификации «Формирование мотивации учебной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Сурдопедагогика: организация обучения, воспитания, коррекция нарушений развития и социальной адаптации глухих, слабослышащих, позднооглохших обучающихся в условиях реализации программы ФГОС»
Курс повышения квалификации «Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Инклюзивное образование в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Labirint.ru - ваш проводник по лабиринту книг
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.