Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Русский язык и литература / Другие методич. материалы / Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Русский язык и литература

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү

библиотека
материалов

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү.


Нурәхмәтова Гөлфирә Әхмәт кызы,1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Казан шәһәре Идел буе районының 17нче урта мәктәбе



...Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән

дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана

өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич

булмас.Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм

ахирәттә йөзгә аклык китерер....

Р.Фәхреддин “Нәсыйхәт”


Дөньяда чорлар, дәверләр, юлбашчылар алышынганда да үзләренең кыйммәтләрен югалтмаган төшенчәләр бар. Мәңгелек бу кыйммәтләр- гомумкешелек сыйфатлары. Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалашкан һәм татар халкына хас бу асыл сыйфатлар- тугърылык, җаваплылык, вөҗданлылык, бер-берең белән тату, килешеп яшәү, шәфкатьлелек, инсафлылык, олыларны-олы, кечеләрне кече итә белү- яшь буынга васыять, тәҗрибә итеп тапшырылган. Шушы идеяләр нигезендә халыклар, илләр-дәүләтләр бер-берсе белән килешеп яшәгәннәр, бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл иткәннәр. Моның нигезе изге китабыбыз Коръән сүрәләрендә, хәдисләрендә тупланган.

Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүнең максатлары- балаларда әхлакый нормаларга туры килгән мөнәсәбәтләр системасын булдыру.

Кызганычка каршы, бүген әхлаксызлык күренешләре тормышыбыз, яшәешебезнең күп ягына үтеп керде, электән үк әхлак кагыйдәләре белән

яшәгән, милләтнең сафлыгын, чисталыгын саклаучы татар авыллары да шушы чирне йоктырды. Гомумкешелек кыйммәтләре юкка чыкты. Гасырлар буе халкыбызның төп сыйфатлары булган тыйнаклык, кунакчыллык, бер-береңә юл кую, өлкәннәргә ихтирамлы-шәфкатьле булу кебек сыйфатлар кимеде, милләтебезгә ят булган күренешләр белән алышынды. Дөнья рәхәте, бер минутлык кәеф-сафа өчен изге хисләр аяк астына ташланды. Тормышыбыз көннән-көн чуарлана бара. Матурлык, изгелек, игелек, миһербанлылык сыйфатлары диңгез өстендәге йомычка кебек кенә ялтырап китә. Хәзерге яшьләрнең рухи яктан бозылуларын күрү һәрбер намуслы кешене ачындыра. Наркоманиягә, алкоголизмга сукырларча ияргән кешеләргә Гакыйль Сагыйров, Илгиз Кәлимуллин, Герман Соколов, Владислав Титов, Антонина Баева, Фәнис Яруллин кебек көчле шәхесләрнең тормышын мәҗбүри өйрәтер идем.

Яшь буында әхлакый сыйфатларның кимүе һәрберебезне борчый. Гасырлар буе инанып, саклап килгән әхлакый кануннарның һәм нормаларның рәтләп санга сугылмавы, онытылуга дучар ителүе аркасында хасил булган рухсызлык яшьләргә аеруча нык тәэсир итә. Аның сәбәпләре нәрсәдә? Табигать биргән көч һәм саулыкларының бозыклыкка алмаштырган яшьләрне упкыннан ничек коткарырга?

Бу һәм күпләрне борчыган башка сорауларга нәкъ менә укыту-тәрбия эшчәнлеге барышында чишелеш табып була да.

Заманнар үзгәрә, кеше күңеле кырыслана, яшьләр бозыла, дибез. Әйе, шулайдыр да. Ләкин әхлак кагыйдәләре булган, бар һәм булачак. әхлаксызлык күренешләрен заманга сылтап калдыру - әхлаксызлык өчен сәбәп эзләү генә ул.

Менә шундый шартларда укыту-тәрбия эшчәнлегенең, шул исәптән тел һәм әдәбият дәресләренең яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте зур.

Укыту процессы тәрбия процессы белән тыгыз бәйләнештә тора. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмиятле урын били.

Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү түбәндәге юнәлешләрдә нәтиҗәле алып барыла: тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, гаилә белән тыгыз хезмәттәшлектә.

Туган тел-тәрбиянең иң мөһим чарасы. Телебезнең чисталыгын, сафлыгын, камиллеген саклау, аны кадерле ядкарь итеп киләчәккә алып бару –безнең алда торган иң зур бурыч. Шул ук вакытта тел дәресләрендә башкарыла торган эш төрләре аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү зарур. Һәртөрле күнегүләрдән тыш, карточкалар белән эш, тестлар төзегәндә дә тикшереләсе җөмлә яки мисаллар, конструкцияләргә мисаллар сайлаганда К.Насыйри, Р.Фәхретдин, Г.Тукайның, һ.б акыл ияләребезнең әхлак өлкәсенә караган фикерләрен алырга тырышам, шулар үрнәгендә балаларның аңнарында инсафлылык, өлкәннәргә ихтирам, мәрхәмәтлелек төшенчәләре тәрбияләргә омтылам. Укучыларның язма фикерләү күнекмәләрен үстерү максатыннан үткәрелә торган язма эшләр (изложение, сочинение), тикшерү максатыннан үткәрелә торган диктант текстларын да әхлакый эчтәлекле булганнарын сайларга тырышам. Тел дәресләрендә шулай ук халык авыз иҗаты әсәрләрен киң кулланам: мәкальләр, табышмаклар, әйтемнәр һ.б. Хәзерге татар теле дәреслекләрендә халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәкләре шактый китерелгән. Шуларга өстәмә рәвештә халык авыз иҗаты җыентыкларыннан еш файдаланам.

Татар халык авыз иҗаты әсәрләре нигезендә укучыларны рухи-әхлакый яктан тәрбияләү әдәбият дәресләрендә дә дәвам итә. Халык әкиятләрендәге сюжет эчтәлеге, образларның холык-фигыльләрендә, кылган гамәлләрендә яхшылык һәм яманлык, тәрбиясезлек һәм инсафлылык, һ.б.сыйфатлар шушы юнәлештә карала.

Дәресләрдә әдәп-әхлак кагыйдәләрен төшендергәндә, үгет-нәсихәт бирү белән чикләнмичә, бик сак рәвештә дин әдәпләренә нигезләнеп сүз алып бару, татар халкы һәм республикабызда яшәүче башка милләт халыкларының гореф-гадәтләренә, дини йолаларына хөрмәт белән карап, укучыларда толерантлык тәрбияләү күздә тотыла.

Тел һәм әдәбият дәресләрендә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңларга ярдәм итә торган, намуслылык, кешелеклелек, тормыш чынбарлыгы турында уйландыра торган әсәрләр дәреслекләргә күп кертелгән. Тормышта матурлык белән ямьсезлек, мәрхәмәт белән явызлык, шәфкатьлелек белән туң йөрәклелек еш кына янәшә йөри. Мәрхәмәт хисенең көчен, яшәү мәгънәсенең асылын аңлата торган әсәрләр дә байтак. Андый әсәрләр итеп мин М.Мәһдиев, Ф.Яруллин, Ә.Еники, А.Гыйләҗев әсәрләрен саныйм. Югарырак сыйныфларда әдәби әсәрләргә, әсәр геройларына бәя бирү, хәзерге чынбарлык белән чагыштыру укучыларга тормыш дәресе бирә.

Укучыларыбызны киң күңелле, мәрхәмәтле, тәрбияле, әдәпле кеше итеп тәрбияләү өчен мәктәп һәм гаиләнең тыгыз элемтәдә торып эшләве кирәк. Балада уңай гадәтләр тәрбияләү өчен шәхси үрнәк күрсәтү зарур. Баланы, кимчелеген әйтмичә, һаман искәртеп торырга, күзәтергә, еш исенә төшерергә, тавыш күтәрмәскә кирәк. Шул ук вакытта баланың шәхесен дә кимсетмәү, башкалар арасында уңайсыз хәлгә калдырмау да күздә тотыла Сабырлык белән эш иткәндә, һичшиксез, нәтиҗәсе дә булачак. “Сабыр иткән морадына җиткән” мәкале бу урында бик тә урынлы булыр.

Ата –аналарның һәм балаларның белемен күтәрүдә дини мирасыбызга мөрәҗәгать итәргә вакыттыр, чөнки диндә әхлак фәлсәфәсе яшерелгән. Җәмгыять һәм дин үзара аңлашып дини мәдәниятны гаиләгә якынайтмаса, бүгенге көндә бик нык ишәйгән төрле секталар, агымнар, төркемнәр рухи яктан ачлык кичергән балаларның гына түгел, олыларның да аңын томалап, үз эчләренә алып китү куркынычы үсә бара.

Гаилә тәрбиясендә халкыбызның күркәм милли гореф-гадәтләрен файдалану бик мөһим. Милли тәрбия- гаиләне рухи кыйммәтләргә юнәлтүнең бер алымы. Мәктәп белән берлектә гаилә бәйрәмнәре: “Шәҗәрәм”,”Гаиләбез горурлыгы”, “ һ.б. үткәрү күп кенә укучыларны үз нәсел-тамырлары белән кызыксыну, милли гореф –гадәтләрне онытмау кебек өчен кирәк. Тирә-ягыбызда булган үрнәк гаиләләрнең уңыш серләрен өйрәнеп, башкаларга үрнәк итү-әхлакый тәрбиянең бер тармагы.

Телгә алынган күркәм сыйфатларны мәктәп һәм гаилә алларына бердәм таләпләр куеп, хезмәттәшлек иткәндә генә тәрбияли алабыз.


Краткое описание документа:

"Описание материала:

"Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү".  Нурәхмәтова Гөлфирә Әхмәт кызы, 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казан шәһәре Идел буе районының 17нче урта мәктәбе Дөньяда чорлар, дәверләр, юлбашчылар алышынганда да үзләренең кыйммәтләрен югалтмаган төшенчәләр бар. Мәңгелек бу кыйммәтләр- гомумкешелек сыйфатлары.

Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалашкан һәм татар халкына хас бу асыл сыйфатлар- тугърылык, җаваплылык, вөҗданлылык, бер-берең белән тату, килешеп яшәү, шәфкатьлелек, инсафлылык, олыларны-олы, кечеләрне кече итә белү- яшь буынга васыять, тәҗрибә итеп тапшырылган.

Шушы идеяләр нигезендә халыклар, илләр-дәүләтләр бер-берсе белән килешеп яшәгәннәр, бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл иткәннәр. Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүнең максатлары- балаларда әхлакый нормаларга туры килгән мөнәсәбәтләр системасын булдыру.

Автор
Дата добавления 12.03.2014
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров838
Номер материала 34239031245
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх