Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Авылымның үткәне һәм бүгенгесе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Авылымның үткәне һәм бүгенгесе

Выбранный для просмотра документ Авыл.үткәне һәм бүгенгесе.pptx

библиотека
материалов
Авылымның үткәне һәм бүгенгесе
1)туган авылның үткәне һәм бүгенгесе турында өйрәнүне дәвам итү; 2)туган як т...
Кнәбаш авылы
Авылымның картасы
1924нче елда ачылган мәктәп
“Изгеләр”чишмәсе
1)кеше өчен туган җирдән дә кадерлерәк җир юк; 2)табигатьне саклау-һәркемнең...
7 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Авылымның үткәне һәм бүгенгесе
Описание слайда:

Авылымның үткәне һәм бүгенгесе

№ слайда 2 1)туган авылның үткәне һәм бүгенгесе турында өйрәнүне дәвам итү; 2)туган як т
Описание слайда:

1)туган авылның үткәне һәм бүгенгесе турында өйрәнүне дәвам итү; 2)туган як турындагы материалларны барлау һәм мәктәп музеена тапшыру; 3)туган авылымда югала барган гореф-гадәтләрне торгызу Максатым:

№ слайда 3 Кнәбаш авылы
Описание слайда:

Кнәбаш авылы

№ слайда 4 Авылымның картасы
Описание слайда:

Авылымның картасы

№ слайда 5 1924нче елда ачылган мәктәп
Описание слайда:

1924нче елда ачылган мәктәп

№ слайда 6 “Изгеләр”чишмәсе
Описание слайда:

“Изгеләр”чишмәсе

№ слайда 7 1)кеше өчен туган җирдән дә кадерлерәк җир юк; 2)табигатьне саклау-һәркемнең
Описание слайда:

1)кеше өчен туган җирдән дә кадерлерәк җир юк; 2)табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы; 3)авыл тарихын өйрәнүне,музейга экспонатлар җыюны дәвам итү. Нәтиҗә:

Выбранный для просмотра документ Авылымның үткәне һәм бүгенгесе.docx

библиотека
материалов


Авылымның үткәне һәм бүгенгесе

Эчтәлек

Кереш...................................................................................3.

1.Кнәбаш авылының урнашкан урыны.................................4

2.Авылымның тарихы............................................................5.

3.Авылымның бүгенгесе........................................................6.

Йомгаклау..............................................................................7.

Кулланылган әдәбият..............................................................8

























Кереш

Һәр кешегә туган авылы якын.Ул-аның кече ватаны.Минемчә,һәрбер кешенең бурычы- үзенең туган җиренең кадерен белү,туган нигезен,әти-әнисен ,туганнарын онытмау,туган җиренең үткәне белән кызыксынып,киләчәге турында кайгыртып яшәү.

Теманың актуальлеге:

1)авылларда гореф-гадәтләр югалып бара;

2)яшь буынның авылдан читкә китәргә омтылуы,авылның үткәне һәм киләчәге белән кызыксынуының кимүе.

Эшемнең максаты:

1)туган авылыбызның үткәне һәм бүгенгесе турында өйрәнүне дәвам итү;

2)туган як тарихы турында материалларны барлау һәм мәктәп музеена тапшыру;

3)туган авылымда югала барган гореф-гадәтләрне торгызу

















1.Кнәбаш авылының урнашкан урыны,чыгышы

Минем туган авылым Кнәбаш авылы Кукмара районының көнъяк почмагына урнашкан.Авыл табигате белән бик матур җирдә барлыкка килгән.Аны барлык ягыннан да таулар уратып алган.Аларны Урал тауларының дәвамы булырга тиеш дип әйтәләр.Элек бу тауларда кара урман булган.Хәзер инде сирәк-сирәк кенә чыршы,нарат агачлары үсә. Авыл урынында да элек куе урман булган .Хәзер инде ,авылдан бер-ике чакрым читкәрәк китсәң, Мишәбаш урманчылыгына кергән зур иге-чиге күренми торган зур урманга барып чыгасың. Авылны кочакта калдырып ике яклап инеш ага һәм алар авылның төнъяк почмагында тоташалар.Бу инешкә Кнә дип исем биргәннәр.Түбән якта ,инеш буена урнашкан Иске Кенә,Кнә Тамагы дигән авыллар бар.Димәк ,Кнәбаш дигән исем авылга Кнә суының башына утырган булуыннан бирелгән булырга тиеш.Кнәбаш авылы Кукмара районының1493 кв. чакрым җирен били.Район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан.Географик яктан Кнәбаш авылы хуҗалык алып барыр өчен бик уңай җирдә урнашкан.Авыл җире 80-10 метрлы таулардан тора.Әйтеп киткәнемчә,ике яклап инеш ага,бөтен ягында басулар,таулар,кечкенә агачлыклар.Авылыбызның кайсы ягына гына барсаң да матур ,бай ,иркен табигать кочагына килеп чыгасың.

2.Авылымның тарихы.

Авылыбызның тарихы Петр I чорына барып тоташа.Бу вакыт 17нче гасырның ахырлары,18нче гасырның башларына туры килә.Беренче булып авылга Петр I указы белән ,бакыр ятмаларын эзләргә җибәрелгән эшчеләр нигез сала .Алар өчәү булалар.Өлкән буын кешеләренең сүзләренә караганда,аның берсе-Зәбир,икенчесе-Балтач,өченчесе-Сөтимгән булган.Менә шушы бабаларыбыздан киткән инде авылыбызның тарихы.Алар бик эшчән дә ,усал да,батыр да булган диләр.Әле олылар сүзеннән тагын шуны ишеттем.Авылның усаклык дип йөртелгән җирендә,Кәшкәрә тавында,кечкенә мари авылы булган.Бу авыл кешеләрен куалар һәм алар куылгач Чигайка,У-Ял авылларына күченәләр.Безнең авылның күрше авылларында марилар яши.Балтач ,Зәбир ,Сөтимгән бабаларыбыз Түбән оч урамында йорт салганнар,урман төпләп бакча,басу,болыннар булдырганнар. Шулай итеп,тормыш корып җибәргәннәр.Авылыбыз өч нәселдән ,өч туган кебек үсеп алга киткән.Мин үзем дә шушы урамда яшим.Ә бакыр шахталарына килгәндә ,аларның чокырлары бүгенге көндә дә аермачык сакланып тора.Шулай итеп безнең авыл тирәсендә бакыр чыгару белән шөгыльләнгән булалар.Мине ни өчен бу эш туктатылган дигән сорау кызыксындырды.Минем күршем Миннемөхәммәт абый бу сорауга болай дип җавап бирде:”Бакырның файдалы казылмалар арасында процент өлеше бик аз була,һәм моның белән шөгыльләнү бер дә файда китерми башлый.”

1917елны Россиядә Бөек Октябрь социалистик революциясе була. Беренче социалистик дәүләт барлыкка килә.Бөек вакыйганы гасырлар буе изелгән ,безнең авыл халкы да шатланып каршы ала.Аны уңышлы булдыру өчен җанын-тәнен кызганмыйча эшкә керешә.

1921 ел үзе белән кайгы-хәсрәтләр алып килә.Илебезнең бик зур территориясе Поволҗье ,Урал корылык астында кала.Сугыштан,ачтан,чирдән хәлдән тайган,газапланган яшь республикабыз өчен бу бик авыр сынау була

Шушы коточкыч вакыйга безнең авылны да читләтеп үтми.Бу елны авылда бик күп кеше ачтан үлә.Авыл тарала,күп кенә гаилә ачлыктан Себергә ,УртаАзиягә күчеп китәргә мәҗбүр була.

Хәсрәт өстенә кайгы булып1921 елда авылыбызда янгын була.Күп кенә хуҗалык малсыз,йортсыз кала.Каралты курасыз калган гаиләләр землянкаларда яшәргә мәҗбүр була.Бу янгында мәчет тә янып көлгә кала.Бераздан соң ,әзерәк хәлле бабайлар авылдан авылга хәер сорашып йөреп мәчет салдырганнар.Мәчет манаралары булмый.1946 елда мәчетне ябалар һәм 1950 елда мәчет бинасы авыл клубына әйләндереп куела.



3.Авылымның бүгенгесе

Минем туган авылым табигатьнең бик матур җирендә урнашкан.Аны барлык ягыннан да таулар уратып алган.Әйтерсең ,алар авылны кочакларына алып ,кадерләп һәм саклап торалар.Авылыбыз елдан-ел үзгәрә,матурлана.Матур итеп төзелгән йортлар,каралты –куралар,капка –коймалар.Авылда мәчет,башлангыч мәктәп ,мәдәният йорты,балалар бакчасы,кибетләр бар.Барлык өйләргә дә зәңгәр ягулык ,су,күп йортларга телефон кертелгән.Су буенда “Шүрәле чишмәсе”,”Серле чишмә”,”Изгеләр чишмәсе” дигән чишмәләр авылым халкын шифалы сулары белән сөендереп торалар.Бу чишмәләрне һәрвакыт чистартып ,төзәтеп торучы.Алар янында авыл халкы һәм кунаклар өчен күңелле бәйрәмнәр үткәрүче Шәрхимулла абый чишмәләр турында болай дип әйтте:”Чишмәле авыл иң дәрәҗәле авыл булып санала бит ул.Аларның татлы суы җанга-тәнгә шифа бирә бит.Чишмәсе булмаган авылларның яме дә булмый инде ул.Әти-әниләрнең дә чишмәләрне кадерләп сакларга кушып калдырган сүзләре онытылмый”.Туган авылымда яшь гаиләләр дә күп кала.Димәк,авылның киләчәге бар дигән сүз .Авыл халкы гореф-гадәтләрне ,йолаларны саклап ,бер-берсенең кайгысын дә шатлыгын да уртаклашып яши. Безнең авылда һәрбер бәйрәм уңаеннан төрледән-төрле чаралар үткәрелеп тора.Бу эшемне язган вакытта Мәдәният йорты директоры Махруза ападан алдагы айларда нинди чаралар булачагы белән кызыксындым .Ул бу сорауга болай дип җавап бирде: “Әниләр көне”нә зур концертка әзерләнеп йөри идек әле.Декабрь айларында “Каз өмәсе “үткәрергә уйлап торабыз.Аннан соң Яңа ел бәйрәме җитә һәм башка чаралар”.Менә шундый инде ул минем туган авылым.

Безнең авыл гел чиста һәм пөхтә хәлдә.Урам юллары тигез,юл кырыйлап яшел үлән үскән,капка төпләре,җәй көннәрендә бар кешеләрнеә дә чиста итеп себерелгән,кыш көннәрендә киң итеп көрәлгән була.Безнең авыл халкының чүп-чарны теләсә кайда атып китү гадәте юк.Авыл җирлеге тарафыннан чүпләрне һәрдаим җыеп йөрү өчен машиналар куелган.Шулай ук су буйларын чистартып тору өчен өмәләр үткәрелә.Безнең авылда елның һәр фасылында да һава бик саф дип әйтә алабыз.Чөнки авылыбыз янында зур завод-фабрикалар юк.Әле урман янында да торабыз,шуңа күрә бездә һава бик әйбәт.Кыскасы,авылыбыз чиста булсын өчен барлык шартлар да үтәлә.

































Йомгаклау

Мин үземнең бу эшемне бик теләп башкардым.Минемчә,бер кеше дә үзенең туган ягына,аның үткәненә һәм киләчәгенә битараф була алмыйдыр.Чөнки һәр кеше өчен туган ягыннан да кадерлерәк җир юктыр.Авылыбыздан читкә китеп ,башка җирләрдә гомер итүче авылдашлар да үзләренең туган җирләрен сагынып кайталар.Туган җир бит ул үзенә тартып тора,чөнки анда синең уйнап үскән җирләрең,әти-әниең,туганнарың,иң якын дусларың.Бу хезмәтемне язганда миңа авылымның күп кенә өлкән буын кешеләре белән очрашырга туры килде.Мин бик күп кенә яңа мәгълүматлар тупладым.Шулай ук үзебезнең мәктәп музее өчен берничә экспонат,фотокарточкалар таптым.Үземнең туган җирем белән горурлану хисләрем артты.

Ә бүгенге көндә минем әйтәсе килгән фикерем шул:әйдәгез,бергәләп ,үз туган ягыбызның язмышы турында кайгыртыйк!Кечкенә авылларның киләчәге тулысы белән безгә,яшьлә,йолаларның дәвам итүе дә бездән яь буыннан тора.Туган ягыбызның үткәнен белү,аның яхшы традицияләрен дәвам итү-безнең бурычыбыз. .Борынгыдан килгән гореф-гадәтләрнең

Бу фәнни хезмәтемне язганнан соң мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:

1)кеше өчен туган җирдән дә кадерлерәк җир юк ;

2)табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы;

3)авыл тарихын өйрәнүне,музейга экспонатлар җыюны дәвам итәргә

















Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Починок Кучук урта мәктәбе музее материаллары

2.”Хезмәт даны” газетасы,2006

3.”Мәгариф”журналы,2009,№9

4.”Ялкын”журналы,2010,№6

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Һәр кешегә туган авылы якын.Ул-аның кече ватаны.Минемчә,һәрбер кешенең бурычы- үзенең туган җиренең кадерен белү,туган нигезен,әти-әнисен ,туганнарын онытмау,туган җиренең үткәне белән кызыксынып,киләчәге турында кайгыртып яшәү. Теманың актуальлеге: 1)авылларда гореф-гадәтләр югалып бара; 2)яшь буынның авылдан читкә китәргә омтылуы,авылның үткәне һәм киләчәге белән кызыксынуының кимүе. Эшемнең максаты: 1)туган авылыбызның үткәне һәм бүгенгесе турында өйрәнүне дәвам итү; 2)туган як тарихы турында материалларны барлау һәм мәктәп музеена тапшыру; 3)туган авылымда югала барган гореф-гадәтләрне торгызу".Кнәбаш авылының урнашкан урыны,чыгышы Минем туган авылым Кнәбаш авылы Кукмара районының көнъяк почмагына урнашкан.Авыл табигате белән бик матур җирдә барлыкка килгән.Аны барлык ягыннан да таулар уратып алган.Аларны Урал тауларының дәвамы булырга тиеш дип әйтәләр.Элек бу тауларда кара урман булган.Хәзер инде сирәк-сирәк кенә чыршы,нарат агачлары үсә. Авыл урынында да элек куе урман булган .Хәзер инде ,авылдан бер-ике чакрым читкәрәк китсәң, Мишәбаш урманчылыгына кергән зур иге-чиге күренми торган зур урманга барып чыгасың. Авылны кочакта калдырып ике яклап инеш ага һәм алар авылның төнъяк почмагында тоташалар.Бу инешкә Кнә дип исем биргәннәр.Түбән якта ,инеш буена урнашкан Иске Кенә,Кнә Тамагы дигән авыллар бар.Димәк ,Кнәбаш дигән исем авылга Кнә суының башына утырган булуыннан бирелгән булырга тиеш.Кнәбаш авылы Кукмара районының1493 кв. чакрым җирен били.Район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан.Географик яктан Кнәбаш авылы хуҗалык алып барыр өчен бик уңай җирдә урнашкан.Авыл җире 80-10 метрлы таулардан тора.Әйтеп киткәнемчә,ике яклап инеш ага,бөтен ягында басулар,таулар,кечкенә агачлыклар.Авылыбызның кайсы ягына гына барсаң да матур ,бай ,иркен табигать кочагына килеп чыгасың.

Автор
Дата добавления 11.03.2014
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров373
Номер материала 34054031153
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх