126447
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокНачальные классыКонспекты«Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау» поурочный план по татарскому языку для 6 класса

«Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау» поурочный план по татарскому языку для 6 класса

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Татарстан Республикасы, Әлки районы,

Югары Әлморза төп гомуми белем бирү мәктәбе












Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау”

(6 нчы класста татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)









Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сагирова Җәмилә Җәмил кызы







2013

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау


Максат: 1. Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау, укучыларның белемнәрен ныгыту,

камилләштерү;

2. Компьютер технологияләрен кулланып, белемнәрне бәяләү;

3. Укучыларда якташ язучы Нәби Дәүли әсәрләре аша туган якка мәхәббәт

хисе тәрбияләү.



Җиһазлау: Нәби Дәүли әсәрләреннән өзекләр, карточкалар, тест программасы,

Башваткыч, проектор, компьютер


Дәрес тибы: Гомумиләштерү дәресе.


Дәрес эпиграфы: ...Бәхетлеме кеше дөньяда

Туган җирен өзлеп сөймәсә...

Н. Дәүли


Дәрес барышы


  1. Уңай психологик халәт тудыру

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

-Әйдәгез әле, укучылар, тәрәзәдән урамга күз төшерик әле. Нәрсәләр күрәбез? Шул күргәннәребезне матур итеп тасвирлыйк.

- Урамда кыш. Бар дөнья йомшак ак карга күмелгән. Саф һава. Кешеләр җылырак киемнәр кигәннәр. Зәңгәр күктә кояш елмая. Табигать матур.

- Дөрес, укучылар, безнең авылның табигате бик матур. Авылыбыз яныннан Юхмачка елгасы челтерәп ага. Көньягында үскән урман безне сокландырып тора. Туган авылыбыз Әлки районының бик матур җиренә урнашкан. Аннан күренекле кешеләр бик күп чыккан.


II. Белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар, менә бу башваткычны чишкәч, безнең районнан чыккан күренекле язучының фамилиясен укырсыз.



1





2









3




4






5









  1. Сыйфатның бер дәрәҗәсе. (гади)

  2. Сыйфатланмыштан башка килгән сыйфатлар нишли? (исемләшә)

  3. Артыклык дәрәҗәсендә кулланыла торган кисәкчә. (үтә)

  4. -су, - сыл, -гылт кебек кушымчалар ярдәмендә ясалучы дәрәҗә. (кимлек)

  5. Бер мәгънәдәш сыйфатның икенче төрле әйтелеше. (синоним)



Җавап: ДӘҮЛИ


Нәби Дәүли – безнең Әлки районы Мәүләшә авылы егете. Дүрт яшендә чагында аның әтисе, соңрак әнисе үлә. Сабый чактаң ук тормышның бөтен ачысын татырга туры килә.
Унбер яшьлек Нәбиулла Царицын шәһәренә килеп балалар колониясенә эләгә.

1935 елда Н. Дәүли Казанга килә һәм Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр Татарстан Республика яшьләр газетасында эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша, яралана, әсирлеккә төшә. Сугыштан соң язучылык эше белән шөгыльләнә.


III. Белемнәрне камилләштерү

Сыйфатлар буенча белемнәрне камилләштерү өчен карточкалар белән эшләү


1

Әйе, Кабан күле – тирән күл, зур, матур күл. Шәһәр уртасында зәп-зәңгәр күз кебек күренә ул. Әйтерсең, шәһәр зәңгәр күзе белән күктә йөзеп барган ак болытларга карап елмая.

Хәзер әле салкын кыш. Кабан күлен ак кар каплаган. Ул калын боз астында тыныч кына йоклый.

(Н. Дәүли. ”Кабан күле турында уйланулар”)


Биремнәр.

  1. Тексттан сыйфатларны табарга һәм сыйфатланмышы белән күчереп язарга.

  2. Таблицаны тутыр һәм нәтиҗә яса (телдән)

гади

артыклык

кимлек

чагыштыру

тирән

иң тирән

-

тирәнрәк






2 Төшеп калган сыйфатларны куеп күчереп язарга

Бөтен тирә-як ... ис белән тулган. Иснәгән саен ниндидер ... ширбәт эчәсең төсле. Нәкъ менә шушы ... дөньяны котлаган кебек күке кычкырды. Күкенең бу ... тавышына ... алмагачлар баш игән шикелле иттеләр. Бу ... яз авазы иде

(Н. Дәүли. ”Яз авазы”)

Файдалану өчен сүзләр.

Бик тәмле, чәчәкле, хуш , шатлыклы, моңлы, яшь


3. Сыйфатлар файдаланып, туган авылыбыз табигатен сурәтләгән кечкенә күләмле хикәя төзеп карыйк әле.


IV. Физкультминутка.

V. Компьютерда тест башкару

Укучылар компьютерда махсус программа ярдәмендә төзелгән тест чишәләр. Тестка билгене компьютер үзе куя

1. Сыйфат нинди сүз төркеменә керә?

а) модальлек сүз төркеменә;

б) мөстәкыйль сүз төркеменә;

в) бәйләгеч сүз төркеменә.


2. Морфологик яктан сыйфатның төп характерлы үзенчәлеге

нинди?

а) төрләнә;

б) төрләнми.


3. Сыйфат лексик – грамматик яктан нәрсәне белдерә?

а) предметны;

б) эшне, хәрәкәтне;

в) предметның билгесен.


4. Сыйфатлар кайчан рәвешкә якын тора?

а) предметның билгесен белдергәндә;

б) предметның саф билгесен белдергәндә;

в) эш яки хәлнең билгесен белдергәндә.


5. Сыйфат кайсы очракта исемләшә?

а) сыйфатланмыш белән килгәндә;

б) сыйфатланмыштан башка килгәндә.


6. Кайсы төркемчәгә караган сыйфатлар дәрәҗә

кушымчалары ала?

а) нисби сыйфатлар;

б) асыл сыйфатлар.


7. Кайсы сыйфат дәрәҗәсе өч төрле юл белән ясала?

а) гади дәрәҗә;

б) чагыштыру дәрәҗәсе;

в) артыклык дәрәҗәсе;

г) кимлек дәрәҗәсе.


8. Болар ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар?

Матур күлмәк, сылу каен, гүзәл күренеш.

а) тамыр;

б) ясалма;

в) саф кушма;

г) парлы;

д) тезмә.


VI. Өй эше.

  1. Нәби Дәүли әсәрләреннән сыйфатның ясалышы ягыннан һәр төренә бер җөмлә күчереп язарга.

  2. Бакчабыз ап-ак чәчәккә күмелгән җөмләсендәге сыйфатка морфологик анализ ясарга.


VII. Дәрескә йомгак. Билгеләр кую








Краткое описание документа:

"Описание материала:

6 нчы сыйныфта татар теленнән «Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау» темасына дәрес планы. Дәреснең максаты: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау, укучыларның белемнәрен ныгыту, камилләштерү; компьютер технологияләрен кулланып, белемнәрне бәяләү; укучыларда якташ язучы Нәби Дәүли әсәрләре аша туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Дәрестә Нәби Дәүли әсәрләреннән өзекләр файдаланылды. Укучыларның белемнәрен бәяләү максатыннан, дәрес ахырында компьютерда тест үткәрелде. Өй эше ике төрле. Берсе өлешчә эзләнү.
Общая информация

Номер материала: 33918031013

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сопровождение детского отдыха: от вожатого до руководителя детского лагеря»
Курс повышения квалификации «Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация инклюзивного обучения в сфере образования»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Формирование мотивации учебной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Содержательные аспекты профессионального и личностного развития педагогических работников в рамках реализации профессионального стандарта»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Сурдопедагогика: организация обучения, воспитания, коррекция нарушений развития и социальной адаптации глухих, слабослышащих, позднооглохших обучающихся в условиях реализации программы Ф
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс повышения квалификации «Современные тенденции цифровизации образования»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.