Инфоурок Иностранные языки КонспектыАңлашабыз татар

Аңлашабыз татар

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Аңлашабыз т.т..pptx

Скачать материал "Аңлашабыз татар"

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер гостиничного комплекса

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль районы
“Починок Кучук урта гомүми б...

    1 слайд

    Татарстан Республикасы
    Кукмара муниципаль районы
    “Починок Кучук урта гомүми белем бирү мәктәбе”

     
     
    Аңлашабыз татар телендә
    Эзләнү-тикшеренү эше 
     
     
     
     

  • Безнең темабызның актуальлеге: 
Татар теле дәүләт теле буларак  безнең  мәкт...

    2 слайд

    Безнең темабызның актуальлеге:
    Татар теле дәүләт теле буларак безнең мәктәптә ничек тормышка ашырылуын , мари балаларының татар теленә мөнәсәбәтен өйрәнү иде.
    Безнең фәнни эшебезнең максаты:
    Ике телне чагыштырып сүзләрне ,җөмләләрне өйрәнү.
    Аны аралашу теле буларак дәлилләү .
    Телнең югалмас ядькәр икәнен күрсәтү.
    Максатыбызга ирешү өчен ике телдәге сүзләрне һәм җөмләләрне чагыштырдык ,мари балалары белән әңгәмәләр уздырдык,татар теленә мөнәсәбәтләрен ачыкладык.Безнең мәктәптә татар теленең дәрәҗәсе югары, татар һәм мари балаларының төп аралашу теле булып татар теле хезмәт итә.

  • Безнең милли мәктәбебездә татар һәм мари балалары белем ала.Төп фәннәр рус те...

    3 слайд

    Безнең милли мәктәбебездә татар һәм мари балалары белем ала.Төп фәннәр рус телендә алып барыла.Икенче сыйныфтан башлап мари балалары да дәүләт теле буларак татар телен өйрәнәләр.Мәктәбебездә уздырылган сыйныфтан тыш чараларны да ике телдә алып барабыз.Безнең мәктәптә укучы мари балалары да бик теләп татар телендә чыгышлар ясыйлар.Синең туган телеңдә башка милләт кешесенең сөйләшүен ишетү-нинди зур шатлык.Без алар белән татар телендә төрле темаларга аралаша алабыз.Һәр ике халыкның да гореф-гадәтләрен йолаларын хөрмәт итеп яшибез

  • Ул булганда адашмабыз – Юлым туры, нурлы көнем. Күз карасы кебек саклыйм А...

    4 слайд

    Ул булганда адашмабыз – 
    Юлым туры, нурлы көнем. 
    Күз карасы кебек саклыйм 
    Анам теле – Татар телен! 
    И.Гыйләҗев

  • Татар теленең үсешендә Каюм. Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге зур урын алып...

    5 слайд





    Татар теленең үсешендә Каюм. Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге зур урын алып тора.Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә аның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул төп игътибарын татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәтүгә юнәлтте, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерде.
    Каюм Насыйри татар теле гыйлемен үстерүдә һәм сүзлекләр төзүдә әһәмиятле эшләр башкара.

  • 6 слайд











  • 7 слайд











  • Безнең теләкләр:
1. Матур , ягымлы, йомшак, татлы татар  телендә сөйләшик, ар...

    8 слайд

    Безнең теләкләр:
    1. Матур , ягымлы, йомшак, татлы татар телендә сөйләшик, аралашыйк !
    2.Киләчәктә дә телебезнең сакчылары булыйк!


  • Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

    9 слайд

    Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Аңлашабыз татар телендә.docx

 

Аңлашабыз татар телендә

(Исследовательская работа)

Эчтәлек

1.Кереш.............................................................................................................3

2. Төп өлеш

           I Аңлашабыз татар телендә...................................................................4

1.1.Туган телем-данлы татар теле......................................................................4

1.2.Татар теленең үсеш тарихы....................................................................5

1.3.Татар теле-матур тел................................................................................6

1.4. Татар һәм мари телләренең охшашлыклары.........................................7

   Йомгаклау.....................................................................................................9

   Кулланылган әдәбият исемлеге.................................................................10

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш

   Туган телем-данлы  татар теле күп гасырлы тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән телләрнең берсе.Ул башка телләрдән үзенең аһәңле аваз составы,искиткеч зур сүз байлыгы белән аерылып тора.Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле :тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар,бер-берсен аңлыйлар,тормыш тәҗрибәләрен hәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар.Безнең мәктәбебездә дә мари балалары татар телен дәүләт теле буларак өйрәнәләр Һәм татар телендә аралашалар.

    Безнең темабызның актуальлеге:татар теле дәүләт теле буларак безнең  мәктәптә ничек тормышка ашырыла . Мари балаларының   татар теленә мөнәсәбәтен өйрәнү иде.

Безнең  фәнни эшебезнең максаты:

1.     Ике телне чагыштырып сүзләрне ,җөмләләрне өйрәнү

2.      Аны аралашу теле буларак дәлилләү  .

3.     Телнең югалмас ядькәр икәнен күрсәтү

   Максатыбызга ирешү өчен ике телдәге сүзләрне чагыштырдык,җөмләләр төзедек,мари балалары белән әңгәмәләр уздырдык.

Димәк, безнең мәктәптә татар теленең дәрәҗәсе югары, татар һәм мари балаларының төп аралашу теле булып татар теле хезмәт итә

 

 

 

 

 

 

3

                                       I Аңлашабыз  татар телендә

      Безнең милли мәктәбебездә татар һәм мари балалары белем ала.Төп фәннәр рус телендә алып барыла.Икенче сыйныфтан башлап мари балалары да дәүләт теле буларак татар телен өйрәнәләр.Мәктәбебездә уздырылган сыйныфтан тыш чараларны да ике телдә алып барабыз.Безнең мәктәптә укучы мари балалары да бик теләп татар телендә чыгышлар ясыйлар.һәр халык өчен туган тел –иҗ куәтле ,иҗ моңлы,иҗ назлы тел.Синең туган телеңдә башка милләт кешесенең сөйләшүен ишетү-нинди зур шатлык.Без алар белән татар телендә төрле темаларга  аралаша алабыз.Һәр ике халыкның да гореф-гадәтләрен йолаларын хөрмәт итеп яшибез.

 

1.1.Туган телем-данлы татар теле.

Ул булганда адашмабыз – 
Юлым туры, нурлы көнем. 
Күз карасы кебек саклыйм 
Анам теле – Татар телен!.  (И.Гыйләҗев)

     ”Халыкның теле-аның бөтен рухи тормышының иң яхшы,беркайчан да шиңми ,мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге.Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә,телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла”-дигән К.Д.Ушинский.

     Безнең өчен әнә шундый тел –татар теле.Туган телебез-татар теле бик борынгы һәм бай телләрнең берсе.Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы ,искиткеч зур сүзлек байлыгы,үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора.Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да ,барлык авырлыкларны җиңеп үз телен ,үз милләтен ,үз гореф-гадәтләрен саклап килгән

4

халык .Балаларын ,нәсел-нәсәбәсен дә шушы юнәлештә тәрбияләгән.Ул ерак себергә куылганда да ,сугыш авырлыкларын кичергәндә дә киләчәге өчен борчылып яшәгән.Теле өчен ,нәселе өчен Ватаны өчен һәрвакыт көрәштә булган халык.Татар теле күп гасырлы тарихы булган ,дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән ,чит илләрдә дә өйрәнелә торган ,җитлеккән,камилләшкән,теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәнергә мөмкинлеге булган,Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча ,аның калын стеналарын “тишеп чыгып”,бөтен дөньяга яңгыраган ,утларга-суларга “салсалар” да “чукындырсалар”да,”ассалар-киссәләр”дә исән калган,иң авыр кимсетүләргә дә түзгән ,сынмаган-сыгылмаган,баш имәгән  тел бит ул.Мин үземнең туган телем белән горурланам.Төрле телләр арасында татар теле сүзләренең байлыгы,сөйләм төзелешенең образлы булуы белән аерылып тора. Туган тел  туган җир кебек кадерле hәм газиз.Чөнки ул- кеше күңелендә иң нечкә,мөкатдәс хисләр,иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы.Ул- әби-бабай,әткәй-әнкәй теле,дөньяга күзең ачылырга,әйләнә-тирәне танып белергә,чиксез матурлыкларны  аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел.

    Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле : тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар,бер-берсен аңлыйлар,тормыш тәҗрибәләрен hәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар.

Халыкның күп гасырлык рухи тәҗрибәсен саклаучы hәм яклаучы булган туган тел- яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә иң мәшhүр педагог.Туган тел- милли мәдәниятнең аерылгысыз бер өлеше,милли киләчәк нигезе,халыкның яшәгән,яши торган hәм яшәячәк буыннарын бер биеклеккә күтәрә,тарихи яктан бергә бәйли торган җанлы hәм ныклы элемтә булдыручы.”Телен саклаган башын саклар "дип әйтә халык.

  Туган телне без ана теле дип әйтәбез,чөнки беренче сүзләребезне безгә әниләребез өйрәткән.Әниләребезне ничек яратсак, туган телебезне дә  шулай

5

яратырга кирәк.Ана теле- тою,сизү,йөрәк теле,рухи тамыр.Димәк,аннан,рухи тамырдан,акыл,фикер эшчәнлегенә,белем hәм күнекмәләр туплауга,дөньяны,кешеләрне танып белүгә юл кыскарак.Ана сөте белән кергән йөрәк,сизү,тою теле булганга,аны ана теле,туган тел дип йөртәләр дә.

Туган теле белән горурланып яшәгән кеше,hичшиксез,бәхетле кеше.Без туган телебезне белергә,үстерергә,горурланырга тиешбез.Туган телебезне онытсак,тарихыбызны,тамырларыбызны,балачакта кичергән сөенечләребезне онытачакбыз.

2.Татар теленең үсеш тарихы

   Татар теле - татар халкы өчен уртак милли тел, бу телдә миллионлаган татар халкы үзара аңлаша, аралаша ала, үзенең тарихын өйрәнә, төрле фәннәрне үзләштерә, мәдәни байлыгы белән таныша, үз эшендә алардан иҗади файдалана ала. 
Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үткән. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап кала алган. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңыңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

Татар теленең үсешендә К. Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге зур урын алып тора.Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә аның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул төп игътибарын татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәтүгә юнәлтте, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерде.
Каюм Насыйри татар теле гыйлемен үстерүдә һәм сүзлекләр төзүдә әһәмиятле эшләр башкара.Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча, татарча- русча сүзлекләр бастырып чыгара.К. Насыйринең хезмәтләре зур игътибар белән өйрәнелә, хөрмәт белән искә алына.Аның халыкларыбыз арасында дуслык, туганлык тойгыларын тәрбияләү өчен гадигенә итеп әйткән сүзләре бүген дә

6

көчле яңгырыйлар.
Татар теле турында яңадан–яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән  кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан. 

3.Татар теле иң матур тел

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй –үзенең милли көе ,иң матур,иң кадерле тел үзеңнең туган туган телең.Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда моң,безнең күңелләребезне айкап тирән уйларга ,кичерешләргә сала.Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да,үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра.
Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың.
Татар теле!...Синең матурлыгың,синең газизлегең,синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән!Сөекле Тукаебызның "Туган тел”е татарларның гимнына әверелде.Җиде миллионлы татар җырлый аны.Иң борынгы,моңлы, газиз,матур, саф туган телебезгә галимнәр,язучылар,  шагыйрьләр дан җырлаганнар,иҗатларын телгә багышлаганнар.

Шагыйрь Разил Вәлиев тел турында ничек матур итеп әйтә:

Туган телдә җырлый чишмә,

7

Туган телдә шаулый таллар.

Туган телдә дәшсәм генә,

Туган җирем мине аңлар.

 Шагыйрь Ә.Ерикәй "Ике канат” шигырендә:

Туган телем күп еллардан бирле

Чәчәк ата йөрәк түремдә.

"Әнкәй” дигән иң беренче сүзне

Мин әйткәнмен татар телендә,-дип язды.

 

Шул тел аркылы гыйлем,уку-язуны өйрәнәм,

Шул тел аркылы укып,булырмын чын адәм.

Әле дә шул тел белән укыйм,язам һәм сөйләшәм.

Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм,- дип язды Мәҗит Гафури

 

Туган ил ,туган тел.Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтергә тиеш .Бу ике сүз күңелләрдә якынлык ,кардәшлек хисе,туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уята.Үз туган теленә ,тарихына хөрмәте булмаган ,кешенең башка телләргә дә,үз ата-анасына,үз Ватанына ,үз халкының әхлак нормаларына ,халыкның мәдәниятенә һәм сәнгатенә ,тарихына да хөрмәте булмый.Туган телен кадерләгән халык кына кадерле,абруйлы халык була.

II Татар һәм мари телләрендәге охшашлыклар

Безне мари балаларының татар телендә  яхшы сөйләшүләре кызыксындырды.Төрле темаларга алар белән бик рәхәтләнеп сөйләшергә,аңлашырга  була.Без татар һәм мари халкының телендә әллә  охшаш

8

яклар бар микән дип уйладык һәм ике телне чагыштырып өйрәнергә керештек.

    Иң беренче эш итеп мари төркемендә укучылар белән татар теле турында әнгәмәләр корып алдык.  Минем сыйныфташым Искандирова Радана татар теле турында үз фикерен болай дип әйтте:”Минем әти-әнием марилар.Без гаиләдә татарча аралашмыйбыз,тик мин балалар бакчасында татар кызлары һәм малайлары белән татарча аралаштым,татар милләтеннән дусларым да күп.Минем әти-әнием,әби-бабам да татар телен бик яхшы беләләр.Бу тел миңа туган телем кебек якын,аңлаешлы.Мин татарча җырларны да тыңларга яратам,концертларга да йөрим.Берничә тел белү бик яхшы дип уйлыйм”.

   Ә 5нче сыйныф укучысы Сәйфетдинов Константин татар теле турында болай диде:”Мин татар теле дәресләренә бик яратып йөрим,”4”ле,”5”ле билгеләре генә алам.Минем күршеләрем,дусларым да татарлар. Мин алар белән татарча аралашырга тырышам.Ике апам да, әти-әнием дә татар телендә бик яхшы сөйләшәләр.Минемчә,үзең яшәгән дәүләт телләрен яхшы белергә кирәк.Киләчәктә мин ,татар телен тирәнрәк өйрәнеп ,дусларым белән иркенләп аралашырга телим”.

Мари һәм татар телендә әйтелешләре һәм мәгънәләре охшаш  сүзләрне һәм җөмләләрне таптык.

Нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләр

Татарча

Марича

кыяр

Кияр

алма

Олма

кишер

Кешыр

мендәр

Мендер

кәбестә

Кобыста

 

9

 

Нинди ? соравына җавап бирүче сүзләр

Татарча

Марича

матур

Мотор

ямьле

Ямле

начар

Начар

чирле

Черле

тәмле

Тамле

Җөмләләрне чагыштыру

Татарча

Марича

Мин кыяр салаты яратам.

Мый кияр салатым йорәтем.

Бик тәмле булды!

Пеш тамле ыле!

Мин синең белән килешәм.

Мый тыен келшем.

Бәйрәм белән сине!

Пайрем дане тые!

Син нинди салат яратасың?

Могай салатым те йоратеда?

Мари халык ашлары бик тәмле.

Марий калык кочкыш пеш тамле.

 

Телдән аралашу

Татарча

-Сәлам!

-Сәлам!

Мин Лада булам.Һ син кем буласың?

-Мин Вадим булам.

-Син кайсы урамнан?

-Мин Пушкин урамыннан.

-Мин сиңа бик куанам.

Марича

-Салам!

-Салам !

-Мый Лада улам.А тый кө улат?

-Мый Вадим улат.

-Тиде могай урем?

-Мый Пушкин уремыште.

-Теланда мый пеш куаненам.

 

10

    Димәк,бик күп сүзләр әйтелеше һәм язылышы буенча охшаганнар.Шуңа күрә мари  балаларына татар телендә җөмләләр төзү җиңел бирелә. Бу татар һәм мари телләрен өйрәнүгә зур этәргеч булып тора.

Йомгаклау

     Без бу эшебезне бик теләп башкардык.Мин үземнең данлы татар телем белән горурланам.,чөнки ул дөньядагы иң затлы ,борынгы,бай телләрнең берсе. Татар теле үзенең үсеш дәверендә бик күп сынауларга дучар булды.Халкым  ана телен саклап калды.Татар теленең үсешендә,татарны татар итеп танытуда Каюм Насыйриның эшчәнлеге бик зур урын алап тора.Татар теле турында яңа китаплар чыга,тапшырулар алып барыла,мәктәптә кичәләр үткәрелә.Еллар үткән саен телебезнең нинди бай икәненә күбрәк төшенә барабыз,халкыбызның тарихын өйрәнәбез.

       Безнең мәктәптә татар һәм мари балалары белем ала.Мари балалары да дәүләт теле буларак татар телен өйрәнәләр.Барлык укучылар да үзара  татар телендә бик иркен аралашалар.Бәйрәмнәрне һәрвакытта ике телдә алып барабыз.Татар балалары марича ,ә марилар татарча бик оста итеп чыгышлар ясыйлар.Ике халыкның да гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез.

     Безнең тикшеренүләрдән күренгәнчә күп кенә татар сүзләренең төзелеше мари сүзләре белән охшаш.Бу үз чиратында сүзләрне  тизрәк истә калдырырга ярдәм итә.Мари балалары шуңа күрә әйбәт аралашалар һәм дөрес язалар икән дигән нәтиҗәгә килдек.Шулай ук татарбалалары да мари теленә битараф түгел күбесе марича аңлый.Бу ике халыкның дус яшәвен күрсәтә.

   Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәриде.

11

 

 

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Васильев В.М.Марийско-русский словарь,Йошкар-Ола,Марий книга изд.,1991

2.Васильев В.М. Русско-марийский разговорник,Йошкар-Ола,Марий книга изд.,1989

3.Зәкиев М.З.Туган тел үсеше.-Казан:Тат.кит.нәшр.,1967

4.Низамов И.М.И туган тел....:Татар теле-дәүләт теле.-Казан:Мәгариф,1998

5.Татар теле-шагыйрьләр теле.-Казан:Мәгариф,2002

6.Таһиров И.Тел һәм моң милләт сакчылары.Шәһри Казан.-2010,№1

7.Юсупов Р.А.Икетеллелек һәм сөйләм культурасы.-Казан,тат.китап нщшрияты,-1987.

8.Мәгариф  журналы,2007,№2

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

12

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Аңлашабыз татар"

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Туган телем -данлы татар теле күп гасырлы тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән телләрнең берсе.Ул башка телләрдән үзенең аһәңле аваз составы,искиткеч зур сүз байлыгы белән аерылып тора.Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле : тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар,бер-берсен аңлыйлар,тормыш тәҗрибәләрен hәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар.Безнең мәктәбебездә дә мари балалары татар телен дәүләт теле буларак өйрәнәләр Һәм татар телендә аралашалар. Безнең темабызның актуальлеге: татар теле дәүләт теле буларак безнең мәктәптә ничек тормышка ашырыла.Мари балаларының татар теленә мөнәсәбәтен өйрәнү иде. Безнең фәнни эшебезнең максаты: 1. Ике телне чагыштырып сүзләрне ,җөмләләрне өйрәнү 2. Аны аралашу теле буларак дәлилләү . 3. Телнең югалмас ядькәр икәнен күрсәтү Максатыбызга ирешү өчен ике телдәге сүзләрне чагыштырдык,җөмләләр төзедек,мари балалары белән әңгәмәләр уздырдык. Димәк, безнең мәктәптә татар теленең дәрәҗәсе югары, татар һәм мари балаларының төп аралашу теле булып татар теле хезмәт итә.Безнең милли мәктәбебездә татар һәм мари балалары белем ала.Төп фәннәр рус телендә алып барыла.Икенче сыйныфтан башлап мари балалары да дәүләт теле буларак татар телен өйрәнәләр.Мәктәбебездә уздырылган сыйныфтан тыш чараларны да ике телдә алып барабыз.Безнең мәктәптә укучы мари балалары да бик теләп татар телендә чыгышлар ясыйлар.һәр халык өчен туган тел –иң куәтле ,и моңлы,иң назлы тел.Синең туган телеңдә башка милләт кешесенең сөйләшүен ишетү-нинди зур шатлык.Без алар белән татар телендә төрле темаларга аралаша алабыз.Һәр ике халыкның да гореф-гадәтләрен йолаларын хөрмәт итеп яшибез. " "

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 407 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.03.2014 1206
    • ZIP 799.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сафина Минзиля Разяповна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сафина Минзиля Разяповна
    Сафина Минзиля Разяповна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10929
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания русского языка как иностранного

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 166 человек

Курс профессиональной переподготовки

Английский язык: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель английского языка

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 61 человек из 29 регионов
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания китайского языка с учетом требований ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 106 человек

Мини-курс

Инновационные методы обучения и игровые практики для детей с ОВЗ

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 56 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 86 человек

Мини-курс

Развитие физических качеств в художественной гимнастике: теория и практика

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Карьерный навигатор: эффективный поиск работы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 16 регионов