Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / »Әниләр бәйрәме» кичәсе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

»Әниләр бәйрәме» кичәсе

библиотека
материалов

8 март Әниләр бәйрәме.

6 нчы класс укучылары башкаруында җыр “Әниләр бәйрәме”

1 а.б. Иң – иң сабыр, иң – иң тыйнак, иң ягымлы кешеләр

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле ,алар безнең әниләр

Әни сүзе иң бөек сүз, аңа юк һичбер алмаш

Иң – иң әйбәт кешеләр дә әни кебек булалмас.

2 а.б. Иң – иң әйбәт балаң булып яшәсәм ярар иде,

Әниемнең ышанычын якласам ярар иде.

Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр

Әниләрне кадерләсәк, тыныч булыр ил көннәр.

1 а. Б. Исәнмесез, хәерле көн, иң кадерле әниләр, укытучылар,! Сезне “8 март халыкара хатын-кызлар көне” белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә гомернең озынын, бәхетнең агын, сәламәтлекнең ныгын телибез!Йөзегездән һичкайчан елмаю китмәсен, балаларыгызның яратуын һәм хөрмәтен тоеп яшәргә язсын Сезгә!

2 а.б. Бүген иң – иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта кадерле кешеләребез: әниләр, әбиләр, мәктәптә эшләүче апалар. Безнен бугенге бэйрэм кичэбез кадерлелэребез сезгэ, газиз энилэребезгэ багышлана.

7нче класс укучылары башкаруында татар халык биюе

1 а.б Бүген – әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана,

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

2. а.б Хәерле көн, димен, бүген сезгә,

Бәйрәм белән, газиз аналар!

Юллар ерак булса, җырлар белән,

Якынаер бүген аралар !

Сезнен алда Мустафина Зилә җыр башкара.

2 а.б Әнкәй!Җир йөзендәге иң матур, иң назлы, сихри көчкә ия исемдер бу, мөгаен. Әнкәй сүзен телгә алуга дөньялар яктырып китә, күңелләрдә шатлык арта, йөзләрдә көләч елмаю балкый.

1 а.б. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!

Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карый әле.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

-         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

-         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

-         Ана куены (туннан җылырак)

-         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

-         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

-         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

-         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

1 а.б. Елмайса йозеннэн анлыйм

Энкэемнен телэген.

Донья кинлегенэ тинлим

Энкэемнен йорэген,

Энкэй, сина булэк итэм

Ботен донья голлэрен.

Юллар кебек озын булсын,

Энкэем, гомерлэрен.

Ай нурыннан да нурлырак

Энкэемнен йозлэре.

Монлы койдэй кунелемдэ

Энкэемнен сузлэре.

2 а.б. Мэрхэмэтле безнен энилэр.

Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны

Сез бирэсез, гузэл энилэр.

Сездэ яши сурелмэслек хислэр,

Йөзегездэ шәфкать нурлары.

Сезнен жырлар аша кучә безгә

Туган халкыбызнын моннары

1 а.б. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез. 2-4 класс укучылары башкаруында бию

2 а.б. Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

1 а.б.Әйе, Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.

2 а.б. Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

1-3 класс укучылары башкаруында җыр

2 а.б Тормыш булгач, давыллары була,барын җиңеп, алга барыгыз,

Сау – сәламәт, һәрчак киң күңелле, бик бәхетле булып калыгыз.

Иң – иң изге теләкләрне әниләргә әйтәбез,

Һәр көн саен әниләргә шатлык бүләк итәбез.

Безнең өчен гел сөенеп, яшәгез сез дөньяда

Безгә яшәү бик - бик рәхәт сез янәшә булганда.

1 а.б. Ана назы - жирдэ ул мэнгелек,

Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

6 класс укучылары башкаруында бию

1 а.б. Безнең бу бирем “Балагызны беләсезме?” дип атала. Җавапны без балалардан алдык инде, сезгә сорауларга җавап кына бирергә туры килә.Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләсезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

 -         Балагыз нинди төс ярата?

-         Нинди кием кияргә ярата?

-         Балагызның яраткан артисты кем?

-         Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

-         Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

-         Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

-         Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

 

1.а.б. Энием! Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ, тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.

Ахмадуллина Илсинә башкаруында җыр.

1 а.б. Әни! Купме йокысыз төннәр, борчу, һәм сагыш бу сүздә.

Ана күңеле була балада дип,

Бала күңеле була далада

Юк, җырлама,әнкәй, җырлама,

Син үзең бит әйтә торган идең,

Иле өчен туа ир бала.

Шулай инде, бала үсә, канат чыгара да,

Еракларга китеп югала

Газиз әнкәй!

Саумы, әнкәй,

Нихәл, әнкәй?дигән

Хатлар белән генә юана.

Галиева Язилә башкаруында шигырь

2 А.б. Аналар бөтен йөрәк жылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга житү белән, очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар. Нишлисең бит, ананын бөеклеге дә энэ шунда - ул илебезнен, hэр почмагында, намус белэн хезмэт итэ алырлык, белемле, тырыш, сэлэтле, илhамлы балаларын устереп Ватаныбыз кулына тапшыра.

1 А.Б.Менэ шулай, усеп буйга житкэн, инде узлэре эти hэм эни булган, туган ояларыннан еракта яшэуче балалар исеменнән сезнең алда Галиева Зөһрә “Әнкәй” җырын башкара.

2 А. б. Газиз Энкэй!

Ин сойкемле сузлэр-синеке!

Йомшак, жылы куллар-синеке!

Ин-ин татлы сузлэр-синеке!

Жан изрэткеч жырлар-синеке!

1 а.б.

Синсез донья курмэс идек,

Синсез берни белмэс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек!

1-3 класс кызлары башкаруында бию.

1 а.б. Кадерле әниләр, сезнең белән тагын бер уен уйнап алыйк әле. Без сезгә сораулар бирербез, сез шуларга җавап биресез.Башладык.

1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (Кадак)
2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч).
3. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт)
4. Пылесос «Метисам». (Кисточка)
5. Универсаль рюкзак. ( Пакет)
6. Мини-палас. (Кулъяулык)

7. Хрусталь ваза. (Пыяла банка)

8. Яза торган машинка. (Ручка)

9. Электрощипцы. (Кер элгече)

10. Диетик чара. (Сагыз)

11. Күп сөйләшүдән чара. (Пустышка)

12. Уй – фикерләрне теркәүче. (Карандаш)

13. Табак – савыт юучы машина. (Губка)
14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)



2 а.б. Әни кебек булсам иде! -

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.

 Әни кебек булсам иде!

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

Файзрахманов Инсаф башкаруында җыр

 

1 а.б. Мөмкин булса, җыеп  учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

10 класс кызлары башкаруында заманча бию

 

2 а.б. Җылы наз ул, әнием – синдә       генә,

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 Сабирзянова Сөмбел башкарында “Мәтрүшкәләр”җыры

1 а.б. Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Исәнлек – саулык сорап,

Дога кылам,

Әниемнән аермасын

Берүк Аллам!

7 нче класс укучылары башкаруында җыр


 2 а.б. Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

 

Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

5 нче сыйныф укучысы Набиев Алмаз башкаруында чабата биюе


1 а.б. Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

Учларымда кояш минем,

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем, газиз әнием!

Галиева Зәлинә башкаруында “Тәрәзәләр”җыры

 

2 а.б. Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

Ахмадуллина Алисә җыр башкара


2 а.б. И, Ходай, кабул ит

Безлэрдэн зур гозер

Энкэйгэ бир саулык!

Энкэйгэ бир Гомер!

1 а.б.Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Биккинин Илнар башкаруында җыр

2 а.б. Ана күңеле мәңге күләгәсез,

Ана күңеле мәңге бозланмый

Кирәк икән ул баласы өчен

Гомерен дә хәтта кызганмый

Ни дисәң дә ана, ана инде

Изге бер шәм булып яктыра

Соңгы телемен дә өзеп авызыннан

Үзе йотмый сиңа каптыра.

1 а.б. Әнкәйләрнең йөрәкләре ялкын

Әнкәйләрнең хисе - кайнар хис

Әнкәй күңеле, дуслар, зур бер диңгез,

Ана күңелен рәнҗетмәгез һич

Бәхет чыганагы бит ул, әни,

Әни йөзен сагыш басмасын,

Кайгы-хәсрәтләрсез гомер итсен

Йөзеннән елмаю качмасын

Иң кадерле газиз әниләребез! Ходай Сезгэ жан тынычлыгы, тэн сихэтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мен-мен рэхмэт Сезгэ, энкэйлэр!Шуның белән безнең концертыбыз, тәмам,рәхмәт Сезгә!






Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

"Описание материала:

8 март Әниләр бәйрәме. 6 нчы класс укучылары башкаруында җыр “Әниләр бәйрәме” 1 а.б. Иң – иң сабыр, иң – иң тыйнак, иң ягымлы кешеләр Иң сөйкемле, мәрхәмәтле ,алар безнең әниләр Әни сүзе иң бөек сүз, аңа юк һичбер алмаш Иң – иң әйбәт кешеләр дә әни кебек булалмас. 2 а.б. Иң – иң әйбәт балаң булып яшәсәм ярар иде, Әниемнең ышанычын якласам ярар иде. Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр Әниләрне кадерләсәк, тыныч булыр ил көннәр. 1 а. Б. Исәнмесез, хәерле көн, иң кадерле әниләр, укытучылар,! Сезне “8 март халыкара хатын-кызлар көне” белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә гомернең озынын, бәхетнең агын, сәламәтлекнең ныгын телибез!Йөзегездән һичкайчан елмаю китмәсен, балаларыгызның яратуын һәм хөрмәтен тоеп яшәргә язсын Сезгә!

Автор
Дата добавления 12.03.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров630
Номер материала 34251031215
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх