Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Рәдиф Гатауллин-мәхәббәт җырчысы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Рәдиф Гатауллин-мәхәббәт җырчысы

библиотека
материалов

Рәдиф Гатауллинәхәббәт җырчысы



Исследовательская работа

Тезислар

Бүген кешелек дөньясы гаять катлаулы чорда яши .Дөнья цивилизациясе кешенең аң дәрәҗәсен ,аның дөньяга карашын яктылык тизлегендә үстерә.Соңгы шушы егерме ел эчендә генә дөнья телеэкраннар челтәренә керде ,компьютерлар ,аңлы машиналар эчендә кайнап ,кешенең аңы да машинага әйләнеп бара кебек.Менә шушындый мохиттә кешенең мәхәббәт хисләре тупасланып калмаска тиеш.Кешенең эчке дөньясының байлыгын ,әхлакый йөзен бары тик гасырлар буена килеп формалашкан әдәбият-сәнгать формалаштыра ,бизи ала.Шулар арасында мәхәббәт поэзиясе күренекле урын алып тора.Мәхәббәт поэзиясе мәхәббәтне инкярь итеп һәртөрле мораль әхлакка каршы килә торган тәртипсезлекләргә каршы тора.Татар халкының Кол Гали ,Габделҗаббар Кандалый,Габдулла Тукай,Һади Такташ һәм башка әдипләребез эстафетасын кыю рәвештә үз кулына алган Рәдиф Гаташ кебек шагыйрьләребез мәхәббәт хисенең бер дә картаймавын ,һаман яшь килеш гасырлар буена дәвам итүен тирән фәлсәфи уйланулар аша раслый.Аларны укыганда хисләр яңара ,һәр көрәштә яшьлек хатирәләре яңадан чәчәк атып ,тормышка ямь өсти .Мораль һәм әхлакый яктан бозылмаган һәркем мәхәббәткә багышланган шигырьләрне ,лирик җырларны күбрәк ярата .Укырга әдәбият сайлаганда да иң беренче булып укучы мәхәббәт лирикасына мөрәҗәгать итә.

Фәнни эшебезнең актуальлеге : Бүгенге көндә кешеләрнең мәхәббәткә карашы тупаслана бара

Максатыбыз: 1)Рәдиф Гаташ шигырьләрендә җир йөзендә яшәүнең мәгънәсе яратудан торуын өйрәнү; 2)шагыйрнең әсәрләрендә мәхәббәт темасын ачу алымнарын анализлау ;

Бурычлар:1)шагыйрьнең төрле елларда язган әсәрләреннән мәхәббәт лирикасын сайлап танышу;

2)аларның язылу үзенчәлекләрен ,фикер көчен,шигьри куәтен аңа кадәр иҗат иткән мәхәббәт җырчыларыныкы белән чагыштыру планында анализлау.

Фәнни эшебезнең максаты итеп Рәдиф Гаташ әсәрләрендә бирелгән олы мәхәббәт хисен чагылдыру алымнарын анализлау алынган идеБу эшебездә аның төрле елларда язылган поэмалары,шигырьләре,газәлләреннән мисаллар китерелде.Күргәнебезчә,ул мәхәббәт җырчысы гына түгел .Ул сөйгән Ватанына,татар халкына,татар теленә,халкыбызның бөек шәхесләре булган иҗат кешеләренә.тормыш һәм яшәешнең үзенә гашыйк кеше.Моны фәнни эшебездә шигырь,поэма.газәл,робагыйларын анализлап исбат иттек.

Эчтәлек

Кереш............................................................................................................3

I .Мәхәббәт темасы –поэзиядә

1.Кешенең иң бөек хисе –мәхәббәт турында........................................4

2.Татар поэзиясе тарихында мәхәббәт темасының бирелеше,дәвамлылыгы.................................................................................5

II.Рәдиф Гатауллин-мәхәббәт җырын дәвам итүче

1.Шагыйрь иҗатында мәхәббәт ,кешелеклелек кебек мәңгелек төшенчәләр турында уйланулар....................................................................7

2.Шагыйрьнең газәл,робагыйларында мәхәббәт ...............................13

3.”Ирләр булыйк” шигырендәге лирик геройның теләк-идеалы.”Ирләр булыйк”чакыруына салынган мәгънәнең тирәнлеге......................................16

Йомгаклау.................................................................................................21

Әдәбият исемлеге.....................................................................................23



















Кереш

Бүген кешелек дөньясы гаять катлаулы чорда яши .Дөнья цивилизациясе кешенең аң дәрәҗәсен ,аның дөньяга карашын яктылык тизлегендә үстерә.Соңгы шушы егерме ел эчендә генә дөнья телеэкраннар челтәренә керде ,компьютерлар ,аңлы машиналар эчендә кайнап ,кешенең аңы да машинага әйләнеп бара кебек.Менә шушындый мохиттә кешенең мәхәббәт хисләре тупасланып калмаска тиеш.Кешенең эчке дөньясының байлыгын ,әхлакый йөзен бары тик гасырлар буена килеп формалашкан әдәбият-сәнгать формалаштыра ,бизи ала.Шулар арасында мәхәббәт поэзиясе күренекле урын алып тора.Мәхәббәт поэзиясе мәхәббәтне инкярь итеп һәртөрле мораль әхлакка каршы килә торган тәртипсезлекләргә каршы тора.Татар халкының Кол Гали ,Габделҗаббар Кандалый,Габдулла Тукай,Һади Такташ һәм башка әдипләребез эстафетасын кыю рәвештә үз кулына алган Рәдиф Гаташ кебек шагыйрьләребез мәхәббәт хисенең бер дә картаймавын ,һаман яшь килеш гасырлар буена дәвам итүен тирән фәлсәфи уйланулар аша раслый.Аларны укыганда хисләр яңара ,һәр көрәштә яшьлек хатирәләре яңадан чәчәк атып ,тормышка ямь өсти .Мораль һәм әхлакый яктан бозылмаган һәркем мәхәббәткә багышланган шигырьләрне ,лирик җырларны күбрәк ярата .Укырга әдәбият сайлаганда да иң беренче булып укучы мәхәббәт лирикасына мөрәҗәгать итә.

Фәнни эшебезнең актуальлеге :

Бүгенге көндә кешеләрнең мәхәббәткә карашы тупаслана бара

Максатыбыз:

1)Рәдиф Гаташ шигырьләрендә җир йөзендә яшәүнең мәгънәсе яратудан торуын өйрәнү;

2)шагыйрьнең әсәрләрендә мәхәббәт темасын ачу алымнарын анализлау ;

3

Бурычлар:

1)шагыйрьнең төрле елларда язган әсәрләреннән мәхәббәт лирикасын сайлап танышу;

2)аларның язылу үзенчәлекләрен ,фикер көчен,шигьри куәтен аңа кадәр иҗат иткән мәхәббәт җырчыларыныкы белән чагыштырып анализлау.

Объекты:шигырьләр ,поэмалар,робагыйларда шагыйрь әйтергә теләгән фикерләре

























4

I Мәхәббәт темасы-поэзиядә

1.Кешенең иң бөек хисе- мәхәббәт турында

Бар шундый ил-исеме аның

Сөю иле.

Дәүләт теле булып йөри

Сөю теле.

(Фәнис Яруллин)

Һәр чорда кеше яратуны ,сөю-сөюлене үзенчә татый ,үзенчә кичерә,аның белән үзенчә илһамлана ,җавапсыз мәһәббәтнең ачылыгыннан үзенчә газаплана ,ачыргалана.Ләкин ничек кенә булмасын ,мәхәббәт кешеләрне канатландырган ,сихри мизгелләр бүләк иткән илаһи хис ул.

Сөю – сәгадәт шигырьләре инде мең еллар дәвамында иҗат ителеп килгәннәр.Мәхәббәт темасы мәңге картаймас ,буыннардан-буыннарга мирас булып күчеп килә торган тема.Һәр буын шагыйре мәхәббәтне ,лирик геройны ,кичерешләрне үзенчә бирә.Күп еллар дәвамында иҗат итеп килгән,иҗат тематикасы төрлечә булган һәр шагыйрь сөю-сәгадәт темасына кагылмый үтмәгән.Чөнки аларның һәрберсенең йөрәгенә иртәме соңмы олы мәхәббәт хисе кагылып үткән.Халкыбыз йөрәгенә мәңгелеккә уелып калган күренекле мәхәббәт поэмалары ядькәр булып саклана:Кол Гали “Кыйсаи Йосыф,Сәиф Сараи “Сөхәил вә Гөлдерсен”,Габделҗаббар Кандалый “Сәхибҗамалга”,Һади Такташ”Мәхәббәт тәүбәсе” поэмалары.Алардан тыш иң күренекле бөек шагыйрьләребезнең мәхәббәткә багышланган нинди генә көчле лирик шигырьләре юк!

Темабызны Рәдиф Гаташны мәхәббәт җырчысы буларак ачуга керешкәнче бөек шагыйребез Габдулла Тукайдан берничә юл китерик:

5

Җир яшәрмәс ,гөл ачылмас,төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъри шагыйрь,булмаса илһамчысы

Бер гәзәлдән кайсы шагыйрь,әйтеңез ,рухланмаган?

Бәрәәттер йөрәк,парә-парә кисмәсә гыйшкым мәхәббәт кайчысы

(“Мәхәббәт”)

Ни сөенеч менә шундый фикер сөремен күренекле шагыйребез Рәдиф Гаташ та дәвам итә. Ул татар поэзиясендә сөю-сәгадәт темасын аеруча үтемле итеп яктырткан авторларыбызның берсе

2.Татар поэзиясе тарихында мәхәббәт темасының бирелеше,дәвамлылыгы

Татар поэзиясе тарихында мәхәббәт темасы гел яңартылып буыннан-буынга күчеп килгән дип,без кыю рәвештә әйтә алабыз.Һәр буын шагыйрьләр үзләренең иҗат гомерендә үзләреннән алда яшәгән шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнеп үскән бит.Мәхәббәт темасын да алар үзләре булдыра алганча ,үзләренең талант хисе дәрәҗәсенә карап фәкать үзләренчә дәвам иткәннәр.Бүгенге көн татар поэзиясендә сөю-сәгадәт темасын аеруча үтемле һәм күп яктырткан авторларыбыз Рәдиф Гаташ.Рәдиф Гаташка кадәр яшәгән шагыйрьләр арасыннан Габделҗаббар Кандалыйны да мәхәббәт җырчысы дип йөрткәннәр.Рәдиф Гатауллиндагы аһәң дә шул “элеккеләрдән”килә дә инде.Рәдиф Гаташ поэзиядә мәхәббәт темасын күтәргәнче Көнчыгыш поэзиясен башыннан алып ахырынача өйрәнгән.Г.Кандалый Рәдиф Гаташның остазы дигәннән,фикерне куәтләү өчен ике шагыйрьнең берничә юллык шигырләрен чагыштырып китү дә җитә:

Кемне генә табыйм икән күреп Сәхипҗамалымны

Гыйшкымны бәян итеп сөйләп бирердәй хәлемне .

6

И матурым ,гүзәлем лә,ничек кенә түзәрем лә,

Өзеләдер үзәгем лә,ишеткел бу мәкалемне

(“Сәхипҗамалга”)

Хәзер Р.Гаташның бер газәленнән мисал:

Ут янам ,ә синдә –зәңгәр салкынлык

Җыр язам,хат,хат...меңгә бер җавабың юк

Сихерләде мәллә сине көнчел көч?

Әллә минем бу бәхеткә хакым юк?

(“Ут янам... ә синдә зәңгәр салкынлык”)

Күргәнебезчә ике шагыйрдә дә әйтеп аңлатып булмастай яну-көю ,көчле хисләр ташкыны.

Рәдиф Гаташ иҗаты турында ,аның төп тоткан кыйбласы турында галим һәм әдәбиятчыларыбыз ни әйткән.1998 елда “Казан утлары”журналының 3нче санында Р.Сибатның “Гаташ-мәхәббәт җырчысы” исемле мәкаләсе дөнья күрә.Аның мәкаләсенең кыска гына бер өлешен китерәсем килә,Гаташ иҗатының төп асылын аңларбыз:”Әйе,Гаташ-мәхәббәт җырчысы,гомүмән алганда –хис шагыйре.

Аның яшьлек бунтарьлыгын Такташка тиңлиләр,Сибгат Хәким андаӘхмәт Фәйзи “Флейталар”ы яңгыравын ишетте,Тәлгать Галимуллин ,Галимҗан Гыйлман кебек әдәбиятчылар ,тәнкыйтьчеләр шагыйрьнең романтик рухта иҗат итүенә басым ясадылар.

Яңалык булмаса ,да минем дә үз карашым бар:Гаташ-мәхәббәт,сөю,ярату

7

җырчысы. Татар әдәбиятында ул “мәхәббәткә мәрхәмәт”догаларын язып дәрман керткән ,иксез-чиксез хис ,тәэсир-сер,могҗиза-сихер әзерләгән.Аларның көче зур оптимизмда ,яшәү-сөю теләгендә,яратуга ышануда.Мәхәббәт үзе үк мәңгелек чагылышы,яктылык һәм оптимизм ул,ә нәфрәт -көенеч хәсрәт билгесезлек,депрессия һәм пессимизм ул.”

Рәдиф Гаташ татар дөньясында шулай ук мәхәббәт җырчысы буларак киң таралган Котб традицияләрен дә дәвам итүче.Мәсәлән Котбның “Хөсрәү вә Ширин ”поэмасында Шириннең олы мәхәббәте Хөсрәүнең табигатен сафландыра бара,аның мәгънәсез тормышына мәгънә кертә,калган һәм каласы эшләре өчен вөҗдан җаваплылыгын көчәйтә.Котб кешеләрдә мәхәббәт хисләрен көчәйтеп ,кузгатып,үстереп ,җәмгыятне сафландырырга ,иҗтимагый мөнәсәбәтләрне мәхәббәт кануннарына нигезләргә омтыла.

Котб кебек үк Рәдиф Гаташ та кешене мәхәббәт кенә яшәтүен;гаделлеккә корылган мәхәббәт кенә җәмгыятне үстерә дип карый.

II. Рәдиф Гатауллин-мәхәббәт темасын дәвам итүче

1.Шагыйрь иҗатында мәхәббәт ,кешелеклелек кебек мәңгелек төшенчәләр турында уйланулар.

-Мин бер мәлдә!Үсеш юлларымның

Күптән эзлим дәвам-ахырын...

Мин үземне кеше иткән көчне

Җирдә таптым,җирдә татыдым

8

Җиргә сөю белән һәм рөхсәте белән аның башлыйм

Ай.Кояшыма илтер адымым

(“Мин бер мәлдә”)

Әнә шундый җиргә,Ай һәм Кояшка,кешеләргә олы сөю хисләре белән килеп керде поэзиягә Рәдиф Гаташ.

Рәдиф Гаташка мәхәббәтне җырламаска мөмкин дә түгел шул.1941 нче елның 30 мартында Башкортстанның Кушкаренко районы Марс авылында туып үскән егет.Уралның матур табигате гади авыл кешеләрен яратырга,хөрмәт итәргә өйрәтә.

Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә уку,анда яшь чибәр кызлар белән аралашу романтик хисләргә бай ,хыялый егетне тагын да канатландырып җибәрә.Бәлкем әле ул үзенең беренче мәхәббәтен дә шунда тапкандыр.

Өченчедән, шагыйрь сугыш чоры баласы,яшьтән әтисез калган,үзе дә,тирә-яктагы халык та күп авырлыклар күргән.Менә шул авырлыклар аша Казанга килеп укып ,киң шиъгрияткә кереп китү дә шагыйрьне иҗатында кешелеклелек һәм мәхәббәт темасына этәргәндер.Студент елларында ук Рәдиф үз өстендә бик нык эшли,күп укый,күп яза һәм төрле матбугатта күп басылып килә

...Мине

Хисләремнән шашкан дисез,

Әйеме?

Бер сүзем юк...

Мәхәббәтнең Мәҗнүн премиясен

9

Бу ел өчен миңа бирегез ,яме?!

Дигән шигъри юлларын яза ул. Мәхәббәт темасына язган шигырьләре өчен аңа бер генә ел премиясе түгел ,ә бөтен иҗат юлына сузылган чоры өчен бирәсе иде.Чөнки мәхәббәтне аннан да тирәнрәк һәм хислерәк тоя белүче һәм әйтеп бирә алучы сирәктер бүгенге татар поэзиясендә.

Янган йөрәк,сузылган кул-

Минеке

Ике толым ,кап-кара күз

Синеке

Егерме ике кояш эзе –

Уналты яз,гөлчәчәкләр-

Синеке

Ал йөрәгем!Бүгеннән ул

Синеке

Синең йөрәк булсын ләкин минеке...

Автор олы сөю хакына үзенең йөрәген бирергә дә әзер.Тик сөйгәненең йөрәге дә минеке булсын дип әйтүне онытмый.Димәк,сөю тигез булырга тиеш.

...Көлеп кенә суга төштек икәү,

Утка кердек уйнап.

Аерылышкач кына белдем аны

Сөюемне чынлап!...

10

Су һәм ут.Бу чагыштырулар сөюнең нинди яндыргыч олы хис икәнлеген тагын да көчәйтеп җибәрә.Бу әле шагыйрьнең чагыштырмача башлангыч чоры иҗаты

...Син йөрәгемә омтылып килеп кердең

Гамьсез,юньсез идем

Хәзер дөнья белән тулы йөрәк,

Хисем диңгез минем.

Син йөрәккә көтмәгәндә килдең,

Хәерлегә булсын !

Кунак булып килдең ,инде үтенәм:

Аңа хуҗа бул син

Бу шигырь инде соңрак язылган.Монда инде сөю эчендә бер бөтен дөньяда,олуг диңгез дә бар.Чагыштырулар көчәя бара.Рәдиф Гатауллинның шигырьләрендә аерата яңа көч ,яңа талпыныш белән яңгырый алган икән,бу шагыйрьнең иҗади бәхете.Үз буыны шагыйрьләре арасында аерым урынга куйган үзенчәлек тә бәлки шулдыр.Рәдиф Гаташның әдәби герое шагыйрь белән бергә шигъри дөньяга аяк басты.,гашыйк булды,ялгышты,эзләде,югалтты,тапты.Һәрдаим якты идеалларга омтылган йөрәге аны ерак юлларга алып китте,чыныктырды.

Еллар үткән саен шагыйьрнең мәхәббәткә карашы үзгәрә,ул хисләр тирәнәя бара.

Кал җырымда ,апрель булып кал син!

Якты таңдай син бер балкыдың

11

Мартта туган җаным шунда белде

Апрельгәчә дөнья салкынын

Инде шигъри герой олыгая төшкән.Мәхәббәт хисләре тирән.Апрель май язның иң күркәм кояшлы айлары.Шагыйрь мәхәббәтне дә йөрәктә шул айлар белән бергә калдырырга тели

...Яндыра мине нинди көч?

Бер уттан икенчегә

Күчеп барам,һаман янам-

Сүрелә алмыйм нигә?

Монда инде самими яшь егет гыйшкы түгел.Ә бәлки ир уртасы кешенең гыйшкы.Шулай да ,алда әле мәхәббәт утыннан котылу юк,ди шагыйрь.Чыннан да мәхәбәтнең яше юк дип халык дөрес әйткән.Бу шигырендә шагыйрьнең ,мәхәббәт картаймый диясе килә

Тиле,кызганыч адәм җиргә вакытлыча гына яратылган.Картлык аңа барыбер бер вакыт ишек кага.Ләкин шагыйрь картайган мәхәббәтне артык зарлану рәвешендә бирми,тик моң рәвешендә бирә.

Үзең китсәң дә –табигатьтә сүзең:

Көзге урманда йөрсәм дә берүзем

Ишетәм сине :кыштырдап һәр үлән.

Һәр куак эндәшә синең өн белән...

Димәк, шигъри герой инде үзенең көзенә килеп җиткән .Мәхәббәт инде көзге табигать төсләренә күчкән.

12

Шагыйрьнең тематикасы киң.Ул мәхәббәт җырчысы булып кына калмый .Ул дөньяның һәр почмагын колачлап ала.Ул әле романтик.Ул җирдә генә йөрми,бөтен йөрәге белән галактиканы иңли:

...һаваларда ак болытлар ага,

Чакыра күк мине юлларга ;

Шул болытка тотынып күккә менсәм

Карар идем төнге дөньяга...

Бу шагыйрьнең чагыштырмача яшьрәк вакыттагы иҗаты.Аның болай романтикага бирелүе гаҗәп түгел,чөнки чор шундый.Илдә зур төзелешләр үзгәрешләр чоры,һәр тармакта яшьләр ,яшьлек.

Шагыйрьнең күп шигырьләре халыкчан, халык тормышыннан алып язылган.

...Таллы алан.Чыклы үлән...

Көмеш бит ул чыкмыни?

Чыланам дип чыкмый калма.

Чыктан куркыр чакмыни?...

Бу юллар үзләре үк халык җырларын хәтерләтеп,халык җыры көйләрен сорап торалар.

Шагыйрь иҗатында кеше,кешелеклелек кебек мәңгелек төшенчәләр мәхәббәт темасы белән тыгыз үрелеп,кызыл җеп булып сузылып бара.Аны коры мәхәббәт шагыйре диеп кенә булмый.Мәхәббәт темасы аның иҗатында агымда ага.Ул дөньяда иң матур хатын-кызга гына түгел ,ә бөтен җиргә,кешеләргә,иң мөһиме тормышка гашыйк.Мәсәлән Рәдиф Гатаулинның 70нче елларда язган ,халык шагыйре С.Хәкимгә багышлаган “Халкым белән”шигырен алып карыйк

13

Ике кеше сез күрәсез миндә-

Ике шагыйрь,яхшы кайсысы ?

Кайсы аның –фәкать хыял колы?

Ә кайсында Ватан кайгысы?

....Яши миндә ,яши игезәгем,

Юлым җиңел түгел беләм мин

Ахыргача бара алсам иде

Халкым белән,сезнең белән мин.

Менә бу юллар гына да шагыйрьнең ни дәрәҗәдә кешеләрне ,үз туган халкын хөрмәт итүен билгели.Аның халыкчанлыгы,кешелеклеге ил гаме белән тыгыз бәйләнгән.Ул Ватаны өчен даими рәвештә борчылып яши.

Кешелеклелек төшенчәләре шагыйрьнең соңгы елларда язган робагыйларында да бар:

Дустым!”дип,җайлап,дошманлык эшлиләр

Бу заманда “дус”лар –синең ишеләр

Күз дә йоммый аннан ,сылап сыйпыйлар

-Ә барыбер ,без бик әйбәт кешеләр!

Димәк,кайбер дуслар арасында яшерен дошманнар бар.Шагыйрь соңгы юлында арада дошманнар булса да ,без бик әйбәт кешеләр !-дип куя.Менә бит ул кешелеклелекнең яхшы бер мисалы .Бу татарның таш белән атканга-аш белән ат,әйтеменә туры килә.

Алтмыш белән барса да ,шагыйрьнең шигырьләрендә сөю ,ярату,мәхәббәт

14

сүзләре шундый күп.Җирне дә сөя ул,кояш,йолдызларны да,хәтта “Үзен дә бит яратырга тиеш Кеше!”- дип тә куя. Дөрес фикер ,үзен яраткан кеше генә башкаларга да бу хисне саклый ала.

Шагыйрь илләр диңгезен кичкән кебек мәхәббәт диңгезен дә кичәргә омтыла.Аны рухы юлларга тарта,җаны күрмәгән диңгезләрне,илләрне күрергә тели .Мәхәббәт тулы, сөю тулы лирик героена карата да гел яңадан-яңа хисләрне өсти бара.Шулай да шагыйрь иҗатының буеннан-буена керсез мәхәббәт бара.

2.Шагыйрнең газәлләрендә ,робагыйларында мәхәббәт

80нче елларда,90нчы еллар башында милли үзаң кузгалу белән ,табигый бәйләнештә ,элеккеге рухи мирас,эстетик казанышлар белән кызыксыну көчәеп китә.Бу процессның башында әдипләребезнең торуы күпләргә билгеле.Күренекле шагыйрьләрнең берсе Рәдиф Гаташ та –әнә шундыйларның берсе.Ул менә инде 30 елдан артык үзенең уй-кичерешләргә бай ,романтик аһәңле әсәрләре белән билгеле.

Шагыйрь ,газәлнең аерым элементларын күптәннән кулланып килсә дә ,бу жанрда чагыштырмача соңрак иҗат тә башлады.Аның газәлләре гәзит-журналларда да еш күренә .Укучылыр да аларны җылы кабул итә.

Рәдиф Гаташ инде күпсанлы газәлләр авторы.Аларның һәммәсен диярлек гашыйкханә күңелле лирик каһарман бергә җыеп тора.Ул шатлана ,кайгыра ,куана.Әйтерсең һәр газәлдә ул рухи хәләтеннең бер мизгелен сөйгәненә ,тирә-юньгә эмоциональ мөнәсәбәтен рәсемләп бара.

1997нче елда Рәдиф Гатауллинның “Бу сиңа кылган догам”исемле зур булмаган шигырьләр җыентыгы басылып чыга.Бу китапта аның 90нчы елларда язылган 30га якын газәле басылып чыккан.Мондагы “Илле яшьтә әйтелгән

15

бер сүз”газәлендә шагыйрь мәхәббәт һәм сөюнең кешенең яшенә карамавын ,аның мәңгелек хис икәнлеген тагын бер кат раслый.

Багышладым җанны сезгә, милли газәлләр иле !

Табылдым,үлмәдем,ярлар,алдыгызмы мине?

Туганнан бирле янам ла,чынлыктан качтым бугай,-

Ә сез хыялыгызга тиң сагындыгызмы мине?

Шагыйрь әлеге юллары белән яшьлектә сөйгән ярлары белән беррәттән үзенең,30 еллык иҗаты чорында үзен дә,шагыйрь буларак та аңлаулары белән кызыксына.

Яшь йөрәк,ак күңел ярлар,-

Милләтем йолдызлары!

Яраттыгызмы .димим ,сез...

Аңладыгызмы мине?

Аралагыз шиктән бүген

Гаташыгызны-мине...

Һәм чыннан да шикләнәсе юк.90нчы елларда инде Рәдиф Гаташ күренекле мәхәббәт шагыйре буларак таныла .Аның мәхәбәтткә багышланган,аңа дан җырлаган газәлләре матбугатта бик күп дөнья күрә башлый.

Шагыйрь шигърияттә газәлләр яза башлавына бик шатлана.Чөнки урта гасыр татар әдәбиятында газәл жанрында исә көчле мәхәббәт әсәрләре туган бит.Ул катлаулы да ,аңа көчле талант кирәк.Үзенең газәл яза алырлык талантына куанып шагыйрь менә нәрсә ди

16



Әле без бербөтен:бергә тоташкан,

Мактый Гаташ та җанының яртысын;

Тәмам юләр түгел ,аңлый шагыйрең

Синсез мин –җирдә нәрсәгә ярыйм соң?!

Таң ярылсын,таш ватылсын ташламам

Газәлдә дә шулай җырла,ярым син!

Шагыйрь үзенең талантын шигъри осталыгын үзенең сөйгән яры белән тиңли.Аның бөтен хыялы үзенең башка шигырьләрендәге кебек газәл жанрында да талантына тап төшерми торган шагыйрь булып калу.

Рәдиф Гаташ кыска гына вакыт эчендә жанр серләрен үзләштерүе белән бергә газәл һәм робагыйлар язарга ныклап керешә.Моның сәбәпләре берничә:

Рәдиф Гаташ татар шагыйрьләре арасында элеккеге сүз сәнгатен ,шәрык классикасын иң яхшы белүчеләрнең берсе,икенчедән,аның күпьеллык бай әдәби-иҗади тәҗрибәсе бар.Өченчедән ,Рәдиф Гаташның романтик фикерләве ,эмоциональ табигате газәл хосусиятәренә туры килеп тора .

Хәзер шагыйрьнең робагыйларына тукталып китикУл робагыйларында да һаман да ,йолдызларга,сөйгәненә мөккибәнлек күрсәтеп ,аларны әллә кайларга очарга димли.Шагыйрь бер урында гына таптанып тормый,иҗатында үз-үзен кабатламый.Шигыре-шигырь,газәле-газәл,робагые-робагый булып кала.Шагыйрь газәлләрендә мәхәббәт темасын уңышыа ачса ,аны робагыйларында да гаҗәеп бер омтылыш белән ача.

Рәдиф Гаташ робагыйларын кайсы яктан гына карасаң да Шәрык әдәбияты тәэсирендә формалашкан.Урта гасыр традицияләрен дәвам иттерә.Ул мәхәббәт шагыйре буларак бәяләнсә дә,һәм чыннан да төп темасы һаман да

17

мәхббәт булып калса да ,иҗатында милли хисләргә,милләт язмышына урынюк түгел.Ул аларны даими рәвештә мәхәббәт ,сөю хисләре белән үрелтеп бара.

Рәдиф Гаташның 1999 елда “Робагыйлар бакчасы”дип исемләнгән китабына беренче язган күпсанлы робагыйлары керә.Әлеге китапта тематик төрлелек күзгә чагыла.Монда Тукай,Дәрдеманд кебек олы шәхесләргә багышлаулар да шактый ,дини фәлсәфәгә дә урын бар,әдәбият турында уйлануларга да урын бар.

Рәдиф Гаташ ни өчен шигърияттә шактый авыр форма булган газәл һәм робагыйлар язарга алынган соң?Бу очраклы хәл түгел, әлбәттә. Инде әйтеп киткәнебезчә шагыйрь Шәрык поэзиясен тирәнтен белүче кеше.Мәхәббәт җырчысына аны белмичә һич тә ярамый.Икенчедән,80-90нчы елларга таба сурәтләнгән бу форманы кем дә булса күтәреп алып китәргә тиеш иде.Һәм моны Рәдиф Гаташ кыю рәвештә ирләрчә башлап җибәрә.Кыска гына вакыт эчендә шагыйрь үзенең газәлләре,робагыйлары белән укучылары белән җылы кабул ителде.Әйткәнебезчә,газәл-лирик жанр.Ә аның традицион тематикасы-мәхәббәт.Газәлдә иң беренче чиратта,хатын-кыз һәм ир-ат мәхәббәте.

Робагыйлар язу да гаять авыр эш.Кыска гына дүртьюллыкларга зур фәлсәфи фикерләр сыярга тиеш.Икенче төрле итеп әйткәндә аларда тулы бер тормыш чагылырга тиеш.Ә бу коеп куйган талантлы шагыйрь өчен авыр эш түгел.Мәхәббәт хакында инде йөз –мең еллар дәвамында исәпсез-хисапсыз газәл,робагыйлар язылган.Әмма Рәдиф Гаташ шул агымда үзенчә йөзә,үзенчә фикерли,үзенчә сөя,ә беркемне дә кабатламый.Аның газәл,робагыйлары белән укучы күпсанлы газета-журналлар һәм аерым әсәрләр аша таныша бара.

18



3.”Ирләр булыйк”шигырендәге лирик геройның теләк-идеалы.”Ирләр булыйк”чакыруына салынган мәгънәнең тирәнлеге.

Дөнья әдәбияты алга таба барган саен даһилар да арта бара.Тик аларның һәрберсенең үз тавышы,үз юлы.Рәдиф Гатауллинның да үз юнәлеше,үз моңы.

Рәдиф Гаташның “Ирләр булыйк” әсәрендәге кешелеклелек фәлсәфәсе мотивлары иң югары дәрәҗәгә күтәрелә һәм бөтен иҗатының ,хәтта бөтен тормышының максаты ,тоткан урыны булып яңгырый:

Ирләр булыйк һәрвакыт һәм һәр адымда,

Малай чакта уйнаганда,

Куккә карап төрле уйлар уйлаганда

Кыйналганда

Ирләр булыйк-якыннардан аерылганда

Һәм аларны сагынганда

Ирләр булыйк!

Һич югында

Кук гөмбәзен иңебездә бары бер көн

Тотып торыйк!

Ирләр булыйк

Шушы зур булмаган шигырьгә бөтен дөнья сыйган дип әйтәсе килә.Бу аның иҗатының башлангыч чорында язылган шигыре.Гаять тирән эчтәлекле бу юлларны укыганда халкыбызның шомлы тарихы ,ул тарихта эз калдырган ирләребез дә килеп баса.Шагыйрьнең лирик героеның теләк-идеалларының нигезендә тормышта төрле ситуацияләрдә ир кеше булып калу.Кеше

19

тормышта бик катлаулы юллар үтә.Бу юл беркемгә дә шома гына бирелми.Беренче каршылыклар кыенлыклар кеше өчен ул туганнан алып башлана.Кеше тәпи йөри башлаганчы ук һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ.Балалыкта,мәктәптә укыганда авырлык һәм каршылыклар.Үсә төшкәч мәхәббәттә,эштә,хәрби хезмәттә һәм башкаларда.Тора бара кешеләр белән аралашуда һәм җәмгыятьтә.

Кешегә бәя аның җитлеккән чорыннан алып аны соңгы юлга озатканчы чорда көчлерәк бирелә.Шагыйрь фикеренчә кеше ,бигрәк тә ир-егетләр тормыштагы һәр адымында һәртөрле ситуациядә кеше булып калырга тиеш Барлык авырлыкларны да ирләрчә җиңәргә тиеш.Шигырь нигезендәге мәгънә бик тирән. Бу мәхәббәткә дә кагыла.Шагыйрь мәхәббәтне дә хисләргә бирелмичә сакларга чакыра.























20

Йомгаклау

Рәдиф Гаташ шигырьләрен укыганда,образлар тыгызлыгыннан бигрәк,тойгылар сафлыгына сокланасың.Аларны укыгач,тормыш мәгънәсе ямьлерәк була бара,дөньяда тагын да күбрәк яшәреп яшисе килә башлый.Алар Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәбиятларын бергә тоташтырып ,укучының фикер офыкларын ,аның тирәнлеген баета .Аны дөньяви фикер йөртергә,тормыш мәгънәсенә өйрәтә.

Рәдиф Гаташның әдәби герое халык арасыннан.Ул шагыйрь белән бергә шигъри дөньяга аяк баса,гашыйк була,ялгыша ,эзләнә,таба.Шагыйрь үзенең герое белән бергә кичәгене дә,бүгенге авыр халәкәтне дә,киләчәк өчен дә халык белән бергә кичереп яши.Шуның өчен инде утыз елдан артык халыкка хезмәт итә.

Һәрбер шагыйрь үзенең иҗатын мәхәббәт ,сөю хисләренә багышланган шигырләрдә башлый.Инде олыгайган шагыйрләр дә мәхәббәт шигырләре язудан туктамыйлар.Ләкин араларында әсәрләренең иң күп өлешен мәхәббәкә багышлаучылары да бар.Аларны гадәттә мәхәббәт җырчылары дип атап йөртә башлыйлар.Бүгенге көндә татар әдәбияты тарихына мәхәббәт җырчысы буларак кереп калган атаклы мәхәббәт поэмалары һәм шигырләре биргән Әхмәд Ясәви,Кол Гали,сәйф Сараи,габделҗаббар Кандалый,һади Такташ,Хәсән Туфан кебек күренекле шагыйрләребезнең традиясен уңшлы дәвам үче Рәдиф Гаташ.

Фәнни эшемнең темасын Рәдиф Гаташны мәхәббәт җырчысы буларак ачуга багышлау очраклы гына булмады.Бүгенге мораль һәм әхлакый тыйнаксызлыкка каршы көрәшә мәхәббәт лирикасы бигрәк тә актуаль.Күп еллар буена мәңге картаймый торган кешенең мәхәббәт хисләрен төрле поэтик чаралар белән баетып, йөрәккә барып җитәрлек итеп язуны һәркем дә булдыра алмый.

21

Фәнни эшебезнең максаты итеп Рәдиф Гаташ әсәрләрендә бирелгән олы мәхәббәт хисен чагылдыру алымнарын анализлау алынган иде.Максатыбызга ирешү өчен шагыйрьнең матбугатта басылып чыккан иҗаты ,аның иҗатына карата язылган хезмәтләрне укып чыгу бурычын куйган идек.Бу эшебездә аның төрле елларда язылган поэмалары,шигырьләре,газәлләреннән мисаллар китерелде.Күргәнебезчә,ул мәхәббәт җырчысы гына түгел .Ул сөйгән Ватанына,татар халкына,татар теленә,халкыбызның бөек шәхесләре булган иҗат кешеләренә.тормыш һәм яшәешнең үзенә гашыйк кеше.Моны фәнни эшебездә шигырь,поэма.газәл,робагыйларын анализлап исбат иттек.

Аннан Рәдиф Гаташ иҗатын тирәнтен анализлап күп кенә татар тел,әдәбият галимнәре күп хезмәтләр язганнар .Теманы тирәнрәк ачу өчен аларның мәкаләләрен өйрәнеп мисаллар китерергә туры килде. Нәтиҗәдә ,фәнни эш итеп алынган тема тулысы белән анализланды һәм ачылды.

Рәдиф Гаташ бүген иң актив иҗат итүче автор буларак билгеле.Каләмдәшләре .дуслары аны гел кулына каләм тоткан хәлдә ,иҗат эше белән шөгыльләнгәндә күрәләр.Бу игелекле хезмәтнең яшь буынны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияви роле гаять зур .Шагыйрь алга таба да укучыны үзенең кабатланмас матур иҗат җимешләре белән сөендерер дип ышанасы килә.

Безнең нәтиҗә:

1.Хәзерге вакытта Рәдиф Гаташ мәхәббәт темасын дәвам итүче.

2.Аның әсәрләре белән танышкач кешенең күңеле сафлана ,эчке дөньясы байый.

3.Яшәешнең нигезендә мәхәббәт ята.



22

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Баянов Ә.Шигырь китергән шатлык: Р.Гатауллинның “Ирләр булыйк”шигырьләр җыентыгына кереш сүз.//Ирләр булыйк.-Казан:Тат.китап нәшр.,1978.

2.Гаташ Р.Бураннарны сагыну.//Бу сиңа кыган догам.-Казан:Тат.китап нәшр.,1997.

3.Гаташ.Р.Ихлас җаваплар.//Шигърият синең хакка:Казан,Мәгариф,2003.

4.Гатауллин Р. Кар астында -гөлләр...-Казан:Тат.китап нәшр.,1991.

5.Зөлфәт.Ак бураннарда туган шигърият:Р.Гатауллинның “Мәхәббәткә-мәрхәмәт” шигырьләр җыентыгына сүз башы.,Казан,Тат.китап нәшр.,1987.

6.Сибат Р.Гаташ-мәхәббәт-җырчысы//Казан утлары.-1998,№3.

7.Миннегулов Х.Газәл жанры һәм Гаташ иҗаты.//Дөньяда сүземез бар.-Казан:Тат.китап нәшр.,1999.

8.Яхин Ф.Урта гасырлар татар әдәбияты.Казан,Раннур,2003.

9.Хисамов Н.Халкыбызның шигъри юлдашы:Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”китабынасүз башы.//Кыйссаи Йосыф,КазанТат.китап нәшр.,1989.

10.Мәхәббәт таҗы (сөю-сәгадәт шигырьләре)”Казан” журналы китапханәсе,1992.

11.Рәдиф Гаташның барлык әсәрләре.









23






Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Бүген кешелек дөньясы гаять катлаулы чорда яши .Дөнья цивилизациясе кешенең аң дәрәҗәсен ,аның дөньяга карашын яктылык тизлегендә үстерә.Соңгы шушы егерме ел эчендә генә дөнья телеэкраннар челтәренә керде ,компьютерлар ,аңлы машиналар эчендә кайнап ,кешенең аңы да машинага әйләнеп бара кебек.Менә шушындый мохиттә кешенең мәхәббәт хисләре тупасланып калмаска тиеш.Кешенең эчке дөньясының байлыгын ,әхлакый йөзен бары тик гасырлар буена килеп формалашкан әдәбият-сәнгать формалаштыра ,бизи ала.Шулар арасында мәхәббәт поэзиясе күренекле урын алып тора.Мәхәббәт поэзиясе мәхәббәтне инкярь итеп һәртөрле мораль әхлакка каршы килә торган тәртипсезлекләргә каршы тора.Татар халкының Кол Гали ,Габделҗаббар Кандалый,Габдулла Тукай,Һади Такташ һәм башка әдипләребез эстафетасын кыю рәвештә үз кулына алган Рәдиф Гаташ кебек шагыйрьләребез мәхәббәт хисенең бер дә картаймавын ,һаман яшь килеш гасырлар буена дәвам итүен тирән фәлсәфи уйланулар аша раслый.Аларны укыганда хисләр яңара ,һәр көрәштә яшьлек хатирәләре яңадан чәчәк атып ,тормышка ямь өсти .Мораль һәм әхлакый яктан бозылмаган һәркем мәхәббәткә багышланган шигырьләрне ,лирик җырларны күбрәк ярата .Укырга әдәбият сайлаганда да иң беренче булып укучы мәхәббәт лирикасына мөрәҗәгать итә." "Фәнни эшебезнең актуальлеге : Бүгенге көндә кешеләрнең мәхәббәткә карашы тупаслана бара " Максатыбыз: 1)Рәдиф Гаташ шигырьләрендә җир йөзендә яшәүнең мәгънәсе яратудан торуын өйрәнү; 2)шагыйрнең әсәрләрендә мәхәббәт темасын ачу алымнарын анализлау ; " Бурычлар:1)шагыйрьнең төрле елларда язган әсәрләреннән мәхәббәт лирикасын сайлап танышу; 2)аларның язылу үзенчәлекләрен ,фикер көчен,шигьри куәтен аңа кадәр иҗат иткән мәхәббәт җырчыларыныкы белән чагыштыру планында анализлау. Фәнни эшебезнең максаты итеп Рәдиф Гаташ әсәрләрендә бирелгән олы мәхәббәт хисен чагылдыру алымнарын анализлау алынган идеБу эшебездә аның төрле елларда язылган поэмалары,шигырьләре,газәлләреннән мисаллар китерелде.Күргәнебезчә,ул мәхәббәт җырчысы гына түгел .Ул сөйгән Ватанына,татар халкына,татар теленә,халкыбызның бөек шәхесләре булган иҗат кешеләренә.тормыш һәм яшәешнең үзенә гашыйк кеше.Моны фәнни эшебездә шигырь,поэма.газәл,робагыйларын анализлап исбат иттек.

Автор
Дата добавления 11.03.2014
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров1083
Номер материала 34061031102
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх