Намус – тормыш көзгесе.
(курчак театры өчен пьеса)
Максат: 1) матур әдәбият әсәрләре аша кече яшьтәге мәктәп
балаларын намус, гаделлек, хокук һәм бурыч төшенчәләре белән таныштыру;
2) сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү;
3) дәүләт милкенә сакчыл караш,
кеше хезмәтенә ихтирам, тирә- юньгә, матурлыкка мәхәббәт, югары зәвык
тәрбияләү.
Җиһазлау: кулдан тегелгән курчаклар һәм укучылар тарафыннан
ясалган декорация.
Катнашалар: Әтәч, Тавык, Куян, Тиен, Аю, Төлке.
1нче күренеш.
Вакыйга авылда бара.
Әтәч. Туйдым инде,туйдым сездән
Бигрәк озак йоклыйсыз.
Балаларны карамыйсыз,
Ә җимне шәп чүплисез.
Хуҗа миңа җикеренә:
“Бер күкәй салмыйлар, “-дип.
Әгәр дә үзгәрмәсәләр,
Бу йортта калмыйлар, “-дип.
Ай –һай , туйдым бу тормыштан,
Китәмен сәяхәткә.
Кайтуга тәртип булмаса,
Ачуланам, әлбәттә.
Яшәп карыйсы килә
Минем дә патша булып.
Сез – тавыклар биеп йөри,
Мин утырам кул чабып.
Яшел урман куенында
Күңел ачып яшәрбез.
Бодай бөртекләре түгел,
Алма, хөрмә ашарбыз.
Тавык. Акылыңдамы син, Әтәч?
Үз өеңдә бул хуҗа.
Йортыңнан бер чыгып китсәң,
Көтә бит сине нужа.
Әтәч. Әй тавыгым, син заманнан
Артта калып барасың.
Калын кесә белән яши
Бүген адәм баласы.
Майлыйсың да, җайлыйсың да,
Акчаныкы замана.
Коры кашык авыз ерта,
Шуны белми һаман да.
Тавык. Әйттем-кайттым, кит әйдә,
Юлларыңа ак җәймә
Төлке тотып ашамаса,
Кайтырсың әле җәйгә.
Әтәч Курыкмыйм мин төлкегездән
Сезнең генә ис китә.
Биштәрем тулы алтыннар,
Минем аңа көч җитә.
Тавык Ә шулай да, Әтәчкәем,
Мин сиңа ачуланмыйм.
Дөнья күреп кайт син, әйдә
Сагынып каршылармын.
Әтәч (җырлый) Курыкмыйм мин төлкегездән.
Төлке миңа чүп кенә.
Әгәр дә чыкса каршыма,
Очыртам тибеп кенә.
Эх, кала, кала, кала,
Кала минем авылым.
Сине дә кайтып алырмын,
Сагынып көт, тавыгым.
Куян. Бу ни гаҗәп, бу ни хәл?
Шаккаткыч бер тамаша.
Төлкенең җан дошманы
Әтәч килә, ләбаса.
Ни эш төште башыңа?
Ник килдең син урманга?
Ялгызың җырлап йөрмә ,
Юлыгырсың бурларга.
Әтәч (җырлый) Теләсә кемнән куркырга
Мин бит син кылый түгел.
Почмакта посып ятарга
Мин куркак малай түгел.
Эх, барам барам ,барам,
Барам, урманга барам.
Тавыкларымнан көлдереп ,
Куркып яшәмим һаман.
Куян. Ул кадәрле батырайма:
“Болын-күз, урман-колак”
Шушы урак койрыгыңнан
Калырсың кагып колак.
Әтәч (җырлый).Бигрәк матур икән урман.
Әллә шунда калыйммы?
Тавыклар белән яшәргә
Бер матур йорт салыйммы?
Эх, калам, калам, калам,
Калам, урманда калам.
Матурлык күреп яшәргә
Шушында бер йорт салам.
Тиен (чыга). Урманда күпме яшәп тә
Мин мондый кош күрмәдем.
Үзең белән таныштырчы,
Исемеңне белмимен.
Мактанчык та икәнсең,
Батыр да күренәсең.
Төлке-апайдан саклан син,
Гомерең өзелмәсен.
Әтәч. Сине күргән булмаса да
Бер күрүдә ошаттым.
Безгә кунакка кил, яме,
Көтәрмен мин һәрчакны.
Аю (чыга).Кемнәр монда тавышлана?
Кем йокыдан уятты?
Сезнең тавыш шундый каты.
Авырттырды колакны.
Тиен, сине таныйм инде,
Ә бусы нинди җанвар?
Каян килеп, кая бара?
Безгә нинди йомышы бар?
Әтәч. Мин Әтәч булам агай,
Ә син аю түгелме?
Бал ашарбыз бергәләп,
Булыр бик тә күңелле.
(пышылдап) Синме бу урманга хуҗа?
Бар да синең кулдамы?
Кунакка дәшим сине дип,
Бүген үзем юл алдым.
Аю.Рәхмәт яхшы сүзеңә,
Киң күңелле икәнсең.
Явыз төлкегә эләксәң
Котылырсың микән соң?
Әтәч. Бик зур гәүдәле булсаң да,
Шүрлисеңме төлкедән?
Әй Аю, Аю бабакай,
Каласың бит көлкегә.
Аю. Безнең заманнар үтте шул,
Идарәче хәйләкәр.
Баш-аягың белән йота
Буш куллы керсәң әгәр.(китеп бара)
Төлке (чыга). Кемнәр әле
монда минем
Гайбәтемне тарата?
Мин бер дә явыз түгел,
Һәммәгезне яратам.
Бүген шатлыклы көнем-
Кайтып киләм ярыштан.
Миннән чибәр булмады
Гаҗәеп конкурста.
Бүгеннән мин – патшабикә,
Яшел ешлык - минеке.
Агачы, хәтфә үләне,
Чәчәкләре, күбәләге,
Сез - урман җәнлекләре дә-
Һәммәгез үземнеке.
Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк,
Исәнме, Төлке апай,
Синдәй гүзәл туташлар
Дөньясында юк бугай.
Бу кабарган койрыкларың
Күзләрне камаштыра.
Тәмле телең, мут күзләрең
Бездәйне адаштыра.
Мин бит әтәчләр солтаны,
Байлык тулы букчам бар.
Үзеңә тиң яр булырмын,
Мине генә сайлап ал.
Менә бу алтын бөртеккә
Яңа тун тектерербез.
Урман җәнлекләрен сатып,
Шат гомер кичерербез.
Мондагы дәүләт бихисап,
Һәр төп агачы – байлык.
Гомеребезгә дә җитәр,
Түгел бер-ике айлык.
Төлке Синең алтынны өстәсәк,
Яшәмәс идек ким-хур.
Капчыгыңны тотып торыйм:
Урман тулы карак-бур.
( читкә карап): Менә юләр, ышанды бит
Минем тәмле телемә.
Өйгә кайткач син китәрсең
Минем тамак төбенә.
Аю (килеп чыга)(төлкегә)Ник әтәч биштәре синдә?
Урманны сатасыңмы?
Ә син Әтәч, хәйләкәргә
Ышанып ятасыңмы?
Әллә ул ялганчыны син
Чын хуҗа дип белдеңме?
Тавыклардан яшереп җыйган
Алтыныңны бирдеңме?
Тиен. Балаларың ятим кала,
Тавык нишләр берүзе?
Күрче, күрче бу каракны
Уттай яна бит күзе.
Аю Бир хәзер үк алтыннарын,
Урман – барыбыз милке.
Уртак байлыкка кул сузып,
Буласың адәм көлке.
Тиен Бу матурлык, хәзинә
Җир-ананың бүләге.
Куян. Урманыбызда дус яшәү-
Һәммәбезнең теләге.
Төлке. Байлык күрсәм, күзем тона,
Гаепле мин, туганнар
Булмасалар әгәр җирдә
Әтәч кебек алтыннарын
Үзе бирә торганнар,
Әтәч Ач күз хәйләкәр төлкедәй,
Байлык артларыннан куып,
Җанын сата торганнар.
Бергә. Тормышыбыз имин булыр,
Һәркем яшәр хөрмәттә.
Бәхетне дә, акчаны да
Эшләп табар хезмәттә.
Маңгай тире белән тапкан
Хәзинә бәрәкәтле.
Тырышып яшәгән кеше
Таба ала рәхәтлек.
Кеше хакына кермәгез,
Намусыгыз саф булсын.
Керсез булсын күңелегез,
Йөзегез көлеп торсын.
Ришвәтчелек, коррупция
Бозмасын тормышларны.
Әхлак белән туры атлап,
Кичик без язмышларны.
Безнең хокукларга беркем
Сузмасын “озын кулын”.
Игелекле эшләр кылып,
Үтик без тормыш юлын!
Кулланылган әдәбият:
1. К.Ф. Амиров «Антикоррупционное и правовое
воспитание». Учебное пособие для учащихся 10-11 классов общеобразовательных
учреждений, студентов колледжей и вузов.- Казань, 2010
2. Р.Р. Замалетдинов, Е.М. Ибрагимова, Д.К. Амирова «Формирование антикоррупционной
культуры у школьников». Учебное пособие для учащихся 10-11 классов
общеобразовательных учреждений.- Казань,
2010 г., на русском и татарском языках.
1 Республиканский (заочный)
конкурс методических разработок по применению учебно-методических пособий
антикоррупционной направленности в образовательной практике.
ФИО
|
Закирова Гульназ Илдусовна
|
должность (преподаваемый предмет)
|
Учитель татарского языка и литературы
МБОУ Гимназия №1
города Агрыз Республики Татарстаан
|
наименование конкурсной работы
|
Разработка внеклассного мероприятия
“Намус – тормыш көзгесе”
для учащихся начальных классов (1-4 классы)
|
почтовый адрес
|
422220, РТ, г. Агрыз, ул. Татарстан, 91
ZIM2811@mail.ru тел. 89600752334
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.