Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Татар фальклористикасы һәм аны өйрәнүче галимнәр
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Татар фальклористикасы һәм аны өйрәнүче галимнәр

библиотека
материалов







Татар фольклористикасы һәм аны өйрәнүче галимнәр.
























Казан-2014.


Фәнни эшнең эчтәлеге:


I. Кереш:

1.Тел галимнәренең телне саклаудагы роле, татар халык иҗатының тәрбияви әһәмияте. 5 бит

2. Татар фольклористикасының тәрбияви әһәмияте. 5 – 7 бит

II. Төп өлеш:

1. Х.Мәхмүтовның иҗади эшчәнлегенә күзәтү. 7 – 8 бит

2. Төп басма китаплары. 9 бит

3. Иҗаты турында. 9 бит


III. Йомгаклау өлеше:

1. Х.Мәхмүтов – татар халкының, милләтебезнең рухи үсешенә зур өлеш керткән шәхес. 10 нчы бит































Фәнни эшне башкаручы: Сахибуллина Лилия Гаяз кызы.



Тема: Татар фольклористикасы һәм аны өйрәнүче галимнәр.



Теманың актуальлелеге: Татар халкының тарихын телне тарихи яктан өйрәнмичә нигезле итеп белеп булмый. Телне саклау- татар милләтенең киләчәген саклау ул. Татар милләте үзенең татар теле аркасында көчле. Шуңа күрә татар халкы үзенең туган телен саклауга бөтен көчен, акылын бирергә тиеш.Телне саклаучы халык булса, аны камиллеккә җиткерүчеләр- галимнәр. Татар халкында татар әдәби теленең нигезен, рухи байлыгын тәшкил итүче төп көч- халык авыз иҗаты икәнен беләбез. Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнүнең татар әдәби теле үсешенә уңай йогынты ясавын дәлилләү - теманың актуальлелеген тәшкил итә. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да халкыбызның авыз иҗатына олы мәхәббәт һәм тирән хөрмәт белән карады. Аның бу карашы халык авыз иҗаты турындагы хезмәтләрендә ачык чагыла: “ Халык ядкарьләре – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр...”- , диде ул “Халык әдәбияты” исемле хезмәтендә.



Максат: Татар фольклоры турында мәгълүмат туплау; фольклорчы һәм педагог Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның иҗади мирасын өйрәнү.


Бурычлар: 1. Фольклор, аның үзенчәлекләре һәм төрләре белән танышу;

2. Фольклорчы галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышу;

3. Фольклор әсәрләрен өйрәнүнең әһәмиятен ачыклау.


Өйрәнү материалы : Фатих Урманченың “Татар халык иҗаты” китабы ( Казан “Мәгариф нәшрияты” 2005), Хатыйп Миңнегуловның “Игелек иясе” , Илбарис Надировның “Хуҗи сүзләрендә хикмәт бар” мәкаләләре ( “Мәдәни җомга”, №17, 2003), Рәфис Шәймәрдәновның “Татар милли педагогикасы” китабы. ( Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007)

Эш планы: фәнни хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә халыкны халык итеп саклап килүче зур күрсәткеч- тел турында сүз бара. Татар халкының тарихын телне тарихи яктан өйрәнмичә нигезле итеп белеп булмый. Телне саклау- татар милләтенең киләчәген саклау ул. Татар милләте үзенең татар теле аркасында көчле. Шуңа күрә татар халкы үзенең туган телен саклауга бөтен көчен, акылын бирергә тиеш.Телне саклаучы халык булса, аны камиллеккә җиткерүчеләр- галимнәр. Татар халкында татар әдәби теленең нигезен, рухи байлыгын тәшкил итүче төп көч- халык авыз иҗаты икәнен беләбез. Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнүнең татар әдәби теле үсешенә уңай йогынты ясавы турында сүз алып барыла.

Төп өлештә фольклорчы галим Х.Мәхмүтовның татар фольклористикасын үстерүгә керткән өлеше турында сөйләнелә. Мамадыш якларында туып-үскән Х.Мәхмүтовның иҗади мирасы бик бай. Аның күренекле тел галиме, педагог-методист, фольклорчы якташы Хуҗа Бәдигыйнең эшен дәвам итүче булуы ассызыклана.

Йомгаклау өлешендә сүз фольклор фәнен, татар филологиясен, тюркологияне күренекле фольклорчы, галим Х.Мәхмүтов эшчәнлегенннән башка күз алдына китереп булмавы турында бара; фольклор әсәрләрен өйрәнүнең әһәмиятенә басым ясала.


Нәтиҗә: Халык авыз иҗатын өйрәнү тарихын һәм фольклорчы Х.Мәхмүтовның иҗади эшчәнлеген өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:


1. Татар фольклористикасы татар теленең үсешенә нык тәэсир итә;

2. Х.Мәхмүтовның иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы;

3. Фольклор әсәрләрен өйрәнү эшен дәвам итәргә кирәк.



























I. Кереш өлеш :



Халык ядкарьләре – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр...


Г.Тукай.

1. Тел – кешенең нинди милләткә караганын күрсәтә торган төп сыйфат. Гадәттә, кеше бөтен нечкәлекләре белән ана телен генә яхшы бик яхшы белә. Чөнки баланың теле ана теле белән ачыла, ул бу телне бик яшьтән үзләштерә һәм бу проөесс бик гадәти шартларда уза. Фән нигезләрен туган телдә өйрәнү гадәти хәл дип кабул ителә һәм яхшы нәтиҗәләргә китерә.

Татар халкының тарихын телне тарихи яктан өйрәнмичә нигезле итеп белеп булмый. Телне саклау- татар милләтенең киләчәген саклау ул. Татар милләте үзенең татар теле аркасында көчле. Шуңа күрә татар халкы үзенең туган телен саклауга бөтен көчен, акылын бирергә тиеш.Телне саклаучы халык булса, аны камиллеккә җиткерүчеләр- галимнәр. Татар халкында татар әдәби теленең нигезен, рухи байлыгын тәшкил итүче төп көч- халык авыз иҗаты .

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра. Авыз иҗатын халыкның күмәк акылы, сәнгатькә сәләте тудырган, форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп, сүз сәнгате югарылыгына күтәргән. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткер мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары һәм башка күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора.

Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен урта белем бирү мәктәбендә өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә булышлык итә.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да халкыбыз авыз иҗатына олы мәхәббәт һәм тирән хөрмәт белән карады. Аның бу карашы халык иҗаты турындагы хезмәтләрендә ачык чагыла: “ Халык ядкарьләре – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр... Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер” , - диде ул “Халык әдәбияты” исемле хезмәтендә.

2.Фольклорга хас төп үзенчәлекләргә килсәк, барыннан да элек, аның синкретик характерда булуын билгеләп үтәргә кирәк. Башкача әйтсәк, бер үк әсәрдә төрле жанрларга хас сыйфатлар берләшкән була. Мәсәлән, халык җырларында шигъри сүз дә, музыка да бер үк төрле дәрәҗәдә җитди роль уйный. Халык җыры үзенең барлык мөмкинлекләрен тик җырлап башкарганда гына ача ала. Шундый ук сыйфатлар халык әкиятләрендә дә күзәтелә. Әкиятләрнең чын эчтәлеге һәм мәгънәсе оста әкиятче башкаруында гына тулысынча ачыла ала. Синкретизм – халык сәнгатенең борынгы чорларына хас үзенчәлек.

Фольклорның тагын бер гаять тә җитди үзенчәлеге – аның күмәк, коллектив иҗат җимеше булуы . Фольклор әсәрләрен иҗат итүдә, бигрәк тә аларны камилләштереп, халыкка таратуда бер генә түгел, бик күп кешеләр катнаша. Төгәлрәк әйткәндә, фольклор әсәренең һәркайсын башта кемдер иҗат итә. Әгәр әнә шулай, башта бер кеше тарафыннан әйтелгән хикмәтле сүз, мәкаль, әйтем җыр, бәет кайсыдыр үзенчәлеге белән чыннан да игътибарны җәлеп итсә, аны икенчесе, өченче кеше “ күтәреп ала”. Шулай итеп, әлеге әсәр халык арасында таралып китә. Халык авыз иҗаты әсәрләренең төп кыйммәте, барыннан да элек аның халык арасында таралуы белән бәйләнгән.

Фольклорның тагын бер үзенчәлеге – аның телдән иҗат ителүе белән бәйләнгән. Нәкъ әнә шуңа күрә дә бездә кайвакыт фольклорны авыз иҗаты дип тә атыйлар. Фольклорның бу үзенчәлеге бик борынгы - әле язмачылык булмаган чорлардан килә. Ул заманнарда мифология һәм фольклор, халыкның рухи ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндереп торган бердәнбер иҗат төре булып, җәмгыять тормышында ифрат та зур роль уйнаганнар. Әмма бу әле язмачылык барлыкка килүгә фольклор юкка чыга дигән сүз түгел. Язмачылык, билгеле булганча, югары катлам вәкилләре арасында барлыкка килә һәм гасырлар буена гади халык арасына үтеп керә алмый. Чөнки хакимият рөхсәт итми. Халык үзенең рухи ихтыяҗларын үз әсәрләре ярдәмендә канәгатьләндерергә мәҗбүр була.

Халык иҗаты әсәрләренең тагын бер җитди үзенчәлеге – вариантлылыгы хакында да берничә сүз әйтеп китү зарур. Фольклор әсәрләре телдән – телгә, берәүдән икенчегә, өченчегә һ.б. тапшырыла, дидек. Шулай булгач, бер үк әсәрнең бер үк вакытта берничә кеше телендә яшәве ихтимал. Бер үк зур күләмле дастанны яки әкиятне, хәтта бер үк дастанчы яисә әкиятче дә сүзгә - сүз кабатлый алмый. Шулай булгач, халык телендә яшәү дәвамында бер үк әсәрнең аерым вариантлары барлыкка килә. Н.Исәнбәтнең “ Татар халык мәкальләре” өчтомлыгында һәм “Татар халык табышмаклары” (1970) китабында бихисап әсәрләрнең бик күп төрдәшләре китерелә. Халык арасында берничә гасыр буена актив формада яшәп килгән “Сак – Сок бәете”нең йөзгә якын варианты бар. Фольклор әсәрләренең вариантлылыгы аларның иҗат ителүен, халык арасында яшәвен, таралу “география”сен өйрәнүдә ифрат та җитди роль уйный.

3.Төп эчтәлеге, төзелеше – композициясе, образ – персонажлар системасы һәм башкарылу үзенчәлекләре ягыннан халык иҗаты әсәрләре гадәттә зур өч төркемгә бүленә: эпос, лирика, драма. Эпос сүзе грекча eposтан алынган һәм сүз, сөйләм, хикәя дигәнгә туры килә. Эпик әсәрдә хикәяләү объектив рәвештә алып барыла, ягъни автор ул вакыйгаларга бөтенләй катнашмый. Зур күләмле һәм объектив хикәяләү рәвешендә иҗат ителгән шигъри әсәр эпопея дип атала. Татар халык иҗатында эпик әсәрләр рәтенә түбәндәге жанрлар керә: борынгы мифлар һәм мифологик хикәятләр, әкиятләр, шигъри һәм чәчмә дастаннар, риваятьләр һәм легендалар, мәзәкләр, мәкаль - әйтемнәр, табышмаклар һәм афористик иҗатның башка төрләре.

Лирика лира дип аталган музыка коралының авазына кушылып җырлау дигәнне аңлата. Кешенең эчке кичерешләрен мөмкин кадәр матур, тәэсирле итеп гәүдәләндерү – лирик әсәрнең төп вазифасы әнә шуннан гыйбәрәт. Татар халык лирикасына халык җырларының барлык төрләре, такмаклар һәм такмазалар керә.

Драма грек телендәге drama сүзеннән алынган һәм хәрәкәт, эш дигәнне аңлата. Драманың төп эчтәлеге аны бары тик сәхнәдә берничә кеше башкарганда гына ачыла ала.

Нәтиҗә ясап әйткәндә: халык авыз иҗаты әсәрләре, яшь буынга тәрбия бирү чарасы булу белән бергә, әйләнә-тирәне танып белү чыганагы буларак та хезмәт итә. Авыз иҗаты әсәрләрен үзләштерү процессында балалар халкыбыз тарихы, аның тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар, хәтта аларда катнашкан тарихи шәхесләр турында да белемнәр алалар.


II. Төп өлеш.


1. Милләтнең яшәеше, алга баруы өчен аның үз үткәнен белүе, тарихи хәтергә ия булуы, әби-бабаларының тереклек тәҗрибәсенә таянуы шарт. Боларның шактые фольклорда, халыкның сүз сәнгатендә, телендә тупланып, оешып калган. Милләт язмышы турында тирәнтен кайгырткан Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Нәкый Исәнбәт, Хуҗа Бәдигый кебек олуг затлар нәкъ менә шуңа күрә дә халык иҗаты әсәрләрен туплауга, аларны өйрәнүгә, гавамга кабат җиткерүгә җитди игътибар иткәннәр.


Фольклорчы галим, язучы Хуҗи Мәхмүтов (Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов) 1933 елның 15 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушма авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында — җидееллык, Мамадышта урта мәктәпне тәмамлагач, ике ел Көек-Ерыкса тулы булмаган урта мәктәбендә физика һәм математика укыта. 1953 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Шушы вакытларда республика көндәлек матбугатында аның беренче шигырьләре, әдәби парчалары, рецензияләре басыла башлый. «Җыр һаман яңгырый» («Совет әдәбияты», 1956), «Моабит шигырьләренең вариантлары», «Фәтхи Бурнаш» («Татарстан яшьләре», 1957) кебек мәкаләләре яшь авторның каләме өметле булуын күрсәтә.
Әле студент чагында ук Х.Мәхмүтов Тел, әдәбият һәм тарих институты оештырган фольклор экспедицияләрендә катнаша, ике елдан артык университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән лаборант булып эшли. Университетны тәмамлагач, ул җиде елга якын Буа районында чыга торган «Яңа юл» (соңрак — «Байрак») газетасында әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь, бүлек мөдире вазифаларын башкара.
1966 елдан бирле Х.Мәхмүтов — СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих (1993 тән -Тел, әдәбият һәм сәнгать) институтында. Биредә ул «Татар халык табышмаклары» дигән темага кандидатлык һәм татар халкының афористик иҗаты буенча докторлык (1996) диссертацияләре яклый. «Кечкенә дә төш кенә» (1980), «Язылмаган кануннар» (Т995), «Афористические жанры татарского фольклора» (1995) кебек китапларыннан күренгәнчә, ул фольклорның иң камил энҗе-мәрҗәннәре белән эш итә һәм бу төр авыз иҗаты әсәрләренең тирән мәгънәви хикмәтен, нәзберек шигъриятен нечкәләп тоемлый белә. Х.Мәхмүтов — егерме тугыз китап, сигез йөзләп фәнни һәм әдәби-публицистик мәкалә авторы.
Ул «Табышмаклар» (1977), «Мәзәкләр» (1979), «Мәкальләр һәм әйтемнәр» (1987) томнарын төзи, аларга тирән эчтәлекле кереш мәкаләләр һәм фәнни искәрмәләр яза.
Күп елларга сузылган гыйльми эшчәнлеге дәвамында Х.Мәхмүтов VIII-XIV йөзләргә нисбәтле төрки язма истәлекләрендә сакланып калган афористик гыйбарәләрне барлап, бүгенге мәкальләр белән чагыштырып чыга, алар арасындагы традицион бәйләнешләрне ачыклый, XI йөз галиме Мәхмүд Кашгари сүзлегендәге шигъри парчаларның бер өлешен хәзерге татар әдәби теленә күчереп, матбугатга бастыра. Мондый тикшеренүләре белән ул алты томлык «Татар әдәбияты тарихы»нда, югары уку йортлары өчен чыгарылган «Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары» исемле хрестоматиядә, күренекле тюрколог Рәшит Рәхмәти-Аратның сайланма әсәрләре җыентыгында да катнаша. Галим үзенең гыйльми эзләнүләрендә фольклор-әдәбият багланышларына даими игътибар бирә. Аның шушы юнәлештә Йосыф Баласагунлы, Г.Утыз Имәни, Акмулла, Г.Тукай, Г.Камаллар иҗаты буенча махсус язылган мәкаләләре бар.
Х.Мәхмүтовнын каләменә фәнни дә, үтемле-кызыклы да итеп язу сыйфаты хас. Аның «Ел тәүлеге — 12 ай» (1991), «Канатлы сүз — хикмәтле сүз» (1999) кебек китапларындагы бүлекләр мавыктыргыч әдәби парчалар сыман укылалар, шуның белән белгечләрнең генә түгел, киң катлау укучыларның да игътибарын җәлеп итәләр.
Әдәби телебезнең матурлыгы, сурәтлелеге мәсьәләләрен Хуҗи Мәхмүтов һәрвакыт күз уңында тота. Менә инде утыз елдан артык ул — «Татарстан» радиосындагы «Тел күрке — сүз» тапшыруларының даими авторларыннан берсе. «Мәдәни җомга» газетасы битләрендә исә шулай ук бик күптәннән бирле «Гыйбарәләр тарихына сәяхәт» дигән исем астында фәнни-популяр язмаларын бастыра килә. Моның өстенә ул әдәбият, фольклор, тел буенча чыккан дистәләрчә китапларга, фәнни хезмәтләргә матбугатта бәя биреп баручы өлгер рецензент та, гаять төгәл, пөхтә, таләпчән мөхәррир дә, ике фән докторы һәм биш фән кандидаты үстергән остаз-профессор да.
«Татар халык иҗаты» җыелмасын матбугатка әзерләүгә куйган хезмәте өчен 1989 елда Х.Мәхмүтов Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Ул - Татарстан һәм «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» (1983), Халыкара төрки академия академигы (1993), Х.Мәхмүтов — 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.



III. Йомгаклау өлеше.


Хуҗиәхмәт Мәхмүтов – туган телнең маен тамызып, милли сүзнең балын агызып, күркәм итеп сөйли белгән, тирән итеп яза торган галимнәрнең берсе. “Мәкаль – тел ачкычы, мәзәк – күңел ачкычы, табышмак – зиһен ачкычы” дигән канатлы гыйбарә бар.Мин Х.Мәхмүтовны халкыбыз иҗатының әнә шул жанрларына фәнни ачкыч табып, аларның мәгънәви байлыгын һәм тылсымлы шигъриятен өйрәнүгә гомерен багышлаган талантлы фольклорчы дип саныйм.

Х.Мәхмүтов – татар халкының, безнең барыбызның да мөхтәрәм заты. Ул – милләтебезнең рухи үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Соңгы дәвер фольклор фәнен, татар филологиясен, тюркологияне Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт углы эшчәнлегеннән башка күз алдына да китереп булмый.

Якташы Хуҗа Бәдигыйнең башлаган эшен дәвам итүче фольклорчы, галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтовка Татарстанның һәм Русия Федерациясенең атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелү һич очраклы түгел. Мондый мул иҗат уңышына ирешкән галимнәр бармак белән генә санарлык.



Нәтиҗә: Халык авыз иҗатын өйрәнү тарихын һәм фольклорчы Хуҗиәхмәт Х.Х.Мәхмүтовның иҗади эшчәнлеген өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:


1. Татар фольклористикасы татар теленең үсешенә нык тәэсир итә;

2. Х.Мәхмүтовның иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы;

3. Фольклор әсәрләрен өйрәнү эшен дәвам итәргә кирәк.




















Кулланылган әдәбият:



1.Фатих Урманченың “Татар халык иҗаты” китабы ( Казан “Мәгариф нәшрияты” 2005),

2. Хатыйп Миңнегуловның “Игелек иясе” ,

3. Илбарис Надировның “Хуҗи сүзләрендә хикмәт бар” мәкаләләре ( “Мәдәни җомга”, №17, 2003),

4. Рәфис Шәймәрдәновның “Татар милли педагогикасы” китабы. ( Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007)

5. Интернет материаллары.












 









































































12


Краткое описание документа:

"Описание материала:

Фәнни эшне башкаручы: Сахибуллина Лилия Гаяз кызы.

Тема: Татар фольклористикасы һәм аны өйрәнүче галимнәр.

Теманың актуальлелеге: Татар халкының тарихынбеләбез.

Туган тел чыганагы булган фольклор үсешенә уңай йогынты ясавын дәлилләү - теманың актуальлелеген ача. Аның бу карашы халык авыз иҗаты турындагы хезмәтләрендә ачык чагыла: “ Халык ядкарьләре – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр...”- , диде ул “Халык әдәбияты” исемле хезмәтендә. Максат: Татар фольклоры турында мәгълүмат туплау; фольклорчы һәм педагог Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның иҗади мирасын өйрәнү.

Бурычлар:

1. Фольклор, аның үзенчәлекләре һәм төрләре белән танышу;

2. Фольклорчы галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышу;

  3. Фольклор әсәрләрен әзерләү материалы.

Фатих Урманченың “Татар халык иҗаты” китабы.Х. Миңнегуловның “Игелек иясе” , Илбарис Надировның “Хуҗи сүзләрендә хикмәт мәкаләләре ( “Мәдәни җомга”, “Татар милли педагогикасы)” китабы. ( Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2007)

Эш планы: фәнни хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре. Кереш өлештә халыкны халык итеп саклап килүче зур күрсәткеч- тел турында сүз бара. Аның күренекле тел галиме, педагог-методист, фольклорчы Бәдыйгыйнен эшен дәвам итүче булуы ассызыклана. Фольклор фәнен, татар филологиясен, тюркологияне күренекле фольклорчы, галим Х.Мәхмүтов эшчәнлегенннән башка күз алдына китереп булмавы турында фольклор әсәрләрен өйрәнүгә басым ясала.

Нәтиҗә: Халык авыз иҗатын өйрәнү тарихын аңладым:

1. Татар фольклористикасы татар теленең үсешенә нык тәэсир итә;

2. Х.Мәхмүтовның бай һәм күпкырлы иҗаты;

3. Фольклор әсәрләрен өйрәнү эшен дәвам итәргә кирәк.

Автор
Дата добавления 11.03.2014
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров525
Номер материала 34117031142
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх