Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Эссе «Минем методик табышларым»
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Эссе «Минем методик табышларым»

библиотека
материалов


Чишмә, чишмәләр...

Минем үз гомеремдә бер генә тапкыр саф сулы, күңелләрне хушландырып, челтер-челтер аккан чишмә күргәнем бар. Чишмә – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Мин сокланган илаһилык та шуңа бәйле. Чишмәне җанлы итеп хис иткәнгәме, мин аның белән бик озак серләшеп утырдым. Гади генә бер чишмә бик күп нәрсәләр «белә» икән. Ул акрын гына хикәяләүче, аз сүзле, акыллы әңгәмәдәш булып чыкты. Минем күңелем тагын да йомшарды һәм мин тулысынча чишмә дөньясына чумдым. Үземнең тормышым, туганнарым, дусларым, укучыларым турында уйланып утырдым. Бу чишмә миңа кемнедер хәтерләтте. Кемне? Суының челтерәп агуы ниндидер моңлы бер җырны искә төшерә. Татарча җыр… Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен…

Тукта, димәк, уйларым да шуңа барып тоташа түгелме?!

Укытучы, мәктәп, укучылар... Бу сүзләрне ишетүгә, колагыма көмеш кыңгырау чыңы, укытучы апамның ягымлы тавышы ишетелеп киткәндәй була. Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар...


Сентябрьнең иң беренче көне -

Борнаемда белем бәйрәме.

Урам тутырып бара яше-карты,

Һәрберсендә чәчәк бәйләме.

Шул агымга кушылып, мин дә киттем,

Газиз әниемне җитәкләп.

Ашкынуын баса алмый йөгерәм -

Бик якын шул һәркемгә мәктәп.


Истә, барысы да истә... Мәктәпне тәмамлаганга да 12 елга якын вакыт узды. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады. Хәзер инде үзем укытучы. Һәр иртәне дәрескә ашыкканда да, сыйныф ишеген ачып кергән вакытта да, балаларның җавап көтеп текәлгән сораулы күз карашларын күргәндә дә, ирексездән балачагым күз алдыма килеп баса. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен, кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен дип үз-үземә чираттагы мәртәбә сүз бирәм. Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр икән бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да, максат-хыяллары да, яшәү рәвеше дә әнә шул учакта формалаша икән. Әлбәттә, иң мөһим урынны гаилә тәрбиясе алып тора. Бу шулай булырга тиеш. Ләкин әлеге факт мәктәпнең ролен һич кенә дә киметми. Сабый баланың әти-әнисе, әби-бабасы, якыннары янында алган беренче күнекмәләре, аны характер буларак үстергән гадәтләре мәктәптә тагын да камилләшә төшә. Шуңа күрә бала белем йортының ишеген ачып керү белән үзенең биредә кирәкле кеше икәнлеген тоярга, укырга теләп йөрергә тиеш дип саныйм мин.. Өстәмә дәресләргә, түгәрәкләргә дә кала әле ул. Баланың нинди өлкәгә тартылуын, аны күбрәк нәрсә кызыксындыруын, нинди сәләтләре бар икәнлекне без – укытучылар иң нык сизүчеләрдер дә әле. Төгәл фәннәрне яраткан бала киләчәктә программист, компьютер остасы булып китәргә мөмкин. Тел фәннәрен үз иткән егет-кызлардан менә дигән язучылар, галимнәр чыгуы бар. Татар теле – ана теле. Шушы телне белүчеләр бар да миңа якын. Ә әдәбият дәресләре!..

Әлеге фәннең ниндидер серле, сихерле, үзенә генә тарта торган көче бар. Укучыларга моны ничек җиткерергә? Бу дәресләрдә укучыларга үзләрен әсәрдәге герой кебек хис итәргә өйрәтәм, аларның эш-гамәлләрен, уйларын үземнең күңел аша үткәрә идем. Теге яки бу темага әңгәмә корганда, хисләр, эмоцияләр ярдәмендә эчтәлекне укучыларыма җиткерү мөһим.

Минемчә, дәресләрне мавыктыргыч итеп оештыра алу, әсәрләрне бала йөрәгенә җиткерердәй тиешле сүзләр табу үземнең дә әдәбиятка гашыйк булуыма турыдан-туры бәйледер. Бүгенге көн таләпләре катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.

Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен- дәрес, практикум- дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Өй эшләре биргәндә, гомумән, индивидуаль якын килү сорала. Укытучы буларак та, әни буларак та ышанып әйтә алам: бертөрлелектән качарга кирәк. Бу татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гына кагылмый. Бүтән фән укытучыларына да бу проблемага йөз белән борылырга кирәк. Мин өй эшләрен индивидуаль якын килеп биргән вакытта гына югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дип саныйм. Әйе, һичшиксез, кагыйдәне белү кирәк. Ә нигә соң әле аны укучы аңламаган килеш, автомат рәвештә, ятлап сөйләргә тиеш. Мисаллар китереп, үз сүзләре белән аңлата алса, күпкә отышлырак бит. Өйдә күнегү эшләгәндә дә дәреслектәге биремне барлык балалар да тиешле дәрәҗәдә аңлап эшли алмый. Шул күнегүне укучыларның мөмкинлекләрен искә алып әллә нәрсәләр эшләтергә мөмкин. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта өй эше итеп күнегү бирәм. Анда “Күчереп языгыз, сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез” дигән бирем үтәргә кирәк. Сыйныфта утыручы 5 баланың белем дәрәҗәсе төрле. Кемгәдер күчереп язу да авырлык белән генә бирелә, сыйфатларның дәрәҗәсен дә кагыйдәгә нигезләнеп кенә таба ала. Ә зиһенлерәк балага бу бирем чүп кенә тоела. Шуңа да инде укытучы дәреслек биремен балаларның мөмкинлекләренә карап үзгәртергә хаклы. Бала грамоталы яза, сыйфат дәрәҗәләрен билгели белә икән, аның өчен биремне катлауландыру кирәк. Мәсәлән, күнегүдә очраган сыйфатларны төрле дәрәҗәләрдә кулланып үзе җөмләләр, я булмаса хикәя төзеп карарга тәкъдим итәргә була. Бары тик укытучыга фантазиясен генә эшкә җигәсе кала.

Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Теге яки бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм киресенчә. Бәлки ул биюгә, җырга, рәсем ясауга хирыстыр. Һәм башкалар, һәм башкалар...Иманым камил, сыйныфта ничә бала- өчме, унмы, егерме бишме - бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала.

Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә. Балаларның белем чишмәсе саекмасын өчен күп тырышырга кирәк.

... Янә чишмә.

Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә мин аңа белем орлыклары салам. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, ә аларга чишмә суы сипсәң, ул үсә, ныгый. Үземә белем биргән укытучыларымны нәкъ менә шул чишмә белән чагыштырам. Үзем хәзер мәктәптә татар теле укытам, укытучыларым салган сукмактан атлыйм, аларның чишмә суында коенам!


















































Әлки муниципаль районы Югары Колчурино урта гомум белем бирү мәктәбе















Минем методик табышларым

(Эссе)





























Татар теле укытучысы

Гиниятова Ф.С.


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 18 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

"Описание материала:

»Минем методик табышларым»

Мин хәзер өч елга якын татар теле һәм әдәбияты турында белем бирәм. Туган телебезне, илебезне ярату хисе тәрбиялим. Эшемдә һәр укучыга шәхси якын киләм, аларга зур шәхес итеп карыйм. Баланың үз-үзенә ышанычын үстерәм, өмет хисе тәрбиялим, төшенкелеккә бирелергә урын калдырмаска тырышам.
Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү бүгенге көндә бик зур проблема. Рус һәм татар телләре икесе дә тигез булуын, ике телдә дә иркенләп сөйләшсәң яки аңласаң, эшеңдә дә, томышыңда да зур уңайлыклар, зур бәхет килүенә төшендерәм.

Общая информация

Номер материала: 34730031409

Похожие материалы